Тагын бер ел үтеп китте. Бу юлы Эльза Кыш бабайдан «Шанель» исемле хушбуй сорады. Кызның бу теләге дә тормышка ашты.
Ә тагын бер елдан Эльзага яңа телефон кирәк булды. Төшке ашка дип биргән акчаның гына җитмәсен чамалаган малай тәмам пошаманга төште. Шулай да җае табылды тагын. Бизнесмен малае Әмир бурычка биреп торды. Әмма Гариф аңа бурычын кайтара алмады һәм шуның өчен ул мәктәптән Әмирнең портфелен күтәреп кайтты.
Ярар, болары ерунда! Аның каравы яраткан кызының кәефе искиткеч! Бал-маскарад алдыннан Эльза, ялык-йолык килеп торган «Нокиа»сын күтәреп, очып, мәктәпкә килеп керде:
Гари-и-иф! Ур-ра-а-а! Кыш бабай тагын мине ишеткән! дип, кулларын чәбәкләде ул. Ур-ра-а-а! Киләсе елга ноутбук сорыйм!
Менә шунда түземлеге бетте инде малайның. Ул, сары чәчле дустының кулыннан эләктереп, кызу-кызу адымнар белән укытучылар бүлмәсенә атлады.
Гари-и-иф! Нишлисең?! Кулымны өзәсең ич!..
Күзенә ак-кара күренмәгән Гариф бүлмәгә бәреп тә керде. Анда берничә укытучы физрук Хәбир абыйларын Кыш бабай итеп киендереп маташа иде. Гариф исә йөгереп килгән уңайга ясалма сакалны йолкып та төшерде:
Менә, Эльза, күрдеңме? Кыш бабай дөньяда юк! дип кычкырды малай, кулларын як-якка җәеп. Ел саен Хәбир абыйны киендерәләр. Ә чын Кыш бабай дөньяда юк! Аңладыңмы, юк!!! Һәм ул сиңа ноутбук китермәячәк! Аңладыңмы? Ки-тер-мә-я-чәк!!!
Гариф ничек өермә төсле кергән булса, шундый ук тизлек белән чыгып та китте. Кыш бабайның барлыгына чын күңелдән ышанган Эльза да, берни аңламаган укытучылар да, авызларын ачып, аның артыннан карап калдылар.