Гайнутдин Масгуд Валиахметович - Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими стр 10.

Книгу можно купить на ЛитРес.
Всего за 199 руб. Купить полную версию
Шрифт
Фон

Утрак тормышка күчеп, төбәктә төпләнгән искилләр бик тиз би ирләр белән кушылганнар, ассимиляцияләнә барганнар. Халыкара рәсми бәйләнешләрдән үзен читтә калдырырга күнеккән би ирләр иле «Искил иле» «Сакалиба» дип йөртелә башлаган Идел буеның хәзер дә әле татар бабалары яшәгән төбәкләре һәм Урал алды (Предуралье) язма документларда шул исем белән атап йөртелә башлаган. Әмма ил эчендә кулланышта (Биләр, Пермь  «Би әрм» кебек), атамалар тамырлануына караганда, «Биләр би ирләр» дә актив кулланышта яшәгән. Әмма сәясәттән читтә булган бу сәүдәгәр халык һәрчак үзен һәм бу атамасын күләгәдә калдыру «сәясәтен» яклаган. Үз заманы дөнья сәүдәсендә әһәмиятле роль тотканда да атамасын байрак итеп селкемәгән. Иленең халыкара мәйданда көчен шаулатмаган, чикләрен-мәйданын киңәйтү, үстерү турында хыялны күңеленә китермәгәнгә охшый. Үзе кәрван йөрткән күршедәге киң далаларда кыска гомерле Һуннар империясе (360 еллар), Төрек каганлыгы (557 ел), Хәзәр каганлыгы (600 еллар) кебек олы һәм көчле кабиләләр берләшмәсе оешканда, алар чиге ары ягындагы биләмә буларак, «би ирләр» иле дә, күрәсең, үз теләкләре белән шунда ук бу олы берләшмәләргә кушылуларын, үз автономияләрен    үзидарәләрен саклаганнары хәлдә буйсынуларын белдергәннәр. Башка берәр күрше халык белән сирәк була торган берләшүгә кушылуга, альянска кергәндә (искилләр, болгарлар белән) яулап алынып түгел, ил эчендәге реаль өстенлекләрен үз кулларында саклаган хәлдә, үз исемнәрен атамаларын шунда ук күләгәдә калдыруга барганнар. Илләре, дәүләтләре  Искилләр иле (Сакалиба), болгарлар иле Болгар дип аталган. Алай гына да түгел, болгарлар, үзләре бу илдән киткәннән соң, башкалалары Шәһри Болгар исеме илләре исеме булып калган (Батый дәүләте Алтын Урда биләмәсе булып яшәгәндә һәм шуннан соң да) илләре бүгенгәчә Татарстан дип атала, үз этник атамалары татар булып китә. Менә шундый сирәк очрый торган, үзенчәлекле халык булган борынгы Би ирләр иле һәм би ир халкы. Аның 690 еллар урталарыннан ислам диненә тартылуы белән башланган урта гасырлар дәверендә нәкъ шул үзенчәлеге, күргәнебезчә, камиллеккә ирешә Күренә ки, яңа чор бусагасына килгәндә, бу халык традицияләрендә һәм стратегиясендә яңа заман сораган форматтагы һөҗүмчән, сугышчан оешканлыклар булмаган. Ул мондый мәсьәләләрне чик ары ягында, вакытлыча укмашкалап торган сәяси берләшмәләргә тапшырып куйган. Ә ул чик ары ягын язмыш, Л. Н. Гумилёв сүзләренә караганда, кешелек җәмгыятен үз богауларына кыса торган табигатьтәге (климат) үзгәрешләр, нәкъ шул күченү көннәренә килгәндә, антик дөнья цивилизациясен тамырыннан яндырып, яңа дәвергә киң, «галәмкүләм» мәйдан ачарлык хәрәкәткә китерә «халыкларның бөек күченеше» («великое переселение народов») дигән ташкынлы хәрәкәт башлана.

