Зиннур Фирдаусович Тимергалиев - Кичә яраттым / Любил вчера стр 2.

Шрифт
Фон

Тырыш кешеләр Саймә апа белән Илфир абый. Әнә нинди зур йорт җиткергәннәр. Бүлмәләре дә җитәрлек, газы да, суы да кергән. Үзләре гомер итәсе йортларын бик уңайлы итеп эшләгәннәр. Мунчасы да бар. Кыш өчен җылы туалеты да бар. Канализациясен дә казып эшләп куйды Илфир абый. Өч хатын-кыз арасында берүзе ир кеше. Малай гына булмады. Башта пошынса да, Илфир абый соңыннан күнде. Ярар, аның каравы өстәлдә кайчан теләсә шул вакытта тәмле кайнар аш була. Өй эче ел буе чиста тора. Өс-башы да гел чиста йөри аның. Әтиләрен гаиләдә барысы да хөрмәт итә, кадерли

Рамилә класста иң чибәр кыз иде. Ай, мәктәптә аңа гашыйк булмаган егет калды микән? Юк, калмагандыр. Бик чибәр иде шул ул. Күпме егет аның бер җылы карашын тотар өчен тырышты. Ниләр генә кыланып бетмәделәр алар! Үзара сугышкан чаклары да булды. Рамилә берсенә дә өмет бирмәде, әмма егетләр аның өчен барыбер сугыштылар. Тик менә чибәр кызларга егетләр игътибары күп булган саен, кызлар аларга шулкадәр үк битараф кала киләләр, чөнки ул егет аламалары, чебен кебек, бер алга, бер артка чыгып, гарык итеп бетерәләр. Аннары да, бухгалтерга укыганда, студент егетләр аз бөтерелмәде аның янында. Тик менә кыз берсен дә кабул итмәде. Араларында менә дигән егетләр дә булды, билгеле. Юк, егетләр игътибарыннан туйган кыз аларның сандугач кебек сайрауларыннан тәмам арыган иде шул. Бөтенләй дә игътибарга алмас булды аларны. «Әй лә шуларны, дип уйлады ул. Йөриләр шунда, аяк астында буталып». Аннары, авылга кайтып, эшмәкәр Оркыя апа кибетенә эшкә керде. Белемле булгач, Оркыя Зәкиевнага бик ярап куйды кыз. Бизнес өлкәсендә эшмәкәр ханымның башы җитмәс күп документлар бар. Рамилә барын да бөртекләп аралап бирә белә.

Хәзер кызның көне бертөсле үтә: көндез эш, кич китап. Менә шулай егетләрдән туеп өйдә утыра торгач, аңа егерме тугыз да тулды. Башта әти-әнисе ерактан гына әйтеп карадылар. Аннары тел яшереп тормыйча әйттеләр: «Вакыт уза, кызым, кияүгә чыгарга кирәк», диделәр.

Юк, Рамилә яратмаган килеш беренче очраган кешегә кияүгә чыга алмый бит инде. Утыз тула инде, әле һаман яраткан кешесен очратмады шул ул.

Ә менә апасы кебек үк чибәр Раилә, егерме икедә генә булса да, үз насыйбын тапты инде. Аргы урам егете Алмаз начар егет түгел, акыллы, тәртипле, итагатьле. Әти-әнисе исән-саулар. Алмаз да, Раилә дә бер институтта укыйлар. Аларның дөньялары түгәрәк.

Шулай китап белән кочаклашып ята торгач, Рамилә йоклап та киткән икән. Бервакыт будильник тавышына сискәнеп уянып китте. Көне буе эштә аяк өсте йөреп нык кына ардырган, кыз үзенең йоклап киткәнен сизмәгән дә.

 Кызым, тордыңмы? Саймә апа чәй әзерләп ята икән. Әйдә, чәй эчеп китәрсең эшеңә. Раилә кече болыннан бер чиләк җир җиләге җыеп кайткан. Төнге уникедә генә кайтты, тәре кыз. Атаң белсә, кирәгеңне бирер әле.

Раилә, үз тәртибеннән оялып, алдына гына карап, чәй эчә, гаебен таный, шуңа да әнисенә каршы бер сүз дә әйтми.

 Җиләк пешкәнмени?

 Пешкән, апа, шундый зурлар, авызда эреп торалар. Бүген тагын кич җиләккә барам әле мин.

 Менә моны күрдеңме? Саймә апа кызының борын төбенә йодрыгын китереп куйды. Җиләк дип чыгып чаба да төне буе теләсә кайда йөри, кара моны! Итәгеңне күтәреп, каеш белән ярырга да күп сорамам тагын.

Раилә шым булды. Гаебе бар, шуңа эндәшми калу хәерле кызга.

Шулай шыпырт кына хатын-кызлар чәйләп алдылар. Җиләк, чыннан да, бик тәмле икән.

 Ярар, кызлар. Рамилә, син бар, эшеңә соңга кала күрмә. Раилә, кызым, җиләк тиз бозыла, аны бүген үк кайнатып куярга кирәк булыр.

Димәк, әнисе ачуланудан туктаган. Раилә җиңел сулап куйды, баштан давыл үтте, болай булгач.

 Мин хәзер, әни. Раилә җиләк белән булашып калды, Рамилә эшенә авыл уртасындагы кибеткә китеп барды.

