Е. З. Гарафеева - Искәндәр һәм Зәйнәп / Искандер и Зайнаб стр 11.

Шрифт
Фон

Иркәм, синең һәрбер хатыңны алдым, ул хатларга мин җавап язгаладым булса кирәк. Син, иркәм, ни өчендер миннән өметсезләнеп язасың. Билгеле, сугыш кансыз булмый, ә шулай да менә мин сугышка керәм, анда мин үләм инде дип гарантия куеп булмый ич. Һәм берәүнең дә якты дөньядан туйганы юктыр. Һәркем дә үзен сакларга тырыша һәм ничек тә дошманын җиңәргә ашыга ул. Ә инде тормышың шуның белән чикләнсә, анысы, билгеле, күңелсез. Тик күңелне юк өчен борчу ул безнең эш түгел, ә бөтенләй яраксыз пессимистлар эше.

Сугышта булган кешеләр бар да үлми ич, кем сугыш белемен яхшы белә, кем оста итеп үзен саклый һәм үз вакытында каршы килгән дошманына тиз отпор бирә, ул кеше исән кала ич. Күп уйламаска кирәк, гөлкәй, бер авырлыкны үткәрмичә, тыныч яшәү мөмкин түгел инде. Мин бит гомерлеккә китмәгән, фронтта хәлләр яхшырып, безнекеләр җиңдисә, без кайта алабыз һәм яңадан шулай бергә тормыш Ә безнең Армия, үзең әйтмешли, һичшиксез җиңәчәк.

Ошмада ни хәлләр бар соң? Әле укыта башладыгызмы? Урта өлештә ничә класс?

Кемнәр нинди фәннәрдән керәләр?

Конференциягә баргач, Зөфәрне күрдеңме? Тагы күрсәң, миңа хат язсын.

Ничек соң, колхозның икмәк заданиесе үтәләме әле?

Быел уңыш бүлә алалармы Ошмада?

Гаян абый урынында кем эшли?

Харис кайда авылыгыздамы, әллә берәр җиргә эшкә кергәнме? Барый хат язмадымы?

Хат язса, адресын сал әле.

Иркәм, мин синнән тәмәке сорап язган идем. Авылда тәмәке бармы һәм почтада посылка (тәмәке ише нәрсәне) принимать итәләрме? Конференциядә яшьләр бар идеме? Әллә гел хатын-кызлар гынамы?

Ошмадан тагы килүчеләр бармы?

Ранен булып кайтучылар юкмы әле?

Ярый, иркәм, башка сүзләрне башка хатларга язармын, пока шуның белән туктыйм.

Сине сагынып, хат аша кочаклап үбеп калучы иптәшең Искәндәр

Хан абый лагерьга күчәбез, дип язган иде, хаты килми әле.

2 хатын алган идем.

[Өстәмә]

Иркәм, менә яңа гына хатыңны алдым, 26/VIII дә язылганын. Әйе, гөлкәй, минем «хат язмыйсың» дип язган сүзләрем өчен гафу ит. Мин башта шулай яза идем шул. Чөнки хатың бик озак килми торды. Әйе, хәзер әйтмим ич «хат язмыйсың» диеп. Фәхәрнең дә хатын әле алып укыдым. Ул «күчәм» дип яза. Кулы сынган булган икән. []

(Математик булып кем килде? Ирләрдәнме? Раиф нинди фәннән укыта?)

Менә шулай, гөлкәй, әле Зиннәтовның да, синең дә хатыңны укыдым да бик ямансуладым. Баштан төрле уйлар йөзеп узалар. Синең язган сүзләрең һәм ялгыз яшәүләрең йөрәкне тырный. Их, бергә булуга һәм яратып сөйгән иркәң белән яшәүгә ни җитә соң Үзең әйткәндәй, күпкәме барыр икән, гөлкәй, безнең аерым яшәүләр?.. Билгесез шул Да, иркәм, син борчыласың, син кимсенәсеңдер дә, ни эшлим соң, гөлкәй, тормыш шулай кушкач?! Бәлки, бәхет аның белән генә чикләнмәгәндер әле. Но анысы синнән зависит күбрәге. Син көтсәң, билгеле, без тагы шулай тормышны дәвам иттерербез. Әйе, гаепләмә, бу миңа һаман ышанмый диеп, билгеле, ышанам, син миңа килгәнче саклаган намусыңны әле дә сакларсың. Синең йөрәк саф иде, гөлкәй, билгеле, син мине йөрәк дустың иптәшең итеп калдыру уеннан чыкмасаң, честно яшәрсең. Менә анысы синең төп акылың, иркәм Тик ни өчендер йөрәк сине уйлап янганнан-яна килә. Синең хатларыңда язган «күп вакытта, мин синең белән яши алмам, ахры, дигән уйларга киләм» дип язган сүзләрең минем өчен ифрат авыр картиналар булып күренәләр. Кайчак кыска гына йокы вакытымны да шул чиксез уйлар белән үткәрәм. Неужели мин синнән мәңгегә аерылдым, бәгърем?! Мондый хәлгә калганчы, минем өчен дөньядан югалу яхшырак булыр. Мин сине, каным хәрәкәттән туктамаса, оныта алмам, гөлкәй. Үзең беләсең нинди көчләр белән сөюемне. Мин сине шул 2 ай гомер итәр өчен диеп алмадым, ә гомерлек сердәшем итү өчен.

Ярый, әллә ниләр язган дип гаепләмә.

Сау һәм рәхәт яшә.

Кайнар иренеңнән үбеп калучыиптәшең Искәндәр
1941 ел, 11 сентябрьСаратов өлкәсе,Разбойщино разъезды

Исәнме иркәм сөекле Зәйнәбем!!!

Сиңа саф йөрәгемнән дулкынланып чыккан кайнар сәламнәремне озатып калам. Шулай ук әбигә, барлык туганнарга һәм укытучылар составына кайнар сәлам. Мәрьям апаларның да барчасына сәлам.

Сөекле Зәйнәбем, синең 29/VIII, 31/VIII дә язган хатларыңны һәм Фәхәрнең сиңа язган хатларын 10/IX дә алып укыдым. Әйе, акыллым, хатларың, килеп, синең хәлләреңне сөйлиләр, алар синең күкрәгеңнең кайнар хисләрен миңа алып килеп, йөрәгемдәге хисләрем белән уртаклашалар һәм күкрәгемә ял бирәләр. Күңелдә ниндидер яшерен һәм бернинди көчләргә тигезләшмәгән сөю хисләрен көчәйтәләр. Әйе, сөю-яратышу ул саф мәхәббәт көче. Ә ул көч безне һәм безнең каныбызны бер-беребезгә якынайткан. Бу якынлык минем күкрәгемә шатлыклы хисләр белән тамыр җәйгән һәм тормыш чәчәкләре аткан, ә ул чәчәкләрне синнән башка сөеп караучылар юк һәм булмаячак.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3