Ак Иделдән агып килә зәңгәр номерлы каләм,
Зәңгәр чәчәкләр санынча син гөлкәемә сәлам!!!
21 август көнне язган хатыңны алдым, иркәм. Төш ашап кайткач, палаткага кертеп бирделәр, иптәшем Әхмәтҗановка да хат бар. Икебез дә сөенешеп алып укыдык. Аның да иптәше язган. Аңа әле бер дә хат килгәне юк иде. Ул бүген иртән генә «хат та килми, ичмаса» дигәч, миңа юри генә «дускай, сиңа бүген хат килә» дигән идем. «Әүлия тизәгенә бастыңмы әллә?» дип көлә. Шулай итеп, занятие араларында хатыңны укыдым. Шул хатка каршы сәлам хаты язам, әле хат салганыма күптән түгел. Вакыт барында бара торсын, әбигә һәм коллективка һәм барча туганнарыңа кайнар сәлам. Һәм с/с та эшләүчеләргә (мине белүчеләргә) сәлам. Шулай, гөлкәй, әлегә беркөе сау-сәламәт кенә хезмәт итәбез. (Гайфи абыйга, күрсәң, миннән сәлам әйт.) Хатларың буенча син дә сау-сәламәт дип беләм. Хатларыңны кичә алсам да, хатны бүген (1/IX) ялгап язам. Кичә вакыт булмады. Бүген безнең взвод хоз. эшкә чыкты, без 5 әү юл төзәтәбез. Әле төшкә туктадык та, юл буенча ятып, көрәк өстенә шушы кәгазьне куеп язам. Көн эссе, озын, әрем күләгәсе генә файда бирми. Башкалар ял итә (йоклыйлар бер сәгать).
Их, гөлкәй, синең белән бергә булган вакытлар төн саен төшемә керәсең, иркәм. Иртән караңгыда уятып, күлмәксез килеш физзарядкага чыгаралар. Шулчак синең белән сәгать 9 га хәтле йоклаганнар искә төшеп, үзәкне өзәләр. Әйе, яшьлек аерым үтә, иркәм. Тик вакытына карап түзәргә туры килә. Үзең әйтмешли, сугыш күпкә бармас, ул туктаса, тагы шулай бергә торырга була. Тик әлегесе кыен. Сагынам, гөлкәй, занятие вакытларында да һич тә исемнән чыгармыйм. Тәнәфес араларында карточкаңа карыйм. Ул янган йөрәккә бензин сипкән кебек тагы дөрләтә генә. Шулай, иркәм, бер без генә түгел ич Түзәргә туры килә. Эштә йөрим, дигәнсең. Әгәр уку башланмаган булса, ял ит инде. [] Башка вакытта күбрәк язармын. Авыл хәлләрен әйтеп яз: тагы кемнәрне алып киттеләр. []
Кәгазь аша кочаклап үбеп калучы иптәшең Шакр
Бу хат барып җитү белән, хат сал, хуш, иркәм, рәхәт яшә.
[Өстәмә]Иркәм, 25/VIII дә язган хатыңны бүген алдым, әле генә (кич). Анда мин хат язмыйсың дигән идем дә. Гафу ит, гөлкәй, бар хатларыңны да алдым. Карточкаңны да алдым. Хатың килгән саен, йөрәккә ял алам. Минем кайсы частьта хезмәт итү артиллериядә укыйбыз, кем итеп чыгарырлар, әле пока монда тыныч. Укуы ифрат авыр, пока әле бәлки, шулай ятып калып та булыр, анысы билгесез. Ярый, иркәм, аз язганга гаепләмә. []
1941 ел, 5 сентябрьСаратов өлкәсе,Разбойщино разъезды
Үзең генә укы.
Исәнме син, сөекле Зәйнәбем!!! Сиңа күкрәк хисләремнән кайнап чыккан сагынычлы сәламемне белдереп, сау-сәламәт һәм рәхәт яшәвеңне теләп калам. Миннән әбигә һәм барлык туганнарга кайнар сәлам. Шулай ук коллективка сәлам. Сөеклем, сиңа күптән түгел хат язып салган булсам да, эч пошканны басмасмы дип, тагы язам әле. Үзем урынына сезнең нурлы йөзегезне, бәлки, хатым кайтып күрер һәм сагынуымны аңлатыр. Әйе, кәгазь һәм бу сүзләр, иркәм, сине күрерләр, син аларга серле күзләреңне төшерерсең, һәм минем сезне сагынып бер күрергә зарыккан күзләрем аша язылган шушы сүзләр белән сөйләшерсең. Их шулвакыт үзем булсам иде каршыңда, аңлатыр идем, иркәм, ничек итеп көннәрем сине сагынып үткәргәнемне. Әйе, мин синең өчен артык янам, иркәм. Хыял дәрьясында йөзәмен әйе, менә син бу хатны укыйсың, ә минем бу моментта кайда, ни эшләп йөрүем үземә дә билгесез Тик мин ул вакытта да сине уйлап, кайда булса да сине сагынып яшәвем ачык, чөнки бер генә минутларда да исемнән чыгармыйм, иркәм.
Талдан талга кунар идем,
Былбыл баласы булсам.
Хат эчендә кайтыр идем,
Язу карасы булсам
Иркәм, сиңа хат язам
Зәңгәр каралар белән.
Күз нурларым шунда төшкән
Күкрәк хисе белән.
Иртән йокылардан торсам,
Сары каеш билләрдә.
Кошлар да килеп сайрамый
Син булмаган җирләрдә.
Иркәм, үземнең мондагы хәлемдә шул югарыда язылганнардан башка үзгәреш юк. Әлегә сау-сәламәт кенә хезмәт итәм.
Әйе, хезмәт итү җиңел түгел, шулай да изге бурычың өчен көчне жәлләп булмый, киресенчә, булган көчең белән тырышырга туры килә. Әйе, мин туганнан бирле рәхәт һәм лучший тормышта яшәдем. Ул вакыт безне шул иркенлектә яшәтүче Бөек К. Армиядә хезмәт итүче абыйлар булса, ә без хәзер үзебездән соң килүче яшьләрнең тормышы өчен хезмәт итәргә тиеш. Тик менә элек тә, хәзер дә кеше өстеннән көн күрә торган халыкларга ачу килә. [] Но ничего, андый көлүчеләргә без отпор бирергә тиеш, вакыт бүген булмаса, киләсе таңнарда булыр.