Рәдиф Гаташ - Гөлтуран / Гультуран (на татарском языке) стр 9.

Книгу можно купить на ЛитРес.
Всего за 149 руб. Купить полную версию
Шрифт
Фон

Сәер бер уй

Кавышмаса җаның сөйгән җанына,
Әверелмәсә тәнгә (!) яр кочагында,

Бу була, ахры, оялчан хискә «көч»!
Йә, ачуданмы, үзеннән «ала үч»:

Хәтта нәфсе дә тартмаган берәүгә
Дәрте җиңә иреген җуя бәндә,

«Яр» итә ул каргалган бәгъзеләрне
Андыйлар соң ник үзгә «назлы» әле?

Мәхәббәтнең яшерен исеме «җимагъ» мы?
Җанга җан, тәнгә тән кушылу тик «оҗмах» мы?

Йолдызым, син күктән баккан чагыңда,
Яндырсаң да мыскыл-әр учагыңда, 

Гөнаһлы Җиргә, бел, ярың табына:
Йөзен сөртә ул гөлләр тузанына

«Бу сиңа кылган дога, бу»

Бу сиңа кылган дога, бу
Чын күңелдән догам:
Язмышыңа якты иңсен
Сакласын ут-судан
Мәрхәмәтле Ходам!

 Раббым, иркә яз гөлеңә
Үзгәрмәс пакьлек бир,
Дөнья керен тидермәслек
Илаһи сафлык бир!

Ялварам: тел ачкычы бир
Сөю имтиханда
Үзең терәк бул ул ялгыш
Атлау ихтималда.

Җирдә сине яклау өчен,
Күккә ашсын догам

Шул догачыңны онытсаң,
Ак өметләрен хурласаң,
Кичерерме Ходам?!

Бүген күңел күккә илче,
Ышан: ихлас догам!

«Ир күңеле таш, йомшармаса»

Ир күңеле таш, йомшармаса,
ул таштан су-яшь чыкмас! 
Тик хәмер йомшарта аны 
сәрхуш күңеле яшь тотмас

Әмма хәмер түктергән яшь 
нидән тәмсез, болганчык?!
Таштан агып чыккан чишмә
якты сулы, саф, ачык

Зурайгач болгата ямьсез
уймы күңел чишмәсен? 
Сабый чакта хыяллар саф,
пакь шуңамы күз яшең?

Исерек уй, хыялдан үзең
еракта йөрт, йа Раббы! 
Юкса гөлләр касәсеннән
нәрсә эчтек шәрабмы?

Коштай гүя дәва иттек
яшь йөрәккә таң чыгын 
Касә-касә гөл яшен без
эчтек ул чак талчыгып

Балачакка кайттыкмы соң? 
күңел саф, пакь чишмәле
Яшьләрендә хәмер түгел,
кыңгырау чәчәк тәме!

Синең хат

Син әйт: кайчан кайтыр юлга чыгасың?
Арыдым көтеп, күңелне шом баса
Колак салам гөрләвекләр таушына:
Синнән хәбәр булып яңгырый, ичмасам!

Син соң кайчан кайтыр юлга чыгасың?
Куркам: үзгәрсәң, элекке булмасаң?
Яз турында бик яраткан җырым бар, 
Шул җыр да никтер ишетелми, ичмасам!

Син, дим, кайчан кайтыр юлга чыгасың?
Табигать тотрыксыз: юлыңны су басса?
НЛОлар төшә, күбәйде күрәзә 
Киләчәкне әйтсә икән, ичмасам!

Син әйт: кайчан кайтыр юлга чыгасың?
«Ахырзаман» да гаҗәпме «сил ташса»?
Кыйтгалар акса, аерылса халыклар?
Аңлашырга тел-ымнары калмаса?

Бәлки, акылга килербез, ичмаса
Тәүбә! димен, афәтләр юк, булмасын!
Бу каргануым да үземнән узмасын
Син әйт: кайчан кайтыр юлга чыгасың?!

Шәкерт бабамның яшел дәфтәрендә сакланган җыру

Кәгазем беттеме минем язарга?
Каләмемме тырный әллә карам юк?
Синнән хәбәрләр көтәм мин, ерак Яр,
Шуңа барсы төшә кулдан чарам юк

Хыялымда таудан төшеп киләсең
Су алырга чиләкләрең белән син
Чишмә янында сусаган мин ул, Яр,
Бер догадай исемең миңа, беләсең

Табылды кәгазь дә ниләр язарга?
Каләм бар Гыйшкым батарлык карам да
Хәбәр бирмисең, татлы яр, бу айда, 
Дәрья-диңгезләр дә юк бит арада

Шул сәбәпле гашыйгың, бел, тынычсыз,
Җитми җанын дөрләтергә җылы сүз.
Бер кәлимә сүзең көтәм, и җан-яр,
Тәгам ризык капмыйм, калдым йокысыз.

Бәетләр, кем, җырулар килсә телгә,
Язмыйм каләм күтәрер көч-дәрман юк
Савап микән: «ураза» мын, сине уйлап,
Ә Ходайдан читтә уем һаман ник?

Гөнаһлымын, бәлки әмма чарам юк!

«Без кемнәр соң? Ходайдан ваз кичкәннәр?..»

Без кемнәр соң? Ходайдан ваз кичкәннәр?
Күңеленнән иман нуры киткәннәр?

Каян күбәйдек җирдә без пис ирләр,
Денсез-моңсыз халыклар, кавем-илләр?

Буйсындык соң кайчан без Кара көчкә?
Язмышларны тапшырдыкмы Иблискә?

Тугач ук, әнкә сөтеннән яздыкмы?
Фатихасыз калдыкмы без аздыкмы?

Нинди хәл бу «илдә яхшы калмаса»,
Барчабызны тоташ Дәҗҗал алдаса?

Ялган белән багланса һәр уй, бар эш,
Аң үлсә, җан сүнсә качса намус?

Без таш җаннар бәлки, җансызлар иле?
Ут рух өрер бер пәйгамбәрме килеп?

Кем уятыр йокы-афәттән шулай?!
Бер Ходаймы? Башка көчләр юк бугай

Сүз буйсынган, күр, ничек Кара көчкә:
Бу җыр-догам укыла көчкә-көчкә

«Күренде ул миңа якты рәвештә»

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3