Би ирләр, искилләр җәмгыяте урта гасыр баскычына аяк баскан көннәрдә, яңа ислам диненә юлыкканда, сәяси-административ даирә, тарихи икътисади мохит кенә түгел, заманы, кешелек (цивилизация) дөньясы тарихи-географик галәм үзе дә күрелмәгән тотрыксызлыклар, ачык билгеләнмәгән җимерелүләр баткагына баштанаяк чумган, һәм бу халәт ярты мең еллар инде кешелек җәмгыятен интектергән була. Бу авыр сынаулар көне кешенең үз табигате, холкы-интеллекты чикләнгәнлекләре нәтиҗәсе түгел, югарыда искәрткәнебезчә, климат, табигатьтәге үзгәрешләр шомлыгы. Аңардан качу да, котылу да юк. Берәү дә читтә калмый. Каспий, Кара диңгез буе, Балкан киңлекләре бу олы тарихи трагедиянең төп сәхнәсе булып кала. Аланнар, готлар, һуннар, Рим империясе Фаҗига яңа эраның беренче гасыры урталарында аяклана башлый. Йөз елларга сузылган коргакчылык (явымсызлык, корылык гасыры) дала зонасындагы чәчүлек мәйданнарын корыган далага әйләндереп, чүлләр зонасын киңәйтә. Идел буенда игенчелек белән шөгыльләнгән алан кабиләләре, чәчү өчен кулай җир эзләп, Кавказ алдына, Кара диңгез буйларына таба күченәләр. Тамырыннан кубарылган халык күршеләренә туктаусыз «барынта чабу» талап кайту һөҗүмнәре оештырып яшәргә мәҗбүр була. Дала халыклары арасында гадәти көннәр бозыла, тынычсыз заманнар башлана. Л. Н. Гумилёвның «Тысячелетие вокруг Каспия» китабының хронология бүлегендә китерелгән синхрон таблицага күз салсак, башта тоташ диярлек аланнар исеменә төртеләбез: б. э. к. 4150 еллар  «Аланнарның Көнчыгыш Европага күченүе», 121130 еллар «Аланнар кабилә берләшмәсе оешу», 131140 еллар «Аланнарның парфяннар иленә һөҗүме» (134 ел)

Яңа эраның икенче гасырында табигатьтә дымлану (далада явымнар) гасыры (йөз еллыклары) башлана. Кытай диңгезе ярларыннан Тибет, Турфан иңкүлегенә кадәр, Дунайның урта агымыннан алып Балхаш, Тарбагатай, Алтай тауларына кадәр җәелгән далалар һәм чүлләрдә яшәү җанлана. Аланнар да Идел буенда бабалары яшәгән җәннәткә тиң далаларны әле онытмаганнар. Бәхетле (сугышсыз-талаусыз) үткән тормышларын эзләп, Идел буена кайталар. Ә анда инде яңа хуҗа. 141150 елларда көнчыгыштан сянбиләр, көньяктан  кытайлар, төньяктан динлиннәр, көньяк-көнбатыштан усуньнар кыскан дала хуҗалары һуннар тар-мар ителеп, котыла алганнары Көнбатышка качалар. 151160 елларда һуннар Җаек, Идел буйларына килеп чыгалар. Берничә йөз елларга сузылган алан-һун сугышлары башлана.

