Каюмов Гафур Шакурович - Он… / Ул… стр 12.

Шрифт
Фон

Гөлсем. Кит, оятсыз! Ни сөйлисең, балалардан оял!

Хафиз. Ә кияүләргә ни булган, ә? Бар яктан килгән.

Сәкинә. Хафиз!

Хафиз. Менә нәрсә, папаша! Юләрләнмә, үзеңә дә тими ул акча, безгә дә

Хәким. Һәм тимәс тә, яндырам.

Гөлсем. Котырган!..

Ногман. Туктале, әти, нигә бирмәскә булдың инде?

Хәким. Чөнки сез барыгыз да ничтожество! Булдыксызлар сез, юк сез, юк! Нуль! Сез, берегездән-берегез таза ирләр, шул хәерче берничә меңгә карап талаша башладыгыз. Тфү! Мин үз гомеремдә аз гына булса да эшләп кала алганмын. Ә сез аны да булдыра алмыйсыз. Yзегезне муллыкта яшәтә торган итеп эшләр әйләндерә белсәгез чәчәр идем мин ул акчаларны сезгә. Сез булдыра алмыйсыз. Ә фактически сез үзегез җир җимертеп таба алырга тиеш. Булмагач, тамагың да ач! Һәркем үзенә тиешлене ала инде. Сезгә тиешлесе шул: хәерчелек. Хе-хе-хе!..

Хафиз. Ул безне мыскыл итә!

Валера. Әй мужик!

Хәким. Да, мужик! Әйе, көләм Чөнки сез көлке, мескен хәлдә. Yзегез гаепле. Кайсыгыз ул акчадан файда эшләр иде? Кайсыгыз берәр мохтаҗ кешегә ярдәм итмәкче булды? Берегез дә! Ә син, Рәшидә кызым, бөтенләй баш тарттың! Иң ансаты ул баш тарту! Ач корсагыңны сыйпап яту.

Ногман. Әти, мин әйттем бит, файдалы эшкә кертәм дип.

Гайшә. Әйе, әткәй. Ногман бик файдалы эш эшләмәкче иде.

Хәким. Беләм мин синең файдалы эшеңне. Кесәңне калынайтырга да бикләнеп, башкаларга төкереп яшәргә, шиш!

Хафиз. Ярдәмгә мохтаҗлар турында уйларга? Үзебезнең хакта кем уйлар?

Гайшә. Бу кадәр кире булырсың икән.

Хәким. Барыбер юкка чыгарам.

Сәкинә. Әти, нигә алай итәргә? Тигезләп бүләргә дә бетте китте

Хәким. Тигезләп Соң, әзрәк уйлап карагыз. Булмый аның белән генә бәхетле яшәп, булмый. Кеше хакы барыбер бер килеп чыгачак. Моны мин әйтәм, мин беләм. Киресенчә, йөрәкне генә май баса. Рәшидә әйткән кеше хакында уйлагыз, гомерегез бушка уза бит.

Хафиз. Син безгә ничек яшәргә икәнен өйрәтмә. Акчаңны тарат та, калганын без үзебез белербез.

Гайшә. Әйе, акыл сатарга мин үзем дә мәчтер.

Хәким. Китегез, күз алдымнан югалыгыз!

Хафиз. Нәрсә?! Миңа кычкырасың? Ярый, аңламадың. Хәзер дусларны чакырып

Хәким. Шунсыз булдыра алмассыңмы? Yз кулың белән буа алмыйсың. Куркак шул син!

Сәкинә. Тәртип, җәмәгать! Хафиз, нишлисең инде?

Хафиз. Атаңны тый әнә, үз кызыннан барлы-юклы акчасын жәлли. Әйе, куандык. Синең үлү хәбәреңне ишеткәч куандык. Азрак булса да файдаң тигән булыр иде. Нигә кайттың?

Рәшидә. Ни сөйлисең, Хафиз?

Хәким. Ха-ха, барыбер эләкмәс!

Хафиз. Котыртма минем җанымны!

Хәким. Җаның? Кайда соң ул, табан астындамы?

Сәкинә. Әти, мыскыллама син аны, исердем дигәч тә.

Хәким. Бар, бар, сат атаңны шуның танавына.

Гайшә. Бу ни була инде бу, Ногман? Без биредән бер тиенсез китәбезмени?

