Сборник "Викиликс" - Безнең Туфан / Наш Туфан (на татарском языке) стр 14.

Книгу можно купить на ЛитРес.
Всего за 149 руб. Купить полную версию
Шрифт
Фон

Хөкемдаров. Мин сине сәнәгең белән бергә утыртып куячакмын.

Гыйбадулла. Мине бабага утыртканнар инде.

Хөкемдаров. Кара аны. (Чыгып китә.)

Гыйбадулла. Карарбыз.

Зөлхиҗә (агачлар арасындагы сукмактан чыгып). Сүзе булмас микән, Гыйбади?

Гыйбадулла. Нинди сүз?

Зөлхиҗә. Пыркарур, ди бит.

Гыйбадулла. Пыркарур булса, эшен бетереп чыксын. Әбрәкәйләре бардыр.

Зөлхиҗә. Аш суына, бар, ашап чык.

Гыйбадулла. Хәзер моннан автобус үтәсе. Үткәреп җибәрим дә керермен.

Зөлхиҗә. Аларның бетәсе юк. Бөтенесен дә саклап булмас.

Гыйбадулла. Бер биздерсәң туктамыйлар ул. Бер атна сакласак бизәчәкләр.

Зөлхиҗә. Бизеп кая барсыннар инде. Агачлык бакча артында гына. Утыртма, дидем, шул агачларны.

Гыйбадулла. Син дә нервыда уйнама әле.

Зөлхиҗә. Утыртып куймасын пракарур.

Гыйбадулла. Утыртып карасын. Закон бар.

Зөлхиҗә. Пракарур үзе закон бит инде. Бар, ашап чык, үзем саклый торам.

Гыйбадулла. Сине тыңлыйлармы

Зөлхиҗә. Тыңламый карасыннар.

Гыйбадулла. Берсен дә җибәрмә. Куркытсалар да курыкма. Эчәгеңне сәнәк белән актарып алып, агачка элеп куярмын, диген.

Зөлхиҗә. Кайгырма, сүзен табарбыз.

Гыйбадулла. Ул-бу булса, кычкыр. (Китә.)

Зөлхиҗә (сәнәген иңбашына салып, әрле-бирле йөренә).

Җырлап, Хәяли керә.

Хәяли. Әнә килә афтамабил,

Төягәннәр сарыклар.

Бары безнең илдә генә

Рәхәт яши халыклар.

Кая китте иптәш Бәдриев?

Зөлхиҗә. Ашарга кайтып китте.

Хәяли. Хәзер халык саранланды. Элек җырлаган өчен күп акча бирәләр иде. Хәзер бирмиләр. Мин өйгә кайтып ашап киләм, ярыймы? Автобус килсә, әйт, иптәш Хәяли озакламый килә, диген. (Китә.)

Зөлхиҗә (җырлый-җырлый йөренә).

Ай-ли, Җәмилә,

Җәй көннәре ямьле лә.

Ай-ли, Җәмилә,

Җәй көннәре ямьле лә.

Машина килеп туктаган тавыш. Салымгалиев йөгереп керә дә агачлыкка чаба.

Зөлхиҗә. Стоп!

Салымгалиев туктап кала, артына борылып карарга курка.

Салымгалиев. Кем син?

Зөлхиҗә. Тиррарист.

Салымгалиев. Ни кирәк миннән?

Зөлхиҗә. Борыл да сыпырт моннан.

Салымгалиев (борылып, Зөлхиҗәне күргәч). Син кем?.. (Танып ала.) Бәй, Зөлхиҗә ич син. Зөлхиҗә бит син, әйеме?

Зөлхиҗә. Мине каян беләсең?

Салымгалиев. Бәй, Кушкаен авылыннан ич мин.

Зөлхиҗә. Танымыйм.

Салымгалиев. Син безнең авылга кунакка килгән идең.

Зөлхиҗә. Кайчан?

Салымгалиев. Утыз ел элек. Безнең авыл кызы белән клубка килгән идегез. Вәсилә белән.

Зөлхиҗә. Вәсилә? Ә-ә-ә Кайда ул хәзер?

Салымгалиев. Белмим. Каядыр киткән бугай. Мин Казанда финансовыйда укый идем. Сезне озата барган идем. Син миңа бик ошаган идең. Вәсиләләр капка төбендә сөйләшеп тә тордык.

