Миннуллин Роберт Мугаллимович - Монда без дә бар әле! / Мы тоже здесь живём! стр 7.

Шрифт
Фон

Казандагы Мулланур Вахитов һәйкәлен

башка урынга күчерергә җыеналар.

(Газета хәбәрләреннән)

Һәйкәлеңне алып атмакчылар,

Ераккарак халык күзеннән.

Алып атмакчылар, ул халыкның

Сорамыйча гына үзеннән


Сиңа тагын кул күтәрмәкчеләр

Кем хак түгелдер дә, кем хактыр?!

Сине бер кат аттылар бит инде,

Саттылар бит инде бер тапкыр.


Кабереңә чәчәк салыр идем,

Юк ичмасам синең каберең

Кирәгең дә хәзер калмадымы?

Калмадымы тагын кадерең?


Һәйкәлеңне, димәк, үзеңне дә

Тарих чүплегенә ташлыйкмы?

Һәйкәлләрнең әллә калганын да

Шул чүплеккә илтеп ташлыйкмы?


Ул чагында бездән ниләр калыр,

Кемнәр калыр безнең милләттән?

Тарих безне тәк тә кыерсыткан,

Тарих безне тәк тә имгәткән


Милләт өчен син бик кирәк идең,

Терәк идең безгә татарга.

Сине менә алып атмакчылар

Бу татарны кем дип атарга?!


Дәүләтчелек диеп, милләт диеп,

Татар каны күпме түгелгән

Алып атсалар да һәйкәлеңне,

Алып аталмаслар күңелдән.


Егерме дүрт яшьлек һәйкәлеңә

Карап торам менә уйланып:

Милләтебез өчен горурланып,

Милләтебез өчен оялып


14.12.09

Ике тамчы каен яше

Үскәндә дә үстем бит мин

Каеннар кочагында.

Каеннар да минем кебек

Яшь иде ул чагында.


Малай чагым калды инде

Каен араларында,

Минем дә әрнүләрем бар

Каен яраларында


Картайган инде каеннар,

Олыгайдым үзем дә.

Ике тамчы каен яше

Минем ике күземдә.


Таралдылар да беттеләр

Таралды да бетте шагыйрь дуслар:

Кем Израильдә, кем Лондонда

Ирекле чор килде хәзер беркем

Җавап тотмый беркем алдында.


Кайсылары яши Төркиядә,

Кайсылары яши АКШта

Шулкадәрле ерак очалмыйдыр

Кыр казы да, хәтта аккош та.


Юк, Җир шары бик бәләкәй калды,

Җирнең чите тора күренеп:

Бик тырышып әгәр карап торсаң,

Карап торсаң әгәр үрелеп.


Йә, кем ташлап китә инде читкә

Чәчәк аткан туган илеңне?

Үз-үземә кайчак сорау бирәм:

Ә син ташлый алыр идеңме?


Барысы да хәзер бай яшиләр,

Барысы да бездән ераклар.

Эчтән генә уйлыйм: җир читенә

Китеп бардылар бит, дураклар.


Туган җирдән торган җир яхшыдыр,

Кайда да бер кояштыр инде

Тик рәхәттән китмиләрдер инде,

Аптырагач, туйгачтыр инде.


Үземнең дә төрле чаклар була,

Туйган чаклар була иленнән,

Юк, иленнән түгел, мескенлектән,

Мескенлектән башлар иелгән.


Сорыйм кайчак: бу башымны, Ходай,

Берәр җиргә олактыр әле!..

Белмим, кемнәр акыллырактыр да,

Белмим, кемнәр дурактыр әле?!


14.12.09

Янгантауның баскычлары

Янгантаудан карап торам:

Юрүзән инеш кенә.

Һаман ага икән әле

Шул инеш килеш кенә.


Янгантауның баскычлары

Сыгылмалы, бормалы;

Ә Юрүзән нечкә билле

Карап кына тормалы!


Юрүзәнгә гашыйк булган

Көннәрем дә бар иде:

Яннарына төшкәнем дә,

Менгәнем дә бар иде.


