Хузин Фирдаус - Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке) стр 3.

Шрифт
Фон

 Аңладым, иптәш командир,  дидем мин акрын тавыш белән.  Берәр төрле ярдәм кирәк түгелме?

 Их-х, өлкән сержант, тән генә түгел, менә монда эчтә януына чыдашлы түгел. Җиңүгә дә күп калмаган иде бит, кем уйлаган язмыш дигәннәре немец әсирлегенә китереп ташлар дип.

Мин өлкән лейтенант Бобровны юатырлык сүз таба алмадым, үземнең дә эчемдә хисләр кайный, янарга ялкыны гына юк.

Бер сәгать вакыт үткәндерме, сул яктагы ишек ачылып, бусагада ябык йөзле, озын буйлы, киң җилкәле обер-лейтенант формасында берәү пәйда булды.

 Попрофф,  диде ул, урысчаны вата-җимерә, Бобровны допроска чакырып.

Өлкән лейтенант икеләнгән шикелле беравык ишеккә карап торды да дүртаяклап торып басмакчы булды. Тик аның талпынуы барып чыкмады. Мин, командирыбызга ярдәмгә килергә теләп, шунда омтылдым.

Обер-лейтенант:

 Отстаффить!  дип кычкырды. Перчаткалы кулын изәп, ияреп кергән автоматчыга Бобровны алырга күрсәтте. Тегесе, җәһәт атлап, һаман аягына баса алмаган өлкән лейтенант янына килде. Автомат түтәсе белән китереп сугудан Бобров идәнгә тәгәрәде. Аны, ничек кирәк алай аягына бастырып, допроска алып киттеләр.

Допростан кайтканын көткәндә, ул яктан илереп кычкырган авазлар ишетелде, күрәсең, өлкән лейтенантны кыйныйлар иде. Аны култыклап алып килеп камерага кертеп атканда, танырлыгы калмаган иде: болай да шешенке йөзе канга баткан, аскы ирене ярылган, маңгаеннан да кан саркып тора.

Башка камерадашларны да чакыра тордылар, берәм-берәм сорау алып, кыйнап китерә тордылар. Чират миңа да җитте. Бу хәлләрне күреп күңел каткан, эчтә нәфрәттән башка һични калмаган, курку хисе дә каядыр юкка чыккан иде. Башта «барыбер үләсе» дигән уй бөтерелә. Сакчы кабинетка төрткәләп керткәндә, өстәл артындагы ябык чырайлы обер-лейтенант минем кызылармияче кенәгәсен кулында әйләндергәләп утыра иде. Аның янында тәрҗемәче басып тора. Ул обер-лейтенантның колагына иелеп нидер әйтте, тегесе күтәрелеп карады да үзләренчә кычкырды. Тәрҗемәче:

 Фамилияң?  дип кабатлады. Миннән җавап булмагач, немец офицеры, аягүрә басып, салкын карашы белән миңа текәлде.

 Халилофф?  диде фашист, вата-сындыра. Көтеп тә җавабымны ишетмәгәч, кайсы полктан, дивизиядән булуым белән кызыксынды. Мин һаман дәшмәдем. Немец офицеры яныма ук килеп басты.  Телеңне йоттыңмы әллә?  дип, искәрмәстән ияк астына сугып җибәрде. Фашистның кеше кыйнау буенча тәҗрибәсе зур иде, күрәсең, күземнән утлар күренде. Аяк өстендә басып кала алмадым, әллә ничә адымдагы өстәл читенә очып, башым белән килеп бәрелдем. Гитлерчының немецча нидер сөйләнә-сөйләнә котырынып типкәләвен томанлы гына хәтерлим. Аннары шәм кебек лепелдәп торган аңым сүнеп, караңгы бушлыкка очтым.

Аңыма камерада гына килдем. Идәнгә кертеп ыргытканнар, янәшәмдә идән себерә торган себерке ята. Башым чуен кебек авырайган, күз алларым әлҗе-мөлҗе килә. Торып утырмакчы идем, умыртка сөяге авыртуга чыдый алмыйча ыңгырашып җибәрдем. Ни хикмәттер, стенада сәгать эленеп тора. Камера тынлыгын сәгать текелдәвеннән башка берни бозмый. «Тек-тек, тек-тек». Бу текелдәү тавышы без әсирләргә үлем сәгате якынлашуын искәртә кебек. Төнге уникеләр тулганчы, камерага башка аяк басучы булмады. Ишек артындагы сакчының коридор буенча йөренүеннән башка шылт иткән аваз да юк. Бу һава дивизияләре берсе артыннан берсе килеп бомбага тотылучы шәһәр өчен сәер тынлык иде, зур шартлау алдыннан була торган тынлык.

