Зиннур Фирдаусович Тимергалиев - Кичә яраттым / Любил вчера стр 3.

Шрифт
Фон

Күрше авыл зур авыл, аның үзәк урамы гына да бер чакрымга җитә. Халкы да күп, унберьеллык мәктәбе дә бар. Әйе, монда зур кибет ачкан кеше акча өстендә утырачак. Оркыя ханым белә балыкны кайда тотасын. Кибет иртәнге җидедә ачылырга тиеш икән, кичке унга кадәр эшлисе. Рамилә, монда килгәч, иң элек уфтанып куйган иде. Тик аңа атнасына биш көн генә эшлисе икән. Алай иртәнге сигездән кичке бишкә кадәр эшләсә, кайтып-китеп йөрү азап булмас кебек.

Кыз шулай уйласа да, кибет эшләп киткәнче, соңга да калырга туры килде. Кибетче табу читен түгел, эш юк, шуңа да, эш сорап, яшь кызлар күп килде. Кибетчеләрне җыю кыен булмады, тик менә йөк ташучы табу бик читен икән. Яшьләр килми, клуб каршында әтәчләнсәләр дә, авыр капчыкларны, әрҗәләрне селкетә дә алмыйлар икән бит. Килгән берсе бер көн эшли дә икенче көнне инде күренми. Өлкән яшьтәге ирләр дә эшләп карады. Аларын Рамилә үзе куып җибәрде. Салырга яраталар абзыйлар. Әлегә йөк бушатучы юк, шуңа да ирләр эше әлегә кызлар өстендә. Алар ташый авыр капчыкларны, алар күтәрә авыр әрҗәләрне. Хатын-кыз нәзберек түгел, түзә.

Кибет ачылып, ике ай узган иде инде. Рамилә бүлмәсенә бер ир килеп керде. Килеп керде микән? Буе метр да сиксән, күкрәк-иңбашлары киң, мәһабәт. Куллары көрәк кадәрле. Сызганып куйган җиңнәре аша бүртеп торган мускуллары күренеп тора. Кермәде, ә кечкенә бүлмәгә көчкә кысылып сыешты бу ир.

 Исәнмесез, миңа Рамилә апа кирәк иде, шулкадәр оялып һәм тартынып эндәште ул, менә хәзер, авыр сүз әйтсәң, елый-елый чыгып качар кебек. Бу кешене күрүгә сискәнеп, хәтта бераз каушап төшкән Рамилә әзмәвердәй ирнең шулай үтә дә йомшак эндәшүеннән чак көлеп җибәрмәде. Менә сиңа мә, шундый таза кеше, ә үзе бала-чага кебек кыенсынып, тартынып басып тора

 Мин Рамилә

Ир, гафу үтенгән кебек, тагын бер тапкыр баскан урынында таптанып алды.

 Сезгә грузчик кирәк, диделәр, мине алмассыз микән, Рамилә апа?

Кыз тагын кычкырып көлүдән чак-чак тыелып калды.

 Сиңа ничә яшь соң, исемең ничек?

 Илсур инде мин, миңа ни, утыз ике яшь

 Алайса, апа түгел инде мин сиңа. Безгә грузчик кирәк, син аракы эчмисеңме?

 Юк, минем аракы эчкәнем юк, тәмәке дә тартмыйм әле мин.

 Ярар, эшләп кара, Илсур, тик эше авыр инде аның.

 Авыр эштән курыкмыйм ла мин.

Чынлап ышанырлык егеткә. Әнә бит, эшкә ашкынып, гайрәте ташып тора. Бу көрәк куллары белән берне кундырса, башың җиләнгә кереп китәр. Үзе шундый тыйнак

Чынлап та, Илсур әле япь-яшь егет кеше, бер тапкыр да өйләнеп карамаган. Ул кечкенәдән таза булды. Әнисе белән генә үсте. Әнисе Гөләндәм апа укытучы, шуңа бердәнбер улын бик тәртипле үстерде. Илсурны атасына охшаган, ди, авыл халкы. Бәлки, шулайдыр. Әтисе, ул кечкенә вакытта ук авырып, бакый дөньяга китеп барган. Гөләндәм апа бүтән кияүгә чыкмады, шушы улын аякка бастыру өчен бар көчен куйды.

