Йөз илле!!! дип кычкырды шулчак Наилә. Мин йөз иллегә алам!
Йөз илле бер сум! дип өстәде Фәннур кыюсыз гына.
Кемдер пырхылдап куйды. Закир, гомер буе аукцион җитәкләгән кеше төсле, оста гына эләктереп тә алды:
Җәмәгать! Йөз илле бер сум бер!..
Биш йөз!!!
Кибет директоры малае Сабитның тавышын ишетүгә, сыйныф бүлмәсе кинәт тын калды. Дистәләгән күз, кызыксынып, әле Сабитка, әле Фәннурга карады. Һәркем, дулкынланып, алда ни булыр дип көтте. Чираттагы тавыш озак көттермәде. Ни әйткәнен үзе дә чамаламаган, башы-күзе тонган Фәннур:
Мең!!! дип ярып салды.
Ике мең!!! дип кычкырды Сабит аңа каршы.
Биш мең!!!
Фәннурның йөзе агарып чыккан, куллары калтырый иде.
Закир әйтерсең шул сүзне генә көткән:
Биш мең тәңкә бер! Биш мең тәңкә ике! Биш мең тәңкә өч!!! дип шәрран ярды. Сатылды!!!
Ур-ра-а-а! Ул җитез генә парта өстеннән сикереп төште һәм очып диярлек килеп, аңкы-миңке утырган Фәннурның кулын кысты: Котлыйбыз сезне, отличник иптәш! Чын күңелдән тәбрик итәбез!
Фәннур калтыранган кулы белән биш мең сумлык дәфтәрне актарырга кереште, тик бераздан аның йөзенә аптырау галәмәтләре чыкты.
Буш дәфтәр бит бу! диде ул, Закирның күзенә керердәй булып. Бир акчаны кире!
Тегесе йөзенә аңламаган кыяфәт чыгарды:
Буш шул. Ә нәрсә?
Өй эшен бир син миңа, ишетәсеңме, өй эшен?!
Соң, өйгә эш шул иде бит инде, диде Закир, гади генә итеп. Узган дәрестә Илдус Гаязович әйтте, иртәгә контроль эш эшлибез, сезгә өй эше итеп унсигез битле яңа дәфтәр алып килү йөкләнә, диде
Фәннур беp агаpды, беp күгәpде, нәрсәдер әйтергә теләп, авызын ачты, әмма әйтергә өлгермәде дәрескә чакырып, кыңгырау шалтырады.
Бәхәс
Тәнәфескә чакырып кыңгырау тавышы ишетелүгә, Әфләтүнев, олы йодрыкларын чалбар кесәсенә батырып, ашыкмый гына коридорга чыкты. «10 нчы сыйныф» дип язылган ишекне аягы белән тибеп ябып, менә торган баскычка таба атлады.
Нәрсә соң ул «менә торган баскыч» дисезме? Әфләтүнев укый торган мәктәп ике катлы һәм аның ике башында ике катны тоташтыра торган ике баскыч бар. Тәнәфестә ашханәгә йөгерүче бер төркем укучылар икенче төркемгә бәрелеп, авария килеп чыкмасын өчен, мәктәп директоры махсус карар кабул иткән: баскычларның берсеннән фәкать менәргә, икенчесеннән фәкать төшәргә! Әлеге карарны үтәмәүчеләр «Тәртипсезләр дәфтәре»нә языла һәм һәр дүшәмбедә була торган линейкада аларның фамилияләре барлык укучылар алдында кычкырып әйтелә.
Шулай итеп, Әфләтүнев, өстән аска юл тотуына карамастан, менә торган баскычка атлады.
Моннан төшәргә ярамый! дип каршына чыккан кизү малайны колагыннан тотып кына читкә алып куйды һәм аска төшеп китте. Юлында очраган бәләкәй малайлар, стенага елышып, аңа юл бирде ул аларның кайсына аяк чалды, кайсының башына «шалбан» биреп китте.
Әфләтүневнең кем һәм нинди малай икәнен чамалый башладыгызмы инде? Чамаласагыз, аның ничек итеп җыештыручы Маһинур әбигә кычкыруын, «Безнең отличниклар» дигән стендны пычратуын, яшь укытучы Гөлиягә «ялгыш кына» аяк чалуын тәфсилләп язып тормыйбыз. Кыскасы, ике минуттан ул, бишенче сыйныфлар янына кереп, аксыл чырайлы, сипкелле малай янында басып тора иде инде:
Дөрес булса, сине бәхәстә һәрвакыт җиңә, диләр? Әфләтүневнең иреннәре алда булачак кызыкны тоеп мыскыллы елмая, күзләре төссез һәм нурсыз иде. Бәхәсләшәбезме?
Берничә секунд тынлыктан соң, сипкелле малайның зәгыйфь тавышы ишетелде:
Бәхәсләшик Нәрсә дип бәхәсләшәбез соң?
Әфләтүневнең мыскыллы елмаюы көчәя төште:
Сине «гений» диләр бит! Уйлап тап берәр нәрсә!
Сипкелле малай чак кына уйланып торды:
Ярый. Алайса Алайса, менә болай. Әйтик, мин синең маңгаеңа ун тапкыр чиертәм һәм син миңа моның өчен рәхмәт әйтәчәксең!
Әфләтүнев шаркылдап көлеп җибәрде:
Шә-ә-п!.. Шәп әйттең! Мин сиңа рәхмәт әйтәчәкмен! Ха-ха-ха!.. Супер! Шәп! Гениально! Ну, нәрсәдән бәхәсләшәбез? Илле сумнан! Килештекме?!
