Каюмов Гафур Шакурович - Он… / Ул… стр 14.

Шрифт
Фон

Гайсә. Кем тагын?

Хәсән. Ну, чибәр үзе, яшь

Гайсә. Сорап торасың, чибәр дә булгач Бар инде, бар, торма.


Хәсән китә. Гайсә киемен алыштыра. Тагын бер рюмка салып ала

Яшәргәме, әллә үләргәме, менә сорау нәрсәдә (Эчеп куя.)

Альберт керә. Бик канәгать кыяфәтле күренсә дә, күңел түрендә ниндидер ризасызлыгы барлыгы сизелеп тора: әллә акча җитенкерәми, әллә дәрәҗә җитеп бетми, әллә роль, әллә үзе шундыйрак.


Альберт. Ну, картлач, премьера белән что ли?! (Кул суза.)

Гайсә. Что ли, что ли (Кулын бирә.)

Альберт. Автор иптәш кайда соң әле безнең?

Гайсә. Монда Чыкты бугай.

Альберт (чишенә-чишенә). Ә бу нәрсә? Ул, хайван, нәрсә, безне монда гына сыйлап котылмакчы мәллә?

Гайсә. Белмим.

Альберт. Белмим, белмим Нәрсә, шушы мыскыллауга риза булмакчы буласыңмы? Безнең аркада күтәрелә, зараза, тагын сыйларга да иренә.

Гайсә. Миңа барыбер. Монда уңайрак та әле

Альберт. Нәрсә уңай, нәрсә?

Гайсә. Тынычлап эчәргә була. Бер хуҗа да юк Һәм

Альберт. Сиңа инде шул булса Аңла: безне хәзер кеше рәтенә дә кертми башладылар. Утызны узып, кырык ягына чыктык. Бөтен җүнле рольләрдә без диярлек

Гайсә. Җитте инде Ташла әле.


Гарәфи керә.


Гарәфи (чишенеп). Ничек инде ул хуҗалар булмасын ди?! Ә? Ә мин кем? Понимаешь? Театрны ашатып торам

Альберт. Әй, кит әле, син дә торма Карачкы Синсез ачка үләр идек

Гарәфи. Җ-ә, җ-ә, мин булмасам театрыгыз әллә кайчан таралып бетәр иде (Гайсәгә.) Мә, тот. (Кулын суза.) Премьера белән

Гайсә. Сезне дә

Гарәфи (Альбертка). Ишеттеңме? Җүнле адәм сез дип дәшә белә Аңлый, потому что

Альберт. Бар әле, бар

Гарәфи. Барырмын да мин Ни, кая соң, кайда җыенабыз?..

Альберт. Кайда? Утыр урыныңда, син кемгә хаҗәт.

Гарәфи. Ничек? Безне банкетка дәшмиләрмени?

Альберт. Көтеп утыр.

Гарәфи. Ну-у, җәмәгать. Бу дирекциясен дә әйтер идем.

Гайсә. Барыбер түгелмени, кайда эчсәк тә

Гарәфи. Мин, энем, беренчедән, гүпчем эчмим.

Альберт. Нәрсә? (Көлә.)

Гарәфи. Көлмәгез, пожалуйста. Икенчедән, бу ни бу? Гел безне санга сукмау? Гелән-гелән безне читтә калдыру?! Театрны ашатып торабыз, понимаешь ли Ул режиссёр белән директорын да әйтер идем, шуны да күрә белмиләр Карале, нигә әле син берни дә дәшмисең?

Гайсә. Ни диим, миңа барыбер

Гарәфи. Ничек барыбер булсын?.. Туктале, тукта Ә-ә, әллә син манчыган да инде Чынлап та

Гайсә. Манчыса Сиңа ни

Альберт. Ул өлгермәсә

Гайсә. Шуннан Хәл начар иде

Гарәфи. Ярар, ярар, барыбызда да була.


Хәсән Сөмбелне ияртеп керә. Ул әле бик яшь hәм саф күңелле кызга охшаган. Кулында чәчәкләр.


Хәсән. О-о, мондагы чәчәк, мондагы гөлләр. Минем аркада үсепме-үсәсез, ә?

Гарәфи. Yселде инде, үселде. Пенсиягә дә күп калмый.

Альберт. Әллә үзеңме безнең җилкәдә?

