Всего за 364.9 руб. Купить полную версию
Кызым, киләчәктә мәшһүр рус язучысы исемен йөрткән урамдагы фатирыбызда пропискасыз гына яшәрсез. Син бездә язылган килеш калырсың, ул үзендә. Туй бүләгемнең берсе, иң мөһиме, сәяхәтләр оештыру ширкәте булыр. Хуҗасы булып үзем калам, син җитәкче-башкаручы, ирең урынбасарың вазифаларын үтәр. Хәерче аспирантка анысы да зур бүләк инде, аңласа.
Ләйлә, атасына төртмәле караш ташлап, кабартма иреннәрен бөрештерде.
Синең вәгъдәләреңне, күңелең булсын дип, игътибар белән тыңладым. Минем тормыш иптәшемнән икенче чүпрәк Габделбар үрергә җыенуыңны аңламыйм да, гафу итә дә алмыйм. Минем Морад турында сөйләгәннәремне җитдигә алмадың бугай. Ул тәкәббер түгел, әмма горур кеше. Ачка үлсә дә, вокзалда яшәсә дә, беркайчан кемнеңдер табанын яламаячак. Аны мыскыллап, таптап яшәү турындагы хыялыңны корыт!
Кызы файдасына гел дөрес сөйләвенә шикләнмәгән Миндрахман абзый улын Ләйләнең ихластан очынып әйткән сүзләре дә, йөзен каралткан канәгатьсезлеге дә туктата алмады. Яшь әле, берни аңламый, рәхмәтен соңрак, авызы пешкәч әйтер, янәсе.
Фикеремә ачыклык керткәч, бу карарымның дөреслеген аңларсың. Сүз булачак киявебезне кимсетү турында бармый. Сез эшләячәк агентлык, нигездә, Алжир, Швейцария, Канаданың Квебек провинциясе кебек француз телле илләр, Франциянең үзе белән эш йөртә. Аңлавымча, аспирантың Наполеон телен ни билмис. Без аңа бу карарыбызны беләсеңме кайчан Нотыкчы хәйләкәр итеп сул күзен кысып алды. Туйдан соң башы авырткан мәлдә генә әйтербез. «Француз теле курсларына йөреп алгач, сине исполнительный директор итеп куярбыз» дип шомартырбыз. Вәгъдә бирү урман кисү түгел.
Әтисенең сүзләре бер колагыннан кереп, икенчесеннән шарлавыктан аккан судай чыга торды. Ул Морадның начальнигы булырга тиеш ди түгелме. Кызык. Арысланга хуҗа итеп безнең Томанны куйган шикелле. Ләйләсен бу көннәрдә нәрсә борчыганны белсә, атасы сафсата базарында көнбагыш сатып утырмас иде. Кызының җанын агач корты кебек билгесезлек тырнап утыруын, иренә иң зур бүләге, күчтәнәче булырдай шифасын саклый алмаганын белсә, башкачарак сайрар, эч пошырып, тыңкышланып, баш катырып утырмас иде кадерле әтисе.
Утыз яшенә тикле муенына камыт кидертмәгән Морад күпне күргәндер, ятак тормышы серләреннән дә хәбәрдардыр. Әгәренки, ул ата көнчеләр кебек тавыш чыгарып, бергә яшәмәс борын аерылышырга теләсә, нихәл итәрсең. Әтинең байлыгы, безгә бирәсе иске фатиры гына коткарып кала алмас шул.
Әдәбият «дөньяның барышы белән мәхәббәт идарә итә» дип раслый. Ишетүемчә, Иван Грозный Казанга һөҗүм белән килгәндә, төрек солтаны татарларга ярдәмгә җыенгач, яраткан хатыны хохлушка Оксана, аны үгетләп, сорап, ялынып, ярдәмгә җибәрмәгән. Мәхәббәт син әйткән кан кардәшлек теориясеннән өстен булып чыга түгелме?
Миндрахман улын ышанычыннан чигерә торган көч юк иде бугай.
ХХI гасыр, кызым, мәхәббәт, бурыч, намус, әхлак дип балавыз сыгып утыра торганга охшамый. Исәп-хисап, хәрәмләү, алдау, шомарту, акча, байлык заманасы килә. Яңа гасыр бер төрле сөйләп, икенче төрле эшләүчеләр кулына күчеп бара. Мәхәббәт дигәнең, инглиз галимнәре раславынча, биш елдан дилбегәсен йомшарта, иртәнге томан кебек эри. Кешеләрне бер-берсе белән бәйләп тотардай нәрсә кала? Кланнарны, төркемнәрне тудыручы кан кардәшлеге төп көч булып алга чыга. Хәзерге көндә, нәнәм, кияүгә чыгарга уйласаң, як-ягыңа каранып, төрле ягын уйлап хәл итәргә, солдат портянкасы юып яшәү көненә калмаска тиешсең.
Әтисенең озынга киткән нотыгыннан туя башлаган кызы, пырдымсызланып:
Морадны күздә тотсаң, ул хәрби түгел, ә аспирант.
Фикерен артык берьяклы аңлау белән ризалашмавын сиздереп, Сахип Миндрахманович аскы иренен тешләре астына куеп алды. Шул алымын, эшендә ярдәмчеләренә шелтә белдерәсе килгәндә, уңышлы куллана иде ул.
