Безне озатырга тиешле истребительләр торган аэродромны инде үткән идек. Радиоэлемтә буенча аларның һавага күтәрелүе турында хәбәр алдык. Хәбәр алыну белән, полктагы эскадрильялар бер-бер артлы сугышчан курска ятты. Дошман зениткаларыннан ачылган ут, самолётның төрле ягында шартлау дулкыннары хасил итеп, очкычыбызны як-якка чайкалдыра, әче төтен исе салонга да үтеп керде. Безнең эскадрильяның койрык өлешендә баручы бер самолёт туры тиюдән утлы шар булып әллә кайларга чәчелде, бу аның бортында бомбалары шартлаганнан. Монысы инде җитдирәк, әгәр очкычлар арасындагы ара ераклыгы якын булса, башкаларга да зыян килергә мөмкин. Безнең очкыч, чыгымчы ат шикелле, бер якка тайпылды, тик командир да, штурман да күп мәртәбәләр сугышчан очыш практикасын үткән кешеләр артык маҗарасыз гына машинаны тиешле курска яткыра алдылар.
Бәреп төшерелү
Зениткалар кордонын да үттек. Нигәдер безне озатырга тиешле истребительләр төркеме генә һаман юк. Алдарак, шактый югарыда өч дистәдән артык очкыч пәйда булды. Ниһаять, дип, җиңел сулап куйдык. Тик ул истребительләр якынаймадылар, безнең полк очкан юнәлештә ара ераклыгын саклап бара бирделәр. Кёнигсберг өстенә якынаю белән, аларның хәрәкәтләре үзгәрде, кинәт кенә дүрткә бүленеп, як-якка аерылдылар да, козгыннар чебешләрне аулар алдыннан күзәтеп әйләнгән шикелле, өстәрәк төрле фигуралар ясарга керештеләр. Алдагы «тугызлык» үзләренә билгеләнгән объектларны бомбага тота башлаганда, тимер «козгыннар» алар өстенә ябырылды. Шунда гына без алдануыбызны аңладык, бу дошман истребительләре иде. Алар уңайлы позициядә, бомбардировщиклар пулемётларыннан ут ачып каршылык күрсәтә дә алмый, чөнки пулемёт установкасы өскә таба атарга көйләнмәгән, ә дошман өстәрәк бөтерелә. Люкларын ачып, бомбаларын коярга керешкән очкычлар фашистлар өчен менә дигән мишень иде, күз алдында берничә бомбардировщикны бәреп тә төшерделәр. Чират безгә җитте. Билгеле, очкан курстан тайпылып, дошман ягы белән һава сугышына керешеп китү мөмкинлеге бар иде. Алай иткәндә, куелган бурычны үтәп булмаячак, тиешле объект бомбага тотылмыйча калачак. Ә бу безнең планга керми. Бары бер юл кала һаман алга очып, картада билгеләнгән объектка җиткәч, бомбаларны җиргә кою һәм шуннан соң, әгәр бәреп төшермәсәләр, немец истребительләре белән сугышка керү. Әгәр инде бәреп төшерсәләр Хәер, монда төрле уйларга бирелеп торырга вакыт юк. Алга, бары тик алга! Шулчак штурман Плюхин: «Бомбалар!» дип кычкырды һәм люклар ачылып, безнең очкычның үлем йөге аска коелды. Кинәт машинабызның бөтен корпусын нидер дөбердәтеп кыйнап үтте. Ул да түгел, мин утырган кабинаның уң як иллюминаторында ялкын телләре пәйда булды. Тәрәзә пыяласы яна торган материалдан ясалганлыктан, ул дөрләп яна, экипаж командиры утырган өлештә дә ялкын телләре биешә. Куликов үзе ярым үлем хәлендә булып, инде самолёт белән идарә итәрлек түгел, хәер, ул инде штурвалны тыңламый да иде бугай. Тизлек югалганнан югалып, биеклекне күрсәтүче ук сулга киткән самолёт котылгысыз рәвештә җиргә төшеп килә иде. Сөйләшү аппараты аша радистка эндәшәм, аннан җавап юк. Ул тарафка борылып карауга, күз алларым караңгыланып китте. Николайга карарга куркыныч: куллары салынып төшкән, йөзтүбән капланган башы канга баткан, баш капкачы ачылып, миләре күренеп тора. Күпме эндәшсәм дә, Захаровта яшәү чаткылары күренмәде, ул үлгән иде. Колагым шаулый. Каяндыр, бик ерактан, әллә командир, әллә штурманның «Сикерегез!» дигән әмере яңгырады. Мин ничек люкны ачып сикерүемне хәтерләмим. Һавада, парашют куполы астында, салкын тәннәрне куырганга айнып киттем. Күрәсең, сикерүем дә, парашют боҗрасын тартуым да аек акылымнан башка, инстинкт буенча эшләнгән. Мин акрын