Всего за 149 руб. Купить полную версию
5
Искәндәр (Гыйбадуллага). Германиядән килгән кунагыбыз әйтә, нигә сезнең бакчагызны туалет итеп файдаланалар, ди.
Зөлхиҗә. Монысы безнең бакча түгел. Безнең бакчаның башы. Машиналар исе кермәсен дип, бу агачларны Гыйбадулла абыең утыртты. Шул урынны бәдрәф иттеләр. Гыйбадулла абыең әйтә, кисеп ташламыйча булмас, ди.
Гыйбадулла. Күп сөйлисең.
Зөлхиҗә. Нимес, ди бит, аңласын.
Гыйбадулла. Бик аңлады инде.
Шредер. Вас ист дас?
Искәндәр. Дас ист Вальд эс гибт кайнен платц эр. Дер манн дизер фрау плэнт, алле бойме хир цу феллен
6
Шредер. Варум? Вас фюр шульд хабен ди бойме? Штат дэссен вэрэ эс бессер, хир кло цу эррихьтен
7
Гыйбадулла. Нәрсә дигән була ул?
Искәндәр. Нигә туалет эшләп куймыйлар, ди.
Гыйбадулла. Кем?
Искәндәр. Үзегез.
Гыйбадулла. Шул гына җитмәгән иде.
Искәндәр. Түләүле бәдрәфләр бар ич. Сез дә эшләп куегыз матур итеп. Керергә теләгәннәр акча түләп керер.
Гыйбадулла. Кешене пес иттереп акча эшләмәсәң, авылда эш калмады шул. Бар инде, кертеп чыгар кунагыңны. Әллә каян килеп сасытмасалар, беткән ди үзебезнекеләр.
Искәндәр. Рәхмәт, абзый кеше. (Шредерга агачлыкны күрсәтә.) Битте шён, херр Шредер.
Шредер (кулын селкеп). Но, но Данке шён. (Гыйбадулла белән Зөлхиҗәгә.) Ауффидерзиен!
Китәләр.
Зөлхиҗә. Үпкәләде бугай.
Гыйбадулла. Нимес үпкәли белми ул. Җирәнгәндер.
Зөлхиҗә. Карале, Гыйбади, барыбер эш юк, әллә, мин әйтәм, теге кеше әйткәнчә, берәр нәрсә әмәлләп куясыңмы?
Гыйбадулла. Ай-яй, бик тиз баерга җыена берәү.
Зөлхиҗә. Баюдан түгел инде. Болай кеше көлдереп торганчы.
Гыйбадулла. Бездә бит аның кешесе дә бушка йомышларга өйрәнгән, барыбер агач арасына чабарлар.
Зөлхиҗә. Чапмаслар, каршыларында әбрәкәй торгач.
Хәяли җырлап керә.
Хәяли. Түбәгә кунган күгәрчен,
Тимә аңа, гөрләсен.
Безнең илдә яшәп кенә
Рәхәтлекне күрәсең.
Автобус килмәдеме?
Гыйбадулла. Юк әле, Хәяли, юк.
Хәяли. Әфлисуннарның кабыгын
Ашаучылар бар микән?
Безнең кебек рәхәт итеп
Яшәүчеләр бар микән?
Ут сүнә.
Икенче күренеш
Шул ук урын. Гыйбадулла белән Зөлхиҗә тактадан матур итеп ясалган бәдрәф янында басып торалар. Бәдрәфнең маңгаена «Әбрәкәй» дип язып куйганнар.
Гыйбадулла (үз эшенә сокланып карап). Булды бит бу.
Зөлхиҗә. Бик килешле килеп чыкты.
Гыйбадулла. Кысталмаган килеш тә кереп чыгарлык.
Зөлхиҗә (җирдәге комганнарны рәтләп куеп). Дүрт комган җитәр микән?
Гыйбадулла. Карарбыз. Җитмәсә алырбыз. Бәлкем әле, торба белән су да кертербез. Шәһәрдәге шикелле итеп эшләрбез. Ялкауланды бит хәзер халык, бөтен эшен утырып эшли.
Зөлхиҗә. Гыйбади, «Әбрәкәй» дигәнне аңларлар микән?
Гыйбадулла. Клуб белән бутамаслар әле.