Авыл кибете базардан бер дә ким түгел. Ниләр генә юк бу кечкенә генә бүлмәдә! Көрәк, сәнәк, балтадан алып ипи, шикәр, тоз, төрле тәм-томнарга кадәр бар. Шунда ук кер юарга төрле порошоклар, чиләк-табаклар, төрле кием-салым. Ни генә юк соң анда дисәгез, сөт юк анда, чөнки авыл халкы сыерны үзе асрый, әле артык сөтен акчага тапшыра, ә акчасына товар сатып ала. Сыер асрамаганы сөтне күршеләреннән юнәтә.

Рамилә килеп җиткәндә, ике-өч хатын кибет ачылганын көтеп тора иде. Авыл апалары әтәчләр белән бергә йокыдан торалар, шуңа да иртәнге сигезгә күп кенә эшләрен эшләп куйган булалар инде. Авыл халкы кибетнең сигездә ачылуына һич разый түгел. Алар уенча, кибет иң соң дигәндә дә иртәнге алтыда ачылырга тиеш.

 Озак йоклыйсың, Рамилә, көтә-көтә арып беттек инде, дип каршы алдылар авыл апалары кызны.

 Кибет сигездә генә ачыла бит, ник иртә килдегез соң? дип җавап бирде кыз.

 Өйдә эш күп, сеңлем, иртәрәк ачып булмыймы соң ул кибетне?

 Миңа акчаны иртәнге сигездән түлиләр бит, иртәнге алтыдан түгел.

Бу талашу түгел, көн саен иртүк кибет алдында гәпләшеп алу гына. Рамилә күптән ияләште аңа. Ул, кибетне ачып, эчкә узды, аның артыннан авыл апалары килеп керде. Эш башланды. Апалар кибетчеләр белән бик дус үзе. Кайчак Рамиләдән әҗәткә дә әйбер алып була. Аннары, сораган әйберләрне дә алып кайтып бирәләр. Шуңа да авыл апалары кибетчеләр белән талашуны кулай күрмиләр. Киресенчә, дус булып калырга тырышалар.

Иң ачу килгәне авыл исерекләре. Иртүк килеп җитәләр, авызларыннан кичәге аракы, арзанлы тәмәке исе аңкый. Шул сасы искә бөтен кибет тула. Кайчак кызның укшыйсы килә башлый. Алай гына түгел, кибетче каршына ук килеп басалар бит.

 Рамилә, үләм, бир бер ярты.

 Хәзер ди, сиңа ярты биреп, аннары үзем түләргәме? Сез муеннан монда авылда. Берегезгә әҗәткә бирсәң, калганнар хәзер килеп җитә.

Аннары кара-каршы әйткәләшү китә, тәмам ямьсезләнеп туктыйлар. Чыгып киткән чакта кызга әшәке сүзләр әйтергә дә онытмыйлар. Рамилә баштарак елый иде, хәзер ияләште ул әшәке сүзләргә. Диссертация яза алыр иде кыз сүгенү буенча. Барысын да ишетте. Ә инде ул исерекләрнең кулларына аракы тоттырсаң, хатыннары килеп җитә: «Ник бирдең? Кияүгә чыга алмагач, минекен алырга булдыңмыни? Беләбез кемлегеңне! Мужик тапмагач, кеше ирләренә сикерәсең!» Әйе, нахагы күп булды. Бер гөнаһың булмаса да, ишетәсең икән гайбәтне авылда

Төшке аш якынлашып килә иде инде. Кибеткә Оркыя Зәкиевна килеп керде.

 Ничек сәүдәләр, Рамилә?

 Исәнмесез, Оркыя апа!

Оркыя Зәкиевна чыгышы буенча бу авылдан түгел. Ул 90 нчы елларда бу якларга Үзбәкстаннан кайтты. Башта, сумкалар күтәреп, кием-салым сатып йөрде, аннары менә шушы кибетне ачып җибәрде. Үзе белән бары тормыш иптәше Сәлим абый гына тора. Балалары бармы, юкмы анысы билгесез. Булса, авыл халкы белгән булыр иде. Оркыя апа ул турыда берсенә дә бер сүз әйтмәде.

Бераз кибет документлары белән булашкач, ханым кызга эндәште:

 Рамилә, вакытың бармы бераз?

 Бар, Оркыя апа.

 Кара әле, Рамилә, мин күрше авылда кибет ачмакчы идем, зур кибет. Беләсең, күрше авыл зур, аннары олы юл да шул авыл аркылы үтә. Сәүдә начар бармас дип уйлыйм.

 Әйе шул, анда сату яхшы булырга тиеш, Оркыя апа.

 Миңа ул кибеткә бер товаровед кирәк иде. Менә синең белемең бар, аннары ышаныч та зур сиңа. Шактый эшлисең бит инде миндә.

 Мине димләмәкче буласызмы?

 Әйе, сине! Нәрсә, булдырырсың бит?! Кибет инде әзер, сатучылар җыярсың, аннары товарны үзең ташыйсы түгел, грузчигы булыр, җыештыручысы да.

 Белмим шул, эшли алырмын микән соң? Аннары көн саен ике чакрым барып йөрергә кирәк. Кыш ничек йөрермен соң анда кадәр, Оркыя апа?

 Эшли алмасыңны белсәм, башка җирдән тапкан булыр идем. Ә барып йөрүне әйтсәң, үзем көн саен шунда чабам бит. Минем белән йөрерсең, килештек?

 Эшләп карарга була инде, хезмәт хакын бераз арттырасыздыр бит?

 Ансына сүз дә юк, әлбәттә, арттырырмын.

Менә шулай килештеләр дә. Төшке аштан соң кибеткә яңа сатучы кыз килеп керде. Рамилә аның белән берәр көн эшләп, өйрәтеп йөрде, кибетен тапшырды.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3

Популярные книги автора