Ниләр генә булганда да,
Акыл хисен җуймадык без,
Сөю хисен тыймадык без,
Яратышып туймадык без
Ишетсәк тә күпме нахак,
Әйткән һәрбер сүзебез хак.
Хак алдында үзебез пакь,
Ил алдында йөзебез ак
Хак Тәгалә үзе шаһит!
Бар да аның күз алдында
Инде менә торабыз без
Икебез дә көз алдында.
Көзебезгә кереп барыш,
Атлап кына карыш-карыш
Гомеребез көзләренең
Ни икәнен белеп барыш
10.10.09
Сөю Юлы
1
Кайда син, минем сөюем?
Сиңа юллар бар микән?
Ул юллар бик озын микән,
Ул юллар бик тар микән?
Сөю бәхет юлы микән?
Сөю наз юлы микән?
Сөю юлы әллә инде
Киек Каз Юлы микән?
Киек Казлар Юлы микән,
Ул сөю тулы микән?
Сөю безне буйсындыра
Без Сөю колы микән?
Ничек адашмаска икән
Ул сөю юлларында?
Ул сөюгә барыр җырчы
Мәхәббәт җырларында.
Аның җыры кемнең генә
Үзәген өзәр икән?
Җырчының үзенең җаны
Ничекләр түзәр икән?
Сөю табыла икән ул,
Җанга кагыла икән.
Сөю хисе көтмәгәндә,
Кинәт кабына икән!
Шул сөюнең утларында
Мәңге янасы икән!
Җандагы төзәлмәс яра
Шуның ярасы икән!
Монда барсы да буталган:
Ләззәте, газабы да.
Булмыйдыр Сөю Юлының
Башы да, азагы да
2
Үпкән-кочкан җилгә очкан
Халык сүзе хак икән.
Сөю сүзе татлы икән,
Сөю төсе ак икән.
Тоттым дигәч, очып китә,
Тоттым дигәч, кача ул.
Бер җиргә төшә егылып,
Бер күкләргә аша ул!
Күңелеңә кереп сайрый,
Үксеп елый кайчакта.
Бер карыйсың еракта ул,
Бер карыйсың кочакта.
Сөю кошы Ходай кошы,
Тормый күзгә күренеп,
Тормый шул күзгә күренеп,
Тотып булмый үрелеп.
Сөю кошы тик тормый шул,
Сөю кошы тоттырмый.
Сөю кошы җилбәзәк кош,
Тоттырса да күп тормый.
Сөю кошы серле бер кош,
Түгел тылсым гына да
Күренә дә югала ул,
Безне ымсындыра да.
Сөю кошы алдый, көлә
Яшеннән һәм картыннан.
Сөю кошы, алдаса да,
Ияртә үз артыннан.
Күпме гашыйклар ярларын
Кысып кочмаган әле.
Үпкән-кочкан җилгә очкан
Бер дә очмаган әле!
Безгә дигән менә дигән
Кызлар бетмәгән әле!
Үбәрбез дә, кочарбыз да:
Вакыт үтмәгән әле!
3
Сөю ул төш кенә кебек,
Сөю әкият кенә.
Сөю хыял кошы гына,
Сөю ак ният кенә.
Кайчакта чын мәхәббәт тә
Бер төшкә әверелә,
Алып китә Ләйлә белән
Мәҗнүннәр дәверенә.
Мәхәббәт ул бар да кебек,
Ул үзе юк та кебек.
Кайчагында аптырыйсың:
Барсы да юкка кебек.
Мәхәббәт ул эреп бетә,
Яңа яуган кар кебек.
Күз алдында юкка чыга
Томан кебек, пар кебек
Ул бит бер тукталыш кына
Бөек Сөю юлында.
Чын мәхәббәт килми калмый!
Тик ул Ходай кулында.
Сөю, сөю
Сөю бит ул
Төш белән өн арасы.
Сөю, сөю
Сөю бит ул
Көн белән төн арасы,
Алдыбызда көн яктысы,
Алда төннең карасы.
Шул Сөю юлыннан безгә
Барасы да барасы.
Сөю, әлбәттә, киләчәк
Яшь кыз булып көләчәк.
