Гайнутдин Масгуд Валиахметович - Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими стр 9.

Книгу можно купить на ЛитРес.
Всего за 199 руб. Купить полную версию
Шрифт
Фон

«Шура» журналының 1908 елгы 4 нче санында Йосыф Акчураның «Бер мөстәшрикъның (шәрыкшөнас  востоковедның) сәяхәте сәмәрәләре» (җимешләре) дигән мәкаләсе дөнья күрә. 1906 елның җәендә Казанга көнчыгыш (Идел буе халыклары) телләрен белүче Мисарош исемле венгр галиме килә.

Тыштан караганда, хәзәрләрнең исламлашуы мөһим уңайлыкларга, өстенлекләргә ия кебек. Төбәк тоташ диярлек гарәп хәрби-сәяси басымы һәм теологик, идеологик тәэсире астында яши дип була. Шуның өстенә күршедәге Харәзем ислам миссионерларының туктаусыз тырышлыклары; Харәзем шаһларының дини сугышлары; хәзәр каганаты хезмәтендә (хәзәр мөселманнарына хәрби терәк-таяныч булырлык хәлдә) ун меңләп Харәзем мөселманының, үз диннәрен саклап һәм мәчетләр төзеп, каган «гвардиясендә» хәрби хезмәткә ялланулары һ. б. Урта Иделдә Төньяк мех һәм Урта Азия сәүдә бәйләнешләреннән кала башка бернинди бәйләнеш тә юк кебек. Урта Идел төркиләре исламлашуында тарихка билгеле булган Мәрван явы (737 ел), аңардан соңгы Болгар хакимияте, Ибне Фадланнар экспедициясе (922 ел), шуннан соң болгарларның Венгриягә күченеп китүе (930 ел) Төбәктә бу дәверләрдә урнашкан сәяси режимда ислам динен массалаштыру һәм ныгытуда шул ике-өч  Төньяк-Көньяк мех һәм Урта Идел-Мәварәэннәһер кәрван сәүдәсе сәүдәгәрләре хәлиткеч роль уйнаган. Сәүдәнең бу ике тармагының үзара мөнәсәбәте һәм көчләре нисбәте эволюцияләренә игътибар юнәлдерү Идел буе исламлашу хәрәкәтенең бүген инде онытылган кайбер мөһим тарихи үзенчәлекләрен яктыртуга күпмедер материал бирә ала. Тезислар рәвешендә генә булса да, шуларның кайберләрен атап үтик. Игътибарны бу юнәлешкә каратканда, беренче чиратта, Азов буе болгарларында чәһарьярлар заманында ук, бик иртә беренче ислам динен кабул итүчеләрнең күренүе, хәзәрләрдәге кебек, анда килеп җиткән мөселман гарәп миссионерлары аша түгел, Төньяк мех сәүдәсе сәүдәгәрләре «пеләшбашлар» («плешоголовыйлар») би ирләр экспедицияләрендә катнашу, исламның чишмә башы белән турыдан-туры элемтә аша мәйданга килүен искәртә. Моны һәрчак искә төшерү, күз алдында тоту сорала. Димәк, 640 елларда да әле Төньяк мех сәүдәсе, Геродот заманындагы, антик Греция чорындагы шикелле, Кара диңгез, Кече Азия Урта диңгез бассейннары аша үткән. Төньякның «золотое руно»сын алтын урынын тоткан мехын грек Ясоннары килеп алмаган, бу юллардан Төньяк «аргонавтлары» үзләре илтеп сатканнар. Кубрат Болгар дәүләте таркалгач өстенлек алган Хәзәр каганаты басымы астында, исламлаша башлаган Төньяк мех сәүдәгәрләренә юллар күрсәтүче, тәрҗемәче, сакчы болгарларның үзләре дә исламлаша башлаганын искә алып, аларны Кама буена күчерәләр. Урта Идел «плешеголовыйлары» би ирләр Дон буенда калган болгарларны үз араларына сыендыралар. Бу чакта һуннарның Идел буе (Аттила) империясе, Антик цивилизация (Греция, Рим империясе) тар-мар ителгән көннәрдәге Византия кебек, яңадан җанланган би ирләр сәүдәсе (Пермь якларында җир астыннан табылган Сасанид көмеш подносларын хәтерлик) ул заман тарихында цивилизация мәйданга китерәчәк яңа аякланып килгән Якын Көнчыгыш Гарәп хәлифәлеге белән блокка керү кыйбласына йөз тота. Бу би ирләр җәмгыяте тормышында яңа дәвергә, борынгылыктан урта гасырчылык чорына күчү. Урта гасырчылык идеологиясе дини идеология. Аңа аяк баскан көннәрдән, 630 еллар уртасыннан, би ирләр җәмгыяте алдынгылары Якын Көнчыгыш сәяси үзәгенә әйләнү юлында, кулга-кул тотынып диярлек, яңа дәвергә атлый. Дөнья тарихы барышын нигездән үзгәртеп, мәйданнарын киңәйтеп, мәдәни үсешенә көчле тәэсир күрсәтәчәк кыска вакытта Галәм мәдәни яңару үзәгенә әйләндерәчәк, яңа аякланып килүче сәяси-идеологик тәэсир үзәге булган Гарәп хәлифәлеге көч сызыгына тартыла. 640 еллардан, Хәзәр каганаты хәлифәлек һәм ислам дөньясы белән өч гасырлар, киеренке хәрби бәрелешләр мәйданына әйләнгән хәзәрләрдән аермалы буларак, моңа котып каршылыгындагы, тыныч дуслык, хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен саклауны яшәтүне, эшчәнлек, көн күрү шарты иткән сәүдә әһеле «би ирләр» исламлашуының табигате дә, рухы да нык аерылып тора. Исламлашу массакүләм төс алгач, әнә шул үзенчәлек Урта Идел төбәген ислам мәдәни үзәкләреннән ул заман өчен хыялга сыймаслык ераклыкта Хәзәр киңлекләренең кошлар да очып барып җитә алмаслык караңгы почмагында какшамас ислам бастионына әйләндерә.