Зөлхиҗә. «Бәдрәф» дип язасы калган.
Гыйбадулла. Аны аңларлар дисеңме?
Зөлхиҗә. Бәдрәф әйбәтрәк. Фамилиябез дә Бәдриев. Колакка якын ишетелә.
Гыйбадулла. Ишетелгәч, язганчы әйтергә иде.
Зөлхиҗә. Хатын-кыз акылы төштән соң. Үзебезнең ындыр артындагы бәдрәфебездән дә матуррак бу, Гыйбади.
Гыйбадулла. Шулай тиеш. Үзебезгә кайтышы да ярый, халыкка дигәне матур булсын. Акыл бирдең әле, Зөлхи, «Әбрәкәй» янына нимесчә дә язып куябыз. Ни дисәң дә, акылны нимес бирде.
Җырлап-биеп, Хәяли керә.
Хәяли. Дулкынланып сулар керә
Парахут идәненә.
Мондый рәхәт, матур тормыш
Тик безнең илдә генә.
Исәнме, иптәш Бәдриев! Исәнме, иптәш Бәдриева!
Зөлхиҗә. Бик әйбәт әле, Хәяли. Үзең ни хәлләрдә?
Хәяли. Алда гөл, артта кычыткан. (Үз сүзеннән тәм табып көлә. Җырлап бии.)
Яшәгәне яшәп тора,
Үлгәне үлеп тора.
Тормышлары шундый рәхәт,
Көләсе килеп тора.
Бу сыерчык оясын ник зур итеп ясадыгыз?
Зөлхиҗә. Сыерчык оясы түгел ул, Хәяли, әбрәкәй.
Хәяли. Нәрсәгә ул?
Зөлхиҗә. Әллә күргәнең юкмы? Үзегездә дә бардыр.
Хәяли. Ә-ә-ә, белдем. (Тәмләп көлә дә биеп китә.)
Утырабыз да китәбез
Колхоз арбаларына.
Аңгыра фирма хуҗа булды
Колхоз амбарларына. (Биеп, бәдрәф эченә кереп китә. Тәрәзәсеннән башын тыгып җырлый.)
Карап калалар икән,
Налуг салалар икән;
Налугыңны түләмәсәң,
Тартып алалар икән.
Автобус килеп туктаган тавыш. Хәяли: «Автобус килде, автобус килде!» дип чыгып чаба. Анда аның җырлаганы ишетелә. Шофёр керә. Аның алдыннан Хәяли җырлап-биеп килә.
Хәяли. Биек тауның башларында
Тезелеп үскән әнисләр.
Тезелеп үскән әнис кебек
Яшәсен коммунисләр.
Шофёр. Молодец, Хәяли. (Кесәсеннән акча алып, Хәялигә суза.) Бар, автобуста акчалы кешеләр күп. (Хәяли чыгып йөгергәч, бәдрәфкә карап тора.) Шәп булган бит бу. Әйттем бит мин сиңа.
Гыйбадулла. Син әйтмәдең, нимес әйтте. Үтеп бара иде бер нимес, әйтте дә китте.
Шофёр. Молодец Акчалыдыр бит?
Зөлхиҗә. Мең тәңкәлек такта китте. Нигезе кирпечтән. Күпме кирпеч, күпме симент.
Шофёр. Молодцы! Күпме түләргә инде?
Зөлхиҗә. Санаган юк әле.
Шофёр. Санагыз әйбәтләп. Бездә халык бушка өйрәнгән. Бушка эшлиләр, бушка пес итәләр. Кергән кеше бармы әле?
Гыйбадулла. Керсәң, син беренче.
Шофёр. Котлап чыгарбыз. Миңа бушлайдыр инде. Берәр тапкыр бушлай утыртып барырмын.
Зөлхиҗә. Безнең барасы җиребез юк.
Шофёр. Ярый, ярый, түләрбез. Бу юлы мин әле карап кына чыгам.
Гыйбадулла. Музей түгел ул карарга
Шофёр. Ярый, ярый, бездән булсын яхшылык. Менә ун сум. Бисмилла әйтеп ал, элеккеләр өчен дә булыр.
Зөлхиҗә (комган биреп). Чыкканда алып чык.
