Татар авылының аксакаллары. Сакалына көмеш төсе кергән һәр карт аксакал була алмый. Аксакал вазифасы ифрат җаваплы санала. Авыл җәмәгатьчелеге каршында, вөҗданыңа тап төшермичә, гаделлектә абруеңны саклап калу. Шушы таләпне үти алучылар гына аксакаллыкка ирешә. Аларны беркем сайламый. Әгәр авыл халкы синең акылыңа, тормыш тәҗрибәңә, иманлылыгыңа ышана икән, сиңа киңәшкә йөри башлый. Аксакал җаваплылыкны тулысынча үз өстенә алудан сак булырга тырыша, үзенә тиң картлар белән киңәшкә керә. Менә шушындый очракта гына аксакаллык үзен аклый ала. Зөфәр мәсьәләсендә аксакаллар да ялгышканнар: «Хатны балигъ булмаган бала язды дип әйтсәк, аңа тимәсләр», дип уйлаганнар. Тикшерүчеләр большевиклар мантыйгына таянып эш иткәннәр. Мулла гаиләсендә тәрбияләнгән «көчек инде өрә» башлаган, янәсе. Мулла баласы озакламый контрга әйләнәчәк. Чара күрергә кирәк. Шулай итеп, Лотфулла хәзрәтнең унөч яшьлек өлкән улын кулга алып, төрмәгә ябып куйганнар. Гаиләдә ата урынына калган баш бала да төрмәдә Зөфәрне утыртканнан соң, Хәсәнә абыстай бер көтү яшь бала белән ялгыз кала. Икенче бала Рәшиткә ул чакта унбер яшь, Әфләхкә тугыз, Әхсәнингә дүрт яшь, Әбүзәр әле яңа икенче яшенә чыгып килә
Йа Хода, бер синнән генә ярдәм көтәргә кала! Ташлама ярдәмеңнән! Нинди гөнаһларыбыз өчен җибәрәсең бу казаларны?! Якла безне, Ходаем, түземлек, көч бир! Йа Раббем, көферлектән, гөнаһлардан сакла безне!
Хәсәнә абыстай, берсеннән-берсе яшь биш сабыйны ачка үлүдән саклап, ялгызы бәргәләнгәндә, ишле гаиләне хәзрәтнең үз кулы белән салган хәләл йортыннан куып чыгаралар. Кышкы салкыннар башланган чак. Тышта декабрь суыклары. Биш баласын кочаклап, урамда, салкын кар өстендә кала абыстай. Шул чакта юкәлеләр совет властеның кешеләргә карата булган мөнәсәбәтен аңлый башлыйлар. Большевиклар гади халыкка мул, рәхәт тормыш вәгъдә итә. Ләкин, битлекләрен салдырып алсаң, аларның ерткычныкына охшашлы азау тешләре күренә башлый. Байларны хәерчеләндерү, ярлыларны баету аларның төп максаты, бөтен эш-гамәлләре шушы ниятләрен тормышка ашыруга корыла.
Мулла гаиләсен коткарган өчен җәзага тартылу куркынычы булса да, Бәдәр түтәй Хәсәнә абыстай гаиләсен бушлай фатирга кертә.
Өлкән балалары тормышта үз урыннарын таптылар. «Нинди язмыш көтә минем төпчегемне?» дип кайгыра иде Хәсәнә абыстай. Шәһитемнең өметләре тормышка аша алырмы? Ирешә алырмы ул бәхетенә? Әллә аны да әткисе язмышы көтәме? Шушы сорауларга җавап тапмыйча, яшәүнең мәгънәсе юк шикелле тоела иде
11Безнең чор кешесе, бигрәк тә соңгы буын вәкилләре, борынгылар канунына таянып гаилә коруны аңлый алмый. Андый никахлар инде онытылып бара
Хәсәнәгә, үзеңнән өлкән иргә чыгарсың, ирең белән бик бәхетле, әмма бик аз яшәп, биш бала белән тол калырсың, дип әйтсәләр, һич ышанмас иде.