Дини идеологияне яшәешнең нигезенә әйләндергән урта гасырчылыкта Урта Идел төбәге, бүген «бастион булган» дип билгеләнә алган дини идеологиягә ия ил, би ирләр йорты, Гарәп хәлифәлеге кебек үк булмаса, Харәзем, Бохараларга тартым ислам мәдәнияте үзәгенә әйләнергә тиеш иде кебек. Әмма ярты мең еллар, XI гасырга кадәр, андый нәрсә булуын хәтерләтерлек бер генә билге дә сакланмаган. Әлбәттә, мәдәни үзәкләрдән артык ераклыгын, аерымланганлыгын, шул ук сәүдәгәрлекнең табигате сугышчан булмавын сылтау итеп күрсәтергә мөмкин. Күрәсең, төп сәбәп болар түгел. Харәзем, Бохаралардан аермалы буларак, Урта Иделдә хакимиятнең, ил көнкүрешенең икътисади, сәяси-административ тотрыклыгы иминлек нигезенә әйләнгән хакимият мех сәүдәсе әһәмиятен, мәнфәгатен тиешле кимәлдә аңламаган. Хәзәр каганы белән тыгыз сәяси эшчәнлеккә, бердәмлеккә тартылган болгар династиясе кулына күчә (730 еллар). Нәтиҗәдә бу яңа ислам «бастионы», үз иле сәүдә монополиясенең төп базары булган, Якын Көнчыгыштагы төп ислам хәлифәлегенә каршы ерак Испания Әмәвиләренә кушылып исламда үзара эчке шәхси даулар аралыгында кала. Багдад (Габбасыйлар) хәлифәлегеннән (табигый җирлегеннән) читләшеп, Әмәвиләр (Испания) хәлифәлеген бердәнбер бөтенислам хәлифәлеге итеп расларга маташулар, хәрби-сәяси каршы торулар мәгънәсез аферага әйләнә. Бу көрәшнең ерактагы Испания еврей сәүдәгәрләренең Төньяк Кара диңгез буе, Төньяк Каспий Ефәк сәүдә юлы өчен көрәше булуы тарих өчен күптән сер түгел. Ул чор ислам дөньясы язмышында ислам дөньясының эчке (таркалу) конфликтына тартылу да әле хәлиткеч, төп җимергеч ялгышлык түгел. Әмма «би ирләр» сәүдә көймәсе борыны бозга терәлә: мең ярым еллар яшәгән «би ирләр» мех сәүдәсе монополиясенең җөйләре, типчегән-каеган җепләре, абсолют диярлек йомыклыгын шәрәләп, үзеннән тормаган сәбәпләр нәтиҗәсендә череп таркалгандай була. Кризис, күптәнге Аттила империясенең үзәге һәм бар көчләре Иделдән Көнбатыш явына китеп, Кара һәм Каспий диңгез буе далалары сәяси тотрыксызлык мәйданы булып кала. Көнбатыш Төрек каганлыгы Кубрат дәүләте әле би ирләр иленә һәм кәсебенә скифлар һәм һуннар империяләре күмәкләшү мөнәсәбәтен саклыйлар кебек. Хәзәр каганатының инде би ирләр «автоном» йомыклыгын юкка чыгарып, бу сәүдәне үз кулларына күчерү сәясәтенә күчкәне сиземләнә. Идел-Каспий буйларын тулысынча үз күзәтүләре астына кертеп, би ирләрдән мех сәүдәсен бирегә күчерүне максат итеп куйганга охшыйлар. Бу юнәлештә мех сәүдәсенең эзе (әлегә) күренми. Дөнья базарында «акча әйләнешен» үз кулында тоткан товар инде «тарихланган» бу заманнарда аваз бирми калмас иде.

Готлар дәүләте заманыннан (IIIIV гасырлар) Днепр-Ильмен-Нева су (сәүдә) юлы формалаша башлый. Һуннар киткәч, варяглар бу юлны V гасырда («варяглардан грекларга») аякка торгызалар. Ә Төньяк диңгез юлыннан норманнарның Биармияне эзләү походлары башлана. Алар ышыгында, соңрак Ильмен словеннары җирле халык буларак, би ирләрнең Югра, Вису сәүдәсен Төньяк Уралга таба кыса башлыйлар. Кысрыклаулар, чигендерүләр, Төньяк аргонавтлары би ирләр «монополиясен» тотрыксызландыра. Патриархальлек заманы шартлары һәм мөмкинлекләре күзгә күренеп җимерелү юлына чыга. Бу таушалу ихтималын, күрәсең, Аттила инде сиземли, би ирләр «автономиясен» «реформалау» юлына кертеп калдыра: би ирләрнең искилләр, чигилләр белән блогын мәйданга китереп калдырганга охшый. Дөрес, искилләр әле «би ирләр»нең яшәү мәйданнарына, биләмәләренә кагылмыйлар. Алар Идел белән Балхаш күле арасында күчмә терлекчелек белән шөгыльләнәләр. Әмма ике халыкның кушылу, берләшү процессы бик актив бара. Күрәсең, алар бер-берсенә якын халык булганнар. Искилләрдә дә утрак тормышка күчү процессы активлаша. Уңдырышлы туфраклы Идел буенда, күченеп йөрмәстән, җир эше белән шөгыльләнә башлыйлар. Кайберләре сәүдә эшенә тартылалар.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3