Шофёр. Нәрсәгә бу тефаль чәйнеге?
Гыйбадулла. Нинди тефаль Комган ул. Татар бит син.
Шофёр. Ә, белдем, белдем тефальгә охшаган. (Комганны тотып кереп китә.)
Гыйбадулла. Күбрәк бирде бугай бу.
Зөлхиҗә. Үзләре талыйлар әле. Ун тәңкә акчамыни хәзер? Суын алып киләсе бар, комганнарга тутырасы бар
Гыйбадулла. Бар әле, кулга тотып йөри торган радионы алып кил.
Зөлхиҗә. Анысы нигә?
Гыйбадулла. Уйнап торсын. Күңеллерәк була ул.
Зөлхиҗә китә.
Шофёр (бәдрәфтән чыгып). Шәп килеп чыккан бу, абзый. Чыгасы да килми. (Автобус ягына карап кычкыра.) Әй, кемнең кереп чыгасы килә? (Китә.)
Беренче күренештәге ике хатын керә. Алар алдыннан әлеге дә баягы Хәяли җырлап-биеп килә.
Хәяли. Кызлар кия кызыл ыштан,
Безгә карасы да юк.
Кызлар хәзер үзе килә,
Барып аласы да юк.
Беренче хатын. Ну, хватит, хватит. Иди, иди
Хәяли. Кызлар, кызлар кымызлар,
Мәскәүски дуңгызлар.
Гыйбадулла. Хәяли! Булды, җитте, бар!
Хәяли. Акча бирсеннәр.
Гыйбадулла. Үзем бирермен, бар.
Хәяли бии-бии чыгып китә.
Беренче хатын (бәдрәфкә карап). Ба-а-а Туалет! Когда мы уезжали, не было. (Гыйбадуллага.) Вы что ли смастерили?
Гыйбадулла. Сам Хороший?..
Беренче хатын. Красиво.
Гыйбадулла. Заходи. Гостем будешь.
Беренче хатын. Спасибо.
Гыйбадулла. Кумган бери.
Беренче хатын. А для чего?
Икенче хатын аның колагына комганның нигә кирәклеген аңлата. Беренче хатын кычкырып көлә дә комгансыз гына бәдрәфкә кереп китә.
Гыйбадулла (икенче хатынга). Мин бит сезне таныйм.
Икенче хатын. Без дә таныдык. Санаторийда идек, кайтып киләбез. Авылда безнең бабайларның шундый ниләре бар.
Гыйбадулла. Булырга тиеш.
Беренче хатын (бәдрәфтән чыгып). Молодец, дяденька. Сколько с меня?
Гыйбадулла. Тебе бесплатно.
Беренче хатын. Почему это?
Гыйбадулла. Потому что красивая. Ещё раз приезжай.
Беренче хатын. Спасибо. Пошли, Резеда.
Гыйбадулла. Погоди. Руки мыть надо. Иди сюда.
Комганнан су салып торып, икенче хатынның кулын юдырта. Кул сөртергә тастымал бирә.
Беренче хатын. О-о-о Комфорт! (Әбрәкәй язуына ишарә ясый.) Почему только по-татарски? И по-русски надо писать.
Гыйбадулла. Ты писикалмы?
Беренче хатын. Писикала
Гыйбадулла. Иди тогда, гуляй.
Хатыннар көлешә-көлешә чыгып китәләр. Зөлхиҗә керә.
Зөлхиҗә. Акча алдыңмы?
Гыйбадулла. Юк. Марҗасы бигрәк чибәр.
Зөлхиҗә. Әллә үзең дә ияреп кердеңме?
Гыйбадулла. Түздем, әнисе. Син бар бит. Карале, кара, Зөлхи, теге нимес килә.
Шредер белән Искәндәр керәләр.
Шредер (бәдрәфкә карап соклануын белдереп). О-о-о! Гут! Гут!
Искәндәр. Бик тиз өлгерткәнсез.
Гыйбадулла. Куштыгыз бит.
Шредер (бәдрәфне тикшереп). Гут! Гут! (Комганнарны күреп.) Вас ист дас?
Искәндәр. Кумган. Ди муслиме бенутцэн дас дэр вэшунг. Нах дэм безул дэр туалет ист аух гут, хэнде цу вашен