Өйрәттегез безне әдәпкә
(100 яше тулган укытучы Кәшифә апага укучысы исеменнән)Урам малайлары булып үстек бит без,
Тәртип, әдәпләрне белмәдек.
Хәтта ашаулардан тыелып калып,
Уеннардан кайтып кермәдек.
Әти-әни һәрчак эштә булгач,
Урамныкы булды тәрбия
Кысаларда гына нык тотарлык
Тәрбияне анда кем бирә?
Уеннардан арынып булмый иде
Уйнамаган уен калмады.
Беркем генә түгел, хәтта төн дә
Безне аннан аера алмады.
Беркөн килеп, чиста гына киенеп
Йөри торган матур бер апа,
Шушы малай-кызны бергә җыеп
Алып китте бүтән бер якка.
Ә ул якта мәктәп булып чыкты:
Утыртты да безне парлатып,
Елмаюдан балкып, һәммәбезгә
Карап чыкты әүвәл, яратып.
(Ул бит сез идегез, Кәшифә апа!
Бер күрүдә сезне үз иттек.
Һәр сүзегез серле йомгак иде
Бер чорнадык аны, бер сүттек.)
Шушы көннән башлап ябышып яттык
Әлифбаның һәрбер битенә.
Тик шул менә урам гадәтләре
Китералмады әдәп читенә.
Аны үтеп кереп киталмыйча
Азапланып күпме интектек.
Әле кайчак кайбер дәресләрдән
Сикереп торып чыгып ук киттек.
Җан тартмаган көнне, хәйлә табып,
Бармый кала идек мәктәпкә.
Чиргә сабышып, өйдән чыкмый яттык,
Ышансыннар диеп, әлбәттә.
Тик хәйләләр шундук ачыла иде:
Йөгереп кенә килеп җитәсез дә
«Авыруның» хәлен белергә,
Авыз-борыннарны тикшергәчтен,
Сау-сәламәт икәнне күргәчтен,
Кулыгызга тотынып китә идек
Юл салырга янә белемгә.
Уку, язу, санау гына түгел,
Өйрәттегез хәтта әдәпкә.
Букча асып, мәктәп юлын барлау
Кереп китте матур гадәткә.
Сезнең кебек оста укытучы
Юк бит хәзер, күпме эзләмә.
Белемсезләр артты, бик күбесе
Наданлыкка барып тезләнә.
Тәүге укытучым, сез әле дә
Чын алиһә булып каласыз:
Бөтен дөнья буйлап сибелеште
Сез укыткан меңләп балагыз.
Инде менә йөздә булсагыз да,
Акылыгыз һаман бик зирәк.
Яшь чагында безгә юл ачсагыз,
Хәзер варисларга гел кирәк.
Күңелегез күтәренке торсын
Елмаюлы назлы күзләрдән.
Балалар да, онык, туганнар да
Читләшмәсен җылы сүзләрдән!
Котлавымны, бәхетләргә төреп,
Моң иңдергән бер җырга салам.
Гомерегез килер көннәрдә дә
Рәхәтлектә үтсен дип калам!
Ике Аккош
Башкортстанның атказанган,
Татарстанның халык артистлары
Зөлфия белән Җәвит Шакировларга
Сәхнәләрдә йөзә ике аккош
Бер-берендә назлы күзләре.
Моң дәрьясы ташкынында туган
Җырларында әйтер сүзләре.
Бәгырьләрдән төшкән җыр-моңнары
Халык йөрәгенә юл алды.
Милләтенең сөю дулкынында
Җиһаннарга китеп таралды.
Каурый-каурый очкан бу авазлар
Сихәт булып җанга яттылар.
Яраталмый йөргән йөрәктә дә
Дөрләп торган учак яктылар.
Сәхнәләрдә йөзә ике аккош,
Бормаларны үтә ашыкмый.
Гомере озын, бәхете тулы булсын
Ике аккош ике гашыйкның.
«Шактый еллар эзләп табышкансыз»
Шактый еллар эзләп табышкансыз,
Сынауларны җиңеп кавышкансыз.
Икегез дә күркәм, әйтерсең лә
Язмыш әмере белән танышкансыз.
Сез моңарчы үрнәк гаилә булып
Яшәдегез кеше арасында,
Моннан соң да даннар саттырмагыз,
Бигрәкләр дә Казан каласында.
«Кай якларга чыгып китсәгез дә»
Кай якларга чыгып китсәгез дә,
Халык ышанычын аклагыз:
Канатыгыз кайрылмасын өчен,
Юлларыгыз айрылмасын өчен
Илһам өстәп торган мәхәббәтне
Җаныгызга төреп саклагыз.
Кайда соң сез?
Мин буйсынып яшәр кеше кайда микән,