Нам необходимо создать такую общественную атмосферу, когда введение двуязычия велось бы не насильственно, а обучение второму языку было бы привлекательным и желанным занятием.
Ещё одна проблема это сохранение и развитие языка татар, проживающих за пределами нашей республики. В России и странах СНГ живут более пяти миллионов татар. Мы должны честно признаться, что на сегодняшний день республика не в состоянии полностью обеспечить их учебниками, методическими пособиями, татарской литературой, национальными кадрами. К тому же для развития языка нужны не только школы, нужна благоприятная среда. А наши соотечественники изолированы от татарского мира. Они находятся в информационной блокаде. Татарское телевидение не смотрят, татарское радио не слушают, татарские газеты и журналы не выписывают. И наши книги до них не доходят. Во многих татарских селениях обучение идёт только на русском языке. Очень редко встречаются школы, где татарский язык и литература преподаются как предмет.
Говорить об этом очень больно, но есть все основания считать, что за пределами республики татарский язык постепенно идёт к вымиранию.
Единственное исключение это Республика Башкортостан, где проживают полтора миллиона татар, которым удалось сохранить родной язык.
Я глубоко убеждён, что эта проблема должна беспокоить российское руководство. Оно должно вплотную заниматься вопросами языков национальных меньшинств. Я запомнил слова Президента Казахстана Назарбаева, который сказал, что татары, проживающие в Казахстане, это его татары. И Президент Российской Федерации должен сказать так же: «Российские татары это мои татары». Но признаться в этом, наверное, нелегко, так как о своих татарах придётся по-отечески заботиться.
До сих пор почему-то не выходит общероссийская газета на татарском языке, нет радио и телеканала для национальных республик. Почему в Москве, где проживают полмиллиона татар, нет ни одного татарского театра, ни одной солидной газеты, ни одной школы?
Российское правительство в ближайшее время должно решить такие вопросы, как открытие татарских отделений в вузах ряда городов России, восстановление татарских учебных заведений и библиотек за пределами Татарстана. Мы готовы содействовать в решении этих вопросов.
20 июня 1996Милли репертуар кирәк!
(Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә ясаган чыгыш)
Кече парламент сессиясенә куелган әлеге мәсьәләгә карашлар төрлечә булды. «Күптән кирәк иде», диючеләр дә бар. «Сезнең эш түгел бу», диючеләр дә җитәрлек. Ләкин без регламент буенча эшләргә тиешбез. Театр проблемасын сессиядә халык депутатлары Фәндәс Сафиуллин белән Мөхәммәт Сабиров күтәргән иде. Аларның тәкъдимен башкалар да хуплады. Без мәсьәләне Дәүләт Советының эш планына керттек.
Дөресен әйтергә кирәк: опера-балет спектакльләренә сирәк йөрсәк тә, парламент белән опера-балет театрының «иҗади дуслыгы» күптәннән килә. Шушы ук мәсьәлә элекке Югары Советның даими комиссиясендә бер тапкыр тикшерелгән иде инде. Аннан соң өч ел ярым вакыт үтеп китте, һәм без тагын шушы ук проблеманы тикшерергә мәҗбүрбез. Хикмәт нәрсәдә соң? Югыйсә театрның профессиональ дәрәҗәсе соңгы елларда күзгә күренеп үсә. Ул инде Россиянең иң алдынгы театрларының берсенә әверелеп бара. Шул ук Шаляпин, Нуриев фестивальләрен искә төшерү генә дә җитә. Чит илләргә, бигрәк тә Европа илләренә, гастрольләргә бөтен театрлар да чыга алмый. Чыкканнары да еш кына «янып» кайта. Күптән түгел генә Мәскәүнең Зур театры, башкорт театры белән шулай булды. Ә инде чит илләр җүләр түгел, алар фәкать үтемле товар белән генә эш итәләр. Алар шул ук «Травиата»ны ун, йөз тапкыр караган халык. Йөз дә беренче тапкыр каралган спектакль исә сыйфат ягыннан элеккеләреннән һич аерылып тормаска тиеш. Тагын шунысы куандыра: театрның һәр сәфәре Татарстанга, Казанга дан өсти. Бу инде группа-группа җыелып кунак булып, дәүләт акчасын туздырып кайту түгел. Бу, ни генә дисәң дә, Татарстанның олы сәнгатен күрсәтү. Бу без дә төшеп калганнардан түгел, булдыра алабыз дигән сүз. Театрның чит илләргә алып барган репертуары Европа һәм дөнья классикасы, әлбәттә. Мондый талантлы театр Рязаньда да, Пермьдә дә, Новосибирскида да булырга мөмкин. Әмма минем, татар кешесе буларак, Европа сәхнәсендә чын татар операсын һәм чын татар балетын күрәсем килә. Бу минем табигый ихтыяҗымдыр, дип уйлыйм. Классик шагыйребез Сибгат Хәкимнең Европада язган бер шигыре истә. Анда «Миңа монда гармун, гармун җитми» дигән юллар да бар. Әлбәттә, ул торгынлык елларында Европада гармун яңгыраган булса, шагыйребез үзен бик бәхетле тояр иде. Әмма Европаны гармун белән генә яулап булмаячак. Шуңа да мин анда татар операсының да яңгыравын телим.
