Гайнутдин Масгуд Валиахметович - Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими стр 2.

Шрифт
Фон

Безнең көннәрдә, мөгез чыгарып, ниндидер булмаган «болгарилар» исеменнән ясалма гауга чыгарып, тарихны бимазалаучы «болгарилар», XVI гасыр шагыйре Мөхәммәдьяр традициясен яңартып (XVI йөз дәрәҗәсендә үк булмаса да), хәтта ниндидер каләм хезмәте күрсәтүгә ирештеләр. Юлдан яздырылган татарны «болгар» кармагына каптыру мөмкинлеген совет режимы башбаштаклыклары, ниһаять, аякландыра кебек дип уйлаганнар, күрәсең, булачак «болгарлык»ларының ниндидер (килбәтсез) идеологиясен әзерләү хәстәрен күрә башлыйлар. Традициясез, чыганаксыз рәвештә «болгар дастаннары», «Җәгъфәр тарихы», «Мөхәммәдьяр биографиясе», «Мөхәммәдьяр тарихы» кебек «борынгы» болгар фольклорын формалаштыра башлыйлар. «Беренче коймак төерле була» дигәндәй, һәрбер ясалма нәрсә кебек, бу фольклорлаштыру да «рациональләштерелгән» һәм әкиятләштерелгән булып чыга. Совет режимы үзе «фатиха» биргән эшкә Рәсәй дигән патшалыкта мөмкинлекләр чикләнмәгән. Татар тарихы турында («болгар» булмаган кешеләр язган) берәр брошюра чыгару мөмкинлекләре юк заманда Һ. Атласи татар тарихын рус чыганакларыннан борынгы татар язмалары белән сипләүне хәтерләткән типологиядә, димәк, фактлар ягыннан шактый эчтәлекле һәм мәгънәле хәлгә китерелгән. Р. Н. Безертиновның «Татары, тюрки потрясатели вселенной», «История Великих империй» дигән өч томлы (!) тарих китабы басылып чыга «Ите булмаганга үпкә дә тансык» диләр. Чын фольклор үрнәкләре сакланмаган икән, ерак гасырлар турында ялган-алдашудан сыгып ясалган фальсификацияләр дә файдалы булып күренә ала. Фольклор калыбындагы хыялый фараз макеты кимчелеклелегендә кебегрәк бер нәрсә булып күренә ала. Кыскасы, бөтенләй булмауга караганда, нәрсәнеңдер булуы, гәрчә ялган булса да, бушлыкны бераз пәрдәли ала. Боларның да барлыгы юклыктан, бушлыктан хәерле. Әмма аларны ниндидер өркеткеч күрсәткән нәрсә  саташуны хәтерләткән килешсез һәм үлчәүсез «болгар» дигән «бәйләнчек» (навязчивыйга әйләнгән) саташулары белән тәмсезләндерүдә. Барлык чамалардан узулары нәфрәт тудыра.

«Болгар» дип котырынулар үз халкы татарга дошманлыкларын искәртүдән башка бернәрсә дә түгел. Моны болгарга артык бирелгәнлек, аны чиксез ярату нәтиҗәсе  чагылышы дип уйларга бернинди нигез юк. Яратсалар, һич югы, аны белергә, чын, реаль тарихын ачыкларга тырышырлар иде. Болар үзләре әвәләгән, фольклор чикләренә дә сыеша алмый торган буталчыклардан котылу зарурлыгын да сизмиләр. Булган кадәр тарихи хәрабәләрдән саташулы әкиятләштерү дөньясыннан чыгарга куркалар. «Болгарлар»ны, аның тарихи, фактик конкретлыгын шул «хәрабәләр» чикләрендә сакларга (яшерергә) мәш киләләр. Ә бит Идел-Чулман төбәге халкы тарихын гомуми күләмдә күз алларлык материал (хәтта Геродотлар заманнары ераклыкларына кадәр) тарихта бар.