Әлеге сугыш маҗаралары турында сүз башлаганчы, бу тарих фаҗигасенең тагын бер актив катнашучысын Византия, Рим империяләренә башлап кадалачак «сөңге башагы»на әйләнәчәк халыкны бу уен тактасына кертеп үтик. Алар готлар. Скандинавиядә яшәгән герман кабиләләре, һуннарның Идел фронт сызыгына чыгулары белән бер ун еллыкта, 151160 елларда, Балтыйк диңгезендәге Сканза утравыннан чыгып, Висла елгасы бассейнында позиция яулап алалар. Аланнар, һуннар Идел белән Дон арасында әвеш-түеш килгәндә, готлар бик тиз үгезне мөгезеннән тотып алалар: Висла буендагы литвалыларны, Висла Одер арасындагы славяннарны хәрәкәткә китереп, алар укмашкан биләмәләрне буйсындырып, 171180 елларда инде Днепрның урта агымнарына килеп җитәләр. 250 елларда инде Кара диңгез буйларын басып алып, Көнчыгыш Европада беренче бөек дәүләт барлыкка китерәләр. Шуны һәм антик (борынгы Урта диңгез буе) цивилизациясен җимерүдәге ролен, һуннарга Европада мәйдан әзерләүләрен истә тотып, күрәсең, Л. Н. Гумилёв, Г. Веберга таянып: «Халыкларның бөек күченеш дәвере, Идел ары ягы далаларына туздырылган һуннар килеп чыгудан түгел, готларның Сканза утравыннан чыккан заманнарыннан, 169170 еллардан башлана»[10], дип белдерә.

Идел ярларына һуннар тар-мар ителгән, туздырылган, хәлсезләнгән хәлдә килеп җитәләр. Юлда аларга хәзерге Себер белән Казахстан чикләрендә яшәгән күп санлы угор кабиләләре кушылалар. Менә шул юлдашлары һөҗүмчән, гайрәтле, оешкан, Л. Н. Гумилёв атамасы белән әйткәндә, тарихи үсешләренең «пассионарлык» дигән, иң булдыклы, иң курку белмәс, гайрәтле баскычына ирешкән халык була. Аларны берләштергән һуннарны Европада «гуннар» дип атап йөртә башлыйлар. Һуннарның аланнар белән күп йөз елларга сузылган авыр, киеренке канлы сугышлары башланып китә. Аланнар гуннардан көчлерәк булалар. Көчле күршеләре готлар һәм Византия империяләре дә аланнар яклы була.

Синхрон таблицада һуннар тарихының өч гасырына күз салыйк: 2130 еллар һуннарның Кытайда җиңүләре; 3140 еллар Төньяк һуннар берләшмәсенә каршы Кытай, сяньби, динлин, көньяк һун, турфанлыларның коалициясе; 91100 еллар Төньяк һуннарның тар-мар ителүе; 111120 еллар Төньяк һуннарның кытайлар, сяньбиләр белән сугышлары; 141150 еллар көнчыгыштан сяньбиләрнең, көньяктан кытайларның һуннарны кысрыклаулары; 151160 еллар һуннарның бер өлешенең Җаек-Идел буйларына күченүләре; 221230 елларда һуннар көчәеп, Дон буе, Кавказ алды аланнарының көчсезләнүе; 250251 еллардан Идел буенда көчле һуннар дәүләте; 281291 елларда һуннарның аланнар белән туктаусыз сугышлары; 361370 еллар  һуннарның Азов буенда аланнарны тар-мар итүе; 371380 еллар һуннарның готлар биләмәләренә басып керүләре. Һуннарның Паннониягә (Венгриягә) басып керүләре; 381390 елларда инде һуннар Грециядә. Император аларны үз гаскәренә хезмәткә чакыра. 391400 елларда һуннар Сириягә, Месопотамиягә барып җитәләр; 421430 елларда Паннониядә һуннар дәүләте; 431440 еллар Аттила, Блод, 441450 елларда Аттила хакимияте заманнары. Һуннар Көнбатыш Европа Германия, Франция, Италия тарихын һәм тормышларын, сөңге-кылычлары белән болгатып, нигездән куптарып йөриләр Алар алдыннан шул ук мәйданнарны, инде Испаниягә, Төньяк Африкага кадәр һуннар эзәрлекләп барган аланнар, готлар катнашкан хәрби берләшмәләрнең иске (антик) дөнья цивилизациясен җимереп, тузанына кадәр кагалар. Герман, франк, кельт кабиләләрен летаргик йокыларыннан күтәреп, коралландырып-аякландырып, һуннар теше үтмәслек, каршы тора алырлык хәлгә китереп йөриләр.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3