Аспирантның тишек оегы солдат портянкасыннан күпкә аерылмый торгандыр дип уйлыйм.
Шунда ук, бүләк өләшкәндәй, йөзенә ясалма елмаю чыгарды. Бусы аппарат уеннарына оста түрәләрнең яраткан алымы иде.
Әтисен бүлдереп, чыгып китү турындагы хыялын сизенгәндәй, күктән ялынып сораганны җирдән биргәндәй, шул мизгелдә Ләйләнең кесә телефоны шалтырый. Морад булуына бер кәррә дә шикләнмәгән Ләйлә, күрше бүлмәгә йөгереп чыгып, телефон төймәсенә басты. Мәгәр шалтыратучы каһәр суккан мунча пәрие, телеграф баганасы баскетболист булып чыкты. Көтмәгәндә эләккән тәмле пирог белән сыйлануын дәвам иттерәсе килүне яшерми.
Сөекле Ләйләм, бик сагындым үзеңне. Зинһарлап сорыйм, соңгы тапкыр булса да очрашып алыйк инде. Һәр көнне сине төшемдә күрәм, уянып китсәм, Ләйләм янымда юк.
Йа Ходам, ни өчен мине шулай үткәнем эзәрлекли икән, заманында үзен биергә чакыргач, йөзен чөеп, баш тарткан Артур дигән кыланчыгы һич уйламаганда урамда очраткач, «карале, син ничек матураеп, тулыланып (элек шыр сөяк идең диюе булгандыр), чын мадонна булып киткәнсең, әйдә бер күрешик» дип бәйләнде. Шәриктәшләре аның өйләнеп, хәзер хатыны белән аерылышып йөрүе турында җиткергәннәр иде. Анысыннан «теге вакытта кочакланышып биегәнебез әле дә, үткән елгы яшенле яңгыр кебек хәтердә, сөеклең янына кайт» дип котылган кебек булган иде. Тик анысына гомуми сүзләр белән ләчтит саткан арада телефон номерын бирүе соңрак өстәмә мәшәкать тудырды. Менә бу чучкасы тагын дип уфтануга, әтисе өйрәткән сүзләр келт итеп исенә төште.
Мине яраткан булсаң, зинһар, элеккеге мәхәббәтебез хакына артык борчыма. Кияүгә чыгам дип, хәзерге рус телендә, аңларлык итеп әйттем ләбаса. Яшьлек чәчәгемне өзеп, болай да онытыла алмаслык явызлык кылдың инде.
4
Сахипҗанының кызы белән сөйләшүен, яшәргә өйрәтүен ачык ишектән тыңлап торса да, мондый бәхәсләрне мәгънәсез вакыт уздыруга, кирәген тормыш үзе әйтеп тора дип санаган Халидә ханым Ләйләнең кесә телефонын тотып башка бүлмәгә чыгуын күрүгә, үзенең кичектермәслек санаган тәкъдиме белән сүз алды:
Карале, атасы, син яраткан бер кырые китек көзгене теге вакытта өске катка менгереп куярга кушкан идем. Әллә төзәтергә илтеп бирикме дип киңәшмәкче идем.
Кызыбызның киләчәге ачыкланган, шул хакта кызып-кызып сөйләшкән вакытта китек көзгең белән эч пошырып йөрисең. Хатын-кыз мөһим мәсьәлә белән вак-төякне аера белми шул. Фәлсәфи караш җитешми. Кстати, көзгене ватып, зур хата эшләгәнсез. Кайсыгызның кулы кычыткандыр. Аның пыяласы ифрат калын, аны чүкеч йә балта белән генә махсус ватып булырлык иде.
Кызының нәкъ шул мизгелдә бүлмәгә очып килеп керүен күрми калган Халидә:
Ләйлә аны ялгыш ватып төшерде, диде.
Шунда ук Ләйләнең биредә икәнлеген шәйләп, сүзен борыбрак җибәрергә тырышты. Ифрат җайсыз килеп чыкты.
Ул болай да чатнаган, кителеп төшәргә генә тора иде, дигән ачыкламышы, гөнаһ кылган кешенең урынсыз аклануы кебек кенә яңгырый. Китек көзге турында сүз куерту әзер камырга чүпрә өстәгән кебек була. Әйтерсең лә Ләйләнең өстенә чиләге белән салкын су койдылар, тигез, матур тешләре бер-берсенә бәрелеп, бөтен тәнен бизгәк тоткандай калтырата башлады.
Тагын шул китек көзге аның бәхетсезлегенең мәңгелек юлдашы. Көзгене ватуга алып килгән вакыйга, яман төш шикелле, хәтер күзәнәкләрен уятып, болай да һәрдаим борчып тора. Ләйлә, үз-үзен белештермичә диярлек:
Һаман китек көзге. Башка сөйләшер нәрсәгез юкмы әллә? дип, яшелле-зәңгәрле тавышлар чыгарып кычкырды да, тәненә ут капкандай, иң ышанычлы дусты Томан янына йөгереп чыгып китте.
Әти-әнисе бер-берсенә карашып, тораташтай катып калдылар. Халидә, белгәнен сөйләүне кирәк тапмыйча, аш-су бүлмәсенә юл алды. Шул чорда башыннан узган, яшьлеге белән күпертеп бәяләгән вакыйга, кино кадрлары кебек, Ләйләнең күз алдына килеп басты.