Ә чынында, Юрүзән ул

Салкын сулы, мул сулы.

Сагынганбыз әллә шуңа

Ул да, мин дә моңсумы?


Юрүзәнгә төшеп барам:

Хәлем көтәрлек түгел.

Баскычлары бигрәк биек

Төшеп җитәрлек түгел.


Төшеп җитәрлек түгел шул,

Төшсәң, менәрлек түгел.

Хәер, менмәслек тә түгел:

Менсәң, үләрлек түгел.


Әгәр менмәсәм, калырмын

Мин Юрүзән янында.

Үз янында калдырасы

Килә бугай аның да


Янгантауның баскычлары

Безнең өчен чүп кенә.

Төшәбез дә, менәбез дә

Хәл алыйк та чүт кенә.


Янгантауның баскычлары

Бер мең дә биш санадым.

Үзем төштем, үзем мендем,

Үзем санап карадым.

Калмады кадерләре

Ул чак шигырь онытылган булыр,

Җирдә беткән булыр шагыйрьләр.

Салават Әбүзәров, башкорт шагыйре

Шигъриятнең алтын чоры

Тын гына үтеп бара,

Шигырьләр арта барса да,

Шагыйрьләр бетеп бара.


Булганнарының да әнә

Калмады кадерләре,

Булсалар да алар илнең,

Милләтнең бәгырьләре.


Калмады шул кадерләре,

Калмады кирәкләре

Шуңа күрә күпләренең

Түзмәде йөрәкләре.


Кем аракы белән басты

Йөрәгенең янганын:

Күрмәс өчен бу дөньяның

Фәхешлеген, ялганын


Кемнәрдер эчеп үлде дә,

Булмаганга кадере.

Кемдер хәбәрсез югалды:

Ни эзе, ни кабере.


Кемнәрдер шигырь язуны

Бөтенләй дә ташлады,

Чөнки язмаган килеш тә

Әйбәт яши башлады.


Кемдер яза: язганнары

Ташка үлчим язмалар.

Язма, дип булмый аларга,

Шуңа күрә язалар

Төшермәдекме үзебез

Шигъриятнең кыйммәтен?

Кадерсез шагыйрьләре без

Кадерсез бер милләтнең


Сөеклебез Шигърияткә

Тагын ни яный инде?!

Татарның соңгы шагыйре

Булмасам ярый инде.


10.10.09

Күңелләрдә

Бу татарда акыл төштән соң шул,

Килә безгә акыл соң гына:


Азатлыкны шаулап, яулап алдык,

Кайтарабыз кире шым гына.


Тын гына да, шым гына да түгел,

Кайтарабыз астыртын гына.


Күңелләрдә хәзер берни дә юк,

Күңелләрдә хәзер шом гына.


Элеккегә кайтып барышыбыз,

Сиздермичә генә, тын гына.


Күңелләрдә ачы моң гына шул

Күңел сыкрый акыртын гына.


2009

Казан капкалары ачык

Казанымның капкалары

Ачып-ачып куелган.

Ул капкалар алтыннан да,

Көмештән дә коелган


Казанымны заманында

Бер кат алдылар инде.

Бер кат утта яндырдылар,

Суга салдылар инде.


Бәреп керделәр илемә

Казан капкаларыннан

Күп гасырларны кичеп без

Чыктык кап-караңгыдан.


Дөнья безне суккалады,

Сукты да каккалады.

Ә хәзер киереп ачылган

Казанның капкалары.


Казан капкалары ачык

Күңеле ачыкларга,

Ачык кунакларыбызга,

Дусларга, гашыйкларга.


Ачык безнең күңелебез,

Якты безнең йөзебез.

Казан капкалары ачык

Ачып куйдык үзебез!


2009

«Туган ил белән хушлашу»

Огинскийлар утары

Унтугызынчы гасыр

Шул гасырга алып китә

Күңелне моңлы фасыл.

    Чиркәү. Буа. Иске күпер.

