Нурихан Фаттах - Итил суы ака торур / Итиль река течет стр 30.

Шрифт
Фон

 Чын шул!

 Би белеп сөйли! диештеләр төркемдәгеләр, ачулы мыгырданып.

Кайберәүләр, исән-имин чакта китеп котылырга кирәк дигән сыман, шундук тәртәләрен кире бордылар. Утташ кам, бирешәсе килмичә, төкерекләрен чәчте, кулларын бутады. Шулай да инде төркемдәгеләр аның сүзенә колак салмадылар. Тотышның кыланышларын да, Утташ камның ни өчен бигә ачулы икәнлеген дә алар чыннан да яхшы беләләр иде. Шуңа күрә Утташ кам инде аларны тиешенчә кыздыра, ярсыта алмады. Әллә урлаган Тотыш кунак кызын, әллә урламаган кем белә аны!..

Тора-бара кешеләр монда ни өчен килүләрен дә аңламый башладылар. Тотышны да исләреннән чыгардылар. Бөтен кызык би белән Утташ камның әйтешүенә кайтып калды. Үз тирәсендә кешеләр сирәгәйгәч, Утташ кам да тизрәк сыпыруны яхшы тапты. Би кешеләре аның артыннан көлеп, таш, балчык бәреп калдылар.

XXII

Көн артыннан көн үтте, төн артыннан төн үтте качакларны эзләргә киткән Котан белән Акбогадан бернинди яңалык ишетелмәде. Ул арада сабанга төшәр көн дә килеп җитте. Билгеләнгән көнне, кояш чыгу белән, игенчеләр үгезләрен, атларын җиктеләр, арбаларга сабан-тырмаларын, орлыкларын төяделәр дә Басу-капка аша яланга агыла башладылар.

Язгы сабанда бөтен ыру, бөтен катау катнашты. Койма, капка сакчыларыннан кала барлык ирләр, хатын-кызлар, бала-чагалар кырга чыктылар. Берәүләр сөрде, икенчеләре арттан тырмалап барды. Өченче берәүләр, иңбашларына тубаллар асып, шунда ук чәчә бардылар. Басу белән катау арасында зур юлда, сөрелгән җир буйларында, әрәмә башларында, яшел чирәмле уйдыкларда ыгы-зыгы, уен-көлке әз генә дә тукталып тормады. Әле анда, әле монда күккә зәңгәр төтеннәр күтәрелде пешекчеләр сабанчыларга ашарга пешерделәр, бала-чагалар иске салам, чүп-чар яктылар. Ераграк басулардан кешеләр кунарга өйләренә кайтмадылар киез өйләр корып, төнә-куна шунда яттылар. Каралар гына түгел, би дә бөтен өй эче белән, туганнары, кунаклары белән бөтен көнен кырда-басуда үткәрде. Иген игү иң изге эшләрдән санала иде, шуңа күрә үз аягы белән йөри алган барлык кеше ничек тә язгы сабанда катнашырга тиеш иде. Үз аяклары белән йөри алмаганнар исә, борынгы ышану буенча, иске җирнең җыртылуын, яңа җиргә орлык төшүен булса да үз күзләре белән күреп калырга тырышалар иде. Шунлыктан бу көннәрдә басуда бөкшәеп беткән карт-корыларны да, моңарчы түшәгеннән башын калкыта алмаган каты авыруларны да күрергә була иде.

Шундый көннәрнең берсендә, кич караңгы төшкәч, Кызыл Яр катау турысына, ташлы ярга бер көймә килеп туктады. Көймәдән ике карачкы төште. Тавыш-тынсыз гына алар көймәләрен яр читенә тартып чыгардылар да, вак чуерташларга сак кына басып, текә баскычка таба атладылар. Сабан көннәре булганга, яр буенда балыкчылар да, сакчылар да юк иде. Баскычның аскы башында да шулай ук бернинди сак күренми иде.

Көймәдән төшкән кешеләр, бер-берсенә тотынышып, текә баскыч буенча әкрен генә югары үрмәләделәр. Тиздән алар баскычның югары басмасына менеп җиттеләр, биек баганалар өстенә салынган, берни белән тоташмаган озынча күпер кырыенда туктап калдылар. Аларның артында, аста, бик тирәндә, төн карасында тагын да куркынычрак булып тоелган яр кырыенда, беленер-беленмәс кенә кара су елкылдап ята иде. Аларның каршысында, очлы манараларын күккә сузып, биек, кара койма калкып утыра иде. Аларның аяк астында, күпер янында, тирән бушлык барлыгы сизелә иде. Бар яктан да аларны төпсез упкын чолгап алган иде.

 Кайтып җитүен җиттек өйгә ничек керергә? диде Тотыш, күпер кырыеннан артка чигенеп.

 Төнне шушында гына уздырыйк. Иртәгә ни булса да булыр, диде Тәңкә.

 Ни булса да булыр дип көтеп ятсаң, булыр! диде Тотыш.

Нишләргә дә белмичә, ул Тәңкә белән кочаклашып күпер кырыенда шактый озак басып торды. Ничек керергә катауга, ничек анасы, атасы янына барып җитәргә? аның күңелен менә шундый сорау тынычсызлый иде. Кайтканда бу турыда ул артык борчылмады, кайтып җитсәм, ничек тә җаен табармын әле, диде. Күпер баганасы буенча шуышып аска төшәргә, аннары шома яр читеннән үрмәләп өскә менәргә булыр иде кызгылт ком-ташларда аның үзенә генә билгеле булган ярыклар, чокырчыклар бар иде. Тик аннан коймага ничек үрмәләп менәргә дә сакчыларга күренмичә генә ничек теге якка чыгарга? Үзе генә булса, ул, билгеле, аптырап тормас иде. Икәү булгач, үзен ул тышауланган кебек тойды.

Алар шулай аптырабрак торганда, капка турысында чыгырлар шыгырдаган тавыш ишетелде. Шул ук мәлдә караңгы коймадан, тере булып, киң кара нәрсә аерылды. Күпер төшерәләр түгелме соң?! Каян сизгәннәр? Күреп торалар микәнни?

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3