Хәсән. Шаярам, егетләр. Бергә-бергә инде. Бар да җыелган, башласак та була.

Гайсә. Әйдә, башласаң башла инде.

Аны Альберт туктата.

Альберт. Нәрсә башларга?

Хәсән. Соң, мәҗлесне ачык дип белдерәм.

Альберт. Ә калганнар кайда?

Хәсән. Кемнәр?

Альберт. Син башыңны җүләргә салма, яме

Гарәфи. Җегетләр, каты кылана күрмәгез, берүк, каты кылана күрмәгез Халыкны тәгәрәтерлек спектакль уйнадык

Хәсән. Ә-ә, син хатын-кызларны әйтәсеңме? Хәзер башлыйк та аңлатам

Гайсә. Җә башласак башлыйк, җә таралыйк.

Хәсән. Ә-ә, әйе, менә, егетләр, танышыгыз, сезнең поклонница

Сөмбел. Юк, ни Мин Мин Гайсә янына гына идем

Хәсән. Димәк, Гайсәнең уйнавын ошаткансыз, димәк, безнең кунак

Сөмбел. Ошаттым дип

Хәсән. Узыгыз, уз

Гайсә. Кергәч үт инде, уз Өйгә кил дигән идем түгелме мин?

Сөмбел Гайсәгә чәчәк бирә.

Рәхмәт

Хәсән. Менә хәзер башласак та була. Ә ни, Рәсүл кайда соң? Гайсә, дәшмисеңме?

Альберт. Әй, йөрмәсен әле.

Хәсән. Белмим дә инде, миңа яхшы түгел.

Альберт. Ярар, бетмәс монда җыен «ботка пеште» ләр. Бер җүнле роль уйнаганы юк, йөрмәсен безнең арада буталып

Хәсән. Белмим инде

Гарәфи. Ярар, килмәсә килмәс, керсә утырыр.

Альберт. Һе, керми ул.

Хәсән. Нигә?

Альберт. Горур, менә шундый.

Гайсә. Башлыйбызмы, юкмы?

Сөмбел (Гайсәгә генә). Ул минем ерак булса да туганым.

Гайсә. Кем?

Сөмбел. Рәсүл абый.

Гайсә. Шуннан ни?

Сөмбел. Әлегә берни дә түгел.

Хәсән. Әйдәгез, җәмәгать. (Өстәл япмаларын ача.)

Гарәфи. Охо, монда малай

Хәсән. Бар да бар, егетләр, гөрлибез

Гарәфи. Моны сыйладыңмы?

Хәсән. Авырыйм дигәч

Гайсә. Санап бар, яме


Эчеп куялар.

Хәсән. Егетләр, ашыкмагыз инде, берәр тост!

Гарәфи. Сыла.

Хәсән. Ни диим Рәхмәт, егетләр. Халык нишли, ә? Егыла-егыла көлә. Аннан мәгънәсе, мәгънәсе ни тора! Мин тирәнгә салган мәгънәви аспектны, сверхзадачаны режиссёр ничек куйган да, сез ничек итеп оста китереп чыгардыгыз, ә?! Рәхмәт, дуслар! Алла боерса, киләчәктә дә шулай уңышлы итеп, халык күңелен күтәрерлек итеп иҗат итәргә язсын. Без бит иҗат кешеләре, егетләр! Әйдәгез, бөек иҗат өчен!

Альберт. Шәп әйттең, моның өчен күтәрми булмас.

Гарәфи. Сөйлисең бармы? (Гайсәгә.) Син ник дәшмисең?

Гайсә. Искиткеч. Әйдәгез шуның өчен

Хәсән. Тә-ә-әк, тагын кемгә сүз бирик?

Альберт. Yзем әйтим әле.

Гарәфи. Тукта әле, менә Гайсә әйтсен әле, син соңрак.

Хәсән. Әйе, әйе. Йә Гайсә, дускай?

