Гөлфәния Нәҗмиева - Ихтимал стр 2.

Шрифт
Фон

Әнием табиб минем, эшеннән теләсә кайчан китеп йөри алмый. Шуңа күрә мондый бүләкне ясау бабакайның кызына әбием Нураниягә калды. Әбигә ул вакытта 52 яшь, ул да эшли әле. Ул рестораннар хуҗасы. Әмма ул эшен күбрәк телекомптан гына алып бара. Аның аш-су осталары бөтен илгә танылган, чөнки алар кешеләр. Хәзер күп җирдә ризыкны роботлар әзерләгән заманда, әбинең рестораннарында чын кешеләр пешерә. Өйгә китерергә заказлар булганда, илтеп бирүчеләре генә роботлар. Бу рестораннарда ясалма ит, ясалма он да кулланмыйлар. Шуңа күрә ашарга килүчеләр дә, заказ бирүчеләр дә күп. Әби ашчылар янына барып кайткалый, киңәш-күрсәтмәләрен бирә. Аның эше җайга салынган.

Без юлга чыктык. Вакыйф бабакай автолётта йөрергә яратмый, шуңа күрә гадәти автомобиль белән кайтабыз. Мин бабакайны аптыратам:

 Бабакай, Байсу еракмы?

 Ерак түгел, улым, 400 километрдан артыграк.

 Байсуда ямьлеме?

 Дөньядагы иң ямьле урыннарның берсе.

Бабакай дөньяның кайсы гына илендә булмады икән? Минем дә әти-әнием белән Венада, Прагада, тагын әллә нинди шәп шәһәрләрдә булганым бар. Үзебезнең Казан да бик матур. Байсу алардан ямьлерәк булып чыгамы?..

 Бабакай, Байсу нигә Байсу?

 Менә үзең күрерсең әле, улым. Кайтып җиткәч аңларсың. Аңламасаң, үзем сөйләрмен тагын.

 Казанга кайткачмы?

 Байсуга кайткач.

 Без Байсуга барабыз бит, кайтмыйбыз.

 Кайтабыз, улым

Вакыйф бабакай бик дулкынлана иде. Тулып җитмәгән тугыз яшьлек акылым белән мин моны ул чакта аңлап бетермәсәм дә, күңелем белән тоеп бардым. Әби нәрсәләр кичергәндер, анысын белмим. Ул да бәләкәй чакта Байсуда берничә тапкыр булган икән. Аңа күз салгалап алам: машинаның команда кнопкаларына төрткәләп, телекомпын караштырып бара.

Байсуга килеп җиттек. Кайтып.

 Өч сәгатькә якын килдек,  диде әби.

 Элек биш сәгать чамасы кайта торган идек,  диде Вакыйф бабакай.

Әби телекомпына карап алды да:

 Мөсафирханә бар икән,  диде.  Хәзер шунда барабыз.

Ике катлы агач йорт янына килеп туктадык. Машинадан чыккач, мин аптырап калдым.

 Бабакай, ә Байсу кайда соң?

 Байсуда басып торасың, улым.

Мин аяк астына карап алдым. Анда ямь-яшел чирәм. Бабакай кулларын як-якка җәеп җибәрде, елмайды, күзлеген салып, күзләрен сөрткәләде.

 Син иң ямьле җир дигән идең!  дидем мин, еламсырап.

 Күрерсең син аның ямен, балакаем, аңларсың. Бүген, иртәгә күрерсең. Бәлки, соңрак аңларсың.

Мөсафирханәнгә кереп урнаштык, юындык, ашап алдык.

 Ятып ял итик бераз,  диде әби.

 Юк, кызым, йөреп кайтабыз. Төхфәт белән без чыгабыз, син үзең кара.

 Ярый алайса, әти. Сез барыгыз. Мин монда ял итеп алыймчы.

Әби, телекомпын тотып, диванда утырып калды. Без бабакай белән чыгып киттек.

Әллә нинди урыннарда йөрдек. Минем паркларда булганым, шәһәр яны күлләрен күргәнем бар иде. Әмма мондый бай табигатьне мин беренче мәртәбә күрәм. Вакыйф бабакай агачлыкларны, сулыкларны атамалары белән әйтеп йөрде, үзенең бәләкәй чакларын сөйләде. Монда күлләр күп икән, инеш тә бар, Чулман да ерак түгел. Бабакайлар аны Кама дип кенә йөрткәннәр. Бабакай Казанда туып үссә дә, җәйләрен Байсуда үткәрә торган булган, кыш көннәрендә дә кайткалаганнар. Бәләкәй чакта балыкка йөргәннәрен дә сөйләде. Ул вакытта Байсу зур авыл булган икән, әллә ничә урамлы. Хәзер монда бер-берсеннән шактый ерак утырган унлап йорт күренә. Аның да берсе теге мөсафирханә. Әнә шул көнне шул мөсафирханәдә күрдем инде мин беренче төшемне: атка атланып, Байсуның кыр-болыннарында чаптырып йөрдем.

Иртән бабакайга:

 Мин атка атланып йөрдем бит. Ап-ак ат, синең чәчләрең сыман,  дидем.

Бабакай көлеп куйды.

 Чәчләрем чем-кара иде. Хәзер чал алар, картайганлыктан. Ә ат ак булгандыр, тумыштан шундый төстә. Шәп төш күргәнсең син, улым.

Вакыйф бабакайга ул вакытта сиксән биш яшь иде. Туксан бишкә кадәр яшәде әле ул, Байсуга да тагын бер кайтып килгән, туксан яше тулганда. Анысында әби белән түгел, кече оныгы әнинең сеңлесе Зөһрә апа белән кайтканнар. Минем урын да Зөһрә апаның улы Сәйдәр энекәшкә эләккән. Ә мин ул вакытта Австралиядә идем, Нурания әби һәм Җәмил бабай белән. Вакыйф бабакайның Байсуга барасын, юк, барасын түгел, кайтасын белгән булсам, бернинди Австралияләргә китмәгән була идем Хәзер шулай уйлыйм.

Ә теге атта чабып йөргән төштән соң бүтән төш күрмәдем мин. 2100 елның декабре җиткәнче. Егерме дүрт елдан артык. Ә менә быел җиде төн рәттән төш күрдем. Быелмы, әллә былтыр дип язасымы? Әле ике-өч атна гына үтте инде дә, хәзер бит 2101 ел. Яңа ел башланды, минем теге җиде төш былтырда калды, былтырда гына түгел, ә узган гасырда. Егерме икенче гасырга кердек.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3