Без дә мәрхәмәтле булыйк
Дүрт аяклы дусларга.
Яшә, авылым!
Биек тау башына мендем,
Булдыра алдым, көчем җитте.
Бик менәсем килгән иде,
Рәхмәт Ходайга, ярдәм итте.
Аска карап басып торам,
Хайран калып тирә якка,
Уч төбендәге кебек анда
Туган авылым ята.
Бу урамда уйнадым,
Монысыннан суга бардым,
Борма сукмаклардан йөреп,
Белем мәктәбе беттем.
Авыл яхшы укытыучы,
Тормыш мәктәбен дә
Мин матур итеп үттем.
Ялан аяк җиргә басып
Йөредек без шатланып.
Авылда үскән бала гына
Җирдән көч күәт ала.
Бәхетлемен, авылда үстем,
Күп нәрсәгә өйрәндем.
Хәзер шәһәрдә яшәсәм дә,
Авылда һәрчак күңелем.
Сагынам бала чагымны,
Искә төшә яшьлегем.
Янә ялан аяк тугай буйлап
Уйларымда йөрим туйганчы.
Дөньябыз безнең матур,
Булгач авылларыбыз.
Безнең тамырлар нәкъ анда,
Без шуннан көч алабыз.
Яшә авылым, мәңге яшә,
Сүндермә утларыңны.
Син яшәсәң безгә рәхәт,
Сиңа барысы өчен рәхмәт.
Кадерле кешем
Һәрберебезнең дә нәнәсе бар,
Нәнәй кирәкле кеше.
Җылы килә кулларыннан,
Сыйпап алса аркамнан.
Сөю тулы күзләреннән
Сибелә якты нурлар.
Ашлары искиткеч тәмле,
Акыллы киңәшләре.
Тыңладым бишек җыры да,
Тибрәлеп татлы йокыда.
Дөньядагы иң шәп кәнфит
Нәнәй кесәсендә качып ята.
Яраткан оныгыма булыр дип,
Үзе ашамый, саклап тота.
Нәнәй, син шатлык илем,
Искиткеч зур байлыгым.
Тормышымда син булгач,
Рәхәтлек кичереп яшим.
Җыерчыклы кулларыңнан сыйпап,
Тузганак бүләк итәм.
Мәңгегә калырсың хәтеремдә,
Онытмам сине, нәнәм.
Мәхәббәт бар
Сандугачым, сиңа багышлап,
Бик күп язылган җырлар.
Тамашачың тыңлый, мактап
Яраталар сине алар.
Өздереп сайрый беләсең,
Көне буе җырлыйсың.
Артистлыкка укымасаң да,
Уздырасың барсын да.
Нәрсә турында җырларың,
Эх, беләсе иде шуны.
Берәйсенә исең китеп,
Гашыйк булгансың, бугай,
Гашыйклар җырлый шулай.
Тик, сиңа бер үтенеч бар,
Үтә әле шуны, зинһар.
Ичмасам, син җырлама әле
Бәхетсез мәхәббәт турында.
Ул хакта җырларга да түгел,
Кирәк тизерәк онытырга да.
Ярата белә ул йөрәк
Эзләнергә кирәк, димәк.
Өр яңа мәхәббәт килер,
Таң калдырып үзеңне.
Мәхәббәт бар, бәхет бар,
Җитәкләшеп, шат елмаеп,
Безнең арада йөри алар.
Мәхәббәтле, бәхетле булып,
Озак яшәек, дуслар.
Бәхет булсын бүләгем
Бүләк итәсем килә
Сиңа бәхет кошын.
Һәрчак яныңда булыр
Җәен һәм кышын.
Мин аны тоттым инде,
Син эзләмә, уйланма.
Очып китмәсен тагын,
Нык тот, ычкындырма.
Бәхетне эзләмәгез,
Ул бит югалмаган.
Янәшәдә көтеп тора
Тик үрелеп ал гына.
Сиңа бирсәм бәхет кошын
Үземә калмый инде.
Нишләп калмасын, кала,
Мәхәббәт парлы була.
Син бәхетле елмайсаң,
Күңелем тынычлана.