Ногман. Әти, юләрләнмә, вакытында акылыңа кил.

Валера. Как это, значит, папаша, я «Волгу» больше не увижу. А если я умру. Ведь я без «Волги» ни дня проживу. Понятненькое дело, как всегда честного русского человека давят.

Гайшә. Әй, сине түгел, безне дә кимсетәләр әле монда.

Гөлсем. Менә күрәсезме, балалар, ничек яшәдем мин? Гел кимсетелү, гел орыш.

Хәким. Мескенләнмә, барыбер эләкмәс.

Гөлсем. Эләкмәсә! Никләр генә кайттың?! Кайтмый калсаң эләктерә белер идем. Җүнле кеше булса, кайтмас иде әле, җүнсез.

Гайшә. Шулай итеп, әти, Ногманны, булдыклы улыңны, өлешсез калдырасың? Сытып бетерәм! (Ябыша.)

Ногман. Шундый ул, әти, уйла.

Рәшидә. Нишлисең, Гайшә?

Гайшә Рәшидәне этеп җибәрә.

Гайшә. Кит әле. Бирәсеңме, юкмы?


Ногман Гайшәне аера.

Хәким. Берни эләкмәс.

Гөлсем. Әнә шундый ул, кире. Анагызны гел мыскыл итә, сез түзәсез. (Шыңшый.)

Хафиз. Т-ә-к-к, шулай итеп, аңлаша алмадык. Бирәсеңме, каенатай, юкмы?

Хәким. Юк!

Хафиз. Юкмы?! (Хәкимне сугып ега.)

Рәшидә (елап). Нишлисез, җир битләр!

Хафиз. Кысылмагыз!

Ногман. Әти, акылыңа кил, юньлегә түгел бу, үзеңә яхшы булмас.

Гайшә. Нәрсә аның белән сөйләшеп торасыз. Әйткәнне аңлыймыни ул? (Егылган Хәкимгә атланып, аның башына суга башлый.) Мә, мә, куркуль!

Сәкинә. Гайшә, юләрләндең мәллә?

Гайшә. Кит әле. Акылыңнан шашарсың монда. Көпә-көндез чишендерәләр.

Сәкинә белән Рәшидә Гайшәне тартып төшерәләр.


Гайшә. Yтерәләр, карт шайтан. Үтерә!

Хәким. Туктагыз, балалар, нишлисез?

Хафиз. Туктарбыз, бирәсеңме, юкмы?

Хәким. Нәрсәне?

Валера. «Волгу!»

Хәким. Юк, дидем бит инде! Сезгә файда китермәячәк ул акчалар.

Валера. Ах, нет. Ну и получай! (Сугып җибәрә.)

Хафиз. Күп сөйләшеп тор әле.


Валера белән Хафиз Хәкимне типкәли башлыйлар. Гайшә өстендә

сикерә.

Гөлсем. Менә алма кебек хатыныңны тыңлый белмәсәң.

Рәшидә (аралап). Нишлисез, үтерәсез бит! (Елый.)

Гайшә. Катсын, бер файдасы да юк.

Сәкинә. Шашмагыз, булды. Әти, әллә Экономик яктан караганда әллә

Ногман. Ник жәлләргә инде шул акчаларны.

Хафиз. Бирсә, әйбәт була бит. Хәзер сине келәткә бикләп торабыз, уйла, акылыңа килмәсәң, тагын эләгер.

Хафиз белән Валера Хәкимне алып чыгып китәләр.

Рәшидә. Туктагыз, нишлисез, милициягә чакыртам

Ногман. Кая барасың? (Аны туктата.) Милиция (килеп керүче Хафизга), сиңа минем апа нидер әйтмәкче була. Хи-хи-хи.

Рәшидә. Ничек оялмыйсыз?

Сәкинә. Җиттеме сезгә? Ни кыланганыгызны аңламыйсызмы сез, ә? Барыбер бирмәячәк.

Хафиз. Әйе шул. Артык кызып киттек бугай. Ногман, кая, бармы анда, сал әле?..

Ногман. Мә!

Хафиз. Сәкинә дөрес әйтә, бирмәячәк. Ярый, җәмәгать, берни дә барып чыкмады. Әйдә, Валера, эчик! (Эчәләр.) Ногман, бар, алып чык атаңны, начаррак килеп чыкты.