Илсурдан классташлары да көлә иде, алыптай тазалыгы янында юашлыгы да бар шул. Ул үзен «алпаш» дип үртәүгә дә сүз әйтми үсте. Ә үсә төшкәч, егетнең алтын куллы икәнен белде авыл халкы. Авыл капкаларына бизәк ясый, тәрәзә рамнарына шундый матур чәчәкләр уеп куя. Авыл халкының исе китә. Көрәктәй куллардан матур-матур бизәкләр чыкканга аптырый халык. Тик шундый таза да, юаш та булгач, кызлар игътибар итмәде аңа. Кызларга теле телгә йокмаган егетләр кирәк шул, авыз ерырга гына булсын Бәлки, Илсурның әзмәвердәй гәүдәсеннән курыкканнардыр. Аннары егет үзе дә кызларга сүз катарга оялып үсте. Менә шулай утыз икене дә тутырды ул. Гөләндәм апа, улым ялгыз гына яшәр микәнни дип, бик уфтана иде инде.

Менә әле Рамилә бүлмәсендә дә, апа кеше урынында чибәр кызны күргәч, Илсур оялып куйды. Кая инде аңа мондый кызлар?! Мондый кызларны кыйммәтле машиналарга гына утыртып йөртәләр.

Башта кибетче кызлар Илсурга якын килергә куркып йөрделәр. Таза, аз сөйләшүчән Илсур ниндидер бер әкәмәт кеше кебек тоелды аларга. Соңыннан үзен бик яраттылар. Эшкә әрсез булып чыкты грузчик егет. Авыр капчыкларны, әрҗәләрне чөеп кенә йөртә. Кызлар ни кушса, барысын да карусыз үти. Бик ярдәмчел кеше икән бит Илсур абыйлары.

Илсур янында чаярак кызлар үзара шаяра ук башладылар:

 Уф, кияү табып булмый, җыен булмаган егетләр авылда. Илсур абый алам дисә, бүген үк кияүгә чыгар идем.

Илсур кызларның уйнап сөйләшкәненә үпкәләми, елмаеп кына куя да үз эшен эшли бирә.

Аны кибеткә кергән авылдашлары да «чеметеп» алгалый:

 Илсур, берүзеңә күпме кыз монда, әйдә берәрсен алып кайтып куй инде.

Шулай итеп, җәй дә үтеп китте, көз дә узды. Яңа ел бәйрәме җитәр көннәр иде. Бервакыт кибеткә ике егет килеп керде. Авыл аркылы олы юл үтә, шуңа да юл уңаеннан сугылучылар күп була.

Егетләр товар карап йөргән булдылар. Аннары берсе шыпырт кына ике шешә аракыны җиңе эченә тыгып куйды. Тагын пакетка ике-өч алма салдылар да касса каршына бастылар. Шешә яшергән егет икенчесе артына басты. Исәпләре алмага гына акча түләп чыгып качарга иде, ахры. Тик кассир кыз күреп калган икән.

 Ике шешә аракыга да акча түләгез, егетләр, дип, чыгарга омтылган егетләрне туктатты.

 Нинди аракы тагын, саташа башладыңмы әллә син? Егетләр, үзләрен бик дорфа тотып, кызны куркытырга уйладылар.

 Менә синең җиң эчендә алар, түләгез акчасын.

Тавышка Рамилә килеп чыкты.

 Алсу, ни булды?

 Рамилә апа, болар ике шешә аракы урладылар, акчасын түләмиләр.

 Нинди аракы? Белмибез, яхшылап карарга кирәк башта.

 Егетләр, түләгез акчасын! Рамилә бик катгый эндәште.