Гайсә. Ни диим Ну, әйбәт кенә спектакль эшләдек Киләчәктә дә шулай уңышлы гына эшләргә язсын Ну, халык яратсын диикме инде шунда Ну, әйдәгез, булмаса

Альберт. Юк, болай гына ярамый. Yзем өстим әле. (Пауза.) Менә без гел уйнарга язсын да тегеләй-болай дибез. Менә мин ни дим: уйнарга да язсын, күрсеннәр дә, кадерне дә белә башласыннар. Инде театрны җигелеп диярлек тартабыз, шулай булгач, исемен дә бирсеннәр, акчасын да арттырып торсыннар. Һәм, гомумән, театр ул, егетләр, киләчәктә безнең кулга каласы, дәрәҗәбезне белеп, кадеребезне белеп, өскә үрмәләгән саен нык басып калырга язсын. Әллә дөрес түгелме?

Гарәфи. Сүзләрең алтын ла.

Альберт. Әйдәгез шуның өчен!

Рюмкаларны күтәреп куялар.

Гарәфи. Гомумән, искиткеч комедия оештырганбыз.

Хәсән. Рәхмәт инде, егетләр.

Альберт. Син безгә генә ябыш. Безне, кара аны, онытма.

Хәсән. Әле без сезнең белән Ягез, бердәмлек өчен.

Тагын тост күтәрәләр.

Ә-ә, менә (Сөмбелгә карап) чын тамашачы фикерен дә ишетик әле.

Сөмбел. Ни диим?

Гайсә. Ни уйлыйсың, шуны яр, оялма.

Сөмбел. Тик сез ачуланмагыз, зинhар өчен, яме?

Гарәфи. Ниткән ачу ди, яр да сал. Гайсә, тотынып утыр, сине бетерергә килгәндер бу кызый.

Сөмбел. Нигә? Киресенчә, ул миңа ошады.

Альберт. Ние белән? Тиресе белән сөягеме?

Хәсән. Туктале, тукта, шуннан?

Сөмбел. Юк, уены белән дә түгел. Ниндидер моңы бар аның күңелендә.

Альберт. Ә безнең?

Гарәфи. Безнең димә, минем диген, үзеңне генә сөйлә

Сөмбел. Сезне ошатып бетерә алмадым, ачуланмагыз

Альберт. Нәрсә? (Көлә.) Ни сөйли ул? Тәнкыйтьчеләр, әле Мәскәүдән килгәннәре, мине ничек мактыйлар, беләсеңме? Һе, кыз-зый

Сөмбел. Гафу итегез

Хәсән. Ә әсәр, әсәр ничек? Шәпме?

Сөмбел. Әйем, әйтмим.

Гайсә. Яр шуларга, яр, правду-матку

Хәсән. Йә әле, йә?

Сөмбел. Әсәр бөтенләй ошамады. Кызык та кебек инде үзе Юк, юк, ошамады Ачуланмагыз

Альберт. Эләктеме, сылыймы кызый. Аны Гайсә юри котыртып куйган, үзен мактатырга

Гайсә. Әй син, барбос

Гарәфи. Йә, йә егетләр, кызмагыз

Хәсән (елмаерга тырышып). Сез нәрсә инде, бу бит бик гади, җәмәгать Син, ни, сеңлем, аңлап бетермәгәнсең Монда, беләсеңме, катлаулырак катламнар ята Гади күз белән генә күреп бетерерлек түгел

Гайсә. Хәсәнулла, юкны лыгырдап утырма, бар, алып кил әле

Хәсән. Кемне?

Гайсә. Кемне, кемне, аның кем икәнен беләсең бит.

Хәсән. Соң әйтеп торам лабаса, анда чит ил кешеләре, үзе дә шунда

Гайсә. Булса, кем әле ул «үзе» шулкадәр?

Хәсән. Кем әле түгел шул, режиссёр әлегә. Аның алдында ничек ычкынсын инде ул?

Альберт. Шул себеркегә калмасаң. Һәй, кешеләр, өйләнеп тә җибәр тагын.

Гайсә. Синең эшең түгел, балда. (Хәсәнгә.) Бар, әйт, мин чакыра диген. Шулай дисәң очып килер.

Альберт. Килер, син дип, шуннан очар Тиле ди ул.

Сөмбел. Бәлки, сезгә кайтыргадыр?

Гайсә. Нәрсә? Син дә мондамыни әле? Әйттеләр бит инде сиңа, өйгә килерсең дип, бар элдерт моннан

Хәсән. Җә, җә, кунакка кагылма. Хәзер, алайса, кадал инде (Чыгып китә.)

Гайсә. Вот так, вот

Альберт. Бар, бар, чакыр шул себеркене

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3