Әткә-әнкәсенең канаты астында яшәгәндә, Хәсәнәнең күзе төшкән егете бар иде. Егетнең эчкерсез, саф мәхәббәтен Хәсәнә белә иде. Сөйгән егете, яучы җибәреп, Хәсәнәне сораган булса, әткә-әнкәсе кызларын ул егеткә бирер иделәрме? Акыл белән аңлатып булмый торган катлаулы нәрсә ул тәкъдир. Язмышыңны аңларга теләп баш вату берни бирми. Борынгылар, тәкъдирне үзгәртеп булмаганны аңлаганлыктан, аны гадиләштерергә омтылганнар Мулла малаена мулла кызын, бай малаена бай кызын ярәшергә тырышканнар. Бу гадәт һәр очракта да гамәлгә ашырылып тормаган, әлбәттә. Тайпылулар да булган. Гореф-гадәтләрне тота алмау яшәүне катлауландыра. Большевиклар, идарә итүне кулларына алгач, гореф-гадәтләрне үзгәртү белән генә чикләнмичә, аларны тулысынча юкка чыгарып ташлаганнар. Шуңа күрә унсигез яшьлек Хәсәнә белән аның әткәсенең булачак никах турында сөйләшүләре безгә аңлашылмаска мөмкин. Хәсәнәне сорап килгән кеше турында әткәсе белән әнкәсе арасында җентекле сөйләшү булган. Кызларын ярәшергә килгән Бишкурай мулласы Лотфулла хәзрәтне Сөнгатулла белә иде. Аның үзе хакында гына түгел, кияү егетенең ата-анасы, нәсел-нәсәбе турында да хәбәрдар иде ул. Сүз дә юк, затлы нәсел. Булачак кияү кеше киләчәктә гаиләсенә җил-яңгыр тидермәячәк, тырыш, абруйлы ир. Төп мәсьәлә Хәсәнәнең ризалыгында иде. Тугыз бала арасында иң яраткан, гаиләнең күз нуры булып саналган өлкән кызның ризалыгын алмыйча торып, аны кияүгә биреп рәнҗетәсе килми иде Сөнгатулла хәзрәтнең. Кичкырын, йорт эшләре тәмамлангач, ул чигү чигәргә утырган кызын түр бүлмәгә чакырып кертте:
Балам, диде хәзрәт, ризалык бирмәскә тырышачагыңны беләм. Синең чын күңелдән яраткан, әнкәң белән мин дә ихтирам иткән егетеңнең кинәт вафатыннан соң сиңа ничек авыр икәнен без аңлыйбыз. Сине сорап Бишкурай мулласы Лотфулла хәзрәт килгән иде. Без аңа, киләсе атнага кичкә кадәр уйлашырбыз, кызыбызның ризамы, түгелме икәнлеген ачыкларбыз, дип сүз бирдек. Кызым, без синең бәхетле булуыңны, рәхәт яшәвеңне телибез. Әнкәң белән дә, туган-тумачалар белән дә җентекләп киңәшкәч, син ул кеше белән татулыкта яши алырсың, дигән фикергә килдек. Лотфулла хәзрәт бик тә затлы нәселдән. Буйга-сынга да матур. Галим кеше. Сабыр, тыйнак, тырыш. Йорты зур, иркен, абзар-курасы төзек, маллары җитәрлек. Иншалла, син уңган кыз, Лотфулла хәзрәт белән көйгә салынган хуҗалыкта, үз иркегезгә яшәп, бәхетле гаилә кора алырсыз, дип ышанабыз. Дөрес, бәхет Аллаһы Тәгалә кулында. Тормыш тәҗрибәсе шуны аңлата. Ходай бәхетне изге юлдан баручыларга бирә. Аңла, кызым, без сине ирексезләмибез. Баш тартсаң, рәнҗебрәк булса да, сине бу кешегә бирмәбез. Атна кич аның белән бергәләп сөйләшербез. Чәй вакытында, кызым, син табынга чәкчәк кенә кертеп чыгарсың. Ул сине күрсен, син дә аны күр. Без сиңа уйларга, ниятеңне ачыкларга вакыт бирәбез. Акылыңа вә безнең киңәшкә таянып эш итәргә тырыш. Тойгылар еш ялгыша. Бигрәк тә синең шикелле яшь кызларның тойгылары. Акылыңа ышан. Аллаһы Тәгалә сине андый затлы сыйфаттан мәхрүм калдырмаган.