Зиннур Фирдаусович Тимергалиев - Кичә яраттым (җыентык) стр 6.

Шрифт
Фон

 Алайса, бар, урынына куегыз да чыгып китегез кибеттән!

Караклар шыпырт кына шешәләрне урыннарына илтеп куйдылар да ишеккә таба атладылар. Аннары, борылып, Рамиләгә карап эндәштеләр:

 Кич эштән кайтасыңны онытма, шалава, сөйләшербез әле синең белән!..

Рамиләнең эченә шом йөгерде, кышын көн тиз караңгылана. Ике чакрым кайтырга кирәк. Чынлап, бу егетләр саклап торса, ахыры бик яман бетүе бар.

Кичкә таба, нишләргә белми йөргән кызны күреп, Илсур дәште:

 Рамилә, егетләрдән куркасыңмы?

 Белмим инде, Илсур, чынлап саклап торсалар, ике авыл арасында адәм заты юк бит.

 Әйдә, үзем озатып куям.   Егет үзе әйткәнгә үзе аптырады. Аның авызыннан чыктымы бу? Кызларга «озатам» дип бер тапкыр да әйткәне юк иде бит.

Илсурның иске генә «Жигули» машинасы бар. Ничек сыядыр ул аның эченә, Ходай белсен! Тик менә эшкә көн саен шуның белән килә.

 Рәхмәт, Илсур, озатсаң, синең белән тыныч булыр иде.

Илсур янында булу    инде бернинди куркыныч янамый дигән сүз. Бу сөйләшүгә кибетче кызлар да кушылды.

 Ну, Илсур абый, күпме ялынып, беребезне дә озатканың юк. Кара аны, Рамилә апага «үзем озатам» дип тора. Сөйләшмәбез дә синең белән!    дип, авыз турсайткан булдылар. Кызларга нәрсә, кызык булсын инде.

Шулай итеп, кичке караңгы төшеп, кибет бикләнгәч, Рамилә Илсурның машинасына кереп утырды.

 Рамилә, безгә кереп, әнигә әйтеп кенә чыгыйк инде, борчылып тормасын.

 Ярар, мин каршы түгел. Борчылмасын Гөләндәм апа.

Илсур уйлаганча, кыйммәтле чит ил машинасына түгел, иске «Жигули» машинасына да риза булды Рамилә. Үзләре турысына җиткәч, Илсур машинасын сүндерде дә өйләренә кереп китте. Кызны да чакырган иде, тегесе баш тартты. Нишләргә белми утырган Рамилә кыбырсый башлады. Алай итеп карады, болай итеп карады, сумкасын актарган булды. Аннары машинаның бардачок капкачын күтәрде. Анда машина паспорты белән права ята, бер кырыйда блокнот та бар. Нигә кирәк икән Илсурга кесә кенәгәсе? Рамиләгә кызык булып китте. Билгеле инде, беләсе килү теләген тыеп кала алмады ул. Үрелеп ачты да кесә кенәгәсенең битләрен актара башлады. Абау, монда шигырьләр язылган түгелме соң?

Туктамасын иде кышның бураннары,
Суытып торсын минем янган җанымны.
Салкын кышны сизми адашырмын,
Чөнки беләм миңа язмаганыңны.

Х-а-а, кара-кара, мәхәббәт турында түгелме соң бу юллар? Кыз, ашыгып, икенче битне ачты.

Уйларыма кермә, кермә төшемә,
Саташтырма, зинһар, елмаеп.
Көн дә күрү сине    миңа газап,
Мин каламын бары моңаеп.

Абау, кемгә шундый шигырьләр яза икән бу Илсур? Көн дә күрәм, дигән. Әллә кибеттәге берәр кызга гашыйк булганмы? Рамилә үзен бик тә ярама- ган эш өстендә тотылган кебек сизде. Кара инде, нинди матур шигырьләр яза икән бу тыйнак егет! Карап торышка бер дә охшамаган. Тукта, кешенең эч серләрендә актарыну бер дә ярый торган эш түгел инде. Кыз тиз генә блокнотны урынына куйды.  Ярый өлгерде, Илсур капкадан чыгып килә икән. Аны озатырга Гөләндәм апа чыккан. Дөресрәге, чынлап кызлар озата микән дип, карарга чыкты, ахры, әни кеше.

 Исәнмесез, Гөләндәм апа.

 Ә-ә-ә, Рамилә сеңлем, синмени әле? Син алай кич юлга үзең генә чыкма инде, бигрәк караңгы бит. Әнә Илсурга әйт, көн саен кайтарып куяр.

Әни кеше кай якка каерасын бик яхшы белә. Шуңа күрә, ятып калганчы атып калырга кирәк дип уйлады инде ул. Кем белә, бәлки, Ходай язганы шулдыр. Алдына оныгын утыртып сөю теләге бик көчледер шул Гөләндәм апаның.

 Алай гел Илсурны борчып булмас инде, Гөләндәм апа. Буранлы көн булса гына инде.

 Ярар, шулай ит, сеңлем.    Гөләндәм апа, үзалдына сөйләнеп, капка ягына борылды: «И-и, шул буран кыш буе туктамасын иде лә ул»

 Киттекме, Рамилә?    Илсур, машинасын кабызуга, кызга таба борылды.

 Киттек, Илсур, озаграк тордык, өйдәгеләр борчылмагае.

Кышкы кич Караңгы күптән төшкән, баштарак, машина фарасыннан төшкән яктылыкка карап, сөйләшми генә бардылар. Юлга кар салган икән. Машина карга чумам, чумам дип кенә бара.

 Юк, егетләр саклап тормый икән, әйеме, Илсур? Янап кына киткәннәр

 Аның шулай буласы билгеле инде, Рамилә. Хатын-кыз белән булашкан адәм куркак кеше була. Якаларыннан тотып селкү җитә инде аларга.

Азапланып бара торгач, машина тәки кар көрте эченә кереп чумды. Алай итеп карады Илсур машинаны, болай итеп карады, машина яхшы ук баткан, кузгалырга исәбе дә юк.

 Булмады инде бу, чыгарга кирәк машинадан,  дип, Илсур машина ишеген ачты. Аның артыннан чыгарга омтылган Рамиләгә: «Утыр кабинада, Рамилә, чыкма»,    дип туктатты кызны.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3

Популярные книги автора