Әй угыл, урынсыз саранлык кыйлырга да ярамый.
Тугызынчы тәрбия
Ике туган бар иде. Бере падишаһ хезмәтендә булып гомер кичерер иде. Бере үзенең кул көче белән табыш итеп тереклек кыйлыр иде. Бервакытны ул падишаһ хезмәтендәге бай туганы әйтте: «Әй туганым, ник падишаһ хезмәтенә кермәйсән? Таки каты хезмәтләрдән котылыр идең», диде. Ул туганы әйтте: «Син ник кул көчең белән те- реклек кыйлмайсән? Таки хезмәт хурлыгыннан вә кимсетелүдән котылыр идең. Хәкимнәр әйткәннәрдер ки: үз икмәгеңне ашап өеңдә утыруың кеше хезмәтендә алтын кәмәр баглавыңнан артыграктыр»
Үз көчең белән тапкан бер тиенең кеше көче белән хасил булган мең тиеннән бәрәкәтлерәктер.
Унынчы тәрбия
Нуширван падишаһ сараенда бер гөруһ хәкимнәр бер мәслихәт хосусында сөйләшеп утырырлар иде. Ул мәҗлестә Бөзәрҗөмһөр һәм бар иде. Әмма ул һич сүз дәшмәенчә сөкүт кыйлып4 утырыр иде. Әйт- теләр: «Йә Бөзәрҗөмһөр, син бу хосуста безнең сүземезгә бер дә катышмайсән», диделәр. Бөзәрҗөмһөр әйтте: «Вәзирләр табиблардыр: авыру түгел кешегә дару бирмәйләр. Мин күрәмен ки, сезнең фикерегез растыр, бу тәкъдирдә минем катышуымның хикмәте бер дә юктыр», диде.
Әй угыл, Бөзәрҗөмһөрдән сиңа тәрбия шулдыр ки: хәкимнәр булып хәкимнәр урынсыз йирдә кеше сүзенә катышмадылар. Кешенең сөйләшә торган сүзен кисеп сүз әйтмәк начар холыктыр. Әгәр кеше сүзенә катышмакчы булсаң, мәҗлесдәшләрең сүздән туктаган арада сүзгә катышкайсән.
Унберенче тәрбия
Искәндәр Румидан сорадылар: «Мәшрикъ вә Мәгъриб5 илләрен ничек итеп алдың? Элкеге падишаһлар никадәр гаскәр вә акча, вә хәзинә түгеп тә алалмаганнар иде», диделәр. Искәндәр әйтте: «Һәр мәмләкәтне алдым, халкын рәнҗетмәдем. Вә элгәре падишаһларны изгелектән гайре нәрсә белән зекер кыйлмадым», диде.
Әй угыл, имде күрдең, ниндәен тәрбияле кешеләр бар, имеш. Хилем6 вә йомшаклык белән бөтен мәмләкәтне яулап алалар; хилем вә йомшак сүзле булырга тиеш: гәрчә дошманың булса да, изгелектән гайре зекер кыйлмагайсән.
Уникенче тәрбия
Олуглардан берәү бер падишаһтан сорады: «Фә- лән дәрвиш хакында ни әйтәсән? Бәгъзеләр аны хурлыйлар», диде. Ул падишаһ әйтте: «Мин тышкы яктан караганда гаеп күрмәймен, әмма эче, күңеле билгесездер. Шуңа хөкем итә алмаймән», диде.
Әй угыл, фәкать үзеңнең шигең белән генә: «Бу кеше фәләндер», дип, кеше өстенә гаеп исбат итмәк хатадыр. Моны явызлык диерләр, хәрәм эштер, моннан саклан.
Унөченче тәрбия
Шәех Сәгъди әйткән икән: «Хаҗда Габделкадыйр Гилянины күрдем. Кәгъбәгә башын куеп яткан: «Әй Ходаем, гафу кыл! Әгәр гафу итмәсәң, кыямәттә күзсез итеп каберемнән кубар: изге кешеләр арасында оятка калганымны күрмәсәм иде!» дип такмаклый икән».
Әй угыл, дөньяда бер кечкенә генә гаебеңне дә кешеләр күзенә күрсәтергә ояласың. Кыямәттә, пәйгамбәрләр, изгеләр һәм бөтен дөнья халкы күз алдында гаепләреңне һәм гөнаһларыңны йөзеңә бәрсәләр, анда бит качарга урын булмаячак. Инде сиңа тәрбия булыр: ахирәттә йөзеңә чыгарлык гаепне эшләмә. Габделкадыйр Гиляни кебек изге кешеләр шулкадәр курыкса, сиңа, миңа ни кала?! Иманлы булу фарыздыр.
Ундүртенче тәрбия
Изгеләрдән бер адәм бер падишаһны төшендә күрде оҗмахта утырыр. Вә дәхи бер фәкыйрь суфины күрде җәһәннәмдә газапта, имеш. Сорады: «Бу падишаһ бу дәрәҗәне ни белән тапты да, бу фәкыйрь суфи бу түбәнлеккә ни сәбәпле төште? Без моның хилафын уйлайдыр идек», диде. Әйттеләр: «Падишаһ фәкыйрьләрне вә дәрвишләрне сәүгән7 өчен оҗмахлык булды. Әмма бу фәкыйрь падишаһларга якынлыгы сәбәпле җәһәннәмлек булды», диделәр.
Унбишенче тәрбия
Юнан вилаятендә бер кәрванны талап, хисапсыз малларны алып киттеләр. Сәүдәгәрләр бик егълаштылар, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм теләделәр. Ни файда? Ул кәрван эчендә Локман хәким бар иде. Берәү әйтте: «Йә хәким, ул угрыларга берничә хикмәт кәлимәләре әйтче, таки малларымызны кайтарып бирсеннәр», диделәр. Локман әйтте: «Аларга хикмәтнең тәэсире тимәс», диде. Ягъни, кара күңелгә хикмәт вә вәгазь әсәр итеп, ташка кадак кагып булмайдыр, диде
Уналтынчы тәрбия
Локман хәкимнән сорадылар: «Син әдәпне кемнән үгрәндең8?» диделәр. Локман әйтте: «Әдәпсезләрнең әдәпсезлеген күреп, үземә килешмәгән кебек булды да, һаман андаен фигыльләрдән саклана килдем, әдәпле булдым», диде.