Миргазиян Юнус - Кыпчак кызы / Кипчакская дочь стр 15.

Шрифт
Фон

 Аны бит, Хәсәнә абыстай, Туймазыдан килгән мылтыклы ике кеше алып китте

Хәбәр алып килгән малайның югары оч Шәймәрдән малае икәнлеген танып алды тәмам тетрәнгән, югалып калган Хәсәнә.

 Нинди мылтык белән? Без монда чакта Зөфәр берәр төрле җинаять эшләгәнмени?

Хәсәнә абыстай ут белән су арасында калды. Колхоз эшен ташлап, рөхсәтсез өенә кайтып китсә, аны, халык дошманы хатынын, җинаять эшләүдә гаепләячәкләр. Газиз баласын мылтыклы кешеләрнең алып китүе турындагы хәбәр аның бөтен тынычлыгын алды. Эшкә кул бармый. Хәсәнә абыстай чүп үләннәрен бөтенләй күрми башлады. Менә ул янәшәдәге кишәрлекне алып баручы Шәмсеруй янына килде.

 Минем Зөфәремне каядыр алып киткәннәр. Бригадир килеп тикшерә калса, зинһар, аңлатыгыз. Зинһар! Мин аның гөнаһсыз икәнен аңлатырга тиеш

Башка утаучылар да Шәмсеруй янына җыелдылар.

 Кайт, Хәсәнә абыстай. Без аңлатырбыз. Ни җаның белән баланы ярдәмсез калдырасың инде. Кайтып китәр алдыннан, без синең кишәрлекне бергәләп утап алырбыз, бар кайт!

Хәсәнә абыстай Юкәлегә таба йөгерә, күз алдын кызгылт томан каплаган, йөрәге леп-леп тибә, әйтерсең күкрәк эченә кайнар таш салып куйганнар. Үзе һаман тамагы кипкәнче, тавышы карлыкканчы кабатлый:

 Балам! Балам!

Афәтнең зур, куркыныч һәм котылгысыз булуын җан-бәгыре белән сизә иде ул Өмет исә газиз ананы һаман юатырга тырыша Ялгышуларын аңлагач, кайтарып җибәрерләр, ди Сабый бит Бер гөнаһсыз сабый. Бер гөнаһсыз!

10

1931 елның 6 августында, Лотфулла хәзрәтне кулга алганда, Шәһит җиде ае да тулмаган имчәк бала булган. Озак төннәр буе уйлап яткан чакларында әткиен алып китүләре аның хәтерендә сурәтләнеп уелып калган шикелле була. Әнисенең күршеләрдән әҗәткә ипи алып чыгуы Шул ипине ашъяулыкка төреп азаплануы, аннан соң биштәрле капчыкка кружка, кашык, бераз бәрәңге салуы Шуннан соң ашамлыкларның барысын да кире алып, капчык төбенә әтисенең алмаш күлмәген, киҗеләп суккан ыштанын төреп салуы Алырга килгән кешеләрнең туктаусыз кабатлап торулары:

 Тизрәк кылан! Көтәргә вакытыбыз юк. Тизрәк

Ишектән аның әткисен инәкисенең култыклап алып чыгуы Ишегалдына чыккач та, Лотфулла хәзрәтнең арбага менә алмыйча бик озак газаплануы Алырга килүчеләрнең ярдәм итмәүләре, тупас сүзләр әйтеп ашыктырып торулары Иртән, уяныр-уянмас килеш, төш белән өн арасында ятканда, Шәһит шуларны тоемлап күргәндәй булды

 Мин шуларның барысын да хәтерлим шикелле, дип әйткән чакларында инәкисе башта яулык чите белән күзен сөртеп ала, шуннан соң ниндидер үзәк өзгеч тавыш белән аңлатырга керешә:

 Хәтерләргә, ул чакта сиңа бер яшь тә юк иде әле. Кеше сөйләгәннәрне тыңлап йөри торгач, шулай күрә башлагансыңдыр, бәлки? Юкәлеләр әткиеңне еш искә алалар иде. Яратып сөйлиләр иде аның турында. Соңгы елларда гына ул чорны искә алу сирәгәйде.

Чыннан да, Шәһит инәкисе сөйләгәннәрне үзе күргәннәрдән аера алмавын аңлый иде. Әңгәмәнең иң тәэсирлесе кич утырырга кергән күрше хатыннары, инәкисенең ахирәтләре җыелган чакта була. Шәһит үзен белә белгәннән бирле әткисенең фаҗигале язмышы авылдашлары күңелендә якты һәм үкенечле хатирә булып сакланып калуы турында бик еш уйлап йөри. Искә алу, күзалларга тырышу бер үк вакытта ачы һәм ләззәтле иде. Бу фаҗига кешегә сөйләп булмаслык авыр да, газаплы да иде. Әткисен алып киткәннән соң, унбер ел вакыт узган. Шәһит мәктәпкә йөри башлады. Аның газиз әткисе һаман кайтмый да кайтмый. Лотфулла хәзрәтнең кулга алынганнан соң суга төшкәндәй югалуы бөтен кешене аптырата иде.

Аскы урамда яшәүче Миңлебикә апа Шәһитнең инәкисе янына еш килеп йөри. Килгән саен, үзенең гөнаһын искә алып, бер тын уфтана, гафу үтенә, инәкисеннән ярлыкау сорый. Лотфулла хәзрәтне кызганып елап алганнан соң, еламсырап, бер үк сүзләрне кабатлый. Башта аның кабатлавы Шәһиткә ошамый иде. Бер тапкыр сөйләү җитмимени? Хәзер аңлый башлады, Миңлебикә апа Таиповлар гаиләсе каршында гөнаһлы булуын тоеп газаплана икән. Партячейка секретаре, волость үзәгеннән килгән вәкил белән бергәләп, авыл халкын куркытып, көчләп колхозга керергә мәҗбүр иткәннәр. Бераздан, айныгач, юкәлеләр, колхоздан чыгаруны сорап, волостька гариза яза башлаганнар. Шул гаризаларны тикшерергә Туймазыдан килгән комиссия кешеләре, йорт саен кереп, сорашып, тикшереп йөргән. «Кем язган ул гаризаларны? Кем язганын әйтмәсәгез, авылыгыз белән барыгызны сөргенгә җибәрәбез», дип куркыта башлагач, Миңлебикә исемле хатын, картлар белән киңәшкәннән соң: «Ул хатны Лотфулла хәзрәтнең өлкән малае Зөфәр язды», дигән. Татар авылының аксакаллары, җитди мәсьәләне хәл итәр алдыннан, кат-кат киңәшкәннәр булса кирәк.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3