Рәмис Аймәт - Бозлы җилкәннәр / Ледяные паруса стр 9.

Шрифт
Фон

Тантана

Очасы иде лә канатлар киселгән,
Куырылган канаттан кан тама.
Күкләргә карый да, үрелеп-үрелеп,
Җан яна
     Кемгәдер тантана

Күкләргә карыйм да
     И үксез киңлекләр!
Кичерсен. Кемгә ул дөнья тар?!
Кемнәрне иркәләр, җилкетер кемнәрне
Талпынып без очар тарафлар?

Канаттан кан тама.
Кемгәдер тантана

Кем илче җибәрде яшьлектән
     ак болыт?
Хыялый бер исәр булыплар.
Кагына-кагына килер дә кунар күк
Иңнәргә ак каурый болытлар.

Канаттан кан тама.
Кемгәдер тантана

Хыялда ак сәфәр Киек каз юллары
Китәрмен сагышлар иленнән.
Еракта-еракта күгелҗем рәшәләр
Тирбәлә күк канат җиленнән.

Канаттан кан тама.
Кемгәдер тантана

Убылмый таулар да, болытлар яңгырсыз,
Мең тетрәү йөрәктә, мең яшен.
Сынса да канатлар, мин сыймыйм дөньяга,
Күктә дә, җирдә дә мин яшим.

Мин яшим
Бер Тәңрем кайларга язгандыр:
Күпме соң дөньяда хак яшем?
Һәр үлән сабагы, һәр яфрак, һәр җисем
Ул минем иң якын кардәшем

Канаттан кан тама.
Кемгәдер тантана

Кемнәр?!

Тарихларда, белмим, кемнәр калыр,
Мөһер сугып булмый бүгеннән.
Кемдер инде әнә урын барлый
Тарих мөнбәренең түреннән.

Исән чакта кирәк!
     Бүген!!
         Хәзер!!!
(Соң булуы мөмкин иртәгә?!)
Музей кора берәү үз-үзенә,
Талбишеген элеп сиртмәгә.
Чират тора яңа Җанбаевичлар
(Куалар ла дөнья артыннан),
Исемнәрен тарих диварына
Яздыртырга теләп алтыннан.

Һәйкәл чиратына?! Кемнәр? Ягез!
Нигә беркем бер сүз эндәшми?

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3