Пилауга күчерелү

Стенадагы сәгать уникене сукканда, кинәт ишек ачылып китте. Ике автоматчы артыннан овчаркалар җитәк-ләгән ике офицер килеп керде. Алар идәндә ятучы әсирләрне, типкәләп, аякларына басарга мәҗбүр иттеләр. Үзләре бертуктаусыз: «Шнелле, русин швайн»,  дип җикеренәләр. Һични аңламыйча як-якка, бер-беребезгә каранабыз. Атарга алып баруларыдыр инде дип уйлап, кулларны кысышып, чыгу ягына юнәлдек. Коридорда безне тагын берничә хәрби каршы алды. Урамга алып чыккач, алар, җиде кешелек төркемебезне төрле яклап урап алып, төнге урамнар буенча поезд вокзалына таба алып киттеләр. Димәк, әлегә безне атмаячаклар. Фашистларның ниндидер планнары бар кебек. Шулай булып чыкты да. Станциягә килеп җитү белән, безнең җидебезне дә бер кечкенә вагонга куалап кертеп, өстән бикләп тә куйдылар. Ул арада паровоз, сызгыртып алгач, вагоннарны дерт итеп сискәндереп кузгалып та китте.

Таң алдыннан поезд ниндидер бер станциягә килеп туктады. Ишекләрне ачып, вагоннан төшәргә боердылар. Бер-бер артлы җиргә сикердек. Төрткәләп стройга тезделәр дә ашыктырып алга куаладылар. Әле юньләп яктырып та җитмәгән. Әче җил исә, кар катыш яңгыр ява. Тәүлек буе авызга валчык та капмаганлыктан, аяклар хәлсезлектән бөгеләләр. Юка кием аша юеш җил тәннең бөтен җиренә үтеп керә, тешләр тешкә тими. Күбебез баш киемнәрсез. Юешлектән, салкыннан чәчләр бозланып катты. Әгәр озаграк барсак, тиешле урынга килеп җитә алмаган булыр идек. Ярый әле «һальт!» дигән аваз яңгырады. Безне пристаньга куалап керттеләр, анда бер-беребезгә елышып чак кына җылынгандай иттек. Зур гына көймә китергәннәр икән, шуңа утыртып, бухта аша каршы ярга чыгардылар. Диңгез ярыннан йөз илле метрлар чамасы ераклыкта урнашкан кызыл кирпеч бинага керттеләр. Бу бина немецларның гауптвахталары кебегрәк нәрсә иде бугай, җиде кешелек төркемебезне, икегә аерып, камераларга яптылар. Мин безнең белән бергә туры килгән штурманнан:

 Нинди җир бу?  дип сорадым.

 Пилау каласы диләр моны, туганкай,  дигән җавап ишеттем.

Рәшәткәле тәрәзә янына басып озак кына диңгез ягына карап торсам да, тышта томанлы һәм яңгыр булганлыктан, су өстендәге хәрәкәт абайланмады. Гәүдәдә нык арыганлык сизелә, сөякләр сызлый. Башкалар кебек идәнгә сузылып ятудан башка чара юк иде.

Бу көнне безнең янга кичкә кадәр керүче булмады. Тамакны алдап булмый шул, эчләр аркага ябышкан кебек, күзләр эчкә батып, яңаклар суырылып калды. Кич белән шулай да һәрбер әсиргә берәр стакан җылымса су өләштеләр. Әмма су эчү тагын да ныграк ашыйсыны китерде. Шулчак ничектер мәктәптә укыган елларымда, пионер лагерена ял итәргә барганда, колхозның бүләк итеп әллә ничә бөтен икмәк биреп җибәрүе искә төште. Ул икмәкнең тәме һаман да авызда торган кебек

* * *

Ул җәйне пионер лагеренда беренче сменада ял итәргә яхшы укучылардан Лотфи, Нәфыйк һәм мине сайлап алдылар. Әниләр фанера чемоданнарга кирәк-яракны тутыргач, безне колхоз кәнсәсенә кадәр озата килделәр.

 Хәмидулла, юлда барганда берүк оланнарга күз-колак була күр инде, бала-чага бит, шаярып, тәгәрмәч астына кермәсеннәр,  дип, ат җигеп безне илтүче Хәмидулла агайга гозерләрен җиткерделәр.

Хәмидулла агай кулына капчык күтәреп, кәнсә баскычыннан төшеп килә иде. Ул капчыкны яшь бала тоткандай кочаклаган, зур саклык белән аны арбага куйды.

 Ярар, җиңгәчәйләр, бер дә аптырамагыз, шайтаным да булмас ташбашларыгызга. Мин үзем алар күк вакытта юл тузанында тәгәрәп үстем. Ул чагында лагерь дигәннәре дә юк иде,  дип сөйләнде.

Безне капчыктан килгән тәмле ис әсәрләндерде. Бу борыннарны кытыклап, магнит кебек үзенә тартучы яңа пешкән арыш ипие исе. Авыздан сулар килә, түземсезләнеп, капчыкка карыйбыз. Гел ач булмасак та, алабута яки бәрәңге кушмыйча пешерелгән «чын» ипи ашау ул елларда азларга гына тәти иде.

 Ял иткән урыныгызга баргач җитешерсез,  диде Хәмидулла агай, безнең ымсынуны күреп.

Шулай да арбада урын алганда, һәркайсыбыз ипиле капчыкка якынрак утырырга тырышты. Сабыйлык дими, ни диярсең.

Яшеллеккә чумган калкулыклар, тугайлар аша бара торгач, ашау кайгысы онытылды. Апас урманында туктап ял иттек. Ат сөзгәк юл буйлап аска юыртканда, Хәмидулла агай еракта биниһая озын тасманы хәтерләтеп ялтырап яткан манзарага төртеп күрсәтте:

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3

Похожие книги

БЛАТНОЙ
18.3К 188