Рифа Рахман - Таулар һаман ерак стр 16.

Шрифт
Фон

Карелиягә ничек көтмәгәндә гаиләсе белән илтеп ыргытсалар, шулай тиз арада Абдулны, сугыш башлангач, хатыны-баласы белән туган якларына кайтардылар. Гаиләсе монда калсын өчен генәдер инде, дип уйлаган иде Сәлигулла ялгышмаган: уллары ай эчендә сугышка китте дә барды. Шул китүеннән әйләнеп кайтмады, озак та тормый үлгән хәбәре килде аның.

Моңа кадәр сәвиткә өч ул бирдем дип күкрәк каккан Сәлинең шул көннән, алар турында сүз чыкса, күз төпләре яшьләнеп китәргә генә тора иде. Инде дә ул тиз арада өзелмәсә, сүзгә кушыласы урынга, таптыгыз сөйләшер нәрсә дигәндәй, кулын селтәп китеп бара торганга әйләнде.

Дүртенче улны сугыш башында ук, әле яшьтәшләре авылдан да китеп бетмәгәндә югалтуга чыдарлык түгел дә түгел иде. Башкаларның кабере кайдалыгын да белмәгән ата, Абдулныкының кайдалыгын белсә дә, барып күрә алмады. Сугышлар тәмамланып, көннәр тынычланып калгач та, бер барып күрергә алгысынмады. Аңа, күрмичә дә, бик авыр иде. Йөз солдат арасында яткан малаең каберенә бардың ни дә бармадың ни, дип уйлады. Барам дисә дә картайган, таушалган, бер бөртек кара чәче, сакалы калмаган аксакал карт булган иде инде ул.

Хөршидә белән Сәлинең алай да бар сөенгәне шул: Абдулның балалары тормыш төбенә төшеп, кеше арасында ким-хур булып, югалып калмады. Икесе дә укытучылыкка укып, малае районда танылган директор иде, кызы күрше авыл мәктәбендә гомер буе завучлыкта эшләде. Бабаларының да каберләрен карап, рәткә китереп тоталар.

Хөршидәнең үз улы Нигъмәтулла да гомерлеләрдән булмады. Анысы бигрәк тә матур, Сәлиенә охшап матур иде. Аның кебек уен-көлке яратты, аның кебек җырга-гармун уйнауга хирыс булды. Концерт куйсалар да, алдан башлап йөрер, кыр эшләрендә агитбригадасын да җитәкләр.

Нигъмәтулласы, купецлар токымыннан чыккан кызга гашыйк булып, ашыгычлык күрсәтеп, унсигез яшендә үк өйләнде. Әтисе Сәли:

 Ашыгасың, улым, ялгышмагаең, дип караса да, уеннан кире кайтмады.

Бар нәрсәне инде үзе хәл итәргә тиешлеген колакларына ныгыткандай:

 Әттә, син беркемгә дә карамагансың әле, үз юлыңда йөргәнсең, инде минекенә аркылы төшмә!  дип кенә әйтте дә шуның белән вәссәлам!

Нурҗиһан күрер күзгә күркәм, хәтта чибәр дип әйтерлек бер кыз иде. Киемнең затлысын кияр, туфлинең үкчәлесендә генә йөрер, чәчләре һәрвакыт ясалган булыр. Нигый аның шул тышкы матурлыгына кызыкты да бугай. Алай да өйләнүнең бер файдасы тиде, кызның әтиләрен халык дошманы дип төрмәгә алып киткәндә, ярлы ябагайга әйләнгән Сары Сәли өенә төшеп утырган Нурҗиһанга җил-мазар кагылмады.

Нурҗиһан шәһәр мәктәбендә укыган, белемле кыз иде. Яшь булса да, аны авылдан ун-унике чакрым ераклыктагы бер мәктәпкә югары сыйныфларга урыс теле укытучысы итеп билгеләделәр. Шул билгеләнү Нигъмәтуллалар гаиләсен харап итте дә бугай. Мәктәп бусагасын атлап керүгә ел да узмады, яшь хатынның олы сыйныф укучылары белән йөри икән дигән даны да таралды.

Бик матурга күз салма, йортыңа киленгә алма, дигәннәре хак икән. Нигъмәтулла, әттәсе сүзен тыңламыйча, чыннан да, ялгышты. Чирле булгач, сугышка бармыйча калган иде, шунда барып үлеп кенә калуың да яхшырак икән, дип үрсәләнде. Ичмасам, башкаларныкы кебек даның әйләнеп кайтыр иде, ә болай йөрисең, мөгез кашып

Сабырның да сабыры икән Нигъмәтулла: сүзенә дә түзде, хатынын да ормады-сукмады, өйдәгеләрдән дә кактырмады, тиз генә аерылмады да. Нигый бар көчен җыеп түзде, хатыны басылыр, сүзе дә әллә дөрес, әллә юк, дип уйлады. Ахырдан сабырлыгы төкәнде, илленче елны, ике яшьлек баласы белән хатынын Сәли йортында калдырып, авылдан чыгып китте. Китте дә ерак бер авылда көтүче булып ялланды.

Ирле килеш ирсез, каенатасының кырын күзен тойган Нурҗиһан да үз авылында кала алмый иде, баласын өстерәп, Нигъмәтулла яшәп яткан Иске Бүкән авылына китеп барды. Анда да мәктәпкә укытучы кирәк булып чыкты, тотты да шунда эшкә урнашты. Урнашты, әмма эшләп калмады, берничек тә Нигъмәтулланы үзенә йомшата алмаган хатын, Финатын ире төшкән нигез өстенә утыртып, Урта Азиягә, туган апайлары Кәримә яшәгән якларга чыгып югалды.

Нигъмәтулла Салихага фатирга гына дип тукталган иде, йортка ук керүче сыйфатында яшәп китте малаен кая куярга, кемнән каратырга белмәгән ир хуҗа хатынга өйләнде. Салиха, күрер күзгә артык чибәр булмаса да, болай ипле генә, тормыш итәргә бер дигән хатын булып чыкты. Ата-анасыннан калган йорт-җире, каралтысы да тазадан, үзе клуб мөдире. Нигъмәтулланың гармунда уйнаганын, җырлаганын белгәч, аны да, район җитәкчелегеннән сорап, клубка эшкә алдырды.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3