Галиуллин Талгат Набиевич - Отколотое зеркало / Китек көзге стр 14.

Книгу можно купить на ЛитРес.
Всего за 364.9 руб. Купить полную версию
Шрифт
Фон

Кем өчендер әһәмиятсез күренгән бу хәл Ләйләнең үзенә һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәткә карашын үзгәртте дә куйды. Бу көннән соң күпме кызыклы, аянычлы, маҗаралы хәлләр яшь кызның башыннан узды. Ә тегесе Киләчәк тормышына күрәзәлек иткәндәй, һаман зиһенен борчып тора. Урта мәктәпне тәмамлауга багышланган чыгарылыш кичәсендә булды бу бөтен халәтен баштанаяк әйләндереп куйган хурлыклы вакыйга. Барысы да олуг бәйрәмнәренә иң затлы киемнәрен, күбесе әти-әниләре әле генә юнәткән яңаларын киеп, яңа чапкан печән исе килеп торган битләренә иннек-кершәнне кызганмыйча яккан, хушбуйны мул итеп сипкән кызлар, гыйнвар кары кебек ак күлмәкләрен галстуклар белән бизәп куйган арысландай егетләр очлы башлы туфлиләре белән бик эре генә ялтыравык паркетта сикерә-чүгәли бииләр. Һавада шатлык, өмет, киләчәккә ышаныч рухы барысы бергә укмашкан. Бәйрәмне алып баручы хатын-кызлар вальсы игълан итүгә, дөнья бизәкләре, башкалар минекен чакырырга өлгермәсен дигәндәй, күзләре төшеп, бер ишесе якын итеп, яратышып йөргәннәре бер почмактарак төркем булып, бер ишесе утырып, күбесе басып торган егетләр ягына ашыктылар. Диңгез дулкыннары кебек бер күтәрелеп, бер төшеп һаваны ерып барган күкрәкләр арасында Ләйлә Габбасова да бар иде. Күптәннән читтән күз атып, ошатып йөргән күрше сыйныфта укучы Артурны биюгә чакырып, үзенә мөнәсәбәтен ачыклау иде нияте. Кара костюм, ак күлмәк кигән, әтәч койрыгы кебек чуар галстук таккан озын буйлы, үзен югары бәяләве, тәкәбберлеге алсу чыраена язылган егетнең каршына килеп басып, җыйнак гәүдәсен алгарак иеп, Ләйлә үзенең теләген белдерде. Теге җүнсез, банкир томшыгы, үз каршысына килеп баскан гүзәл затны күрүгә сикереп торып, чакыручының кулын алып, биючеләргә кушылды дип уйласагыз, бик нык ялгышасыз. Кызга күз кырые белән карап, сул аягы өстенә атландырып куйган уңын селкетмичә дә, «я вальс не танцую и не люблю» җөмләсен генә нечкә иреннәре арасыннан кысып чыгарды. Һәм вәссәлам. Аның уенча, егетнең бу кыланышы бик эффектлы килеп чыкты, Ләйләнең гомер агышына утлы күсәк белән тондыргандай сабак булды.

Сүзләрнең әйтелеш рәвешеннән, яңгырашыннан Ләйлә йөрәге, тән күзәнәкләре белән «мин сине яратмыйм» дигән мәгънә чыгарды. Беренче мәхәббәте булырга тиешле егет аны боз базына ташлады, аның хисләрен аяк астына салып таптады. Үзенә сиздермичә генә, артыннан күзәтеп, башкалар белән сөйләшеп торганда, күзләре талганчы карап, төшләрендә саташып, сөйләшеп, җиңелчә генә сөеп яшәгән кешесе, идеалы аны ничек мыскыл итте. Хурлыгы, гарьлеге ни тора. Биюгә чакыруының җирлеге дә бар иде кебек. Бервакыт яныннан узып барганда, Артур аңа елмаеп карагандай тоелган иде. Шуңа нигезләнеп, ул миңа битараф түгел бугай, ачыклыйсы, аңлашасы булыр дип, Ләйлә беренче адымны ясарга җөрьәт итте. Артурның иреннәрен көлемсерәгәндәй җәюе мыскыллау, нинди ике аяклы бөҗәк буталып йөри минем тирәмдә диюе булган икән. Ул ахмак шуны да аңламаган.

Сыйныфташларының берәрсе аның мәсхәрәгә юлыгуын күреп калган булса эш харап, җир тишегендә качып та котылып кала алмассың. Ул, үзеннән өстәп, «Ләйлә Габбасова Артурга ялынып, ялварып биергә чакырды», тегесе «мин сине яратмыйм, син минем зәвыкта түгел, артык мине борчымавыңны сорыйм» дип, күзенә карап мыскыллады диебрәк хәбәр таратып, сөйләп йөриячәк. «Бу серне сиңа гына чишәм, башка берәүгә дә әйтә күрмә» җөмләсе, Ләйләнең үзенә килеп җиткәнче өстәлеп, болганып, бер ишесен шатландырып, телдән-телгә күчеп йөриячәк. Ләйләгә мәңгелек сабак биргән бу хәл ярый әле урта мәктәпне тәмамлаучыларның иң соңгы кичәсендә булды. Әти-әнисе мактаганга, туган апасы Регина «син гүзәл, бар җирең урынында, бал-майсыз кабып йотарлык» дип, авыз суларын корытып сайраганга ышанып, үзен чибәрләр рәтенә кертеп, бик нык ялгышкан булып чыкты. Ул бүгенгә чаклы тормыштан аерылган хыялый дөньяда яшәгән икән. Өлгергәнлек аттестаты бирелгән көндә иң төгәл, дөрес бәясен алды. Үзенең ямьсез, шыксыз үрдәк баласы икәнлеген, ниһаять, бер кеше аңлатып бирде.