Зөлхиҗә. Танымыйм.

Салымгалиев. Кеше танырлык түгел идең шул. Бик чибәр идең. Чибәр кызлар егетләрне танымый бит ул. Миңа да «фи» дип әйтеп кенә кереп киттең Вәсиләләргә.

Зөлхиҗә. Шул бер күрүдән таныйсыңмы?

Салымгалиев. Танымаска. Сурәтең күңелемә сеңеп калды. Бер күрүдә гашыйк булган идем. Авылыгызга килергә дә уйлаган идем, Казанга китәсе булды. Хат та язмакчы идем, нәрсәдер шунда Аннары Казахстанга эшкә җибәрделәр. Өч ел элек үзебезнең якларга кайттым, районда эшлим. Кирәк бит, ә, кайда очраттым үзеңне. Нишләп йөрисең сәнәк белән?

Зөлхиҗә. Йөрим инде.

Салымгалиев. Шушы Кәкре Каен авылында яшисеңме?

Зөлхиҗә. Шушында.

Салымгалиев. Кирәк бит, ә Язмыш кайда очраштырды. Син һаман да әле чибәр.

Зөлхиҗә. Бар инде, керәсе җиреңә кереп чык.

Салымгалиев. Керәсе дип инде

Зөлхиҗә. Бар инде, бар. Ирем килеп чыкканчы, эшеңне эшлә.

Салымгалиев. Ирем?.. Ничек?

Зөлхиҗә. Картым инде. Без монда аның белән каравылда торабыз.

Салымгалиев. Берәр нәрсә саклыйсызмы?

Зөлхиҗә. Менә бу агачлыкны. Автобуслар, машиналар туктый да, шул агачлыкка кереп чыгалар.

Салымгалиев. Нигә?

Зөлхиҗә. Син нигә чаба идең соң?

Салымгалиев. Ә нәрсә, ярамыймы?

Зөлхиҗә. Ничек ярасын. Анда безнең бакча, өй рәдем.

Салымгалиев. Ә-ә-ә, аңладым, аңладым. Ярый инде, алайса Сау бул, Зөлхиҗә. Син һаман да чибәр.

Зөлхиҗә. Бар инде, кереп чык. Бер кешедән әллә ни булмас. Аяк астыңа карап бас.

Салымгалиев. Юк инде, рәхмәт.

Зөлхиҗә. Бар инде, бар. Мине ошаткан хакына булыр.

Салымгалиев. Рәхмәт. (Башын иеп чыгып китә.)

Зөлхиҗә. И Алла

Ай-ли, Җәмилә,

Җәй көннәре ямьле лә.

Ай-ли, Җәмилә,

Җәй көннәре ямьле лә.

Күмербәков керә.

Күмербәков. Исәнмесез! Здрастуйте!

Зөлхиҗә. Исән әлегә.

Күмербәков. Ярый, апа, гел исән бул. (Агачлыкка юнәлә.) Будь здорова.

Зөлхиҗә. Анда ярамый.

Күмербәков. Нәрсә ярамый? Почему? Ни булган?

Зөлхиҗә. Бу әбрәкәй түгел.

Күмербәков. Вижу.

Зөлхиҗә. Күргәчтен, нигә анда таба барасың?

Күмербәков. Соң, кирәк бит. Надо, апа.

Зөлхиҗә. Ярамый.

Күмербәков. Мин моннан ничә ел үтеп йөрим, можно было.

Зөлхиҗә. Түздек, түздек тә, түземлегебез бетте. Әбрәкәйдә яшәгән кебек яшибез.

Күмербәков. Запах что ли?

Зөлхиҗә. Әллә сизмисеңме?

Күмербәков. Да-а-а. Минем ни бит, апа, кече йомыш кына. Малая нужда.

Зөлхиҗә. Барып җиткәнче түзәрсең.

Күмербәков. Мин пожарга чабам. Константиновкада пожар. Пожарда бәдрәф кайгысы юк. Пожарный мин, апа. Поняла, пожарный.

Зөлхиҗә. Пожар булгач, нәрсә телеңә салынып торасың, чап.

Күмербәков. Пожарныйларның башлыгы мин. Соңрак барсам да ярый. Анда егетләр эшли.

Зөлхиҗә. Ярамый.

Күмербәков. Миндә простата, апа.

