Каюмов Гафур Шакурович - Он… / Ул… стр 15.

Шрифт
Фон

Гайсә. Карале, син

Гарәфи. Булды Буеңа сеңдер бераз

Гайсә. Нәрсә, артист булдың мәллә?

Альберт. Ә нәрсә, охшамаганмыни?

Гайсә. Охшаган, маймылның бер төшенә.

Альберт. Гарәфи абзый, тый әле шуны, юкса

Гайсә. Нәрсә юкса? Кем дип беләсең син үзеңне?! Ну, ярар, мине дә булсын. Ну, менә нәрсә майтарып ятабыз без монда? Ә-ә, онытканмын икән, иҗат итәбез.

Сөмбел. Гайсә абый, җитәр, ә? Урыны ул түгел.

Гайсә. Карале, кара моны Син әле ычкынмадыңмыни? Ни дидем мин сиңа?! Марш!


Сөмбел елап чыгып йөгерә.

Гарәфи. Сеңлем, сеңлем Ну, Гайсә, сәгатең сукты бугай

Гайсә. Кыланмагыз. Yзем беләм мин.

Альберт. Yзе белә ул!

Гайсә. Беләм шул. Синең ише генә түгел. Ни майтарам дип әтәчләнәсең соң син, идиот? Шул җен әвәләгән тозсыз кәмит күрсәтеп, мисез сарык кебек колагын асылындырган мескен, мәхлук тамашачыга, колагына токмач элеп, өч тиенлек әкият сатабызмы?! Синеңчә бөек театр шулмы?

Гарәфи. Ну, энем, ничек тә тырышабыз бит инде.

Гайсә. Нәр-р-сә-ә? Ә гомер үтеп бара, җүнле эш тә эшләгән юк. Ну, ни майтара ул безнең режиссёрлар? Ну, менә ни? Бик беләсең килсә, ә бит режиссура ул профессия генә түгел, ә зур җаваплылык. Театрның рухи юлын, мәгънәлелегеннән һәм, конце концов, бу тозсыз спектакльләрне уйнатып, актёрларның гомере бушка узмауны, язмышын бозмауны үз өстенә алучы, олуг шәхес, театрның кыйбласын билгеләүче «дәү әтисе» булырга тиеш ул режиссёр. Ә болар, тфү! Менә ниегез бар театрыгызда искитәрлек, ну, ни?

Альберт. Театрыбыз дип сөйләш, хәшәп.

Гарәфи. Сөйләсен, Альберт, сөйләсен. Ник, дөресен сөйли бит. Юк бит иҗат, малай, юк.

Гайсә. Театрыбыз булсын, чукын. Шушындый тозсыз спектакльләрдән, ыштан төшереп көлдерә торган комедияләребездән кала ни бар? Берни, берни, берниебез дә юк, юк, юк!!

Альберт. Берне тондырсаң туктар идең инде анысы.

Гарәфи. Син нәрсә инде, дөрес сүз өчен.

Гайсә. Нәрсә, тән сакчылары булдыңмы әллә?

Альберт. Карале, син хет шунда әллә ничек чәйнә аларны, кылым да селкенми. Yзең күңелне болгатасың, шул гына.

Хәсән керә.


Хәсән. Булды, хәзер килә.

Гайсә. Менә (Хәсәнгә) бусы җыен тозсыз, болганчык сүз тезмәләре оештырып болгатучы

Хәсән. Ни сөйли бу?

Гайсә. Слушай, язма син бүтән, беркайчан да, зинhар өчен, язма! Ну, уйнарлык түгел, кая, укырлык түгел бит ул чүп-чарны

Хәсән. Син ычкына башладың мәллә? Хе-хе Егет исереп киткән, җәмәгать. Әйдә, кайт әле син, әйдә, кайтабыз.

Гайсә. Җибәр, кит әле моннан. (Мыскыллы чырай ясап.) Бар әнә тегендә барып ялагайлан Һе-е.

Хәсән. Ни сөйлисең син?.. Йә, йә, көлдермә, яме

Альберт. Нәрсә сөйләшеп торырга шуның белән? (Гайсәне селтәп ташлый.) Җиттеме?