Һәм япь-яшь егетләрнең ул
Кочагына керәчәк.
Яшь егет булып киләчәк,
Мәхәббәткә күмәчәк!
Киләчәк Сөю, киләчәк,
Әгәр бик нык теләсәк!
4
Алсу алмалар сибелгән
Сез барасы юлларга.
Сезнең Сөю юлларыгыз
Сузылсын күп елларга!
Сезнең сөю юлларыгыз
Мәхәббәткә күмелгән.
Алма булып сезнең сөю
Хисләрегез түгелгән.
Юлыгыздагы алманы
Җыеп алыгыз инде,
Яратудан башыгызны
Җуеп калыгыз инде
Мәхәббәт алмаларыгыз
Төшмәсен кулыгыздан,
Кызарсын әле алмалар
Сезнең җан җылыгыздан.
Сезгә дигән мәхәббәт ул
Алдадыр, алда әле!
Хыял безнең күңелне дә
Ничә кат алдалады.
Сөю уты күңелләрне
Яндырып алгалады.
Сөю уты булып янды
Мәхәббәт алмалары
Кәрзин тулы сөюегез,
Кәрзин тулы алмагыз.
Алма төсле кызлар бит сез!
Мәхәббәтсез калмагыз!
Яздырмасын сезне Ходай
Алдагы юлыгыздан.
Тайпылмагыз мәхәббәтле,
Алмалы юлыгыздан!
5
Озын-озак юллар уздым
Мин мәхәббәт артыннан!
Мең кат утка кердем дә мин,
Мең кат чыктым ялкыннан.
Упкыннарга да очтым мин,
Галәмгә дә аштым мин.
Кочагымны давылларга,
Күкрәүләргә ачтым мин.
Юлым авыр булган саен,
Хисләр кабына тора,
Сөю хисе сөю кошы
Канат кагына тора.
Сезнең күңелегезгә ул
Җыр булып куна тора.
Җыр булып куна тора ул,
Моң булып тула тора!
Ул моңнарым кире кайта
Сезнең сөюләр булып.
Яшимен мин менә шулай
Бер гашыйк-юләр булып!
Нишлисең, чынлап яратсаң,
Сөю җүләрләндерә,
Сөю чибәрләндерә дә,
Сөю егәрләндерә
Гомернең юлы бер генә,
Ул Сөю юлы икән,
Сөю юлы җырлы икән,
Моң белән тулы икән!
Сөюдән мең еладым мин,
Сөюдән мең җырладым
Сезгә дигән моңнарым бу,
Сезгә дигән җырларым!
Сөю юлы дәвам итә!
Иксез-чиксез юлдыр ул
Безне үзенә иярткән
Илаһи көч улдыр, ул
Шатлыкларга, аклыкларга,
Газапларга мулдыр ул
Ни булса да, безнең Язмыш,
Безнең Сөю шулдыр ул
Сөю юлы караңгы да,
Якты да юл икән ул.
Сөю юлы газаплы да,
Татлы да юл икән ул!
Сөю хисе йөрәкләргә
Кадалган ук икән ул.
Егет юлы Сөю юлы
Башка юл юк икән ул!
2010
Таш-Чишмәнең салкын суын эчтем
Ике тапкыр Советлар Союзы Герое
Муса Гәрәевнең туган авылында
салкын сулы чишмә бар.
Таш-Чишмәнең салкын суын эчтем
Авыл кешеләре эчкән су.
Гади суга бер дә охшамаган
Муса Гәрәй эчеп үскән су
Таш-Чишмәнең салкын суын эчтем
Исем китте аның тәменә.
Исем китте аның шифасына, -
Гайрәт иңде бөтен тәнемә.
Таш-Чишмәнең салкын суы белән
Юып алган идем йөземне,
Мин кинәттән генә япь-яшь итеп,
Егет итеп тойдым үземне.
Озак-озак итеп карап тордым
Таш-Чишмәнең агып ятканын:
Сез күрсәгез иде Таш-Чишмәнең
Челтер-челтер килеп акканын.
Таш-Чишмәнең салкын суын эчтем
Сусынымны гына басмады.