гына чиксез зәңгәр күк биеклегендә тибрәләм. Әнә астарак, шартлаудан төрле якка чәчелеп, җилдә тирбәлгән кәгазь кисәкләре кебек, аска омтылучы самолёт кисәкләре шәйләнә. Алар күпмедер вакыт күзгә күренеп очалар да, бушлыкта юкка чыгалар. Тирә-якта тынлык хөкем сөрә, миннән башка бернинди тереклек әсәре юк кебек тоелды. Ләкин бу алай түгел икән, колак яныннан ук выжт-выжт итеп пулялар сызгырып үткәнен ишетәм, шрапнель яңгыры чәчеп, ерак та түгел снарядлар шартлавы күренә. Туңган булсам да, куркудан гәүдәмне салкын тир басты, минем өчен яшәү белән үлем арасы каш белән күз арасы кебек кенә калды, чөнки һәр секунд үлем алып килергә мөмкин иде. Түбән төшкән саен, аста җәелеп яткан Кёнигсбергның йортлары да якынаялар, урамнар, шул урамнарда ары-бире чабышкан кешеләр шәйләнә. Туп-туры дошман өненә килеп төшәчәгемне уйлап, эсселе-суыклы булдым әсирлеккә эләгәчәгем көн кебек ачык. Парашют бауларын тарткаларга мөмкинлегем юк, кулларым туңып өшегәннәр иде. Әнә үзәктәге урамнарның берсендә гитлерчыларның зур гына отряды стройга тезелеп баскан. Алларында торган берәү кулларын бутый-бутый нидер аңлата, күрәсең, командирларыдыр. Офицердан күреп, стройда торучы солдатлар да минем тарафка карап тора башладылар булса кирәк. Немец офицерының «Зольдатен, ахтунг!» дигәне ишетелде, үз буйсынуындагыларны уяу булырга чакыруыдыр инде. Каты җиргә аяк басуым солдатлар алдына ук туры килде. Парашютның чүпрәге артымнан төшеп җир өстенә таралырга да өлгермәгән иде әле, немец офицеры чабып килеп, сул кулы белән комбинезон якасыннан эләктерде, уң кулына тоткан перчаткасы белән, «русин швайн» дип сөйләнә-сөйләнә, яңакларыма суккалады. Аннары, каты гына этеп җибәреп, солдатларына парашютымны ычкындырырга боерды. Тегеләр мине парашют бауларымнан азат иткәч, өстемдәге җылы комбинезонны салдырып алдылар. Болай да туңган гәүдәм рәхимсез салкыннан тагын да ныграк куырылды. Алар минем белән озак әвәрә килмәделәр, ике автоматчы, эткәләп, янәшәдәге урамда урнашкан комендатурага алып китте. Анда бер бүлмәгә кертеп бикләп тә куйдылар. Станция ягында авиаполкның бездән соң очучы эскадрильялары ташлаган бомбалардан шартлау авазлары ишетелә. «Кайбер сугышчан иптәшләргә фортуна елмая шулай да» дигән моңсу уй күңел төпкелендә баш калкыта. Эх, шулар арасында булсаң иде хәзер!
Комендатура бинасының коридорыннан барганда, каршыга очраган немецларның йөзләренә игътибар иттем: аларның чыраена аучы эзәрлекләвеннән качып баручы кыргый җәнлек куркуы чыккан. Димәк, үзләренең соңгы сәгатьләре якынлашуын аңлыйлар, тиздән котылгысыз җәза киләчәген тою аларны шулай чарасыз иткән.
Ярым караңгы бүлмәдә миннән башка кеше юк иде. Күп тә үтмәде, кабат ишек ачылды. Янә биш әсирне китергәннәр икән. Тик аларны тануы читен, комбинезоннары янып теткәләнүе өстенә, куллары, битләренә кадәр пешеп кабарган. Кашсыз, керфексез күз кабаклары йомылып, күзләре капланган. Алар артыннан ук тагын бер кешене сөйрәп керттеләр. Никтер аның парашютын да алып кергәннәр иде. Парашютны стена буена ыргыттылар да яралыны шуның өстенә салдылар. Аның аягына да басып торырлык рәте калмаган. Сызлана, күрәсең. Түзә алмыйча ыңгырашуы болай да киеренке нервларга авыр тәэсир итә. Мин, аның сызлануларын җиңеләйтергә теләп, янына барып тезләндем.
Кем син, әй, җан иясе? дип эндәшүемә яралы очучы көч-хәл белән күзләрен ачты. Мин безнең звено командиры өлкән лейтенант Бобровны танып, тетрәнеп киттем. Командир да таныды бугай, әрнүле йөзенә елмаю кундырырга теләп, авызының бер читен кыегайтты:
Синең кебек үк кеше, Хәлилов. Танымыйсыңмыни?
Таныдым, иптәш өлкән лейтенант.
Тсс, артык тавышланма. Монда кирәкмәгән колаклар да булуы бар, авызыңны чамалап ач.