    Юкәләр аллеясы.

    Шушында гынадыр кебек

    Бу утарның иясе.

Кайда да аның моңнары,

Кайда да аның эзе

Чү, әнә таныш полонез

Уйныймы әллә үзе?

    Бу җирләрне ташлап китсәң,

    Моңлы көй туадыр шул.

    Мондый моң гасырлар аша

    Җаннарга туладыр шул

Иске буа.

Бер пар аккош.

Яннарында, карачы

Агарып та өлгермәгән

Соры аккош баласы.

    Акрын гына йөзә алар,

    Ничә гасыр шул инде?..

    Сагыш тулы көй агыла,

    Көе асыл шул инде

Күңелләрне айкый бу көз

Нинди фасылдыр инде?!

Туган илгә сусаган җан

Кайчан басылыр инде?!

    Авыр шул ул ташлап китү,

    Күз яшьләрен тамдырып,

    Яшьле күзләрне талдырып,

    Туган илне калдырып

Ярый ла, илең соңыннан

Исемеңне яд итсә

Туган җир якын була шул,

Туган илең ят итсә.


2009, Беларусь

Мин гениаль шагыйрь бугай

Мин гениаль шагыйрь бугай

Башта бөек фикерләр.

Укучыны ул фикерләр

Бер укуда сихерләр.


Башка әллә ниләр килә,

Һич кенә дә арттырмыйм.

Үземнең генийлыгыма

Мин үзем дә аптырыйм.


Әгәр дә ул фикерләрне

Язалсам шигырь итеп,

Мине исәпләр идегез

Гениаль шагыйрь итеп


Тик ни хикмәт, үз-үземне

Аңламыйм, төшеналмыйм

Шул гениаль фикерләрне

Кәгазьгә төшералмыйм.


Шуңа күрә торыйк әле

Аз гына сабыр итеп

Языйм инде мин аларны

Гениаль шигырь итеп.


2009

Фәнис Яруллин

Бик күкрәк какмыйк әле без

«Без барсыннан өстен!» дип.

Фәнис Яруллин янында

Без күбебез мескен бит.


Без тап-таза, тик булдыксыз

Күрергә соң ни чара?

Фәнис Яруллин янында

Күбебез ник бичара?..


Зарланабыз, зар елыйбыз

Чыңлап тора колаклар.

Фәнис Яруллин янында

Без, әлбәттә, елаклар.


Без нигәдер ялкау халык

Язмаса, бетә шагыйрь.

Фәнис Яруллин янында

Күбебез мөтәшагыйрь.


Бездә дә бар ул егетлек,

Бездә дә бар ул иман

Зар еламыйк, ә оялыйк

Без Фәнис Яруллиннан!


2009

Тәгәри гомер йомгагы

Тәгәри гомер йомгагы

И сүтәбез, и сүтәбез

Гомер юлыннан икәүләп

И үтәбез, и үтәбез


Бу тормышта күрдек инде

Ачысын да, төчесен дә

Күрдек кайгы-шатлыкларның

Олысын да, кечесен дә


Без, бәхетсез булмасак та,

Гел бәхетле булалмадык,

Гел бәхетле булалмауның

Сәбәпләрен соң аңладык.


Алай дисәң, безгә дигән

Бәхет ниндидер инде ул?

Бәхетнең нинди икәнен

Беркем белмидер инде ул


Әйткәләшкән, үпкәләшкән

Чаклар да булгандыр инде,

Килешмәгән, җитешмәгән

Яклар да булгандыр инде


Кайчагында җиңел генә

Авыр сүз дә әйтелгәндер,

Кайчагында безнең нечкә

Күңелләр дә кителгәндер


Тик үткәнгә өстәмәләр,

Төзәтмәләр булмый кертеп.

Үткәнне хәтта хәтердән

Булмый сызып,

Булмый сөртеп


Кеше төсле дөнья көттек:

Булдыралган чаклы инде

Тормыш булгач, бар да булды.

Син дә, мин дә хаклы инде.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3