Тагын килеп эчми булмас инде
Күңел әле күккә ашмады.
Син ханбикә, ә мин хан
Син минем ханым-солтаным,
Син бит минем ханбикәм.
Син ханбикә булгач, мин дә
Әллә инде хан микән?
Кушымта:
Бу бит безнең икебезнең
Мәхәббәт ханлыгыбыз.
Сөю хисе белән тулы
Мәхәббәт сандыгыбыз!
Сөю тулы сандыгыбыз
Безнең бар байлыгыбыз.
Сез дә, дуслар, безнең кебек,
Сөюгә бай булыгыз!
Бу дөньяда безнең кебек
Парлар тагын бар микән?
Син минем ханбикәм икән,
Мин дә сиңа хан, иркәм!
Кушымта.
Әллә инде бездә генә
Шундый гашыйк җан микән?
Син чынлап ханбикә икән,
Мин, чынлап та, хан икән!
Кушымта.
Бездә
Кеше үзенең бөек икәнлеген
Каян белер иде, үлмәсә
Ә. Атнабай
Талантларны яратмыйлар
Сәбәбе бар, димәк ки.
Талантлылар болай да аз,
Алары да кирәкми.
Талантлар талантсызларга
Комачаулый язарга.
Талантлылар бик күп булмый,
Бирелә ул азларга.
Бездә бик талантлы булу
Тыйнаксызлык санала.
Бездә күбрәк уртакуллар
Санлана һәм данлана!..
Бездә бит бар да бертигез,
Бар да «шәп», бар да «оста»!
Исәндә син талант түгел,
Ә үлгәч, пожалуйста!
Бездә үлгәннәр почётта
Юк аның юлы башка:
Бик яраттырасың килсә,
Үләргә кирәк башта!
2009
Кебек
Мин барсын да аңлыйм кебек
Аңламыймын да кебек.
Мин сезне бер дә алдамыйм
Алдалыймын да кебек.
Сугыш яралары үткән
Үзе үтмәгән кебек.
Илдә сугыш беткән кебек
Үзе бетмәгән кебек.
Солдат улларыбыз үлә
Үлмәгәннәр дә кебек.
Шуны бар да белеп тора
Белмәгәннәр дә кебек.
Болар бар да дәрес безгә
Дәрес тә түгел кебек.
Мин дөресен язам кебек
Дөрес тә түгел кебек.
Дәүләтебез бар да кебек
Нигәдер юк та кебек.
Эшләребез хутта кебек
Без ач та, тук та кебек.
Телебезнең хәле яман
Яман да түгел кебек.
Гәзит, экран тулы ялган
Ялган да түгел кебек.
Бу илдә бер тәртип тә юк
Чүт-чүт тәртип тә кебек.
Бу шигырем тәнкыйть түгел
Чүт-чүт тәнкыйть тә кебек.
Без шагыйрьләр милләтеннән
Удмуртиянең халык язучысы
Вячеслав Ар-Сергига
Синең белән без татарча
Сөйләшәбез. Күңелле!
Татарчаң әллә ни түгел,
Син дә татар түгелме?
Хәер, нигә аптырарга?
Син дә бераз төркисең.
Ә син мине, ни өчендер,
Удмурт диеп үртисең.
Татарның исемендә үк
ТАТАР да бар, АР да бар.
Алай дисәң, татарларның
Каннарында бар да бар
Тик без ныграк аңлашабыз
Шагыйрьләрнең телендә.
Тиз аңлыйбыз ни ятканын
Шагыйрьнең тел төбендә.
Шагыйрь дөньясын булмыйдыр
Ни буйлап та, ни иңләп
Шагыйрьләрнең үз телләре,
Алар үзе бер милләт.
Шагыйрьләрне булмыйдыр ул
Беркем белән дә тиңләп.
Без шагыйрьләр милләтеннән,
Без, димәк, бөек милләт!
Без икебез бер милләт
2009
Сандугачлар сайраганда
Сандугачлар сайраганда,
Кем шигырь яза инде?
Югыйсә шундый матур таң,
Югыйсә яз да инде!..
Сандугачларның телләрен