Гайнутдин Масгуд Валиахметович - Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими

Шрифт
Фон

Мәсгуд Гайнетдин

Без элек тә без идек / Мы и раньше были такими

© Татарстан китап нәшрияты, 2014

© Гайнетдинов М. Г., 2014

* * *

Болгарлашу, исламлашу турында

«Башлыйк әле сүзне Карәхмәт илә» дигәндәй, мөһим фактларны читкә куеп, сүзне «болгарлар»дан башлыйк әле. Үзгәртеп кору чоры үсеш алган көннәрдә булгандырмы бу, әллә 1991 елның совет режимы умыртка баганасын чытырдатып ваткан август көннәреннән соңмы, инде төгәл генә әйтү дә кыен. «Милләт» дигән сүзне әйтү түгел, ишетүдән дә калтырап, ул тирәдән тизрәк качарга өйрәтелгән татар халкы тормышында, ил йоклаган арада, бер төн эчендә формалашып, мәйданда ике «милли» игезәк «милли үзәк» һәм «болгарчылар» милли хәрәкәте күренде. Ярсулар, гайрәтләр Татарга тарих рөхсәт итмәгән бер рәвештә шаулыйлар. Күпләр: «Нәрсә бу?! Әллә мин, йоклап, искәрми калдым микән? Кайчандыр башка халыклар рәвешендә җанлы кешеләр кыяфәтендә булган татарның кан тамырында җанлану хәрәкәте башланып китте микән?!» диләр. Алай дисәң?.. Бар ярсулары, бар сүзләре, бар көчләре фәкать бер ноктага  татарның исемен каһәрләүгә, чирканып, нәфрәтләнеп, татарлыктан баш тартуга каратылган «болгарилар»га гына кара! Әнә бит, озын чиратларга басып, үзләренең «болгар» икәнлекләрен изһар итәргә ашыгучылары да элек тә татарлыклары ташка үлчим генә булган, «майлы сөякләр кимерүче», номенклатура урындыкларына тырмашып утыру өметендә яшәүче «иптәшләр». «Яңа болгарилар» чынлыкта үзләренә охшаш бернинди кысаларга сыймас килбәтсез рәвешкә кертелгән «татарлыкка», ягъни үз татарлыкларына нәфрәтле мөнәсәбәтләрен күрсәтәләр. Аларның гиперболаштырылган бу театраль ярсулары, дәртләре «икенче күренешләр»ендә үк инде мондый кайнарлык, кыюлыкларның эчке ясалмалыгын бөтенләй яшерә алмыйлар. Ясалма тапкырлыклары аркалары ныклы «номенклатур» таянычка сөялгәнен күрсәтә. Эчке дәртсез ярсулары, салкын җанлы кайнарлыклары милли каһарманнар була белгән Баһаветдин һәм Гайнан Вәисев кебек «болгарилар»ның интуицияләренә тоташтыру, шартлау чигенә якынлаштырылган сәхнәләштерү генә. Шуңа да карамастан заманыбыз «болгарилар»ының (чынлыкта «болгавырлар»ының) мондый чыгышлары җансызландырылган татар тормышында гади кешегә, нинди дә булса хәрәкәткә очкынлану җемелдәве күрсәткәндәй кыланып, аларның игътибарларын читкә җәлеп итү, ниндидер хис кузгатып юату булып тора. Шундый тәэсир бүген инде хәтта яшь алмашлар яңа буын күңеленә ниндидер «җанлылык», өмет чаткысы булып бәрелеп китә ала. Әмма «болгарилар»ның бу казаныш иллюзиясе аларның үз тырышлыклары уңышы гына түгел. Бүгенге «болгарилар»ның кешелек табигатенең асылы характерлары, булдыклылыклары, тырышлыклары мондый нәтиҗәлелек күрсәтергә сәләтле түгел. Хәрәкәтләренең йөкләмәсе «йомышлары» дәвамлылык, уңай нәтиҗәлелеккә каршы каратылган. Асылда, бу чыгышларның тирә-яктагыларга көчле тәэсир иткән («сокландыргыч») ул сыйфатлары ягъни бөркәнчекләренең тышкы бизәкләре генә булып, алары да «хуҗалары»ның, ягъни заказчыларының күп гасырлар дәвамында «кул шомарту»дагы бай тәҗрибәсе нәтиҗәсе.