Зөлхиҗә. Анысы нәрсә тагын?

Күмербәков. Такая болезнь. Бәдрәфкә еш йөгертә торган чир.

Зөлхиҗә. Ир кешедер бит син. Кече йомыш өчен агач арасына кермәскә дә була. Хатын-кыз кебек чүгәләп торасы юк. Машинаң янына басып, моторын караган бул да

Күмербәков (көлеп). Бер дә белмәгәнең юк икән.

Зөлхиҗә. Барысын да күргән. Бар, юлыңда бул. Пожарың янып бетмәсен.

Гыйбадулла керә.

Гыйбадулла. Нәрсә монда?

Зөлхиҗә. Менә, тыңламый.

Гыйбадулла. Ә-ә, бу бит өй янып беткәнне карап йөрүче.

Күмербәков. Сүндерүче мин, пожарный.

Гыйбадулла. Каенлык янганда сүндердегез инде.

Зөлхиҗә. Константиновка яна, ди, шунда чабам, ди.

Гыйбадулла. Алайса, суыңны монда әрәм итеп торма.

Күмербәков. Ярый кертмәсәң Өегез янса, килеп тә карамыйм. Понял? (Китеп бара.)

Зөлхиҗә. Монда кызык нәрсә булды бит әле, Гыйбади. Кушкаен авылы кешесе туктады. Кайчандыр мине ошаткан булган икән. Финансыга укыдым, ди. Казахстанда эшләдем, ди, хәзер районга кайттым, ди.

Гыйбадулла. Салымгалиевтер инде. Налуг җыючы.

Зөлхиҗә. И-и-и, карале, белгән булсам

Гыйбадулла. Белеп нишлисең?..

Зөлхиҗә. Соң, ни бит. Налуглар күбәйде бит.

Гыйбадулла. Ул нишли ала?

Зөлхиҗә. Бераз җиңеләйтер иде.

Гыйбадулла. Башың бармы синең? Ул ничек җиңеләйтсен, налугны Мәскәү сала. Әнә Мәскәвенә барып пес итсен.

Зөлхиҗә. И, алай сөйләшмә инде, Гыйбади. Чибәр идең, ди. Хәзер дә чибәр, ди.

Гыйбадулла. Ияреп китәсең калган. Сартир саклап утырмас идең.

Зөлхиҗә. Юк инде, синнән китеп, беркая да барасым юк. Налуг җыючыга бигрәк тә. Аларга бит кеше рәнҗеше төшәдер. Кешеләрне җылатып

Ай-ли, Җәмилә,

Җәй көннәре ямьле лә.

Ай-ли, Җәмилә,

Җәй көннәре ямьле лә.

Өебезне авылның теге башына саласы калган.

Гыйбадулла. Ул вакытта бу юл юк иде. Бу урынны әллә рәшәткә белән уратып алыйк микән?

Искәндәр белән Шредер керәләр.

Искәндәр (Шредерга). Битте ферцайн зи, герр Шредер, вир һабен айне ланге райзе фар

1

Шредер. Йа, йа, дас ист клар. Эксотишее ланд

2

Агачлыкка юнәләләр.

Гыйбадулла. Анда ярамый.

Искәндәр. Ни өчен?

Гыйбадулла. Анда әбрәкәй юк.

Искәндәр. Нәрсә ул әбрәкәй?

Гыйбадулла. Татармы соң син?

Искәндәр. Татар.

Гыйбадулла. Әбрәкәй туалит дигән сүз. Туалит юк агач арасында.

Искәндәр. Беләм. Россия юлларында күп йөрим. Кайда агач шунда туалет.

Гыйбадулла. Монда андый закон юк. Монда минем закон. Агачлар арасына керергә ярамый. Әнә анда минем өй, анда бакча.

Искәндәр. Бу иптәш Германиядән килгән. Бизнесмен. Немец.

Гыйбадулла. Нимес булса да ярамый, американ булса да ярамый. Фәрештейн?

Шредер. Вас ист дас

1

Искәндәр. Зи загт, дас айнтрат нихьт мёглихь ист.

2

Шредер. Варум

3

Искәндәр. Эс штинкт хар. Унд гер хаус ист ганц гендер нәйе

4

Шредер. Унд вэсхальб бенутцет ман дизен платц альс кло

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3