Всего за 199 руб. Купить полную версию
Ә теге атта чабып йөргән төштән соң бүтән төш күрмәдем мин. 2100 елның декабре җиткәнче. Егерме дүрт елдан артык. Ә менә быел җиде төн рәттән төш күрдем. Быелмы, әллә былтыр дип язасымы? Әле ике-өч атна гына үтте инде дә, хәзер бит 2101 ел. Яңа ел башланды, минем теге җиде төш былтырда калды, былтырда гына түгел, ә узган гасырда. Егерме икенче гасырга кердек.
***Каләм тотып күнекмәгән кул арып та китте. Вакыт та шактый үтте бугай. Төхфәт язуыннан туктап, каләмен куйды. Сәгать 3.45 икән. Сәгатенең уң ягындагы сенсорга бармагын тидереп алды. Төхфәт янына Оста килеп керде: Хәерле иртә! Әзерлимме, нәрсәләр кертим? Оста робот, өй хезмәтчесе. Төхфәт аны үзе ясады. Университетта укуын тәмамлаганда, диплом эше итеп ясаган иде. Менә шуннан бирле, ягъни инде ун елдан артык, Оста Төхфәткә ашарга әзерли, өендә тәртип һәм чисталык булуны тәэмин итә. Төхфәт иртәнгесен һәм көндезгесен өйдә ашый. Кичен күбрәк әбисе ресторанына йөри. Хәер, хәзер ресторан Зөһрә апасыныкы инде, әбисе ял итә. Әтисе Төхфәтнең Вакыйф бабакае вафат булгач, Нурания әби рестораннарын кече кызы Зөһрәгә тапшырды, йортын олы кызы Әкълимәгә калдырды. Бу йортка Әкълимәнең улы Төхфәт күчеп яши башлады. Бабакае үлгәндә, Төхфәткә 19 яшь иде, бу йортка ул бер елдан соң күчеп килде. Университетны да шушыннан укып тәмамлады, Останы да шушында ясады.
Ә Нурания әби үзенең туган йортына Вакыйф бабай фатирына күчеп китте. Моңа сәерсенделәр, әлбәттә. Әмма Нураниягә сүз әйтүче булмады. Ә аның үз планнары, ниятләре бар иде: әле Вакыйф бабакайдан гына түгел, ә аның әнисеннән Нурания әбинең әбисе Әлфинурдан ук калган бик бай китапханә бар. Анда кызыклы кулъязмалар да шактый ди, гомер буе компьютер, телекомп белән эшләгән Нурания калган гомерен шул китапларга, язмаларга багышларга булды. Моның нигә кирәклеген аңлаучы гына әлегә юк иде
Остага иртәнге ашка яшелчә салаты ясарга, дөге боткасы һәм кофе пешерергә кушты да Төхфәт душка кереп китте. Аның һәр көне шулай башлана. Ә ул юынып чыгуга, Оста ашны әзерләп куйган була.
Ярты сәгатьтән Төхфәт, каләмен-дәфтәрен тотып, яңадан өстәл артында утыра иде инде.
***Төхфәтнең дәфтәреннән.
2100 елның 15нче декабрендә, чәршәмбе көн күргән төшем.
Мин телекомпны кабыздым да почтаны ачтым. Анда хат килгән, тик кемнән икәнен һич аңлап булмый. Хатта бары тик бер шигырь:
Байсу күлләрендә аккошлар күп,
Казлар йөзми никтер инештә.
Ә бит
Авыл янындагы инешләргә
Каз-үрдәкләр йөзү килешә.
Байсу яннарында шул ук урман,
Шул ук кырлар, яшел болыннар.
Әмма
Уйнамый шул чабып болыннарда
Ак бәкәлле шаян колыннар.
Казлар йөзсен дисәң инешендә,
Уйнасыннар дисәң колыннар,
Әйдә,
Кайт әле син Байсу якларына
Һәм тормышны ал син кулыңа.
Шигырьнең язылу көне 20.04.2021.
Мин шушы хатны укыдым да аптырап утыра идем, Вакыйф бабакай тавышын ишеттем:
Озакламый тормышлар шактый үзгәрер. Борчылучылар, кайгыручылар, дөнья беткәндәй кыланучылар күп булыр. Әмма дөнья бетмәс, улым. Бу шигырь сиңа киңәш ул.
Мин әлеге хатны электрон почтадан алып телекомпта саклап куйдым һәм уянып киттем.
***Төхфәт ул иртәне яхшы хәтерли. Уянуга, тиз генә телекомпын кабызып, почтаны карады. Анда әлеге хат юк иде, әлбәттә. Хәтерендә калган шигырьне тиз-тиз генә җыеп бастырып куйды Төхфәт. Шулкадәр ачык итеп хәтерләвенә үзе дә гаҗәпләнде.
Кичкә таба Төхфәт әбисе янына китте. Вакыйф бабакайның фатирына күчкәннән бирле, Нурания әби телекомптан озын-озак сөйләшергә яратмый. Исән-саулыгын белдерә дә бетте-китте. Киңәшләшәсең, озаклабрак сөйләшәсең килә икән рәхим ит, кил, кунак та булырсың, сөйләшерсең дә.
Төхфәт килеп кергәндә, әбисе китаплар, альбомнар актарып утыра иде. Оныгын сөенеп каршылады. Тиз генә кухняга чыгып, табын хәстәрләде. Төхфәт кайчандыр аңа Остага охшатып ясаган бер роботын бүләк итмәкче булган иде, әбисе алмады. Үзем әзерлим, өйдәге эшемне үзем эшлим, диде.
Әбисенең тәмле чәен эчә-эчә, Төхфәт гаҗәеп төшен дә сөйләп бирде. Шуны сөйләргә килгән иде дә бит инде ул.
Тикмәгә түгел бу, улым. Язып куй әле син моны. Оныта күрмә. Үземә дә әллә нинди төшләр кергәли. Минеке картая бару билгеседер инде, бәлки. Шулай да исеңдә тот әле син моны
Ул вакытта язып куймаган иде шул. Менә бүген яза инде, бөтенесен җиде төшен дә. Алар эзлекле булып күз алдына килеп торалар.
***Төхфәтнең дәфтәреннән.