Илдус Гыйләҗев - Ихлас тойгылар / Искренние чувства стр 9.

Шрифт
Фон

«Гап-гади сүз»

Гап-гади сүз, син сөйләсәң
Әверелә җырга.
Яктыргандай булып китә дөнья,
Туктый күрмә, җырла!
Гап-гади күз, ә карашың
Йөрәгемә каба.
Түзәм, түзәм, бер дә хафаланма,
Борма читкә таба.
Гап-гади бил уйнакласа,
Чыңлап тора көе.
Сеңеп калсын дөнья хәтеренә,
Балет язам бие!

Магнит кебек

Син уңагай, мин сулагай,
Ничек болай табыштык без?
Капма-каршы ике полюс,
Нәрсә уйлап кавыштык без?
Уң белән сул тартыша шул,
Ташлап чыгып киталмыйм һич.
Бер акыллы, бер дивана
Бәхетле пар була, ди ич

Барыбыз да бер калыптан

Берәү булса, агу бирер иде,

Ә син миңа дару эчердең.
Күрмәгәнмен
ничә еллар буе
Үз янымда нинди җыр яткан!

Ә. Атнабаев

Ир-атларның шулай инде:
Акыл керә актыкта.
Яшь вакытта үтә-сүтә,
Хатын кирәк картлыкта.
Мин дә, бичә (вакыт җитте),
Гадәтемне үзгәртәм.
Сакланып йөр, шигырь булыр
Җирләреңне күзәтәм

Кирегә юл юк

Һәрнәрсәнең азагы бар,
Тәмамлана һәрбер ярыш.
Син килә дип уйлыйсыңдыр,
Бу бит минем китеп барыш.
Синең аша китеп барыш

Беренче булган өчен

Илле елдан соң да, искә төшсә,
Ток тоткандай куям калтырап:
Гомеремнең иң караңгы мәле
Киткән чагың мине калдырып.
Ул егеттә нәрсә тапкансыңдыр,
Хур итте дә качты, ташлады.
Шул адымың картлык көнемәчә
Бетми торган яра таслады.
Хыянәтне кабат күп күрсәм дә
Яшәмәдем үч, зар оетып.
Син беренче идең Аларны бит
Берничек тә булмый онытып

Илаһи урын

Хак Тәгалә барсын җиргә салган,
Юкка кеше читкә ашкына.
Йолдызларга илтер дәрман табар
Карый белсә аяк астына!

Ничекләр төшендерим?

Татар кешем!
Күзең ач та уйлап кара
Тагын да бер:
Ил тамыры, тел тамыры
Авылдадыр!!

Туган җир

И туган тел, и матур тел.

Г. Тукай

И туган җир, и матур җир,
Кендек каным тамган җир.
Атам-анам гомер иткән,
Бабамнардан калган җир.
Суларында коендырган,
Туендырган җайлы җир.
Иген уңган, җәнлек тулган,
Кара һәм ак майлы җир.
Татар җанлы вә иманлы
Оныкларга калыр җир.
Бөтен гөнаһларым белән
Куенына алыр җир!

Илаһи урын

Дөнья ямен күреп, тоеп булмый
Ташпулатлар, дивар аркылы.
Күңеле дә, кочагы да ачык
Авылда ул галәм акылы!!

Кәефләнеп алу

Якынайгач метро ишегенә,
Булмый кире артка борылып.
Тизлек алган кешеләр ташкыны
Алып кереп китә суырып.
Син үзең дә анда үзең түгел,
Бер тамчысы көчле агымның.
Егылып та калган кешеләр бар,
Дөрес атламаса адымын.
Терек-терек чабу, кабалану
Шәһәр халкының хәл хөртирәк.
Мин авылда шуны уйлап ятам,
Этми-төртми беркем хөррият!

Асылын югалтмый

Сызык аша язам, кушып карыйм,
Аерып та куям сүзләрен.
Нишләтсәң дә, олпат Чатыр тауның
Биеклеге бер дә үзгәрми!

Күккә ымсынганчы

Җирдә булган белән яшәү кирәк,
Килер җире бүтән күренми.
Кызыктыра гына, күктә янган
Йолдызлардан байлык түгелми.
Хак Тәгалә барсын җиргә салган,
Юкка кеше читкә ашкына.
Йолдызларга илтер дәрман табар
Карый белсә аяк астына!

Өелеп килгән «бәхет»

Тыныч кына ашап утырганда
Көлеп алыр өчен бермәлне,
Эчлегенә камыр гына салып
Ясый идек «бәхет пилмәне».
Берәү генә була иде бит ул,
Булгалады туры килгәне.
Бер кибеттән пилмән сатып алдым,
Бөтенесе «бәхет пилмәне»

Акчасызлар бәхете

Җирдән генә Ходай аермасын,
Кайгырсыннар малсыз-бакчасызлар.
Дефолт булганда да, кризиста да
Тыныч йоклый ала акчасызлар.

Чуарланды бу дөнья

Берәүләргә кызык җитми,
Экстрим кирәк, шоу гаҗәп.
Ә кемгәдер ризык тансык,
Бер туя ашау хаҗәт.

Йөрәккә кага киндер

Тәрәзә кага киндер;
Уята синең шикелле,
Синдер ул, әнкәй, синдер.

С. Хәким

Ул заманда тыелмады,
Күпләп чәчтек киндерне.
Орлыгының маен сыктык,
Ә сүсе киендерде.
Тел йотарлык тәмле пирог
Пешерделәр түбеннән.
Туклыклы бер ризык булып
Калка хәтер төбеннән.
Янбакчамнан йолкып аттым.
(«Камчы» төшмәс аркаңнан)
Берәмтекләп җыя бүген
Аны сәрхуш-наркоман

Беләсең килсә

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3