Гайсә. О-о, көчле да

Хәсән. Син, чыннан да, сүзләреңне үлчәп сөйлә инде

Гайсә. Yлчәргә кирәк икән шул шул шул

Альберт. Сиңа алар рәтенә җитәргә әле, койрык чәнчеп, Кытайга чаклы җәяүләп чабарга кирәк. Койрыгыңны кыссаң җүнлерәк булыр, име?

Гайсә. Ие, ие, ие шул.


Әнзирә керә.

А-а, минем мәхәббәт

Әнзирә. Нихәл, егетләр? О-о, сезнең монда Каты сезнең бәйрәм.

Альберт. Сезгә җиткереп булмас инде.

Гайсә. Киттек.

Әнзирә. Кая? Беркая да бармыйм.

Гайсә. Киттек, дим.

Әнзирә (көлгән булып). Карале, карагыз әле моны. Син миңа кем әле ул кадәр?

Гайсә. Беркем дә. Киттек.

Гарәфи. Беләсеңме, Әнзирә, эш нидә. (Колагына пышылдап.) Исереп китте ул. Ул сиңа беркем дә түгел дә

Әнзирә (аңа гына). Ярый, алай булса, бераз котыртыйм әле хи-хи.

Гайсә. Миңа син кирәк, хәзер үк, аңла

Әнзирә. Өзелеп яратам дисәң генә инде Хе-хе-хе Үтерә бу

Гайсә. Әйдә, дим

Әнзирә. Мин дә көтәм

Гайсә (сынагандай булып). Ну, әйе, да, да

Әнзирә. Нәрсә да, да?

Гайсә. Ну, яратам, дим бит инде

Әнзирә. Көлдереп үтерә бу безне, җәмәгать. Ярар, әйдә, өеңә кадәр озатып куйыйм Без барыбыз да театрда бер-беребезне өзелеп яратабыз Шулай бит, егетләр?..

Гарәфи. Шулай, шулай

Әнзирә. Киттек, әйдә, сарыгым минем.


Ут сүнә.

Тар гына прожектор уты авансценаның уң як читенә, борынгы кәнәфидә утырган Рәсүлне яктырта. Ул шулай ук борынгы киемнәрдән. Янындагы бер кешегә сөйләгәндәй, залга мөрәҗәгать итә.


Рәсүл. Театр прекрасен. Но прекрасен истинный театр, а не то, что мы имеем. А мы имеем что? Мы имеем страшно, грубо, пошло искажённый конгломерат подобия театра, тех времён, когда он был придуман для передачи высших мыслей, идей и великих утончённых чувств, тем помогая миру в усовершенствовании бытия и мышления. Вот что было заложено изначально театру, а не то, что мы имеем

Ут сүнә. Рәсүл юк була.

Яктылык Гайсә бүлмәсен яктырта. Гайсә төш күреп ята. Ул ниндидер кысан, тәбәнәк бүлмәдә, караватта йоклап ята шикелле. Аның янында Әнзирә дә йоклый. Ләкин ул башта күренми. Солдат булып киенгән әтисе керә. Гомумән, бар керүчеләр дә төрле чор гаскәриләре формасында. Ул, сак кына килеп, як-ягына каранып, Гайсәне уята башлый.

Ата. Улым, улым, тор тизрәк. Хәзер монда да килеп җитәләр.

Гайсә дәшми.

Улым, дим


Ана керә. Ул да солдатча киенгән.

Ана. Шым, ай Аллам, уята инде баланы. Кагылма, дим, атасы, йокласын бер рәхәтләнеп Менә болай итеп тирбәт, ичмасам, изрәсен азрак. Гел иркәләргә өлгерми калам, гел өлгереп җитеп булмый, алайса

Ата. Уятма дип, нишлисең инде син, ә? Хәзер керәләр бит.

Ана. Керсәләр тагы. Бәлки, күрмәсләр дә әле. Капла, менә болай итеп (Итәге белән каплый.)