Бу эчке мәгънәсезлекнең нигезе «болгарилар» хәрәкәтенең конкрет тарихи эчтәлексезлеге. Ул иҗтимагый-тарихи хәрәкәт түгел, башлыча вакытлы сәяси конъюнктурадан файдаланып, «җиңел кәсеп» ияләренең иҗтимагый хәрәкәттә, матур бизәкле бөркәнчекләргә,   маскада, пәрдә артына яшеренеп, карьера ясарга кирәкле «ясалма дәрәҗә», «җиңел акча» табу хәрәкәте. Бу «болгарчылык»ны, алда күрербез, реаль болгарларның да Идел киңлекләрендә күренгән көннәреннән, 700 елларның беренче яртысыннан ук, тулы мәгънәсендәге хәрәкәт төбәктәге җанлану дип булмый. Безнең хәзерге «болгарилар» ниндидер әкәмәтләр күрсәткәндәй итәләр. Ул атамасы белән генә «әкәмәтлеккә» аваздаш. Морад Мулла, Г. Утыз-Имәниләрне болардан аерып караганда, менә 12601270 еллар инде «болгарилык»ны чынлыкта (карга кебек) «кычкыра тик кар да кар» дияргә генә була. Безнең арадагы «болгарилар»ның кыланышы ул 1300 еллык «әкәмәтләре» сурәтен көзгедәгедәй төгәл чагылдыра. Аларның болай дау күтәрүләре, тавышланулары халык язмышы җитди тарихи кризис кичергән көннәрдә башлана һәм халыкны берләштерүгә, оештыруга түгел, киресенчә, бүлгәләүгә, илне көчсезләндерү, хәтта таркатуга юнәлтелә. Алар «болгарлык» өчен, күкрәк читлекләрен куптарып, М. Горькийның Данкосы кебек, йөрәкләрен факел итеп күтәрергә җыенгандай кыланалар. Бу «чәпчү» нәрсәдер булдырырга каратылган җанлану түгел, кәмит, сәхнә уены җәмәгатьчелекне чуалту белән бергә шунда ук нәтиҗәсез юкка чыга. Һәм бердәнбер максатка татарны чуалтып, өркетеп какшатуга ирешеп тына. «Болгарилар»ның үз «болгарлык»ларына адресланган «реаль» тырышлыклары да шул ук ясалмалык чикләреннән үз халкына «хезмәтләре», «болгарлар»ны көчәйтүләре шундый ук «сәхнә чыгышлары» («казаныш» берничәсенең демонстратив рәвештә, паспортларын алыштырып, яңа паспортларына үзләрен «болгар» милләтеннән дип яздырулары) белән чикләнә. Бу да, асылда, болгарларга көч өстим дип түгел, иләс-миләс татар гавамын саташтырып, болгавыр шау-шуны, ыгы-зыгыны көчәйтеп, үзләренең шул «болгарлашу» кармагына «балык» эләктерү максатында эшләнә. Шул бер үк гамәл: хәрәмләшү, алдашу-ялган.

