Илдус Гыйләҗев - Ихлас тойгылар / Искренние чувства стр 10.

Шрифт
Фон

Беләсең килсә

Яшьлеген дә күрдек, ачлыгын да,
Үтә икән лә бары да баштан.
Яшьлек кадерен картлар әйтерләр,
Ипи кадерен сорагыз ачтан

Табигый теләк

Сала шиңде, ләшперәйде,
Картайды булган халык.
Кайберсендә хәзер кабер
Казучы булмый табып.
Ярый җаның очып китә,
Җирдә бит тәнең (!) кала.
Аңарга да кадер кирәк,
Лаеклы урын кара!
Шәһәр биргән җир казыткыч
Чүмечле борау белән,
Шарты килеп җитмидер ич
Ярамый болай, беләм.
Безләргә дә килер ул көн
Фикердәш дуслар табып,
Ятак телим, мөселманча
Казылган ләхет алып!

Мантыйкка сыймый

Ач йөргәндә тукны күрү
Тоела гаҗәбрәк.
Байлыгы бар, хәерче күп
Булган ил мәзәгрәк.

Кем өлешенә керәсез?

Бу басуда арпа уңа иде,
Кыен булды уру-ектыру.
Кайбер елда һәрбер гектарыннан
Кырык центнер алдык суктырып.
Тип-тигез ул. Бүген килеп күргәч,
Үз күземә тордым ышанмый.
Илле гектарлы кыр кая киткән?
Аңым томаланды, кымшанмыйм.
Актарганнар аны, бетергәннәр,
Ауный кирпеч, бетон, торбалар.
Кара уылдыктай затлы җирдә
Җан-фәрманга нидер коралар.
Янәшәдә генә кылган баскан
Кашлак-калкулыклы урыннар.
Ипи ашамаслар микәнни соң
Бездән соңгы онык-туруннар?!

Шушы якка карап елмаермын

Яраттым мин җирне. Үкенгән юк
Туган яктан чыгып китмәвемә.
Кояш нуры, хәләл көчем сеңгән
Амбарларга салган икмәгемә.
Сандугачлар җырын ятлап йөрим,
Күбәләкләр куна гөлләремә.
Татар кызларының күз карашы
Нурлар өсти үткән көннәремә.
Һәр мизгелен олы бәхет саныйм
Җир өстендә узган елларымның.
Оҗмах бакчасында йөргәндә дә
Туган якка карап елмаермын

Авылдан мин

Авылдан мин, буразнадан,
Басу-кырлар арасыннан.
Җан суы итеп эчәрлек
Саф чишмәләр тарафыннан.
Юып-юып бетмәсә дә
Кара төсе кулларымның,
Тәмле исен саклый алар
Уңдырышлы кырларымның.
Яшәвемнең мәгънәсе дә
Гади генә ике шәйдер:
Олпатлары кешеләргә
Иминлек һәм ипекәйдер.

Гашыйклар

Мин китмәскә карар кылдым инде,
Басу-кырлар, сезне калдырып.
Үз иркеңнән ничек йөрмәк кирәк,
Зимагурлар кебек каңгырып.
Сезгә дә бит сезне яратучы,
Эштән курыкмаучы кирәктер.
Язларымда сезне кабат күрү
Гел яшәртеп ала йөрәкне.
Без гашыйклар, безнең кебекләргә
Берсен берсе ташлау тыела.
Җирдән китсәм, җирдә йөрер өчен,
Хакым калмас кебек тоела

Игезәкләр янында

Гомер бакый таладылар,
Кушып, бүлеп карадылар.
Даныгызны чүпрәк итеп,
Ил бишмәтен ямадылар.
Аның саен яшәрәсез,
Кияү, килен ярәшәсез.
Авырда да, җиңелдә дә
Икегез гел янәшә сез.
Үчлек, хөсет белмәдегез,
Дошманга сер бирмәдегез;
Иң татлы сүз, татлы ризык
Булды безгә бүләгегез.
Хәйран калам даныгызга,
Һәрчак булыйм яныгызда.
Татар халкы һәм авылы!
Башым иям алдыгызда

Барыбер яхшырак

Авыл бит ул авыл инде,
Ни генә сөйләсәң дә.
Каешлансаң яшәп була,
Сөйсәң дә, сөймәсәң дә.
Урлаганы урлый бирә,
Күрсәң дә, күрмәсәң дә.
Кешегә бит ярап булмый,
Бирсәң дә, бирмәсәң дә.
Сәрхушлары эчә һаман,
Тотсаң да, тотмасаң да.
Яшьләр чыгып китеп бара,
Тыйсаң да, тыймасаң да.
Әҗере юк, уртак эшкә
Йөрсәң дә, йөрмәсәң дә.
Басуларны билчән баса,
Сөрсәң дә, сөрмәсәң дә.
Ит-сөт артмый, сыерларны
Көтсәң дә, көтмәсәң дә.
Кадерең юк, алтмыш яшькә
Җитсәң дә, җитмәсәң дә.
Төне тыныч, һавасы саф,
Чиста су саныйсың да:
«Монда әйбәт әле», дисең,
Шәһәргә карыйсың да

Юмарт чишмәләр

Җырыгызны ятлап йөрим,
Туган ягым чишмәләре.
Челтер-челтер моңнар белән
Тулды күңел киштәләрем.
Күп чөмердем суыгызны,
Камаштырып тешләремне.
Сезнең аша алдым бугай
Булган барлык көчләремне.
Иң якыны кайсыгыздыр,
Беренчесе, соңгысымы?
Әйтә алмыйм, соң минутта
Кайсы суны сорыйсымны
Барыгыз да якын миңа,
Җырдан үрәм улакларны!
Сезгә охшап хисләр ургый,
Күңелем бик юмартланды

Без йөргәнгә

Корал тотып сакта торганым бар,
Биргән антым истән чыкмады;
Без йөргәнгә, черем итеп кенә
Миллионнар тыныч йоклады!
Күзең шешенгәнче йокы йоклап,
Мул үстереп булмый ашлыкны.
Без йөргәнгә, черем итеп кенә
Миллионнар белми ачлыкны!

Басуларда башка үлчәм

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3