Икебезгә бер кош җитә
Мәхәббәтем, булыйк бергә.
Бәхетне эзләмәгез,
Ул бит югалмаган.
Янәшәдә көтеп тора
Тик үрелеп ал гына.
Сайлама син, сайланма,
Яхшыракны эзләмә.
Синең бәхет минем кулда,
Ышан әйткән сүземә.
Вәгъдә итмим йолдызлар,
Бу сүзләр генә.
Мәхәббәттә яшәтермен
Назлап, иркәләп кенә.
Җавап көтәм
Көчле елга гөрләп ага,
Сыеша алмый ярына.
Әле китә ул шаулап,
Әле ага тын гына.
Ярдан ташып килеп чыкса,
Тутыра бар дөньяны.
Котылып булмый бу хәлдән
Җиңеп кара син аны.
Тормыш та нәкъ шулай
Бер тын гына ага,
Бер китә ифрат кайнап,
Аңа бит шулай охшай.
Мин риза бу хәлгә,
Янып яшәргә кирәк.
Сүнгән учак кебек, пыскып ятырга
Бер дә юк минем теләк.
Ник туганмын бу дөньяга,
Дөрес яшим микән?
Ходайдан җавап килгәнне
Көтәм мин, өметләнеп.
Бәлки, яхшы якка
Өлгерермен төзәлеп.
Яшем минем байлыгым
Ага елга ташып алга,
Әллә кайда ашыга.
Гомер дә елга кебек,
Әллә кая агып, югала.
Әле кичә генә биш яшъ иде,
Бүген инде илле биш.
Балачак күңелле иде
Шулай булырга тиеш.
Бәләкәй чагымны сагынам,
Эх, булса иде бер күпер.
Күпер аша йөгереп чыгып,
Бала чагым кочагына
Ташланыр идем шатланып.
Болыннарда ялан аяк
Йөгереп, туйганчы уйнап.
Янә кайтыр идем илле бишкә,
Яшем бит минем байлыгым,
Минем акыл, тәҗрибәм,
Мин шуны яхшы беләм.
Гомернең икенче яртысын
Башлыйм бүген яңадан.
Алда көтә зур шатлыклар,
Мин белмәгән ачышлар.
Серле ишеген ачып,
Атлыйм сихри дөнъяга,
Ходай ярдәм бирсен, иншалла.
Чыныккан керпе
Керпенең картатае
Бик күпне белә.
Ул өйрәткән оныгын
Ялан тәпи йөрергә.
Йомшаккаем, керпекәй,
Җирне тоеп йөресәң,
Күп көч алырсың,
Үзеңә баһадирдай.
Керпе бик тыңлаучан,
Киңәшне ул аңлаган.
Иртә яздан көзгәчә
Йөгерә ялан тәпи.
Кышын йокыга тала
Тәбигать шулай куша.
Әче суык, бураннар
Куркыныч түгел аңа.
Йоклый ул рәхәтләнеп,
Уянып китми, төчкереп.
Чыныксаң, син дә шулай
Таза булырсың, дускай.
Иң тәмле ризык
Искиткеч бер мизгел бар,
Нәкъ җәйнең уртасында.
Ярышып чәчкә ата
Бәрәңгеләр бакчада.
Авылым ямьләнеп китә,
Күңелгә шатлык тула.
Тырышып үскән бәрәңгенең
Уңышы бик мул була.
Әй, бәрәңге, бәрәңге,
Әлдә син бар әле.
Колумб, сиңа рәхмәтлебез,
Искә алабыз гел генә.
Кемгәдер банан кадерле,
Без яратабыз бәрәңге.
Бәрәңгене нык зурлыйк,
Ул тик мактауга лаек.
Бәпембә түгел бәрәңге,
Үсми бит үзе генә.
Тир түгеп эшләсәң генә,
Бәрәңгеле булырсың ел әйләнәсенә.
Ходай бәрәңгедән аермасын,
Ул бит икенче икмәк.
Бәрәңге, икмәк бар икән,
Яшибез әле, димәк.
Зур вакыйга
Бүген көтү куганда
Таралды авылга хәбәр.
Клубта кино була кичен,
Индиядан җибәргәннәр.