Бу төбәк халкы 2500 еллар дәвамында, башлыча тарихның олы юлында, әмма һәрчакта диярлек күп этнослы (төрле халыкларны берләштергән) олы сәяси-административ берәмлекләр составына кереп яшәгән (кимирлар, скифлар, һуннар, Төрек каганаты, Хәзәр каганаты, Алтын Урда, Мәскәү патшалыгы, Рус империясе, СССР, Россия). Бервакытта да бу берләшмәләрнең чикләнмәгән хокуклы хакимнәре Урта Иделнең бу халкы булмаган дияргә була. Дөрес, хуҗалык итү үзенчәлеге һәм икътисади яктан, бу бердәмлекләрнең яшәвендә бу ил зур роль уйнаган һәм ул бердәмлекләрдә (XVI   гасырларга кадәр) әһәмиятле урын алып торган. Бу халыкның Геродот заманнарыннан тарихка керүе турындагы фикерне беренче рус тарихчысы В. Н. Татищев китабында күрергә мөмкин. Борынгы грек тарихчысы, Геродотның (б. э. к. 484 елларда туа) Көнчыгыш Европа халыклары турындагы мәгълүматларына тукталып, ул чордагы грекларның географик белемнәре (Ойкумена дөньяның кеше яши торган өлеше) Иделнең көнбатыштан көнчыгышка таба ага торган җиргә кадәр генә җәелүен белеп була, ди. Аның ары ягы адәм баласы яши алмый торган сихри дөнья, мәңгелек туңлык, суыклык илаһы Борей патшалыгы. Бу дөнья чигендә яшәүче халыкның исемен В. Н. Татищев рус теленә «плешеголовые» дип тәрҗемә итә һәм аларны хәзерге татарларның ерак бабалары дип билгели. Моны русларның үз заманындагы татарларны шул ук исем белән «гололобыйлар» дип атаулары белән дәлилли. Ул халык яшәгән җирнең ары ягында сихри Рифей тавы урнашкан. Бу тауны Татищев Иделнең Түбән Новгородтан уң ягын җирле халыкның  татарларның да «Тау ягы» («Нагорная сторона») дип атаулары белән аңлата. Шуны греклар хыялларында Җир читендәге әкияти сихри тауга әйләндергәннәр, ди. Чөнки греклардан бер җан иясе дә бирегә аяк басмаган, алар аны күреп белмиләр. Грекларны бу якка үткәрмиләр, бу төбәкне аеруча нык саклыйлар. Моның сәбәбен урта гасыр тарихы буенча беләбез. Чөнки бу төбәк югарыда саналган барлык империяләрнең валюта базасы булган. Әлеге «плешеголовый»ларның ерак бабалары кайчандыр, кимирлар (киммирийцы) вакытындамы, алардан да элегрәкме, фин-угор кабиләләре составындамы килеп, төньяк урман (тайга) халыклары белән кызу сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырганнар. Ышанычлы, хәвефсез һәм күп мал күчерү мөмкинлеге биргән су юлы белән төньяк төбәкләргә авыл хуҗалыгы продукцияләрен, һөнәр кирәк-яракларын һәм цивилизацияле дәүләтләрдән алыштырып алган алтын-көмеш кебек затлы товарлар китереп, аларны кыйммәтле мехларга алыштырганнар. Дөнья базарында ул йомшак мех кыйммәтлектә алтын-көмешкә тиң дәрәҗәдә йөргән һәм иң үтемле, бәясен җуймас әйбер булган. Кимирлар, скифларның кабилә берләшмәләре, күрәсең, шул сәүдәне саклау, үстерүне үз канатлары астына алып, үз илләре хуҗалыгының мөһим һәм мул төшемле бер тармагына әйләндергәннәр. Титул хаким кабиләләр дала халкы өчен ул мехны дәһшәттән дә куркынычрак урманнан чыгаруны (төньяк сәүдәсен) үз кәсепләренә әйләндерү уен хәтта күз алдына да китерә алмаганнар. Аны бу эшнең осталары «гололобыйлар» кулында калдырганнар. Аларны яклаганнар, бу эшкә һәвәсләндергәннәр, яшәешләренә һәм кәсепләренә төрле уңайлыклар тудырганнар. Үз төбәкләрендә алар теләсә кайсы хаким кабилә заманында тулы иркенлек (автономия) белән файдаланганнар. Бу байлык чишмәсен сер итеп саклау зарурлыгыннан туган әкиятләрне, Төньяк мех сәүдәсе юлларының котылгысыз һәлакәтле куркыныч булуы турындагы мифларны Идел-Чулман буенда сәүдә итүчеләр, бу сәүдә юлының Дала һәм Якын Көнчыгыш илләренә чыгу юлларын үз кулларында тотучылар бөтен дөньяга җиткергәннәр. Шул рәвешчә аларның борынгы Грециядә таралган өлешләре турында Геродот китабында теркәлеп калган.

Гасырлар үтү белән, бу сәүдә дөньякүләм әһәмияткә ия булган Бөек Ефәк Юлы белән дә ярыша һәм иңгә-иң торып яши алырлык күренешкә әйләнә. Грек колонизацияләре, Искәндәр Зөлкарнәен, Бөек Рим республикасы һәм империяләре җиңүләре дә аның юлын буа алмый. Ягъни югары цивилизацияле, империякүләм сәүдәле, бөек сәүдәле титул халыклар да бу кәсепне үз һөнәренә әйләндергән халыкны бу «сәүдә ияреннән» чөеп төшерә алмыйлар. Сәүдәнең төньяк өлешен «эшләтүче» белгечләр бары тик алар гына. Ул халык, әйткәнебезчә, борынгы фин-угорлар күченеше вакытында ук бу якларга килеп чыга һәм әлеге һөнәрне ныклап үзләштерә. Әмма этник яктан «плешеголовыйлар» финнардан да, угорлардан да түгел, этник төркиләрдән. Димәк, фин-угорлар күченеше вакытында инде аларның бу хәрәкәтенең төрки элементлары да булган. Һәрхәлдә, Геродот вакытында инде алар Ойкумена чикләренә кертелә. Аларның әлеге сәүдә юлы серләрен саклауга каратылган борынгы мифлаштыру элементлары инде Геродот тарихында үз эзләрен искәртә. Әлбәттә, бу «плешеголовыйлар» хәзерге «гололобыйлар»ның татарларның турыдан-туры ерак бабалары.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3