 Син что, курица, кемгә тавыш күтәрәсең? Авызыңда тешләрең күп, ахры, синең? Караклар хатын-кыздан бик курыкмадылар.

 Түләгез, юкса полиция чакырам.

 Чакырыгыз! Егетләр оятсыз рәвештә елмаеп җавап бирделәр.

Каян чакырасың инде аны, авылда полиция түгел, участковый да юк.

Кинәт егетләрнең муеннарын ике «келәшчә» кысып алды. Кысып алды да өскә күтәрде. Ике батыр, җепкә таккан курчак кебек, һавада асылынып чәбәләнә башлады. Юк инде, Илсурның кулыннан, ни генә кылансаң да, һич ычкынып булмый.

 Илсур, төшер боларны, имгәтсәң, әти-әниләре җаныңны алыр, дип туктатты аны Рамилә.

Егетләрнең аяклары җиргә төште.

 Апалар, безнең акча юк, дип мыгырдандылар юашланып калган егетләр. Илсур аларны кире төшерсә дә, муеннарын ычкындырмаган иде әле.

 Алайса, бар, урынына куегыз да чыгып китегез кибеттән!

Караклар шыпырт кына шешәләрне урыннарына илтеп куйдылар да ишеккә таба атладылар. Аннары, борылып, Рамиләгә карап эндәштеләр:

 Кич эштән кайтасыңны онытма, шалава, сөйләшербез әле синең белән!..

Рамиләнең эченә шом йөгерде, кышын көн тиз караңгылана. Ике чакрым кайтырга кирәк. Чынлап, бу егетләр саклап торса, ахыры бик яман бетүе бар.

Кичкә таба, нишләргә белми йөргән кызны күреп, Илсур дәште:

 Рамилә, егетләрдән куркасыңмы?

 Белмим инде, Илсур, чынлап саклап торсалар, ике авыл арасында адәм заты юк бит.

 Әйдә, үзем озатып куям. Егет үзе әйткәнгә үзе аптырады. Аның авызыннан чыктымы бу? Кызларга «озатам» дип бер тапкыр да әйткәне юк иде бит.

Илсурның иске генә «Жигули» машинасы бар. Ничек сыядыр ул аның эченә, Ходай белсен! Тик менә эшкә көн саен шуның белән килә.

 Рәхмәт, Илсур, озатсаң, синең белән тыныч булыр иде.

Илсур янында булу инде бернинди куркыныч янамый дигән сүз. Бу сөйләшүгә кибетче кызлар да кушылды.

 Ну, Илсур абый, күпме ялынып, беребезне дә озатканың юк. Кара аны, Рамилә апага «үзем озатам» дип тора. Сөйләшмәбез дә синең белән! дип, авыз турсайткан булдылар. Кызларга нәрсә, кызык булсын инде.

Шулай итеп, кичке караңгы төшеп, кибет бикләнгәч, Рамилә Илсурның машинасына кереп утырды.

 Рамилә, безгә кереп, әнигә әйтеп кенә чыгыйк инде, борчылып тормасын.

 Ярар, мин каршы түгел. Борчылмасын Гөләндәм апа.

Илсур уйлаганча, кыйммәтле чит ил машинасына түгел, иске «Жигули» машинасына да риза булды Рамилә. Үзләре турысына җиткәч, Илсур машинасын сүндерде дә өйләренә кереп китте. Кызны да чакырган иде, тегесе баш тартты. Нишләргә белми утырган Рамилә кыбырсый башлады. Алай итеп карады, болай итеп карады, сумкасын актарган булды. Аннары машинаның бардачок капкачын күтәрде. Анда машина паспорты белән права ята, бер кырыйда блокнот та бар. Нигә кирәк икән Илсурга кесә кенәгәсе? Рамиләгә кызык булып китте. Билгеле инде, беләсе килү теләген тыеп кала алмады ул. Үрелеп ачты да кесә кенәгәсенең битләрен актара башлады. Абау, монда шигырьләр язылган түгелме соң?

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3

Популярные книги автора