Гайшә. Ничек инде?
Хәким. Ничекме? Менә бер-берегезне якын итеп, бер-берегездән берни дә жәлләмичә яшәү өчен.
Гайшә. Әй, алай яшәп булмыйдыр ул.
Хәким. Нигә булмасын, теләк булсын.
Ногман. Алай яшәү өчен hәркемнең бай булуы кирәк.
Рәшидә. Ә синеңчә нәрсә соң ул байлык?
Гайшә. Хе-хе-хе (Көлә.) Белми Нәрсә булсын ди инде байлык. Акча, билгеле Акчаң булса, бар да була.
Ногман. Кәнишне.
Хафиз. Бик дөрес.
Валера. Но ведь «Волгу» можно и украсть.
Сәкинә. Аңа китсә, акчаны да урлап була.
Хафиз. Һе, андый байлык өчен Уголовный кодексның бик әйбәт статьялары бар. (Бармакларын рәшәткәләп күрсәтә.) Әнә Иректән сорагыз.
Рәшидә. Ә Ирек кайда соң әле?
Гөлсем. Китте ул.
Хәким. Эше килеп чыкты аның.
Хафиз. Эше Күрә алмый ул безне, шуңа китте. Нигә күрә алмый, аңламыйм. Без бит аңа яхшылык кына телибез.
Чәчкә. Не трожьте абыйны! Сезнең эшегез түгел
Рәшидә. Йә, йә, сеңлем. Чыннан да, кагылмагыз аңа. Ул болай да
Гайшә. Мескен. Yзе гаепле.
Хәким. Җитте, килен! Синең башың җитәрлек эш түгел бу. Әйдәгез, нәрсәгә тукталдык? Ә, әйе, туганнарның туганлыгы өчен.
Сәкинә. Шулай итеп, акча дип исәплибез инде байлыкны
Ногман. Соң, нәрсә кабат сорап торасың. Вәт кызык, тагын нәрсә булсын инде байлык?
Сәкинә. Ә син нәрсә әйтмәкче идең, Рәшидә?
Рәшидә. Әйе, акчасыз яшәве кыен.
Гайшә. Кыен гына түгел, үлем
Рәшидә. Кем акча белән бай, кем җаны белән, кем балалары белән. Рух дигән әйбер, рухи байлык та бар бит әле.
Гайшә. Хе-хе-хе Бар, чыгарып сатып кара син ул байлыгыңны базарга, кем сукыр тиен бирер икән
Хафиз. Көлкегә калдырып йә типкәләп ташламасалар ярар.
Валера. Что-то ты не ту тему завела, жена.
Сәкинә. Культура кирәк, җәмәгать.
Рәшидә. Бөтен кеше дә акча гына җыеп ятмый бит. Менә безнең отделениедә бер карт ятты. Ак сакаллы, чәче дә кардай ак. Ә күзләре чем-кара. Эчендә ниндидер аңлап бетермәслек сагыш, моң. Yзләре шундый бәхетле ялтырыйлар. Ә бит ул үзенең озакламый үләсен белеп, сизеп ятты. Кемнәр генә килми иде аның янына: балалары, оныклары, туганнары, кияү-киленнәре, әллә кайчан бергә эшләгән кешеләр, шәкертләре, тагын әллә кемнәр. Санап бетерерлек түгел. Көн дә киләсе кешеләргә исемлек төзергә туры килә башлады. Режим керттек. Югыйсә картны алҗытып бетерәләр. Юк, ул үзе тыштан берни дә күрсәтми. Киресенчә, hәркемне күргән саен талпынып, канатланып китә. Минемчә, ул бик бәхетле кеше иде. Yлгәндә дә елмаеп үлде.
Гайшә. Һе, аңа калса, безнең әти иң бай, иң бәхетле кеше. Әнә күпме акчасы, күпме балалары, җаны да үз урынында.
Хафиз. Чыннан да, шулай бит, әй.
Валера. Сказал же я вам, что он Христос.
Гайшә. Бутама, керәшен түгел, мөселман ул.