Килештек! диде сипкелле малай, бәләкәй кулын сузып. Тик иртәгә чиертәм, ярыймы? Бүген бармагым авыртыбрак тора
Малайлар учны учка шапылдатты.
Иртәгесе көн озак көттермәде. Сөйләшенгән вакытта мәктәп ишегалдының аулак почмагында Әфләтүнев сипкелле малайны көтеп тора иде инде.
Йә?! диде ул, иренен чалшайтып.
Сипкелле малай ашыкмый гына кулларын төкерекләде, җиңнәрен сызганды һәм, аяк очларына үрелеп, тәмләп кенә Әфләтүневнең маңгаена чиертә башлады:
Бер! Ике! Өч!.. Ун!
Әфләтүнев кызарган маңгаен ышкып алды:
Ну! диде ул усал гына. Әйттемме рәхмәт дип? Ә?! Чыгар акчаңны, көчек! Юкса
Сипкелле малай авыр сулап куйды һәм кесәсеннән өр-яңа иллелек тартып чыгарды:
Син җиңдең диде ул тонык тавыш белән.
Әфләтүнев йодрыкларын уйнатып алды:
Шулай, көчек, моннан соң бәхәстә һәркемне җиңәм дип әтәчләнеп йөрмә, яме! Булдыра алганыңны гына эшлә!
Ул көндәшеннән акчаны йолкып диярлек алды һәм, йодрыкларын кесәсенә батырып, эре-эре адымнар белән китеп бар-р юк, китәргә өлгермәде, сипкелле малайның карлыккан тавышы туктарга мәҗбүр итте аны:
Әйтмәм дигән идем инде Ни Әнә тегендә, өянке артында, муеннарына бинокль аскан ике малайны күрәсеңме?.. Ие, ие, син гел маңгайларына «шалбан» биреп китәсең, ди, аларның Кичә шулар белән дә бәхәсләшкән идем мин, «бармагымны төкерекләп, Әфләтүневнең маңгаена ун тапкыр чиертәчәкмен» дип Биш йөз сумга бәхәсләшкән идем
Әфләтүневнең тамак төбеннән «ыйк» дигән шөкәтсез тавыш чыкты, күзләре акайды, йодрыклары төйнәлде, ул ачуыннан көндәшенә ыргылды, әмма сипкелле малайдан җилләр искән иде инде.
Мәүли йокысы
Мәүли бүген дә, йоклап, дәрескә соңга калды. Ишегалдында йөргән кикриксез әтәч тагын кычкырмаган, мөртәт! Мәүли, тузына-тузына, портфелен асып, мәктәпкә йөгерде
Көн саен шул хәл, көн саен! Сыйныф җитәкчесе Бибигайшә апасы тиргәп тә карады инде аны, укучылар алдында оялтып та карады, юк Мәүли уянып сикереп торганда, сәгать унберенче киткән була. Бүген Мәүли дәрестән соң авылның аргы очында яшәүче им-томчы Гөлҗиһан карчык янына барып кайтырга булды.
И-и, балакаем, бер дә борчылма, диде Гөлҗиһан әби, сандыгында актарына-актарына, менә шушы үлән тамырын кайнатып эчсәң, әтәч белән уянырсың, Аллаһы боерса, бер дә борчылма
Кадерле үлән тамырын Мәүли, түш кесәсенә тыгып, бер кулы белән тотып кайтты. Бер тыкрыкны узгач, малайга бер эт иярде, һич калышмый бара.
Рекс, диде Мәүли ялварулы тавыш белән, син үлән ашамыйсың бит, нәрсәгә инде ул сиңа? Аннары синең иртүк торасың да юк, йокла шунда кояш баеганчы
Исеме Рекс булмаса да, маэмай аңлады тагын калды.
Мәүли уянып киткәндә, сәгать теле алтыны күрсәтә иде. Иртәнге кояш нурлары өй эченә саргылт төс иңдергән. Малай җырлый-җырлый юынды, куначада йоклап утырган кикриксез әтәчне уятып керде.
«Вәт бит үләннең файдасы, вәт бит Гөлҗиһан әбинең файдасы, менә бит» дип сөенеп мыгырданды ул.
Мәктәпкә дә иң беренче булып килеп керде малай, хәтта Бибигайшә апасы да аңардан соңарып килде.
Апа! Мәүли, авызын ерып, укытучысы каршына ашыкты. Апа! Сенсация! Гөлҗиһан әби миңа үлән тамыры бирде, менә, шуны эчкәч, иртә уяндым
Мәүли ялкынланып сөйләгән арада, сыйныфташлары да җыела башлады:
Йокы да туйган, баш та яхшы эшли, дип дәвам итте Мәүли, үзе, сөенеп, иптәшләренә карады.
Ярый, әйбәт булган, диде Бибигайшә апасы, көлемсерәп, тик кичә көне буе кайда булдың син, Мәүли? Дәрескә дә килмәдең, урамда да күрмәгәннәр сине Кичә кайда булдың дим, Мәүли?!
Әләкче
Гомәр беренче номерлы әләкче. Белми идегезмени? Һә-әй, нинди генә әләкче әле! Берәү дә яратмый аны. Яратмасалар да, сыйныфташлары ияләнде инде үзенә. Нихәл итәсең, тумыштан килгән гадәт, бернишләтеп тә булмый! Әле соңгы атнада гына Гомәр сыйныф җитәкчесе Камәрия апасына Раифның спорт мәйданындагы окопта тәмәке тартуын әләкләде. Аннан соң Рөстәмнең акбур урлавын, физикадан контроль эштә Маратның Фәридәдән күчерүен, физкультура дәресендә Азатның Равиләне кочаклавын да җиткерде