Башка бер кичәдә Артурның бик нәзакәтле итеп вальс әйләнүен күргән Ләйлә, берәүгә дә күтәрелеп карамыйча, хәтта күзәтеп йөргән укытучылары белән дә саубуллашмыйча, залдан җәядән ычкынган ук кебек атылып чыгып китеп, өйләренә ничек, нәрсә белән кайтып җитүен дә хәтерләми. «Я вальс не танцую» җөмләсе төрле мәгънәви эчтәлек, аһәң белән җан канатларын көйдереп, колагын зыңгылдатып торды. Йортта каршысына томырылып килеп чыккан Томанның дусларча койрык болгавына да игътибар итмичә, өйгә атылып керүгә, киемнәр элгече янына кадаклап куелган көзге каршында торган артлы урындыкка лып итеп утырып, үз чагылышына кадалды. Көзгедән почык борынлы, кыска буйлы, көнбагыш чәчәге кебек сары чәчле, сытык чырайлы, күзләре туңдырылган балыкныкы шикелле тонган бер ят кызчык Ләйләне «шул кирәк сиңа» дип үртәп тора. Челтәрле көмеш боҗра белән каймалап алынган, каршысында сәгатьләр буе утырып ыспайланырга, бизәнергә яраткан пыяладан тискәре дулкын килеп торгандай тоелды үзен үзе күралмаган кызга. Көзге аны юри шулай томсыз итеп мыскыллап күрсәтә түгелме? Үзен үзе хәтерләмичә диярлек, аягындагы нечкә, озын үкчәле туфлиен алып, бар көчен, бөтен үчен, гарьлеген салып, көзгенең өске өлешенә китереп тондырды. Сугуны көтеп кенә торгандай, көзгенең уң як чите кителеп төште.

Пыяла тавышын ишеткән әнисе Халидә йөгереп килеп җитте.

 Ләйләм, нәрсә булды?

 Көзгенең бер чите убылып төште. Көзге ватылу бәхетсезлеккә, диләр бит.

 Анысына исең китмәсен. Әтиең аны урнаштырганда ук аз гына чатнаган иде ул,  дип алдашты әнисе, кызның эчке сызлануын битеннән укып.

Әнисе килеп башыннан сыйпагач, Ләйлә елап җибәрде.

 Әни, мин шыксыз, бәхетсез кыз.

 Кем әйтте аны, кызым? Син бик ягымлы, мөлаем бала. Минем кызыма «син ямьсез» дип әйтергә берәүнең дә теле әйләнмәс.

 Менә берәүнең теле бик шәп әйләнде шул. Яңагыма китереп тондырган булса, җиңелрәк кичерер идем. Ә ул ничек мыскыл итте.

 Кем сине шулай рәнҗетте?

 Барыбер түгелмени? Әти-әнигә үз баласыннан матур кеше юк. Керпе дә үз баласын йомшагым дип иркәли дигәнеңне оныттыңмы әллә? Ә миңа ошатып йөргән, беренче мәхәббәтем булырга тиешле кешем шуны өздереп, бәбәгемә карап әйтте.

 Кызларга «син ямьсез» дип әйтергә теле әйләнгән егет кеше түгел инде ул.

Әнисе кызын рәнҗеткән адәмне хурлык тактасына кадаклап куярлык усал сүз таба алмагач, кулын гына селкеде. Сүзне башкага күчерергә теләп:

 Бу көзге коттеджга күчкәч алган беренче җиһазыбыз иде. Аны әтиең һәр иртән шуннан синең төз, матур аякларыңны күрәсем килә дип алды. Тарихи көзгебез әрәм булган!

Әнисенең ихлас сүзләре Ләйләгә җитә калды:

 Сиңа көзге жәл. Ә минем фаҗига. Беренче мәхәббәтем үз урыныма төртеп күрсәтте. Өлгергәнлек аттестатын алгач, эшкә керермен дә тагын да зуррак көзге сатып алып бирермен. Әти белән икәүләп матур аякларыңны карап утырырсыз.

 Син нәрсә сөйлисең, Ләйлә? Бу хәтле явызлык каян килгән сиңа? Кемгә охшагансың икән син?!

 Берегезгә дә охшамаганмын. Изге Мәрьям баласы Гайсә кебек җилдән яралмаганмын. Төз, озын аякларыңны миннән кызгангансың. Сыйракларым, чәчләрем, тән, бит төсләрем тач әтинеке инде. Күзләрем генә әбинеке.

 Телең нәстә туглаганны аңлыйсыңмы син, кызым? Син мәхәббәт җимешебез. Хәзер синең кебек җыйнак гәүдәле, аксыл чәчле, мөлаем кызлар модада. Ялтыравык чибәрләрне бәхет әйләнеп уза. Аларны каен җиләге кебек өзеп кенә кабалар, кәндигә дә җыеп тормыйлар. Үзеңә тиңеңне табуыңда һич шигем юк. Бу синең әле мәхәббәт түгел, тәти уенчыкка кызыгуың гына. Сине рәнҗеткән Артур көнләшерлек итеп яшәргә тиешсең. Бәлки, ул егет, чыннан да, вальсны бии белми, яратмый торгандыр. Хәзерге яшьләрнең күбесе зыр-зыр әйләнергә иренә.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3

Популярные книги автора