Нурихан Фаттах - Итил суы ака торур / Итиль река течет стр 31.

Шрифт
Фон

Алар шулай аптырабрак торганда, капка турысында чыгырлар шыгырдаган тавыш ишетелде. Шул ук мәлдә караңгы коймадан, тере булып, киң кара нәрсә аерылды. Күпер төшерәләр түгелме соң?! Каян сизгәннәр? Күреп торалар микәнни?

Тотыш Тәңкәне кысып тотты да артка чигенде, баскыч буенча ашыгып аска төшә башлады. Тик ике-өч басма төшкәч тә, ул туктап калды. Ник кача соң әле ул? Кая кача? Өенә кайтып җиткән икән, ни булса да барыбер керергә кирәк түгелмени?

Асылмалы күпер, көчсез генә дөпелдәгән тавыш чыгарып, баганалар өстенә төште. Качаклар яңадан өскә менделәр, куркып-калтыранып, күпергә керделәр, бер-берсенә нык тотынып, упкын аша караңгы капкага таба атладылар.

Ярым ачык капка төбендә аларны сакчы туктатты.

 Тотыш, сезме? диде ул әкрен генә, эчке бер сагаю белән.

 Мамыш! диде качак егет, куанып. Син күзәтеп тордыңмыни? Бай бул, Мамыш! Изгелегеңне мәңге онытмам!

 Мин генә түгел, бөтен Яр-капка сезне күзәтеп торды, диде Мамыш. Бинең боерыгы шундый.

 Ачулымы миңа атай? диде Тотыш.

 Юк, диде Мамыш.

Тотышның кинәт өстеннән тау-таш ишелеп төшкәндәй булды. Күңелендә калыккан куаныч тойгысыннан, атасын-анасын кызгану тойгысыннан аның аяк буыннары йомшарып калды. Ах, күпме кайгы-борчу салды ул аларга! Моннан соң инде беркайчан да ул аларның сүзеннән чыкмас, моннан соң инде ул аларның иң күндәм, иң игелекле угыллары булыр! Тик тик аны бары кичерсеннәр генә дә, Тәңкәне алуына каршы гына килмәсеннәр.

 Бар, тизрәк йөгер, сөенче алырсың! диде ул Мамышка.

 Сөенче уртак! диде шунда аларны тыңлап торган икенче сакчы.

Алар ашыгыбрак алдан киттеләр, Тәңкә белән җитәкләшеп, Тотыш алар артыннан атлады.

Басудан арып-алҗып кайткан би каты йокыга талган иде. Аны уятып урыныннан торгыздылар. Шулай ук Койтым бикә белән Ямгырчы бине дә йокыларыннан уяттылар.

 Үзләре кайтыр дип әйттемме? диде Койтым бикә, куанычыннан нишләргә белмичә.

 Мин дә кайтмаслар димәдем, диде Ямгырчы би коры гына.

Әйе, кайттылар. Үзләре кайттылар. Әнә икәүләшеп аталары алдында тезләнеп торалар. Бераз гына ябыгып калганнар, бераз гына үсеп киткәндәй, үзгәргәндәй булганнар. Тотышның иңбашлары, кыска тунына сыймыйча, төртелеп тора сыман. Муены нечкәргәндәй булган, чәчләре үскән күзенә, маңгаена төшеп тора. Тәңкә тартылган, сулыккан; күз төпләре зураеп калган.

Кайттылар Алар Биар ханына тикле барып җитә алмадылар. Катаудан ике көн ераклыгындагы балыкчы Карынчык өендә тукталып калдылар. Карынчык аларга Биар ханында болгарларга каршы яу чыгу кайгысы юклыгын әйтте. Быел тагын төн ягыннан аларга каеклы юлбасарлар төшкән икән. Көчләре артык күп булмаган, биарлар аларны бик тиз җиңә алганнар. Шулай да юлбасарлар Биар иленә шактый күп талау китергәннәр. Карынчык әйтте, анда йөреп юлыгыз уңмас, диде. Биарның Алмыш ханда эше юк, ул сиңа берни бирмәс, диде. Аннары өстәп куйды: теләгәнчә үземдә кунак булыгыз би углына кайда да урын табылыр, диде.

Тотыш Карынчыкның сүзен тыңларга булды. Яр буенда, урман эчендә балыкчы аларга киез өй корып бирде, көн дә аларны яңа тотылган балык, яңа суелган ит белән сыйлады. Тотыш Тәңкә белән бергә тора башлагач, үзенең барлык кайгыларын, барлык үпкәләрен онытты. Чынында аның инде үзенең дә беркая яу белән дә чыгасы килмәде, кемнәндер, ни өчендер үч тә аласы килмәде. Тәңкә белән икәүдән-икәү генә ул ялгыз өйдә, изге Чулман буенда мәңге торып калуга да каршы килмәс иде. Тик аларга анда мәңге торып калырга туры килмәде. Аларны эзләп, көтмәгәндә атасыннан кешеләр килеп җитте. Ярый әле балыкчы аларны алдап җибәрде, күрмәдем, белмәдем, монда беркем булмады, диде. Эзләнүчеләр киткәч исә Карынчык качакларга әйтте, без капчыкта ятмый, сезне барыбер табарлар, диде. Болай качып йөрү, качып яшәү би углына килешми. Кайтырга кирәк, ил казанында кайнарга, ил кайгысын кайгыртырга кирәк, диде.

Менә алар кайттылар.

 Атам, анам, мин ир булдым, диде ул, идәннән күзен алмыйча. Моңарчы мин бала булганмын. Барысы өчен дә кичерегез мине! Кичер мине, Ямгырчы би! Миңа аерым өй бир, эш бир, атам. Минем дә башкалар кебек яшисем килә.

 Ата-анадан качып китеп ир булмыйлар, диде Күрән би шактый тынлыктан соң, нык береккән иреннәрен бер-берсеннән көчкә аерып. Тәңре каршында, түрә каршында син ир түгел, син угры, син

Яшь җегет калтыранып китте, иңбашлары салынып төште, күз карашы томанланып калды.

 Угрылык өчен сезнең аяк-кулларыгызны чабып өзәчәкләр

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3