Хәким. Карале, кызым, кем булып эшләгән ул?
Рәшидә. Музыкант шикелле
Хәким. Музыкант? Исемен белмисеңме?
Рәшидә. Заhид абый бугай.
Хәким. Заhид, Заhид Юк, белмим шул, белмим. Завскладларны, директор урынбасарларын, спекулянтларны беләм, хәтта замминистр торговлины да. Ә аны белмим, кызганыч
Гайшә. Нәрсәсен кызганырга, әткәй. Ул инде картаеп киткән, беткән. Ә без әле синең белән яшь, бергәләп дөньясын дер селкетеп яшәрбез.
Хәким. Сүз ул турыда түгел шул, килен.
Гайшә. Син пешмәгән духтыр, әллә ниләр бутап, әтине борчыма, яме. Матур гына утырганда
Хәким. Рәшидә кызым дөрес әйтә, акча белән генә яшәп булмый.
Ногман. Шулайдыр анысы, әти. Yзең дә бит шактый туплагансың. Аны ничек аңларга?
Хәким. Шуңа күрә мин артык куанмыйм да. Элек булдырам дип яши идем, ә хәзер
Хафиз. Сез нәрсә инде, бала-чагалар кебек? Әти шаяра гына. Ә сез авызыгызны ачып тыңлыйсыз! Тост!
Ногман. Әйе, җәмәгать, Хафиз дөрес әйтә, нигә болай утырабыз әле, әти, тот бокалларны.
Хәким. Туктале, хәзер, балалар. Минемчә, сезгә бөтен булганыгызны берләштереп яшәргә кирәк.
Гөлсем. Менә әйттем бит мин сезгә.
Хәким. Туктале, хатын, Рәшидә әйткәнне дә, акча мәсьәләсендә дә, бүтәнне дә. Кем нәрсәгә мохтаҗ, шуны ала алсын.
Хафиз. Нәрсә хәзер, Рәшидәнең күңеле бай, акчасы да юк дип, акча җыеп бирикме, хе-хе-хе!.. Бик кызык әле бу.
Гайшә. Менә сиңа йомыкый Рәшидә?! Вәт бирде бу! Шыпырт кына утырды да барын да үзенә җыеп алды. Вәт маладис!
Хәким. Аңа гына түгел, барыгызга да. Аңа, мәсәлән, күпмедер процентта финанс белән, ә сиңа җан азыгы, бүтәнгә
Гайшә. Туктале, әткәй, син мине җансыз димәкче буласыңмы? Без акчабызга җан сатып алырга тиешме? То есть, әй юк ла, сатып ала алмыйбыз, кәнишне, безнең бит акча юк.
Хәким. Юк инде, алай димим. Бары бөтен булганыгыз белән уртаклашып, ярдәмләшеп яшәгез. Чын кардәшләр булып. Соңыннан соң була ул.
Хафиз. Син соңардыңмыни?
Хәким. Соңардым шул
Валера. И твои сбережения тоже сюда, и «Волгу»?
Хәким. Әй балалар, сбережениедә генәмени хикмәт?
Ногман. Шулай да керәме?
Хәким. Керер, ник кермәсен.
Гөлсем. Атагызга hәм аның хезмәтенә кагылмагыз! Тынычлыкта калдырыгыз олы кешене. Оялмыйлар да
Гайшә. Хезмәте Yзеңә потламакчы буласың барысын да?
Сәкинә. Гайшә! Әни! Тәртип кирәк, культура! Консенсус
Гөлсем. Соң, кызым, атагыз исән бит әле, тагын бүлешә башладыгыз.
Гайшә. Ачка үлә күрмәгез тагын. Мескеннәр.
Хафиз. Менә нәрсә: әти дөрес сүз башлады. Тигезләргә кирәк дөньяны. Мәгәр әгәр дә мин теләгәнне ала алсам, бер дигән дөнья корып җибәрер идем. Кызың да бәхетле булыр иде.
Хәким. Күпме инде ул, сине бәхетле итә торган сумма?
