Нурихан Фаттах - Итил суы ака торур / Итиль река течет стр 37.

Шрифт
Фон

 Углым! диде ул, Тотышны кочагына алып. Бүгеннән башлап син сугышчы ир! Әй, ырудашлар, ишетәсезме, Тотыш углым минем ир булды! Мин аның теләгенә каршы килмим, мин аңа ак юл телим, җиңү телим. Орыш, углым, ягы белән, күрсәт ирлегеңне!

 Орыш ягы белән!

 Ак юл сиңа, Тотыш углан! диделәр аксакаллар.

Күрән би, углының теләген белдереп, болгарларга ук атарга кушты.

Болгарлар укны алдылар, битекне укыдылар да ат кешнәгән кебек шаркылдап көләргә тотындылар.

 Ничек көләләр бездән! диде Тотыш, иреннәрен чәйнәп.

Күп тә үтмәде, болгарлардан икенче ук килеп төште. Каен тузына ике генә сүз язылган иде. Бу «бергә өч» дигән сүзләр иде. Акбүреләрнең йөзе каралай янып чыкты. Бергә өч! Димәк, Тотыш, бер-бер артлы өч алыпны җиңәргә тиеш, бары шул чагында гына ул җиңүче булып саналачак!

Яшь җегетнең нык кысылган иреннәре калтыранып китте. Шулай да ул куркуын тиз арада җиңә алды. Су астында озак чумып торганнан соң өскә калкып чыккан кеше сыман, ул озын итеп, күп итеп бер тын алды да:

 Мин орышам! диде. Мин сүземнән кайтмыйм.

 Юк! диде Күрән би, болгарларның битеген урталай ертып. Бу тигезлек түгел. Бу бернинди йолага да, түрәгә дә туры килми. Алар бездән юри көләләр.

 Мин барыбер орышам, атай, диде Тотыш, кабатлап. Мин баш тартсам, алар бездән тагын да ныграк көләчәкләр.

Аның шулай дип әйтүе булды, болгарлар, күрәсең, акбүреләрнең икеләнүен күреп, тагын да ныграк шаркылдап көләргә тотындылар.

Акбүреләр аптырабрак калган бер мәлдә койма өстенә Койтым бикә килеп менде. Ул аста кешеләр арасында тоткарланып калган иде. Инде ул түзмәде, кешеләрне ырып-җырып, туры коймага якын килде, каяндыр ирләр алып килгән күчерелмәле баскыч буенча югары менде.

 Углым! диде ул йөрәк түреннән чыккан бер өн белән. Мин барысын да күреп, ишетеп тордым. Углым, күземнең яругы бавыр итем, йөрәк маем! Бар, орыш! Мин сиңа изге теләктә булырмын. Бөтен ырудашларың изге теләктә булыр. Күп көттем мин шушы көн килүен. Үч ал ерак бабаң өчен, анаң өчен, ыруларың өчен, углым! Әнә явыз ягы безнең изге җирдә!

Койтым бикә алтын-көмешләр, тимерләр-җизләр елкылдаган, ят байраклар җилфердәгән якка төртеп күрсәтте. Аның сүзләреннән Тотыш кайбер нәрсәләрне аңлап та җитмәде. Ул бары бер генә нәрсәне аңлады: әйе, ул орышырга тиеш! Анасының ялкынлы сүзләре аның күкрәген бетмәс-төкәнмәс көч белән, куаныч белән тутырды, болгарларның икенче угыннан соң, атасының каршы килүеннән соң күңелендә баш күтәрә язган икеләнү, каушау тойгысы кул белән алгандай юкка чыкты.

 Бергә өч булуына исең китмәсен, углым, диде Койтым бикә, аның уйларын сизенгәндәй. Өчкә түгел, өч унга, өч йөзгә каршы чыгудан да курыкмый торган батыр бул, углым! Синең ерак бабаң Кайду алып шундый батыр булды, синең бик еракта калган ерак туганнарың барысы да шундый булдылар. Анаңның туган ыруын туздыручыдан, атаңның туган җирен басучыдан канлы үч ал, углым! Теләгем шул: куркуыңны салып тапта!

 Мин курыкмыйм, анам! диде Тотыш, елмаеп.

 Куркуын курыкмыйсыңдыр да, диде Күрән би, үртәлеп. Бу тигезлек түгел. Бу бездән көлү!

 Син ни телисең, би? диде Койтым бикә, иренә эндәшеп. Ягыдан син кызгану, тигезлек, изгелек көтәсеңмени?! Ул сине таларга, үтерергә, яндырырга килгән, түбәнсенеп, шуңа үпкәләргә уйлыйсыңмы?! Күтәр башыңны, күзеңне ач, Күрән би!

 Баш та каткан инде, диде би, мыгырданып. Әле өч көн бар, ашыкмыйк, уйлашыйк

 Уйлашыр чак түгел, илне ягы баскан! диде Койтым бикә кискен генә. Углыңны җибәрмәсәң, үзем чыгам Алмыш ханга каршы. Тик берне үтерсәм, өчкә саналырга тиеш. Җибәр укны Алмыш ягына!

Күрән би авыр башын күтәрде, көрсенеп: «Язмыш каргыш», дип мыгырданды да битекчегә карап алды, «Мин орышам. Тотыш» дип язарга кушты.

Койма тышына тагын ук очты.

V

Тотышка киенергә атасы булышты. Ул аңа үзенең авыр күбәсен, нык, авыр калканын бирергә теләде. Тотыш атасының бернәрсәсен дә алмады. Ул җиңелчә генә киенергә булды. Өстенә ул иң элек юка, җиңел күлмәк, аның өстеннән кыска тунын киде. Муенына нечкә каешка тагылган кечкенә бүре башы ыру бөтиен такты. Кыска тунның күкрәк турысына юка тимер кисәкләре тегелгән иде. Аның өс киемендәге тимер бары шул гына иде. Аннары баш киеме алпагы тимердән иде. Алпак башыннан төшеп китмәсен өчен, ул ияк астыннан сакалдырыгын бәйләп куйды да, кысып билен буды да, кылычын такты. Шуннан соң ул бер кулына калкан, икенче кулына сөңгесен алды.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3