Рифа Рахман - Таулар һаман ерак стр 15.

Шрифт
Фон

дип башлаган соңгы куплетын:

Барып карасаң,
Анысы да ю-у-ук,

дип сузып бетерә Маһисара.

Үзалдына гына җырлаган кебек булса да, бөтен күршеләренең ишегалларына, тәрәзәләре ачылып куелган өйләргә үтә аның моңлы, нечкә бормалы авазы.

Маһисара әле эштә. Клубны кеше-кара аягы басмаганда, көндезен җыештыра. Кызы кайтканчы дип кенә, Хөршидә Шәмигуллалар турысына төшеп утырды. Иртәгә китәселәр Гомер иткән йортларың күп булса да авыр икән, кайсын да калдырып китүе авыр шулай дип уйлавы булды, Хөршидәнең йөрәк турысыннан нидер эләктереп тә алды. Эләктереп алды, әмма җибәрде. Карчыкның моңа кадәр сиздертмәгән йөрәгенең беренче тапкыр гына тотуы иде әле бу.

Болын буйлары, таллыклар-таулар күренеп торгач, түбән очның бу турысыннан күз иңләгән күренешләр гаҗәеп гүзәл. Хөршидә яшәгән йорт тирәсе дә бик матур югыйсә. Аннан тавы да, болыннары да күренә. Мал тотмагач, каз җибәрмәгәч, капка төпләре чирәмлек кенә.

Урамның урта тирәсенәрәк салынган үз йортлары турысында да утыра карчык. Күрше балаларының уенын карап көн уздырырга гадәтләнде. Эшлисен эшләгән, ашыйсын ашаган инде ул. Хәзер генә намаз укуда да, кайгы-хәсрәтләр чылбырында да аккан су кебек кенә үтеп киткән гомерен уйлап, дөнья күзәтүдә.

Көндезен күршеләре эштә: кайсы бакчасында маташа, кайсы фермага төшеп китә, кайсысы бүлеп бирелгән кишәрлегендә чөгендер төбен йомшарта. Капка төпләрендә кечерәк бала-чага да карт-коры, эшкә йөрмәгән, шәл бәйләргә чыккан мәктәп кызлары гына утыра.

Баланы чага дип әйтсәләр дә, аларсыз дөнья кызыксыз. Шаярулары да, орышып-тәпәләшеп алулары да бер кызык кына үзләренең. Кайчакта, тарткалаша-сугыша башласалар, Хөршидә җиңгәләре, барысын аптырашта калдырып, туктагыз, уен-муеннан әллә ниләр чыга, кәрткә оттыра-оттырыла күрмәгез, дип әйтеп куюына үзе дә сискәнеп китә. Инде ничәмә-ничә тапкыр уйлап куйганы бар, барлы-юклы сүзләр әйтмәскә дип. Килә дә чыга ул, иң кирәкмәгән чагында килә дә чыга.

Хөршидә балаларның төрлесен күрде. Бер ояда үссәләр дә, һәркайсының үз холкы, үз яраткан шөгыле иде, әмма берсе дә азып-тузып йөри торган булмады, йорт эшләрендә дә ярдәмләштеләр, дусларын да таптылар, уенның да кирәген бирделәр.

Аеруча Маһисарасы ташбаш та ташбаш иде инде. Малайлардан бер дә ким җире юк. Агач башында кем утыра дисәң дә ул, кем су буйларын шаулатып көлә дисәң дә Маһие, кышын бозда кәшәкә уйнаучыларның остасы да шул булыр.

Маһисара кыз булса да, бөтен нәсел-нәсәпне үз тирәсенә туплап яши әле дә. Авылга кем кайтып төшсә дә, туган нигезгә сәдака биреп чыга да аңа килеп урнаша. Үз баласы булмаса да, идән себереп, клуб белән кантур идәнен юып, абыйлары Нигый балаларын да үстереште ул, башкаларныкын да карашты.

Карашмый нишлисең. Авырлык күреп үскәч, авырга тарганны аңлый белә Маһисара. Сәлинекеләр, бер тернәкләнгәч, ярыйсы гына яшәп киткән иделәр китүен. Олы хатынның баласы кырыгынчы елны милициягә эшкә кергәч, аталарын тәмам чарасыз итте. Әттәсенең кырын эшләреннән туйган, ялынып та карта уеныннан баш тарттыра алмаган Абдул әле бала вакытында ук тәртип сакчысы булырга ниятләде. Алдылар. Сары Сәли малаеннан эш бер дигән кеше ясады. Йолдыз арты йолдыз алган Абдулны сугыш алдыннан ни өчендер Карелия дип аталган ерак бер җиргә күчерделәр. Ни сорап та, Абдул моның серен әйтмәде. Ул турыда сүз чыга-нитә калганда:

 Сәясәт, әттә, сәясәт, нәнә, сезгә аңлатып торуның мәгънәсе юк, сез палитически неграмытный,  диде дә бетерде.

Хөршидә игътибарга алмаса да, Сәлигә бу сүз ошамый иде, әмма ул да:

 Кемнән туганнар да ничек адәм яхшысы булганнар,  дип мыгырданып алудан узмады.  Инде үзләрен үстергән әтиләре, әниләре палитически неграмытный булган, имеш. Атагыз Сәли калхузга да беренчеләрдән язылган кеше ул! Сәвиткә өч ул үстереп, каннарын гражданнар сугышында агызганнарыннан соң да, шул сәвиттән йөз чөермәгән, илем, дип яшәгән кеше!

Абдул бу сүзләрне кырыкмаса-кырык ишеткән, шуңа да бер колагыннан кертә, икенчесеннән чыгара. Мыгырдый икән, мыгырдый бирсен, беләсе килергә хакы бар! Тик менә Абдул гына эшнең нәрсәдә икәнлеген сөйләп бирә алмый.

Карелиягә ничек көтмәгәндә гаиләсе белән илтеп ыргытсалар, шулай тиз арада Абдулны, сугыш башлангач, хатыны-баласы белән туган якларына кайтардылар. Гаиләсе монда калсын өчен генәдер инде, дип уйлаган иде Сәлигулла ялгышмаган: уллары ай эчендә сугышка китте дә барды. Шул китүеннән әйләнеп кайтмады, озак та тормый үлгән хәбәре килде аның.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3