Азимов Ильдус - Телефонлы кәҗә / Коза и сотовый телефон стр 4.

Шрифт
Фон

Нишлисең, гадәте шундый.

Гомәрләрнең авылы бөтен республикада тавык фермасы белән дан тота. Шуңа да, дүртенче сыйныфтан башлап, укучылар атнага бер тапкыр фермага эшкә йөриләр. Журналдагы исемлек буенча дүртәр-дүртәр итеп бүлеп чыкты аларны Камәрия апалары.

Бүген иптәшләре белән тавык фермасына эшкә Гомәр дә бара. Дөресрәге, Раиф, Азат, Марат алдан атлый, Гомәр алардан өч-дүрт адым артта сөйрәлә.

Малайларның бүгенге планнары шундый: фермадан күкәй урламакчы алар. Ләкин арада Гомәр бар шул. Нишләргә? Әләкченең артта атлавыннан файдаланып, Раиф сүз башлады:

 Болай итәбез, диде ул, күзләрен ялтыратып, фермада эшне бетергәч, чыгабыз да Гомәргә әйтәбез, «шулай-шулай, Гомәр дус, без кәрт сугарга водокачка артына киттек» дибез. Ул кәрт суга белми, димәк, безгә иярмәячәк! Дөресме? Ә үзебез фермага кире керәбез дә, «фиют» күкәйләрне

 Әгәр кәрт сугарга киттеләр дип әләкләсә?

Азат шик белдерде.

 Күкәй урлау белән чагыштырганда, кәрт сугу чепуха! Фермага кире кереп киткәнне генә күрмәсен.

Кызыл кикрикләр командасының астын өскә китергәч, ягъни асларын җыештырып, ашарларына, эчәрләренә салгач, газетада укыган ысул буенча тавыкларны чалкан яткырып гипнозлап карагач, малайлар, фермадан чыгып, кайтырга булдылар.

 Ыслушай, Гомәр дус, дип сүз башлады Марат,  теләсәң әләклә, теләмәсәң юк, но без кәрт сугарга киттек!

Сүзне артык озайтып тормыйча, малайлар водокачка ягына борылды. Гомәр дәшми генә өенә атлады. Ул бераз китүгә, малайлар «выжт» абзарга!

Көтмәгәндә Гомәрнең каршына Камәрия апалары белән бригадир килеп чыкты.

 Әбәү, Гомәр, нишләп берүзең генә син? диде сыйныф җитәкчесе, гаҗәпләнеп. Кайда башкалар?



Шулчак Гомәргә әллә нәрсә булды. «Авыздан тартып алып әләкләргә кушалар! дип уйлады ул, гарьләнеп.  Нәрсә, гомер буе «әләкче» кушаматын йөртерменме? Юк, җитәр! Юри, үч итеп әләкләмим әле менә!»

 Гомәр, дим, кайда бүтән малайлар?

 Алар, ни Камәрия апа Водокач Алар алар фермада, тавыкларны ашаталар!

Гомәр җиңел сулап куйды. «Тәки әләкләмәдем!» дип сөенде ул.

Бригадир белән Камәрия апалары фермага кереп китте. Ә аннан соң Аннан соңмы? Калганын сөйләп тору, мөгаен, кирәкмәстер. Малайларның күкәй салынган пакетларын шунда ук бушаттырдылар, колаклар борылды, күзләр яшьләнде

Шулай итеп, бу юлы малайларны Гомәрнең әләкләмәве харап итте.


Мәче? Тәрәзә? Бастырык?

Алты дәрестән соң Җәмилгә завуч янына керергә куштылар. Әлеге хәбәрне аңа сыйныф җитәкчесе Сәлимә апалары җиткерде. Малайның иртәдән үк кәефе юк иде, әлеге хәбәрдән күңеле бөтенләй төште. Тагын нәрсә өчен икән инде, дигән уй аңа көне буе тынычлык бирмәде.

Мөгаен, теге мәче өчендер. Әйе, узган атнада Җәмилләр, күрше урам малайлары белән бергәләп, Сәрби әбинең аклы-сарылы мәчесенең койрыгына өч консерва банкасы бәйләп чаптырганнар иде. Банкаларның берсе «тушёнка», икенчесе «сгущёнка», өченчесе «минтай»ныкы иде. Мескен мәче банкаларны шалтыратып, яшелле-күкле тавышлар чыгарып, тузан туздырып чабып китте һәм, чатка борылып, күздән югалды. Кстати, анда Сәрби әби үзе гаепле иде, «каз бәбкәләремне бетерәсез, блисәкитегез белән капка төбемнән йөрмәгез» дип, ачуны китергән иде.

Алай дисәң, аны «әләкчеләр компаниясе»ннән берәү дә күрмәде бит. Үзебезнең малайлар ышанычлы. Алар сатмаячак.



Әллә директор кабинетының тәрәзәсен кирпеч белән бәреп ватканны берәрсе әйтте микән? Шулайдыр! Әйе, әйе, кич иде, мәктәп ишегалдында берәү дә юк дус малае Юныс белән икесе генә. Әллә ничек, сүз иярә сүз чыгып китте дә, шунда Юныс әйтеп салды, «ваталмыйсың!» дип. Ә Җәмил ватты. Кирпеч ике кат пыяланы да челпәрәмә китерде! Куркыныч тавышлар чыгарып, сигнализация эшли башлады. И курыктылар соң малайлар, ничек кузгалып, кайсы якка йөгергәннәрен дә сизмәделәр. Аның каравы, бәхәс шарты буенча, өр-яңа сәпит яктырткычы Җәмилнеке булды. Иртәгесен линейка җыйдылар, тикшерү бик озак барды, әмма барыбер белмәделәр. Хәер, белгән булса, директор үзе чакырткан булыр иде.

