Ринат Сафиевич Мухамадиев - Юлда булу хәерле / Лучше быть в пути стр 53.

Шрифт
Фон

Нургаяз сөйләүдән туктады. Егет тә дәшмәде, ни дияргә белми утыруында булды.

 Менә шул, дип куйды Нургаяз, сөйләвен тәмамлаганны белгертеп.

Бертын тагы дәшүче булмады. Бу юлы инде урнашып алган тынлыкны егет бүлдерде.

 Башка берни дә хәтерләмисеңме? дип сорап куйды ул капылт кына.

 Юк, хәтерләмим.

 Кем атканын танымадыңмы?

 Кая таныйсың Ул хәлдә.

 Берни ишетмәдең дәме?

Нургаяз, гаҗәпсенеп, егеткә текәлде. Барысы да ачык, аңлашыла ич инде. Нигә дип төпченергә тагы? Нинди сүзләр, нәрсә ишетергә тиеш иде соң ул? Дәшәр сүз тапмыйча, Нургаяз башын гына чайкап куйды.

Бер урында хәрәкәтсез утырудан егет йончыган иде, күрәсең, тирән сулыш алып, урыныннан торды. Барып, мич капкачын ачты һәм, кулына кисәү агачы алып, күмерләрен актаргалады.

 Мичне ябам, диде ул ипле генә, күмерләре сүрелә дә башлаган инде.

Үрелеп, бер-бер артлы ике юшкәне дә япкач, самавырны өстәл өстенә китереп куйды. Чәйнеккә су агызып, аны самавыр түбәсенә утыртты.

 Хәзер, Нургаяз ага, чәй эчеп җибәрәбез, диде егет, үзенең тәвәккәл хәрәкәтләре белән өйгә җан кертергә омтылгандай, тавышын күтәрә төшеп. Аннары авылга. Туп-туры врач өенә алып барам үзеңне Балың бардыр ич, Нургаяз ага, алып керимме?

Егеткә җавап кайтаручы булмады. Ул тиз генә карават янына борылып килде. Урманчы йокыга талган иде инде.

Әллә йоклады, әллә саташып кына ятты Нургаяз. Әллә төш күрде кайдадыр баш миенең ерактагы бер күзәнәгенә кереп калган өндәге хәлләрне хәтере яңартты.

Ул йомшак кар-түшәк өстенә егылган, имеш Аңлы-аңсыз изрәп ята. Колак төбендә кемнәрнеңдер сөйләшкән авазлары.

 Кеше-кара күренмиме? ди бер тавыш.

 Әлегә юк, күренми, ди икенчесе.

 Табанны вакытында ялтыраткан хәерле Ал мылтыгыңны, элдертик.

 Син нәрсә?! Ә ул?! Аны нишләтәбез?

 Әйдә, диләр сиңа, тизрәк!

 Ничек була инде?.. Ничек тизрәк?..

 Акылыңа кил, аңа ярдәм итеп буламы-юкмы инде хәзер. Урман карачкысы өчен төрмәдә черисең киләме? Әйдә, диләр!

 Син нәрсә?!

 Үзеңә кара Мин атмадым, мин җавап бирәсе тү-гел, дип, китәргә димләгәне, күрәсең, кузгала ук башлады

 Син нәрсә? Син нәрсә! Ярасын булса да бәйлик, күрмисеңме?..

 Күзең чыкмагандыр, сул якка тигән. Анда ни булганын беләсеңдер?!

 Син нәрсә?!

 «Син нәрсә, син нәрсә?» имеш Нәрсә бозык пластинка төсле шытырдыйсың Табанны ялтыратыйк, ычкыныйк, дим, әйдә!

Чаңгы табаннарының карга ышкылып чыелдаган авазлары гына сызгырып куйды. Бераздан ераклаша барып, алары да ишетелмәс булды.

Төш булмады бу. Юк, төш түгел! Ул ярым уяу килеш йоклый алмый саташып ята икән ич. Чигә төбендәге аваз гына чаңгы табаннарыннан түгел, ә башы авыртудан, башының шулай чыңлый-чыңлый сызгыруыннан икән

 Менә уяндың да, Нургаяз ага, мин чәй әзерләдем,  дип, елмаеп, балкып дәште аңа егет. Запаслы яшисең икән ич син, мин монда әллә нәрсәләр таптым әле.

Рәхим итәсез, дигәнне аңлатып, ул өстәлгә ымлады. Келәттән алып керелгән бал-май, киптерелгән урман сыйлары, төрле тәм-том белән тулган иде өстәл өсте.

 Булдыргансың, егет икәнсең, дип, аңарга кушылып елмаерга итте урманчы да.

 Яңа ел җитеп килә, Нургаяз ага, торасыңмы соң, шунда гына китеримме?..

 Кирәкми, торам. Торырга кирәк! Яңа ел ич, аны урын өстендә каршы алу әйбәт булмас

Кипкән җиләк, мәтрүшкә һәм бөтнек салып пешерелгән чәй эчтеләр. Маңгайларына тир бәреп чыкты, бит очларына алсулык йөгерде. Өйгә дә җылы төшкән иде инде. Егет свитерын салып, урындык артына элде. Нургаяз да изүләрен ачып җибәрде. Бераз җиңеләеп киткәндәй булды бит әле. Шулай да эчке киеренкелек тә таралып бетмәгән. Талгын тынлык урнашып алды. Ләкин бу юлы ул озакка сузылмады. Алар икесе берьюлы кинәт сискәнеп куйдылар: баш очларындагы сәгатьнең күкесе тәрәзеннән башын тыгып кычкырырга керешкән иде. Башларын күтәреп карарга кыймый тордылар, югалып калдылар алар бер мизгелгә. Күке тавышын санадылар Ун. Унбер Унике! Нургаязның хәтта кулындагы чынаягы төшеп китә язды.

 Унике дә тулган, диде ул, дулкынлануын һәм җиңелчә калтырануын яшерә алмыйча.

 Яңа ел белән! дип, аягүрә торып басты егет. Һәм, җитез генә ишек катына барып, тун кесәсеннән ялт кына бер ярты тартып чыгарды. Минем монда бер «акбашлы егетем» дә бар иде, дип, өстәлгә китереп тә утыртты ул аны. Аннары тиз генә бөкесен ачып, ике стаканга койды.

 Ул нәрсә белән дуслык юк, кирәкми, дип, стакан белән үзе арасына кулын аркылы куйды урманчы.  Мин чәй белән генә Әйдә, котлы булсын Яңа ел!

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3