Хафиз. Күп түгел, шул бер 40 мең җитә безгә.
Валера. Охо!..
Гайшә. Син нәрсә? Ычкына башладың мәллә? Безне коры калдырмакчы буласыңмы?
Сәкинә. Җәмәгать, шауламагыз, тәртип
Ногман. Туганнар, сөйләшкән идек бит: 50 мең чамасы алсам, мин аны эшкә кертәм, ул безгә файда китерәчәк дип. Шулай хәл итик әле без.
Хафиз. Син, «кооп», бик остарма әле, яме? 50 мең бирсәгез, имеш. 50 мең кулга керсә, мин аны үзем дә бик hәйбәтләп эшкә кертәм.
Гайшә. Син нәрсә Ногманның бугазын буасың? Нигә дип әти сиңа кырык мең бирергә тиеш әле, милиция булганың өченме?
Хафиз. Шуның өчен булса да Менә монда кычкырышып, эчеп, бәйрәм итеп утырасыз, ә кем сезнең тынычлыгыгызны саклый? Кем сезне хулиганнардан яклап кала? Кем сезнең өчен гомерен дә жәлләми?
Валера. Не смеши, Хафиз. Будь мужиком, все знают, как вы защищаете
Хафиз. Син кагыласы булма
Ногман. Кай арада кырык меңгә күтәрелде әле ул?
Хафиз. Нәрсә, сиңа ярый, безгә ярамый? Сез болай да бай
Валера. Про другое не знаю. Батя, как с «Волгой» поступишь? Не забудь, я твой главный механик.
Хәким. Туктагыз әле, балалар, мин исән бит әле.
Гөлсем. Ояла да белмисез инде, атагыз сезнең өчен үлеп тора.
Хафиз. Ничек? Бу синең, чыннан да, шаяру гына булдымыни?
Гайшә. Безне шул хәерчелектә калдырасыңмы?
Валера. Как же я без «Волги» проживу, не представляю.
Рәшидә. Шашмагыз инде, исерешеп беттегез.
Сәкинә. Юк, әти, син дөреслек белән бар, тигез итеп бүл дә бир. Тавыш та чыкмас. Дөрес булыр.
Гөлсем. Нишлисез, балалар? Атагызны көпә-көндез талыйсыз түгелме?
Гайшә. Юк инде, әни, син үзең башлап җибәрдең дә, хәзер без гаеплеме? Эткә сөяк күрсәтмәскә иде аны, хәзер тыеп кара әнә.
Сәкинә. Тәртип, җәмәгать, культурно гына
Ногман. Туктагыз әле, туганнар. Менә мин нәрсә тәкъдим итәм: әйдәгез, тынычлану өчен берәр чәркә күтәреп, капкалап алыйк, аннан барын да аек акыл белән хәл итәрбез.
Рәшидә. Ногман, нишлисез, болай да исерешкәнсез бит инде.
Валера. Жена, молчи.
Хафиз. Ярый, көтеп карыйк.
Ногман. Менә бу юлы кадерле әтиебезнең акылы, зирәклеге өчен эчәсем килә.
Гайшә. Әйтәсе юк. Әбәзәтелни әти өчен!
Хәким. Рәхмәт, улым. (Эчәләр.) Ләкин хәзер күпме генә сөйләсәгез дә, бер тиен дә ала алмассыз.
Гөлсем. Дөрес, әтисе.
Хәким. Кысылма, сихерче! Сиңа да эләкмәячәк. Барыгыз да минем алда акча өчен генә юхаланасыз.
Сәкинә. Әти, син ни сөйлисең, тынычлан.
Хәким. Юк, тынычландырма мине, мин үлде дигәч, ничек куанганыгызны аңлыйм мин хәзер
Гөлсем. Син исердең, атасы.
Хәким. Ю-у-ук-ук! Мин исерек түгел! Киресенчә, айнып киттем. Ә син (Гөлсемгә), миннән котылгач, рәхәтләнеп типтереп яшәмәкче идеңме? Кияүләреңнең берәрсен эләктерергә дә не прочь. Мә, тот!