Кем Мәскәүдән?
Кем Туладан?
Кем Харьковтан? дип кычкыра.
Алар шулай үзләренең якташларын, дусларын эзлиләр. Һәм шунда ук:
Мин Мәскәүдән.
Мин Туладан, дигән тавышлар ишетелә.
Бу тавышлар караңгы төндә адашкан кешеләрне хәтерләтә. Куркыныч та, кызганыч та булып китә.
Капка башында прожектор утлары кабына. Аларның нурлары, ак елан кебек, ишегалдына, бина стеналарына кинәт кенә сузылалар да яңадан ояларына, тимер тартмаларга кереп югалалар.
Яңа гына сугыш кырыннан тотып китерелгән кеше үзен ниндидер авыр төш күргән кебек хис итә. Аң бернәрсәгә дә җавап бирми. Күзләр зур булып ачылган. Ләкин алар бернәрсәне дә күрмиләр кебек. Вакыт уза, һәм, вакыт узган саен, бу тоткынлыкның авыр кайгысы кешене баса бара. Әсир солдат әкренләп газаплы уйларга чума. Ул, читлеккә ябылган кош сыман, башта, бу хәлгә килешә алмыйча, арлы-бирле сугыла. Кая барса да, аны чәнечкеле тимерчыбык ураган, йөзенә салкын тимер көпшәләр карап тора.
Әсир солдат, кая гына карамасын, башына мөгезле каска кигән сакчылар күрә һәм көче бетеп, тынып кала. Тик шунда гына ул үзенең авыр хәлен аңлый һәм ирекне өзелеп сагына башлый.
Миша һаман йоклый әле. Мин аның янында утырам. Башымнан нинди генә уйлар узмый. Инде нишләргә? Кинәт һавада самолёт очкан тавыш ишетелә. Кемнеке? Барыбыз да тынып тыңлыйбыз.
Безнеке! ди берәү.
Немецларга бүләк китергән
Кайдадыр бомба шартлаган тавыш ишетелә. Шушы бер шартлау да күңелдә ниндидер ышаныч уята: фронт якын бит әле.
Их, ди берәү, иртә белән безнекеләр Оршага бәреп керсәләр, булыр иде кызык!
Бездә әллә самолётлар юкмы? ди икенче иптәшебез. Тотты да төшерде десант, шуннан эше бетә фрицның, капут! Безнекеләр белән не шути
Күңелдә өмет чаткысы кабынып куя. Шул сүзләргә чын йөрәктән ышанасы килә. Бер генә минутка булса да уйлар яктырып китә.
Төн һаман караңгылана бара. Ишегалдында кемнәрдер учак кабызырга маташалар. Шырпы яктысы күренү белән, капка янындагы пулемёт тырылдап куя. Шунда кемдер кычкырып егыла, һәм тавыш тынып кала. Кемдер, рус телен вата-сындыра:
Ут яндырырга ярамый! дип җикеренә.
Сакчылар мылтык затворларын шалтыратып куялар. Прожектор уты тагын сузылып ала һәм сүнә.
Безнең бүлмәдә тынлык. Әсирләр икешәр, өчәр булып бер-берсенә елышып ятканнар. Тик берәү дә йокламый. Һәркемнең башында «Нишләргә?» дигән уй кайный.
Мин Миша янында ятам. Минем дә, Миша кебек, йокыга таласым килә. Юк, булмый, тагын торып утырам, уйлыйм: «Нишләргә?» Качарга кирәк, качарга! Ә ничек качарга соң? Уйлыйм, тагын уйлыйм.
Мин үземә үзем җавап таба алмыйм. Чигә тамырларым авырта, тешләр кысыла. Шушы караңгы бүлмәдә мин үземне төпсез коега төшеп барган кебек сизәм. Мин әле моннан берничә сәгать кенә элек ирек турында үзем генә уйларга һәм үзем теләгәнчә юлын табарга хаклы идем. Ә хәзер минем иптәшем, якташым бар. Ул яралы. Качарга мөмкин булса да, яралы иптәшемне ташлап китәргә ярыймы соң?
Кинәт тышта, гөрелдәп, машина килеп туктады. Немецлар, сөйләшә-сөйләшә, йортка керделәр. Безнең ишек төбенә таба адымнар якынлаша. Менә ишек ачылды. Бүлмәдә кесә фонареның яктысы йөри башлады. Яктылык кайбер солдатларның йөзләренә озак тукталып торды.
Немецлар керү белән, бүлмәгә ислемай исе таралды. Ә соңрак без спирт исен дә сизә башладык. Димәк, алар салганнар иде. Караңгыда без аларның йөзләрен күрмәсәк тә, керүчеләрнең офицер булуларына шигебез калмады.
Бу төн уртасында нишләп йөри алар? Бүлмәдә тынлык. Офицер кесә фонаре яктысын бер солдаттан икенче солдат йөзенә йөртеп уза. Кемнедер эзлиләр.
Кинәт бүлмәдә, шул авыр тынлыкта, офицерның тавышы ишетелде. Гадәттә, тавышның төсе юк, диләр. Ләкин ни өчендер бу вакытта миңа немец офицерының тавышы зәңгәрле-яшелле төстә булып тоелды. Офицер немец телендә нәрсәдер әйтте. Без бары «коммунист» дигән сүзне генә аңлап калдык. Офицер белән янәшә торганы русча:
Биредә коммунистлар бармы? дип сорады.
Әлбәттә, мин үзем дә комсомолец булуым белән коммунист булган кешегә якын идем. Дошманның соравы миңа да кагыла. Юк, миңа гына түгел, бу безнең барыбызга да кагылышлы сорау. Чөнки без совет солдатлары коммунизмны яклаучылар.