Шулай да нәрсә өчен икән соң?

Кинәт Җәмилнең башын ток суккандай булды. Точно! Шуның өчен! Каравыл өенең ишеген ачылмаслык итеп бастырык белән терәтеп киткән өчен! Мескен каравылчы Галәү бабай йоклаган булган. Иртә белән уянып китсә, ишек ачылмый, ди, ә тәрәзә кечкенә, сыярлык түгел. Көч-хәл белән түшәм тактасын каерып, чормадан төшкән, пычранып беткән Әйбәт булды! Ул каравылчы Галәүнең үзәккә үткәннәре! Ничәмә-ничә мәртәбә малайлар белән төзегән «алма» операциясе шул каравылчы Галәү белән аның бүредән дә начаррак Барсигы аркасында «провал»га очрады. Менә анысын завучка җиткерергә мөмкиннәр Чистайдан кунакка кайткан шәһәр малайлары бар иде анда. Алар аша барып җитүе ихтимал

Җәмилнең уйларын бүлеп, тәнен калтыратып, алты дәрес бетүне белдергән кыңгырау шалтырады.

Уф-ф!.. Малай, аякларын сөйрәп, завуч ишеге төбенә килеп җиткәндә, коридорда мәктәп директоры үзе басып тора иде.

 Абый Мин сезгә хәзер барысын да сөйлим. Җәмил, бөкрәеп кенә, директорның каршына ук килеп басты. Тәрәзәгезне мин ваттым, абый Галәү бабайны да без бикләп куйдык Сәрби әбинең мәчесен дә

Директор, күзләрен зур ачып, Җәмилгә төбәлде. Коридорда биш секундлык тынлык хасил булды. Шул тынлыкта завучның кабинет эчендә кычкырып-кычкырып кем беләндер телефоннан сөйләшүе ишетелә иде:

 Әйе. Килергә куштым Җәмилгә. Алты дәрестән соң. Үзе белә ул нәрсәгә чакыртканны Хә-ә-зер барысы да ачыкланыр Малайның аркасыннан салкын тир тамчылары тәгәрәде. Ә завуч сөйләшүен дәвам итте: Барысы да ачыкланыр, дим! Белербез ни өчен алтынчы сыйныфның райондагы футбол ярышында җиңелгәнен. Югыйсә Җәмил ел буе әзерләде бит аларны. Безнең Җәмил кебек физрук бөтен районда юк бит ул!

Малайның кинәт күз аллары караңгыланды. «Ах, Сәлимә апа мине физрук Җәмил белән бутаган икән бит!» дигән уй бәгырен өтеп алды аның. Ләкин соң иде инде Эш эшләнгән, сөйләнәсе сөйләнгән Бары кылган тискәре гамәлләрең өчен җавап бирәсе генә калган Һәм гыйбрәт аласы


Минме?! Мин

 Мин өйгә генә кереп чыгыйм әле, диде Нәфисә, серле күзләре белән кунак кызына карап. Озак тормам. Син, Фәрит, сугыш чукмары, Айсылуны сакла, яме! Мин хәзер чыгып җитәм. Боектырма кунак кызын!

Нәфисә, күбәләк кебек кенә очып-йөгереп, өйләренә кереп китте. Айсылу белән Фәрит капка төбендә көнбагыш чиртеп утырып калдылар.

Тынлыкны Айсылу бозды.

 Фәрит, дип эндәште ул ягымлы тавыш белән, мин сине, беренче күргәндә, әйбәт малай дип уйлаган идем, әллә чынлап та сугышасың инде?

Малайның күзләрендә очкын ялтырап китте:

 Һа! Шту син! Пака мине җиңә алган малай юк әле мәктәптә. Миннән бит унынчының «телефон баганалары» да шүрли. Үзебезнең җиденчеләрне әйтеп тә тормыйм инде

 Фәрит, диде Айсылу, оялчан тавыш белән аны бүлдереп, Фәрит иртәгә клубтан чыккач, мине озатырсыңмы?

 Минме? Малай башта аптырап калды, аннары автоматтан аткан шикелле тезеп китте. Пажалысты! Кичә клубтан кайтканда, Әкрам белән бәйләнештек. Малай, ямадым тегенең күз төбенә!

 Фәрит, әгәр әгәр миңа тия башласалар, син мине якларсыңмы? Кыз күзләрен аска төбәде.

Бу вакытта малайга әллә нәрсә булган иде.

 Минме?! Минме дип әсәренде ул, урамның аргы башыннан чайкала-чайкала килүче бер абзыйдан күзен алмыйча.

Айсылу башын күтәрмичә генә янә эндәште:

 Фәрит, дим Әйт инде, яклар идеңме? Әйт инде  Шунда гына ул капка төбендә берүзе генә утырып калуын абайлап алды. Әбәү, әле генә монда идең ич, кая юкка чыктың? Фәрит, дим, Фәри-и-и-ит!

Рәхмәт яусын Марсельгә!


Озын тәнәфестә тугызынчы сыйныф малайлары Айратны уратып алды, һәм төрле яклап киңәшләр ява башлады:

 Син бер дә оялып торма.

 Ие, кыюрак бул!

 Каушап калма.

Айрат исә, күзләрен бер ноктага төбәгән килеш, моңсу гына авыр сулап куйды:

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3