60 елга якын вакыт эчендә Опера һәм балет театры сәхнәсендә татар опералары да, балетлары да аз куелмаган. Заманында шаулаганнары да, куелуга ук төшеп калганнары да бар. Шуларның фәкать берничәсе генә бүген уйнала. Хикмәт нидә соң? Алар, чыннан да, бүгенге көн таләбенә җавап бирерлек түгелләрме? Әллә инде җитәкчелекнең генә куясы килмиме? Әллә инде опера һәм балет сәнгате безнең халыкка, гомумән, хас түгелме? Бәлки, безгә музыкаль драмалар, музыкаль комедияләр генә кирәктер? Әгәр шулай икән, алары нигә сәхнәдә күренми? Әллә инде татар композиторлары мондый зур жанрларга тотынырга куркалармы? Югыйсә «минем операларымны куймыйлар» дип зарланып йөрүчеләр дә очрый. Әгәр алар бик шәп җәүһәрләр икән, аларны нигә дөньяның башка театрлары куймый? Гомумән, безнең Опера һәм балет театрында ни өчен татарча спектакльләр куелмый? Сәбәбе нәрсәдә? Бу хакта зурлап сөйләшкәнебез бармы? Юк икән, нигә сөйләшмибез, нәрсә комачаулый? Ни өчен моның белән Дәүләт Советы шөгыльләнергә тиеш әле?
Берничә көн элек кенә комиссия утырышында шушы мәсьәлә уңаеннан театрның баш белгечләрен җыеп шактый озак сөйләштек. Усал-усал сораулар бирелде, кирәкле җаваплар алынды. Сөйләшүдән аңлашылганча, бу проблема шактый катлаулы, четерекле, һәм бу театрның гына гаебе түгелдер шикелле. Беренчедән, опера-балет язарлык композиторлар кайда? Өлкән буын картайды. Яшьрәкләрдән бер Рәшит Кәлимуллин рок-опера язды. Шуның белән вәссәлам. Камера әсәрләре, хәтта симфония язучыларыбыз да бар, опера-балет язучы юк. Нәҗип Җиһанов, Мансур Мозаффаров, Фасил Әхмәтовларга алмаш кайда? Юк! Бездә хәзер консерватория тәмамлыйлар да җыр язалар.
Икенчедән, җырчыларыбыз кайда? Xәйдәр Бигичев, Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиевалардан соң операга кемнәр килде? Ә аларның килүенә дә хәзер 20 ел! Юк яшь җырчылар. Аларны кем тәрбияләргә тиеш? Әлбәттә, консерватория. Консерватория бар, җырчылар юк. Булганнары да эстрадада. Чөнки микрофон тотып җырлау җиңелрәк. Акча да күбрәк эләгә. Даны да бар!
Аннары мине борчыган тагын бер мәсьәлә: ул театрдагы атмосфераның тыныч булмавы. Җырчылар белән театр җитәкчелеге арасында ызгыш башланса, мәсьәлә парламентка килеп җитә. 1993 елда да шулай булды. Монысында да. Бу нормаль хәл түгел.
Яңадан, милли репертуарга кире кайтып, шуны әйтәсем килә. Әгәр Опера һәм балет театры татар сәнгатен, опера һәм балет сәнгатен үстерү өчен оештырылган икән, ул үзенең изге максатыннан тайпылмаска тиеш. Нинди генә авыр шартларда да, нинди генә заманнар килсә дә, театр татар операсына һәм балетына хезмәт итәргә тиеш.
Биредә без беребез дә профессионал түгелбез. Опера-балет сәнгатенә мөкиббән киткәннәребез берничә генәдер. Әгәр мин сездән: «Кайсыгыз опера тыңларга ярата?» дип сорасам, сез барыгыз да кул күтәрсәгез, шулай ук көлке килеп чыгар иде. Ни генә дисәң дә, опера ул авыр сәнгать: язу өчен дә, кую өчен дә, тыңлау өчен дә. Шуңа карамастан берничә фикер әйтү урынлы булыр. Бүген инде театрда, мөгаен, аерым татар труппасы оештыру, аерым татар режиссёры булдыру кирәкмәгән бер эштер. Чөнки түбән дәрәҗәдә язылган операны уртакул режиссёрдан куйдыртып, уртакул тавышлы җырчыдан җырлату сәнгатебезне күтәрү булмас иде. Татар операсы, татар балеты югары сәнгать дәрәҗәсендә булырга тиеш. Ә бәлки, дөнья классикасын ике вариантта рус һәм татар телләрендә җырларга кирәктер? Нигә сынап карамаска? Дөнья классикасын русча бик яхшы җырлыйлар бит. Аннары, элек уйналган спектакльләрдән аерым өзекләрне бергә туплап, нигә ретроконцертлар эшләмәскә? Моннан күп еллар элек Нияз Даутов шундый «Музыкаль мозаика» эшләгән иде. Ә нигә күрше тугандаш халыкларның сәнгатенә мөрәҗәгать итмибез? Мин, мәсәлән, башкорт композиторы Заһир Исмәгыйлев язган «Салават» операсының татар сәхнәсендә бүгенге көнгә кадәр уйналмавын һич тә аңлый алмыйм. Әле күптән түгел Заһир аганың «Акмулла» дигән яңа операсының премьерасы булды. Театрдан берәрсе барып карады микән аны? Бәлки, гениаль әсәрдер. Акмулла безнең дә шагыйрь бит.