Рәдиф Гаташ - Гөлтуран / Гультуран (на татарском языке) стр 10.

Книгу можно купить на ЛитРес.
Всего за 149 руб. Купить полную версию
Шрифт
Фон

«Без кемнәр соң? Ходайдан ваз кичкәннәр?..»

Без кемнәр соң? Ходайдан ваз кичкәннәр?
Күңеленнән иман нуры киткәннәр?

Каян күбәйдек җирдә без пис ирләр,
Денсез-моңсыз халыклар, кавем-илләр?

Буйсындык соң кайчан без Кара көчкә?
Язмышларны тапшырдыкмы Иблискә?

Тугач ук, әнкә сөтеннән яздыкмы?
Фатихасыз калдыкмы без аздыкмы?

Нинди хәл бу «илдә яхшы калмаса»,
Барчабызны тоташ Дәҗҗал алдаса?

Ялган белән багланса һәр уй, бар эш,
Аң үлсә, җан сүнсә качса намус?

Без таш җаннар бәлки, җансызлар иле?
Ут рух өрер бер пәйгамбәрме килеп?

Кем уятыр йокы-афәттән шулай?!
Бер Ходаймы? Башка көчләр юк бугай

Сүз буйсынган, күр, ничек Кара көчкә:
Бу җыр-догам укыла көчкә-көчкә

«Күренде ул миңа якты рәвештә»

Күренде ул миңа якты рәвештә
Ак дигәнем, баксаң, кара фәрештә!

Мәңгелеккә юл ачар пакь яшьлекнең
Дошманын үз итеп күпме яшь түктем;

Ихлас хыял, саф уемнан көлде ул:
«Чын матурлык төнен балкый!» диде ул.

Шик уятты нурга табынганыма, 
Юл адаштырды мәхәббәт багына

Айнып, шашу булды «дәрес» азагы:
Гөнаһ тәме җанда Вөҗдан газабы!

Уйлыйм хәзер: ничек аңа ышандым?
Гүя изге иманымнан буш калдым.

Ни гаҗәп! Мин соңлап булса да куган
Шул рух бүген яшьләргә остаз булган!

Көләләр әйтсәм: «Ул кара фәрештә»
Ахры, кергән тагын изге рәвешкә.

Тагын иблис менсә күккә гарешкә?

Бишенче каләм. Синең хат

 Ниндидер көч каршы, ахрысы, миңа:
Бер-бер артлы дүрт (!) каләм белән сиңа
Язмак булдым тыңламады берсе дә
Бишенчесе бары буйсынды менә
Нинди көч соң? Ул нигә каршы миңа?

Әллә уйларым томанлы булганга,
Сәер хәлләргә юлыгам бу айда:
Утырсам, арба-автобус туктала,
Йә көтмәгәндә нәрсәмдер югала
Гаҗәп түгелме? Аптырыйм шуңа да.

Яшерен бер көч миннән үч ала бугай
Сине онытмавым өчен гел шулай
Югыйсә әйт, ни сәбәп бар соң моңа:
Шул каләмнәргә кадәр каныксын да!
Яшерен бер көч көлә, шаяра бугай

Нидер үрти эштә, өйдә һаман да
Ямь табалмыйм бу язда Казанда да.
Китәр идем еракларга ә кая?
Шул каршы көч көтсә мине анда да:
Качып булмаса аңардан кайда да?!

Каләмем, дим, инде син дә сынма, йә,
Түз инде тагын беразга, тыңла, йә
Бел: кыен бәхетен юллап язганда,
Гүя соңгы өметенә таяна, 
Шушы каләмгә ялвара кыз бала
Карышма, бишенче каләм, ташлама!

Сасна Пүчинкәсе авылы зиратында

Әкрен, әй, җил, тын да тыңла:
Монда Тукай әнкәсе
Чишмә җырлый Гүя ул да
Шул әнкәнең тәңкәсе, 
Йә моңлы чулпы тавышы.
Кызларның судан кайтышы.
(Тыңла, Шагыйрь әнкәсе!)

Һәр татар кызы баш исен
Бөек Ана кабренә;
Шаулый каеннар Ул инде
Күчкән халык бәгъренә.
Монда бары кабер ташы
Сөйли: «Тукай әнкәсе»

Ә чишмәләр тынмый-җырлый:
«Сасна кызлары, исән бит
Мәмдүдәнең тәңкәсе,
чулпылары?
Мирас итте
Якты моңын, ак күңелен
Сезгә Шагыйрь әнкәсе
Сездә чулпы, тәңкәсе»

1912 ел

Зәйтүнәнең Тукайга багышлаган догасы

 Мин Сезгә шундый теләкләр телимен:
Язарга теләгән барлык
шигырь юлларыгыз
Үзләреннән-үзләре язылсыннар 
Яңгырасын җиһанга җырларыгыз

Тик изгелектән яралсын ул җырлар,
Пакьлектән: иманыгыз уйларыгыз
Иң караңгы вакытыгызда да ташламасын
Туганнан алып
Сезне саклап килгән моңнарыгыз!

Мин Сезгә ихлас теләкләр телимен:
Сүрәдәй яңгыраса иде
шигырь юлларыгыз, 
Изге дин белән сугарыгыз!

Кыскартсын юлны иң ерак хыялга,
Йолдызларга җитеп хис кылларыгыз,
Күкләргә тоташып «уй куллары» гыз,
Шуннан нур белән кайтсын, дим,
җырларыгыз!

Тоташсыннар алар төп яшәеш җебенә 
Уйларыгыз
Чишә алсын чиксез мәңгелекнең серен

Догада кала татарның бер кызы 
Шагыйремә шундый биеклек телимен!
 Амин!  димен
Зәйтүнәдер чын мөселман атым минем

Борынгы бәет

Хәятта ачылып капка,
Багъка матурлыкка баксам,
Хыял күлләренә батсам, 
Дәрткә дәрман шул булырмы?

Гөлчәчәккә якын барсам,
Чәнечкесенә кадалсам,
Җаныма җәрәхәт алсам, 
Дәвачы да ул булырмы?

Китә алмыйча шул багътан,
Үз иркемнән әсир калсам,
Күңел җәем багышласам, 
Җимешләрем мул булырмы?

Көз сулышын сизеп бер көн,
Мәңгелеккә җыенсам мин,
Багъ аңлармы актык сүзем?!
Йә, тәмам хафа булырмы?
Гөлчәчәк минсез сулырмы,
Гомер-багъ капкасын япсам?..

«Иреннәрең утында дөрләде сүз»

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3