Рәшә
Бу дөньямы?
Икебезгә генә.
Әмма аерым-аерым.
Яртышар.
Нерв төене сыман
Төнге күктә
Ике сыңар йолдыз тартыша.
Чиксезлеккә багып уфтанасың,
Шомлы бәхет, якты газабым!
Мин кем сиңа?
Кайгың биектәрәк:
Йолдызлары кими Казанның
Кан басымы чигәләргә сугып,
Күз алдыңда тузам,
Искерәм.
Син йөрәккә батып кергән пычак,
Әмма йөрәк сине үз күрә,
Кысып-кысып тота
Ничек яшим?
Ничек гомер сорыйм көннәрдән?
Тәнем соңгы тынын җибәрмичә,
Котылу юк миңа синнән дә.
Билләреңә
Иңнәреңә генә
Кул тидерим
Күпме наз анда!
Кырт кискәндәй, моңсу елмаясың:
Йолдызлар юк бүген Казанда,
Йолдызлар юк
Төнне тарта-суза
Һәм чигерә таңны, чигерә,
Мин аларны берәм-берәм чүпләп,
Хәреф итеп тездем шигырьгә.
Ни син?
Ник син?
Тик син!
Берәр кайчан
Чыдамыйча, ачы кычкырып,
Ул шигырьне, турап, җаным сыман,
Очырырмын җилгә кичкырын
Ни хәлләр соң?
Яхшы, диярсең син.
Яхшы, диярмен мин, мәрхабә!
Тәүге кабат ихлас сүз ишетеп,
Мин алдармын тәүге мәртәбә.
Дөньяң тулып җитәр.
Онытырсың.
Рәхәт булыр сиңа,
Җиңел дә
Хисләремнең көмеш хәрефләре
Мәңге баш очыңда җемелдәр.
Татар кызы
Күзләрендә
күк садәлеге,
ирнендә
таң ялкыны;
ул назлы саба җиле,
билгеле,
кояшы июльнең;
һәр яңа
көн аңа
талпыну.
Күзләрендә
күк садәлеге,
ирненә кич кунганда,
ул моңлы җәйге шәфәкъ,
ул шәфкать,
яктылык ул фәкать;
һәр яңа
көн аңа
куана.
Алкалары
энҗе йолдызлар,
көзгесе ай килеш тә,
дөньялык бай бирнәсе,
диярсең;
берүк, күз тимәсен:
һәр яңа
көн аңа
килешә.
Шул ук
Күк тә аман, аман туфрак та,
Тормыш шавын сузар сур[3] аман,
Хәл-әхвәлең ничек, милләтем?
Җавап шул ук: зинһар, сорама.
Баер чагы булган кояшның
Без «таң ата» диеп алдандык,
Ил һаман шул һәм һаман шул илдә
Гыйлем урынына наданлык,
Ирек урынына пулемёт,
Мәктәп урынына төрмәләр[4]
Халыкларны сүтеп сөяккә,
Кузна уйнап рәхәт күрәләр.
Үзгәреш юк! Гасыр узса да.
Күңелеңә авыр алма син,
Хәлең ничек, дисәм, милләтем?
Җавап: шул ук.
Һади Атласи.
«»
Гомер буе эзлим, эзлим Аны.
Иманыма терәү терәтәм
Һәм, ниһаять, табам.
Көтмәгәнчә.
Ул бик якын икән
Йөрәктә.
Дөнья мәшәкате күмеп китсә,
Калеб җылым белән беррәттән
Мин Аны да җуям.
(Мескен халәт!)
Ул бик ерак хәзер
Йөрәктә.
Гомер буе эзлим,
Табам,
Җуям.
Бер тукталып шушы куласа,
Мин, һичшиксез, дәһриләнер идем
Әгәр Аллаһ чынлап булмаса.
«Авырый балам»
Авырый балам.
Коелып
төшәр икән шулчаклы:
һаман төренебрәк ята,
уенчыгын кочаклый.
Ут чәчәр күзләре моңсу,
мөлдерәмә үзләре
Тутырып бер карасамы
үзәгеңне өзәрлек!
Аңа әле салкын караш
ташланмаган,
салкын сүз
әйтелмәгән,
һәм ул белми
күпме кеше
ялкынсыз
йөрәкле килеш җан
асрый
Аларга өмет әрәм:
кояшым, дип сыенасың
зәмһәрир салкын бәрә.
Авырый балам.
Юрганга
төренә
Ни хәл итим?
Үзе кызу, кайнар!
Әмма
үзенә җылы җитми.
Кочагыма алам.
Эри
Мин, кирәксә әгәр дә,
җанымны әзер,
биләүдәй,
юешенә җәяргә,
гомеремне әзер аңа
сукмак итеп салырга,
сөрлекмичә, абынмыйча,
киләчәккә бар гына!
Савыгыр ул,
һич шигем юк,
савыгыр бу юлы да
Әмма әйт, дөнья, сабыем
туенырмы җылыңа?
Шомлы җилләрең
шым гына,
күңел төбенә кереп,
туңдырмасмы
карт әтисен
язда туң орган кебек?
Бәхетлерәк булсын алмаш!
Һәм җылырак булсын, рас
көннәре дә,
кояшы да,
заманасы да бераз
Исән-сау
Яңа кайтып кердек сыман,
Ябылмаган ишек тә
Әллә җил әрсез, китүнең
Котылгысызлыгы әллә
Арка миен өшетә.
Почмакта сәгать текелди:
Тек-тек. Сагышлы вәзен.
Йәгез, бер дога!
Кузгалыйк!
Юл төенчеге әзер,
Ниятләгән эшләр тәмам,
Калмады кебек берни.
Сез дә исән-сау торыгыз,
Без дә исән-сау йөрик!
Бусага аша узганда,
Моңны кая куярга?
Адашыпмы, тарыйм кинәт
Мәгънәле дә, мәгънәсез дә,
Мәгънәле дә уйларга:
Шундый мәл тотар
якадан,
Саубуллашкан чактагы
Җөмләләрне кабатларбыз
Бәхилләшкәндә тагы
Көзгеләрнең йөзен каплап,
Догада кузгалырбыз
Сызган җан тузган
төенчек,
Җанга нәрсә салган булсак,
Юлга шуны алырбыз.
Хафаланырга язмасын:
Килдек нигә?
Киттек ник?
Яхшы сүздә, бәни җиһан,
Сез дә исән-сау калыгыз,
Без дә озак интекмик!
Көннәр берсеннән-берсе ак,
Сафлык, муллык бу
йортта.
Иләс хисләр тамырдагы
Яшәү сутын куерта.
Шуңадырмы, кушылганда
Мәгыйшәт тыз-бызына,
Күңелгә җылылык иңә:
Бәхилләшмибез бит әле,
Бәхилләшмибез бит әле,
Саубуллашабыз гына.