«Болгарилар» демократик (гади хезмәт кешеләре) катлау вәкилләре түгел. Инде югарыда телгә алынган характерлауларда да күзгә ташлана югары катлау вәкилләре. Алай гына да түгел, үзләрен югары катлауның каймагы итеп күрсәтергә яраталар. Даулары да һәрчак хакимият уңайлыкларыннан читләтелгән аксөякләрнең оппозицияләре «привилегияләре өчен тузынулар» чикләреннән чыкмый. Һәммәсе диярлек затлы интеллектуаллар һәм каләм әһелләре. Үз заманы акыл ияләренең дә үтә киткән аристократлары. Әлбәттә, үзләренең нарцислык үлчәмнәренә караганда гына. Нарцислык  җүләрләрчә үз-үзләренә гашыйк җан ияләренең үз бәяләмәләре генә булган «затлылык»тан нинди «затлы нәтиҗә» көтәргә мөмкин?! Ул аларның якынына да килми. Әйтик, менә бер мең дә ничә йөз еллар инде алар күкрәк читлекләрен кубарырлык ярсу белән ниндидер болгар халкының шанын һәм актив эшчәнлеген күкләргә ашырырга теләгәндәй тырышалар. Бүген безнең арадагылары гына түгел, әйткәнебезчә, «ил агаларына» килешүсез оппозиция рәвешендә бер үк диярлек охшаш нәтиҗәләр күрсәтеп, ким дигәндә 1280 еллар буена «болгар» атамасын туглыйлар. Интеллектуаллар, каләм әһелләре. Ул «ниндидер» болгарларның кемнәр икәнен, аларның тарихын, һич югы, ниндидер какшамас нигезле фаразлар белән чынлап ачыкласак, алар үтә затлылыкларын «күп гөнаһлы» без татарлар белән чагыштыргысыз башкарак типта икәнен күрер идек. «Атлантида кешеләредәй югары цивилизацияле болгарларның» үз бабаларының мәдәни-әдәби бай мирасын, берәмтекләп барлап, безнең көннәргә китереп җиткергәннәрме? Шул затлы болгарлар нәселе буларак, үзләре ул рухи байлыкны үстерүгә, бөтендөнья халкы булмаса, без «кыргый» татарларны шаккатырырлык берәр әсәр иҗат итә алганнары бармы? Юк. Тузан кадәр дә өлеш куша алганнары юк. Бичаралар үзләре мәдәният дигән нәрсә киртәсенең тышкы ягында яшәүчеләргә ошыйлар.

Шушы урында баш хәрефтән языла торган икенче бер «Болгарилар» турында һәм безнең заман «болгарилары»ның «хезмәтләре» хакында тагын бер мәртәбә ике искәрмә биреп үтү сорала. Урта гасырчылык чәчәк аткан көннәрдә, ХХIII гасырларда, Идел буе төркиләре арасында дөнья күләмендә дан казанган дистәләгән галим җитешеп чыккан. Алар Урта һәм Якын Көнчыгыш илләренә китеп танылалар. Үз туган җирләренең халыклары белән горурланып, ватаннары исемен үзләренә нисбә (псевдоним) итеп алалар һәм Көнчыгыш илләренә, исеме билгеле булган башкалалары атамасы буенча, үзләрен «Болгари» дип таныталар. Мәсәлән, мәшһүр солтан Мәхмүд Газнәви (9671030) остазы Әхмәд Болгари    XII йөздә, тарихчы Ягъкуб бин Ногман, Халид Болгарилар һәм соңгысының шәкерте Сөләйман Саксини    XIII йөздә, Таҗетдин һәм аның энесе Хәсән Болгарилар һ.  б. шундый галимнәр. Әлеге «Болгарилар»ның хакимият, административ өстенлек дәгъвачылары «болгарилар» белән бернинди уртаклык-бердәмлекләре юк. Рәхимсез эзәрлекләнгән милли-азатлык хәрәкәтендә «болгари» атамасын пәрдә, калкан итеп файдаланган, Морад Мулла, Г. Утыз-Имәни, Вәисев кебек көрәшче «Болгарилар»ның да «феодаль кормление» өчен (карьера хакына даулашкан) бу атаманы «чыбыркы итеп болгаучы» «болгарилар» арасында бернинди уртаклык, бердәмлек юк.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3