Антология - Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) стр 10.

Шрифт
Фон

Исән-сау

Яңа кайтып кердек сыман,
Ябылмаган ишек тә
Әллә җил әрсез, китүнең
Котылгысызлыгы әллә
Арка миен өшетә.

Почмакта сәгать текелди:
Тек-тек. Сагышлы вәзен.
Йәгез, бер дога!
Кузгалыйк!

Юл төенчеге әзер,
Ниятләгән эшләр тәмам,
Калмады кебек берни.

Сез дә исән-сау торыгыз,
Без дә исән-сау йөрик!

Бусага аша узганда,
Моңны кая куярга?
Адашыпмы, тарыйм кинәт
Мәгънәле дә, мәгънәсез дә,
Мәгънәле дә уйларга:

Шундый мәл тотар
якадан,
Саубуллашкан чактагы
Җөмләләрне кабатларбыз
Бәхилләшкәндә тагы
Көзгеләрнең йөзен каплап,
Догада кузгалырбыз

Сызган җан тузган
төенчек,
Җанга нәрсә салган булсак,
Юлга шуны алырбыз.

Хафаланырга язмасын:
Килдек нигә?
Киттек ник?
Яхшы сүздә, бәни җиһан,
Сез дә исән-сау калыгыз,
Без дә озак интекмик!

Көннәр берсеннән-берсе ак,
Сафлык, муллык бу
йортта.
Иләс хисләр тамырдагы
Яшәү сутын куерта.

Шуңадырмы, кушылганда
Мәгыйшәт тыз-бызына,
Күңелгә җылылык иңә:
Бәхилләшмибез бит әле,
Бәхилләшмибез бит әле,
Саубуллашабыз гына.

Сәвилә җыры

(«Cихерче» дән)

Миңа, беләм,
Берни, берни булмас.
Бергә чакка мәңге кайтмам да!
Йөрәк тамырында шыткан хисем
Бозлы төер булып катканда 
Ыңгырашмам хәтта,
Көрсенмәм дә,
Ни кичерәм хәзер белмәссең
Син язымнан чыгып киткән чакта,
Эчтән элеп ишек келәсен.

Җаннан үткән җылы оран гына
Килеп җитәр салкын җилләрдә:
Син китмисең, диеп, юк, китмисең,
Син китмисең, диеп, юк, иреккә
Үзем сине шулай җибәрәм!

Миңа бел син!
Берни, берни булмас!
Иренемне тешләп түзәрмен
Итекләрең баскан язым гына
Танымаслык булып үзгәрер.

«Күп ертылды йөрәк»

Күп ертылды йөрәк
Саклап кына
Туздырырга юкса теләдем.
Җөе ничә купкан яраларны
Энә күзләп кабат тегәмен.

Чукыныплар китсен шәхес, иҗат,
Уймак чокырына сыйган дан! 
Мондый чакта куеныңа сеңеп
Җуеласы килә дөньядан.

Һәр яңа көн яңа сугыш кыры,
Яңа көрәш.
Азмы көрәштем?!
Хәзер аңлыйм: гомер буе булган
Тик җил тегермәне
Көндәшем.

Үз галәмен корып,
Нигездән үк
Ялгышуын күргәч, соң гына,
Гаҗәпмени үгез егар егет
Кузый кадәр кызга сыгына.

Мондый чакта кәеф челпәрәмә,
Күңел китек, хәлләр чамалы.
Кул тидерсәң, авыртуым кимер,
Тының өрсәң, җаным ямалыр.

Кашларымны сыйпа,
Үп чигәмнән.
Язылмаган күпме җыр тулы
Йөрәгемдә ертык
Әмма беләм:
Тибәр чакта әле ертылыр!

Без батырып тегәрмен яңадан,
Җәрәхәте ятсын кырык буй,
Мине берни куркытмый
Син барда
Икеләтә берни куркытмый!

Бүрелек[5]

(Мәҗүси җыр)

И ыруым!
Күпме гомер менә
Ерак тарихыңа үрелеп,
Нәсел очы бүре, дисең дә бит
Күпме калды икән бүрелек?

Беләм:
Күк астында яткан дала
Газиз җире аның
Тумыштан.
Шуны яклап, ул җиңүгә кадәр
Йә үлемгә кадәр сугыша

Аның рухы корыч,
Иманы нык 
Иманы бер аның:
«Хөр яшә!»
Шуны даулап, ул җиңүгә кадәр
Йә үлемгә кадәр көрәшә

Беләм:
Горур килеш яшәү
Мөмкин!
Намусыңны вак-вак ертмыйча
Курку да юк һәм җиңелү дә юк
Тешләре сау соры ерткычка!

Ә без ни соң?!
Тәңре күптән, ахры,
Җирне бүрелектән тазартты:
Бүре хисе бетеп бара, димәк,
Бетеп бара җанда Азатлык

Тик улыйбыз Айга ярсып-ярсып! 
Сагынып,
карлыгып,
зарыгып!
Ватаныңны чәйнәп,
Иренмичә
Тибеп китә һәрбер сарыгы
Баш иябез
Ырламыйбыз хәтта 
Калдык бары тамак кыруга

Ә бит курку һәм җиңелү язык,
Бүрткән тамырларда шыгрым тулы
Бүре каны аккан ыруга

Вакыт җәнаплары

Шабыр тирдә Кеше дөнья куа,
Кызулана һаман Җир күчәре:
Беләбез бит күбекләнеп чапкан
Атның беркөн янып үләчәген

Тик сөялеп әлиф-таягына,
Исе-һушы китеп, гаҗәпләнеп,
Юл читендә басып карап кала
Карт мосафир Вакыт җәнаплары.

Этә-төртә һәркем, уза, туктый,
Светофорның сары төсе алга!
Төннән дә көн ясый неон утлар
Чабыш яңабаштан кабатлана.

Тик сөялеп әлиф-таягына,
Исе-һушы китеп, гаҗәпләнеп,
Юл читендә басып карап кала
Карт мосафир Вакыт җәнаплары.

Ашыгырга ашыкмыйбызмыни?
Барыр җир бер шунда бетәр эзләр:
Шикләнмәгез соңгы тукталышка
Соңармыйча барып җитәрбез лә
Һәм сөялеп әлиф-таягына,
Исе-һушы китеп, гаҗәпләнеп,
Юл читендә басып карап калыр
Карт мосафир Вакыт җәнаплары.

Кыш алды

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3