Гайшә. Әй, берни дә булмады әле ул кадәр.

Гөлсем. Ни булсын аңа, кешеләр шартлаганда да үлмәгәнне. Җен кебек таза.

Хафиз. Ярый, булды. Ногман, бар, алып чык, син җаен беләсең.

Ногман. Хәзер. (Китә.)

Гайшә. Тапкан жәлләр кеше. Безне жәлләми бит әле.

Валера. Ты и в правду отказываешься, Хафиз? (Җырлый.)

Автомобиль гаражы,

Син дә безне жәлләмәдең,

Жәлләмибез, заразы


Тышта Ногман чәрелдәгәне ишетелә. Ул йөгереп керә. Күзе-башы акайган, ни әйтергә белми.


Хафиз. Ни булды?


Ногман дәшми.


Гайшә. Нәрсә акайдың, сөйлә!

Ногман (үкереп җибәрә). Сволочь, карт тәре дуңгыз чучка (Аракы эчеп ала.) Вәт дуңгыз ә

Хафиз. Ни булды?

Ногман. Асылынган

Рәшидә. Әти! (Чыгып йөгерә.)

Сәкинә. Әткәй! (Аның артыннан ташлана.)


Барысы да катып калалар. Утлар сүнә, арттан гына прожектор яна. Һәр персонаж кара шәүлә генә булып күренә. Тынлык. Фонограмма яңгырый: кайдадыр кабердән чыккан кебек тавышлар ишетелә.


Гөлсем. Яраткан кешеңне югалту бик кыен ул, аңларсыз әле

Ногман. Әтием, бәгърем, ник ташлап киттең безне?! Ничек ярата идем мин сине.

Гайшә. Уф, йөрәгем. Әти минем өчен үлеп тора иде. Акыллы киленем, диеп сөя иде

Хафиз. Эх, әткәй, бигрәк яхшы кеше иде инде. Нинди балыклар тота идек

Валера. Ой, как тяжко мне А я карбюратор к «Волге» принёс

Сәкинә. Әти! Балаларың, туган ил, партия сине беркайчан да онытмас!

Чәчкә. Әтием, ә как була Отчизнаның татарчасы?


Пәрдә.


Бөтен дөнья театр,

Һәм без анда актёрлар

Шекспир

Туу

«Театр» тормышыннан ике пәрдәле музыкаль хикәят

Катнашалар:

Сөмбел 1618 яшьтә.

Гайсә 33 яшьтә.

Рәсүл 3540 яшьтә.

Әнзирә 2832 яшьтә.

Гарәфи 5055 яшьтә.

Альберт 2731 яшьтә.

Директор ханым 4550 яшьтә.

Режиссёр 5055 яшьтә.

Хәсән журналист 3540 яшьтә.

Гөлбостан Гайсәнең туган апасы 5055 яшьтә.

Хаҗимулла Гөлбостанның ахире 6065 яшьтә.

Сәлим «завхоз» 2530 яшьтә.

Ата.

Ана.

Беренче пәрдә

Сәхнәдә: театр эчендә театр. Сәхнәдә спектакль бара. Түрдә «тирес» өеме. Гайсә, аңгы-миңге килеп, сәхнәдә йөри, башына куллары белән ябышкан, уфтана. (Гомумән, әгәр дә бөтен картиналар да аерым декорация булып түгел, ә бер үк вакытта пространство һәм вакыт берлегендәге бәйлелекне хәтерләтсә яхшырак булыр иде.)


Гайсә. Бу ни бу? Кайда мин? Мунчадамы әллә? Әллә миңа ис тигәнме? О, юкә ботагы, ферштейн, димәк, мунча түгел. Ой, юкәдә икән чикләвек Ну миндәге баш Эшләми

Альберт мүкәләп чыга, пычранып беткән.

Альберт. О-ой, борыным!


Гайсә аннан көлеп тора.


Нигә ыржаясың? Кем соң син? Танавым берни сизми, таный алмыйм, кем соң син?

Гайсә. Йә, ярар, кыланма, мин инде бу, мин. Җайла танавыңны. Минеке дә берни сизми, әллә ниткән куе ис кенә тулган кебек. Дыңгычлап тутырганнар диярсең Борын тыгылган саен, кеше танымый башласаң

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3