Зиннур Фирдаусович Тимергалиев - Кичә яраттым (җыентык) стр 7.

Шрифт
Фон

 Этмичә чыкмас инде, Илсур, булышыйм әйдә.

Егет азапланганда, кызның машина эчендә утырасы килмәде.

 Утыр кабинада, син эттең ни, этмәдең ни

Ул, машинадан чыгып, бар яктан әйләнеп карап чыкты. Аннары, башта машинаның арткы ягын күтәреп кардан чыгарды, алгы якка килеп, алгы ягын күтәрде. Эчендә Рамилә дә утыра бит әле. Юк, егет авырлык сизмәде дә. Кабат кабинага кереп утыргач:

 Мин аны гел үзем чыгарам, авыр түгел лә ул!  дип, кызга карап елмайды егет.

Нәрсәдер булды шунда. Егетләр шулай күзгә туры карап елмайсалар, әллә ничек була икән Бу юлы да Илсурның күзләреннән җылы нур ургылып килеп чыкты да кызның күңелендә ниндидер бер кайнар дулкын тудырды. Рамилә, ашыгып, башын читкә борды. Кызык, күпме бергә эшләп, Илсурның күзләренә игътибар иткән юк икән бит аның. Аның тагын, борылып, Илсур күзендәге якты нурны тотасы килде, тик үзен кулга алып өлгергән иде инде ул.

Өйдәгеләр белән чәй эчкәч, Рамилә ятарга җыена башлады, бүген дә арылды, хәтта китапларын да кулга аласы килмәде. Ул көзге каршына килеп басты.

Көн дә күрү сине    миңа газап,
Мин каламын бары моңаеп.

Кызык, кемгә язды икән Илсур бу юлларны? Чынлап, эштәге кызларның берсенә гашыйк булып йөри бу! Кем икән? Рамилә кибетче кызларны күңеленнән уздыра башлады. Кайсы артык яшь, бармый инде Илсурга. Кайсы кияүдә булып кайткан, юк инде, алары да бармый. Тукта, Рамилә чынлыкта бергә эшләгән кызларны үзе белән чагыштыра башлаган түгелме соң? Тагын игътибар белән көзгегә карады. Әйе, аның да Илсур гына карарлык чибәрлеге бар Шунда ул Илсурны башка кызлардан көнләвен сизеп алды. Юктыр, булмаганны, ничек Илсурны көнләсен инде, сез нәрсә?

Икенче көнне кызлар бер-ике мәртәбә чеметеп алдылар Рамилә апаларын. Янәсе: «Ничек, Рамилә апа, тәртипле генә булдыңмы кичә?» Рамилә аларга бераз усал итеп карап-карап алды. Кызларга шул җитә калды, тизрәк урыннарына таралдылар.

 Рамилә апа, анда сине телефонга чакыралар,  дип эндәште бер кыз.

 Каян, кем?

 Хастаханәдән.

 Абау, минем беркемем дә ятмый бит анда.

Ул ашыгып кабинетына килеп керде дә телефонын кулына алды.

 Әйе, алло, тыңлыйм сезне.

 Саттарова Рамилә сезме?

 Әйе, мин.

 Сезгә тизрәк хастаханәгә, реанимация бүлегенә барырга кирәк.

 Нигә?

 Оркыя Зәкиевнаны китерделәр, инфаркт анда, башка туганым юк, дип, сезне чакырырга кушты.

 Абау, әле бер борчусыз йөри иде бит!

 Сез киләсезме?

 Әйе, билгеле.

 Яхшы.

Рамилә тиз генә җыенды да район үзәгенә чыгып китте.

Оркыя апа яткан бүлмәгә кертмәделәр Рамиләне. Медсестра кыз гына чыгып әйтте.

 Авыру янына керергә ярамый, куркыныч вакыты үтте инде. Дарулар кирәк булыр. «Әлегә кибетләр сезнең карамакта калачак»,    диде Оркыя Зәкиевна.

 Күпме булачак соң Оркыя апа монда?    дип сорады Рамилә. Бик күп эш өелә, болай озак булдыра алыр микән соң ул? Шуннан шикләнде ул.

 Монда шул инфарктан соң унбиш, унҗиде көн яталар инде. Ныклап аякка басар өчен, кимендә ярты ел вакыт кирәк булачак.

Димәк, тиз генә булачак түгел икән, эш күбәйде.

Бу яңалыкны кибетче кызлар да авыр кабул иттеләр. Алай кырыс кеше түгел иде шул Оркыя апалары. Әрләсә, шул эш өчен әрли инде бераз. Аннары, аякка баса алмаса, кибет ябылачак дигән сүз. Әйбәт акча түли торган эшне тагын кайдан табасың? Колхозга кабат кайтсаң, өч айга бер хезмәт хакы эләгә.  Ә акчасы көн саен кирәк бит.

Рамилә үзенең кибетендә аз була башлады. Мондагы кибеттән башка тагын ике кечкенә кибет бар. Кулында машинасы юк. Шуңа күп очракта Илсурга йомышы төшә. Егет карышмый, шул иске машинасы белән кызны теләгән җиренә алып бара, көтеп тора, алып кайта. Оркыя Зәкиевна хастаханәдән чыкса да, аягына әле тиз генә басмады. Инфарктның ахыры, кеше исән калса да, бик яман. Шулай да, кибеткә килгәләп, кызны күп кенә бизнес серләренә төшендерә хуҗабикә.

Рамилә Илсурга көннән-көн ныграк тартыла башлаганын тойды. Әллә күбрәк бергә юлда булгангамы, әллә мәхәббәткә сусаганмы    җаны шушы тыйнак егеттән аерыласы килмәде. Кызлар Илсур белән шаярып сөйләшә башласа да көнләшеп җәфалана, егет күздән озаграк югалып торса да борчыла. Әллә инде сөю дигән хис шундый була микән? Ник алай булганын белми кыз. Бу өлкәдә сеңлесе Раилә ай-һай оста инде, Алмаз белән ике ел очрашып йөри бит. Аннан сорасаң, бот чабып көләр генә. Аннары, егет бик тыйнак шул, аның да күңелендә ни барын беләсе килә. Шигырьдә язган да ул «көн дә күрәм» дип. Тик кемгә язган икән соң? Бик беләсе иде.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3

Популярные книги автора