Ата. Күрмәсләр сиңа Алармы күрмәс?! (Әнзирәне күреп алып.) Абаусана, бусы кем? Уф, Аллам

Ана. Кем, кем? Хәзер шуны тикшереп торыр вакытмы соң?.. Капла


Директор ханым, режиссёр һәм башкалар керә. Сәлим сул як почмактан аларны күзәтеп тора.


Директор ханым (режиссёрга). Тә-әк, сез монда уенны ничегрәк оештырырга икәнен уйлый торыгыз, ә калганнар эзләргә.

Ата. Монда бит беркем дә юк.

Ана. Җөрерләр инде, юкны бушка аударып

Режиссёр. Йөрербезме-юкмы, безгә монда эшләргә кушылган. Без башкармый кала алмыйбыз

Директор ханым. Дөрес. Сез кемнәр?!

Барысы да. Солдатлар! Гаскәриләр!

Директор ханым. Дөр-рес! Шулай булгач, хезмәтегездә булыгыз!

Режиссёр (караватны карап). Ә бу нәрсә?

Ана. Карават ич, күзең чыккан мәллә?

Директор ханым. Ә караватта кем?

Ата. Беркем дә юк бугай, әфәндем, әй ханым, әй туташ, туташ ла

Гөлбостан. Абзыкай, кайда ул, аның бит 1 сәгать тә 32 минут инде менә ашаганы да юк, ә мин аңа пәрәмәчләр китердем. Кайнар

Директор ханым. Йә?

Ата. Мәгез инде, мәгез, карагыз! (Апасына.) Син дә.

Гөлбостан. Мин нәрсә, нәрсә мин? Тамагы тук булсын дип тырышам, hаман да мин бинават

Ана. Юк, дидек бит инде, монда, вәт халык, әй

Директор ханым (юрганны ачып). Әх-хә! Менәтерә!

Ана. Йоклый ул, йокласын. Соң, сезгә дә йокылы хәлендә әйбәтрәк бит

Директор ханым. Юк, йоклар чагы үтте. Бүтән аңа бернинди йокы юк! Уят. Ә бусы кем?! Әhә, үзе генә дә түгел Тәк, тәк

Гайсә (уянып). Китегез әле, ни кирәк сезгә?

Әнзирә. Мин гаепле түгел, мин үземчә әйбәт булсын дип тырыштым

Режиссёр. Тик тор, синең белән сөйләшү башкача булыр

Директор ханым. Беләбез, беләбез. Кара аны, ычкындыра күрмә, сөлек кебек ябыш.

Әнзирә. Мин тотынгач инде.

Гайсә. Ни сөйлисез сез?

Режиссёр. Синең эшең түгел.

Ата. Улым, улым. Монда килеп эләккәч тыңла гына инде. Монда карышырга ярамый. Мә, тизрәк форма ки

Гайсә. Ниткән форма тагын?

Режиссёр. Форма гына түгел, саркофаг аның дөрес исеме

Гайсә. Нәрсә, нәрсә?

Режиссёр. Саркофаг табут инде, гади итеп әйткәндә. Ну, форманың, киемнең исеме.

Директор ханым. Безнең солдатларның киеме була инде, аңламаса аңламас икән. Бел! Форманы бозарга, формадан чыгарга ярамый! Категорически!

Ата. Боза күрмә инде.

Ана. Бер формага кергәч җиңел ул.

Ата. Бер формага ияләшкәч, шундый рәхәт була, чыгасы да килми.

Гөлбостан. Режим белән ашарга өйрәнгәч тазарып та китәрсең, бәбкәм, ату гел сөяк, одни мослы.

Режиссёр. Шым, булды, җитте, без подсказки. Yзе белсен. Сабый бала түгел.

Ана. Каян белеп бетерсен инде ул барысын да. Хөрмәтле директор ханым, зинhар өчен, сорасын инде?

Директор ханым. Ярый, тик аз гына.


Читкәрәк китәләр. Сәлим аларга, яхшы дип, билге күрсәтә.


Ана. Сора, балам, тизрәк сорап кал.

Гөлбостан. Энем, мә, тыңлама беркемне дә, тамагыңны туйдыр иң элек. (Ризык бирә.)

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3