Уналтынчы тәрбия
Локман хәкимнән сорадылар: «Син әдәпне кемнән үгрәндең8?» диделәр. Локман әйтте: «Әдәпсезләрнең әдәпсезлеген күреп, үземә килешмәгән кебек булды да, һаман андаен фигыльләрдән саклана килдем, әдәпле булдым», диде.
Әй угыл, гакыллы балага атлам саен гыйбрәтләр бар, вәгазьләр бар, мәгърифәт хасил итә күр.
Унҗиденче тәрбия
Хикәят кыйлынмыштыр ки: бер дәрвиш кичендә бик күп тәгам ашап, сәхәргә кадәр бертуктаусыз намаз укый, имеш, диделәр. Моны бер гакыл иясе ишетеп әйтте: «Әгәр, бичара, ярты кадак икмәк ашап ятып йокласа, күп артык булыр иде».
Әй угыл, корсакны күп тутырмак файдага түгелдер.
Унсигезенче тәрбия
Шәех Сәгъди сөйләгән икән: бер сәфәремез вакытында, ялда, төн урталарында уянып китсәм, ни күзем белән күрим: бер юлдашыбыз бер читтәрәк, җырлап-елап, шигырьләр әйтеп, күзен дә йоммастан төнне уздырды. «Бу ни хәл тагы?!» дип сорадым. Әйтте: «Былбылларны күрдем: куактан куакка очып, аһ-зар кылалар. Киекләр таулардан әрнүле авазлар салалар. Бакалар суда иңриләр. Төрле җанварларның шау-шуыннан урманнар гөрләп тора. Шундый фикергә килдем: барлык җан ияләре, киекләр, кошлар, йокламастан, зекер-тәсбих әйткән бер вакытта, минем изрәп йоклап ятуым аңкаулык9 булмасмы?» диде.
Унтугызынчы тәрбия
Бик озак заманнар бер урманда үлән вә яфрак белән тәрбияләнеп тереклек кыйлгучы бер дәрвиш бар иде. Бер падишаһ ул дәрвишкә хәлен белергә барды. Әйтте: «Йә шәех, әгәр мәслихәт күрсәң, шәһәрдә тор, сәнең өчен урын хәзерләем, тыныч вә рәхәт гыйбадәт кыйлып ятар идең, диде. Дәхи дә сәнең бәрәкәтле нәфесең белән файдаланыр идек. Вә һәм сәнең изге гамәлләреңә безләр дә иярер идек», диде. Дәрвиш кабул итмәде. Дәүләтнең зур кешеләре падишаһка әйттеләр: «Мәслихәт шулдыр ки, берничә көннәргә ул дәрвишне шәһәргә китереп, бераз кунак итеп караек, кәефенә хуш килеп, бәлки, торырга да разый булыр», диделәр. Бәс, теге дәрвишне шәһәргә чакырып китерделәр, бер сарайда үзенә хас бер урын хәзерләделәр. Анда шундый гүзәл вә хозур ки, әгәр мәет керсә дә хәят табар. Падишаһ ул дәрвишнең хезмәтенә бер чибәр йөзле кәнизәк йибәрде, янә гүзәл сыйфат бер егет йибәрде. Аннан соң ул дәрвиш ләззәтле ризыкларны татып карый башлады. Ләтыйф вә йомшак киемнәрне кия башлады. Вә татлы эчемлекләр белән, вә хуш исле җимешләр белән тәрбияләнә башлады. Вә кәнизәкнең гүзәллегенә тамаша кыйлып күз сала башлады. Бервакытны падишаһ ул дәрвишне күрмәгә карар кыйлды. Килеп күрде ки, дәрвишемез элгәреге дәрвишлек сыйфатыннан чыкмыш: куллары агармыш, йөзләре кызармыш, үзе вә нәфесе симермеш җефәк мендәрләргә таянмыш, ай йөзле бер кәнизәк хезмәтенә тормыш, тависдай бер егет баш очында җилпәзә тотмыш. Падишаһ хәйран булды. Әйтте: «Бу ике таифәне, ягъни голяманы вә дәрвишләрне мин дуст тотадыр идем», диде. Бер вәзир әйтте: «Әй падишаһым, голямага алтын бир таки гайреләр һәм галим булырга җөрьәт итсеннәр. Дәрвишләргә шундаен нәрсә бир ки урыннарында дәрвиш булып калсыннар», диде, ягъни, ләззәти дөньядан алар юнәлеш алмасыннар, димәктер.
Егерменче тәрбия
Мисыр шәһәрендә ике әмирзадә бар иде. Берсе гыйлем үгрәнде, берсе мал җыйды, бай булды. Ул берсе голяма булды, бу берсе финанс министры булды. Бәс, бу бай булганы галим булганына кимсетү күзе белән карар иде вә әйтер иде: «Мин солтанлыкка ирештем, син һаман бер ноктада торасән», диде. Галим әйтте: «И туганым, Аллаһы Тәгаләгә шөкер итмәк минем тарафымдадыр, чөнки мин пәйгамбәр мирасын таптым, әмма син фиргавен10 мирасын алдың», диде.
Әй угыл, бу кыйссадан сиңа тәрбия шулдыр ки: канәгать кирәк. Гыйлем, әлбәттә, пәйгамбәр мирасыдыр.
Егерме беренче тәрбия
Гаҗәм падишаһларыннан бер падишаһ бер оста табибны пәйгамбәр галәйһиссәлам хезмәтенә йибәрде. Ул табиб ничә еллар гарәб илләрендә торды. Һичбер кеше моңар: «Миңа дәва кыйл», дип, янына килмәде. Беркөн ул табиб пәйгамбәр галәйһиссәлам янына килеп шикаять кыйлды. «Фәлән кадәр көннәр монда торамын, һичкем миңа илтифат кыйлган кеше юк», диде. Пәйгамбәр галәйһиссәлам әйтте: «Бу халыкның гадәтләре шулдыр ки: ашыйсылары килми торып һич тәгам ашамаслар вә тамаклары туймас борын тәгамнан кул тартырлар, ягъни тәгам туйганча ашамаслар», диде. Табиб әйтте: «Сихәтне булдырмак нәрсә шул лабаса», дип, йир үпте дә китте.
Имде, әй угыл, бу хикәят тәрбияңне йиткердеме? Имде корсагың тулганча ашама, сихәттә булырсән, аз белән канәгать кыйл.