Эчкә шатлык йөгерде,
Күңел җырлап җибәрде,
Юкка чыкты начар кәеф,
Көн бәйрәмгә әйләнде.
Көтүче Файзылгаян
Җитди кисәтү алган:
«Көтүне бүген кичен
Алып кайт вакытында.
Сыер савырга өлгермәбез,
Соңга калдырма безне,
Кино көтеп тормый,
Аның бар үз сәгате».
Төтен килеп тә чыкты
Мунчалар мөрҗәсеннән.
Мунча кереп, чистармыйча,
Кинога бара мени кеше.
Гүзәл затлар бизәнде,
Көчле затлар кырынды.
Киенешеп, аллы-гөлле
Халык клубка агылды.
Ә урамга тәмле булып
Хушбуй исе таралды.
Клуб кеше белән тулды,
Сыймаганы тәрәзәдән карарга
Шатланып риза булды.
Күтәренке күңел, кәеф яхшы,
Сөләшәләр бар да көлешеп.
Һинд көен ишетүгә
Кинәт шым булды барсы.
Өч сәгатькә һәркем югалды
Артистлар арасына кереп.
Онытылды дөнья мәшәкате,
Борчулы уйлар, хисләр.
Нәрсә дә соң фильм сере,
Ник аны яраталар?
Мәхәббәт турында бит ул,
Кем соң аңа сокланмаган,
Мәхәббәтне күреп, кем туйган?
Эх, бар иде бит заманалар
Кино шатлык китергән чаклар,
Кабатланмый торган вакытлар,
Һәр нәрсәнең үз вакыты бар.
Өлгерегез вакытында тотып
Калырга бәхетле минутлар.
Каз өмәсе
Бүген авыл гөрләп тора,
Каз өмәсе бит анда.
Уен көлке, дәртле җырлар,
Яңгырый тирә якка.
Тезелешеп утырганнар,
Алларына каз куеп,
Яулыгын артка бәйләгән,
Чиккән алъяпкыч кигән,
Ярдәмчел күрше апайлар,
Киленнәр һәм яшь кызлар.
Бигерәк җитез, тырышлар
Мамык йолккан куллар.
Тау өелгән мамыктан,
Әйтерсең дә кар яуган.
Йоклауы рәхәт булыр
Йомшак мамык өстендә.
Чигелгән мендәр тышлары
Аны күптән инде көтә.
Мыек астыннан елмаеп,
Утыра гармунчы егет.
Шым гына кәләш күзли ул
Уздырмый бушка вакыт.
Кеше эштә сынала бит
Бүген нәкъ уңайлы чак.
Бизәкле көянтәгә асып,
Казлар юып кайтуга,
Самовар җырлап утыра
Азык тулы табында.
Хуҗабикәнең осталыгы
Сокланып та торырлык.
Каз коймагы шундый тәмле,
Телкәеңне йотарлык.
Эшләгән кешенең ашы була,
Тырышсаң бар да була.
Казлар үссен әйдә мул,
Үткәрелсен өмәләр.
Буыннан буынга калган
Борынгы йола бит ул.
Тогры дус
Куе урман аша чыктым,
Шулай кирәк булганга.
Куркытты һәрбер күләгә,
Иптәш булмагач әргәдә.
Агып ята киң елга,
Йөзеп чыкмадым теге ярга,
Арысам, кулбашын куярга,
Яхшы дусым булмаганга.
Кайда адашып йөрисең?
Көтәм бит, кил тизерәк.
Киңәшчем, тогры дусым
Син бит миңа бик кирәк.
Бергә үтик җитәкләшеп
Тормыш юлы сикәлтәле.
Елмаеп, көлеп, серләшеп,
Күп еллар яшик әле.
Артка карама
Карама артка борылып,
Бар син тик алга.
Сине яктылык көтә
Юлның теге башында.
Артка борылып карама,
Үткәннәрне барлама.
Бүген, әлеге мизгелдә
Бәхетле яшә, әйдә.
Гомер кыска, уйлар озын,
Уйлата да моңлата.
Җырлап җибәр, уйландырса
Җыр күңелне юата.
Уйлама киләчәкне дә,