Набиулла Хасанович Давлетшин - Яшəү белəн үлем арасында стр 4.

Шрифт
Фон

Сугыш көннәрендә аның тәрәзәләре коелган, стеналары ишелгән. Немецлар йорт тирәсен тимерчыбыклар белән уратып алганнар. Капка төбенә ике башня куелган. Анда прожекторлар асылган.

Капка ачык. Капкадан эчке якка таба өч пулемёт көпшәсе төбәлгән. Башларына тимер каска кигән немецлар шул пулемётлар тирәсендә кайнашалар. Ә капкадан әсирләр төягән машиналар узып тора.

Бу немецлар тарафыннан Россия җирендә ясалган беренче лагерьларның берсе иде. Безне шунда алып килделәр.

Гомеремдә дә уйламаган тоткынлык көннәрем менә шушы лагерьда башланды.

Йөзгә-йөз очрашу

Без бер бүлмәдә утызлап солдат идек. Әле бер-беребезнең исемнәрен дә белмибез. Төрлебез төрле частьлардан. Биредә разведчиклар да, артиллеристлар да һәм пехотачылар да бар. Авыр язмыш безне бик тиз берләштерде. Без тиз арада бер-беребез белән танышып өлгердек. Бер-берең белән ачыктан-ачык сөйләшү мондый вакытта бик кирәк. Без дошман кулында, һәм безне, бәлки, иртәгә әллә нинди язмыш көтәдер. Мондый көннәрдә яныңдагы иптәшеңнең кем булуын белергә теләвең аңлаешлы хәл.

Барысы да әйтелде, тик бер генә нәрсә турында сер ачылмый калды: ул да булса кемнең коммунист яки комсомолец булуы. Бу хакта беркем дә сорашмады, һәркемнең бары тик үз йөрәгендә генә сакланырга тиешле сер иде бу. Әле алда газаплы сынаулар аша үтәсе бар. Анысы көн кебек ачык. Мондый чакта кешенең андый серләрен башкаларның белми торуы хәерлерәктер.

Барыннан да элек, милләтебез нинди булуга карамастан, немецлар каршында без рус солдатлары идек. Бу авыр көннәрдә шул уртак исем безнең дуслыгыбызны тагын да ныгытты.

Минем белән янәшә сары чәчле яшь кенә солдат утыра. Бер кулын бинт белән бәйләп аскан. Кан гимнастёрка җиңе аша саркып чыккан, ярасыннан яман ис килә. Кәефе начар, бөтенләй сөйләшми. Ара-тирә авыр сызланып куя, йөзен җыера, янып көйгән иреннәрен теле белән ялап ала.

Хәлегез авыр, ахры?  дидем мин аңа.

Җиңел түгел,  диде ул, елмаерга тырышып.

Ярагыз зурмы?

Кулбашын осколка китеп алды, нәләт төшкере,  диде күршем, йөзен җыерып.

Без танышып киттек. Бу солдат минем якташ булып чыкты. Ул сугышка кадәр Юдино станциясендә депода эшләгән. Мин дә аңа Казаннан икәнлегемне әйттем.

Бу хәбәр аның йөзен ачып җибәрде. Мин дә сөендем. Чөнки мондый вакытта якташыңны очрату әйтеп бетермәслек бәхет ул.

Иптәшемнең исеме Миша иде.

Ә синең исемең ничек?  дип сорады ул.

Нәбиулла.

Димәк, татар. Башта ук шулай уйлаган идем. Якташларны таныйм мин

Миша авыз эченнән генә минем исемемне әйтеп карады.

Авыр исем, тиз онытыла. Мин сине Николай дип йөрермен.

Нигә Николай, нигә Павел түгел?

Юк, Павел ярамый. Чөнки синең исемең «Н» га башлана. Димәк, Николай була.

Шул көннән алып мин башка иптәшләрем өчен дә Николай булып калдым.

Тәмәке тартасыңмы?  диде Миша.

Бик тартасы иде дә, юк, бетте.

Ә мин тартмыйм. Шулай да тәмәкем бар. Мин бүтән вакытта үз порциямне иптәшемә бирә торган идем. Ә ул

Үлде,  дидем мин.

Әйе, үлде, үтерделәр. Шәп дус иде.  Миша бераз тынып торды. Аннары: Менә уң кесәмнән ал. Үзеңә дә төр, миңа да төреп бирерсең, диде.  Йөрәк яна, бәлки, бераз файдасы булыр.

Без тәмәке төреп тартып җибәрдек. Тиз арада Мишаның тәмәкесе кулдан-кулга йөреп китте. Тәмәке, ничектер, кешеләрне җанландырып җибәрде. Кайсыдыр, көлә-көлә, анекдот та сөйли башлады.

Тәмәке төтененә өйрәнмәгән Миша бер суыру белән буыла-буыла ютәлләргә тотынды. Маңгаендагы кан тамырлары бүртеп чыкты. Йөзе кызарды, күзләрендә яшь тамчылары күренде. Шуңа карамастан ул тәмәкене тагын берничә мәртәбә суырып эченә алды да, башын противогаз сумкасына куеп, йөзен кулы белән каплады. Бераздан ютәле басылды, һәм Миша сабый бала кебек эреп йокыга китте.

Кич булып килә иде инде. Болай да караңгы төрмә бүлмәсе тагын да караңгылана төште. Тәрәзәләр ватылып беткән. Немецлар аларны чәнечкеле тимерчыбык белән челтәрләп куйганнар. Тәрәзәләрдән ишегалды һәм лагерь капкасы күренеп тора. Лагерьга әледән-әле машиналар килә, тоткыннарның саны һаман арта бара. Алар инде бүлмәләргә сыймыйлар тышта, ачык һавада, төркем-төркем булып җыелып торалар. Яралылар стена буйларына сыенып, ыңгырашып яталар. Кемнәрдер:

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3