Соңгы биш ел шуның ачык дәлиле!
30 август, 1995Татар теленә ихтыяҗ
(Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә ясаган чыгыш)
Татар халкы яңадан үзенең дәүләтчелеген торгызырга омтыла. Цивилизацияле, демократик дәүләтләр исә үз законнары белән яшәргә тиеш. Элекке Югары Советның, бүгенге Дәүләт Советының эшчәнлеге бу җәһәттән әйтеп бетергесез зур әһәмияткә ия. Ул кабул иткән законнар, аерым алганда, дәүләт суверенлыгы турындагы Декларация, Татарстан Конституциясе мөстәкыйльлегебезнең нигез ташлары булды. «Татарстан халыклары телләре турында» Законны да мин иң мөһим законнарның берсе дияр идем. Халкыбызның рухи күтәрелеше чорында аның роле, һичшиксез, зур булды. Анда акка кара белән «Татарстан Республикасында тигез хокуклы ике дәүләт теле: татар һәм рус телләре кулланылышта йөри» дип язылган. Димәк, бу Закон татар телен үстерү өчен бөтен мөмкинлекләрне дә бирә. Шул мөмкинлекләрдән файдалана белергә генә кирәк. Файдаланабызмы, файдалана беләбезме соң?
Телләр турындагы Законны тормышка ашыруның беренче этабы, дөресрәге, әзерлек чоры төгәлләнеп килә дияргә мөмкин. Моннан ике ел элек «Татарстан халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Дәүләт программасы» кабул ителгән иде. Аның күп кенә өлеше тормышка ашып бара. Саный китсәк, мисалларны күпләп китерергә мөмкин булыр иде. Моннан биш-алты ел элекке белән бүгенгене чагыштырып карасаң, әлбәттә, аерма җир белән күк арасы. Казанда, Татарстанның башка шәһәрләрендә татар мәктәпләре, татар гимназияләре, лицейлары күпләп ачыла. Техник вузларда да татар группалары ачар өчен мөмкинлекләр арта. Мәктәпләр һәм вузлар өчен шактый гына яңа дәреслекләр язылды, сүзлекләр, лексик минимумнар басылып чыкты. Радио-телевидениедән татар теле дәресләре бара. Күп кенә дәүләт оешмаларында татар теленә өйрәтү түгәрәкләре оеша. Балалар бакчаларында татар группалары, хәтта аерым татар балалар бакчалары да бар бездә хәзер. Хөкүмәтнең дә, министрлыкларның да, район җитәкчеләренең дә татар теленә булган мөнәсәбәтләре акрынлап булса да уңай якка үзгәрә дияр идем. Министрлар Кабинетында, мәсәлән, Телләр турындагы Законны тормышка ашыру комитеты төзелде. Шундый ук комитетлар соңгы вакытта һәрбер районда, һәрбер шәһәрдә оеша башлады. Һәрхәлдә, бүгенге яшь буынга, татар телен өйрәнсен өчен, бик күп мөмкинлекләр тудырылган. Һәм алар киләчәктә үз телләрендә иркенләп укырлар, белем алырлар, үзара рәхәтләнеп сөйләшерләр, аралашырлар, татар телен дәүләт теле сыйфатында файдаланырлар дип ышанам.
Әмма шушындый мөмкинлекләр, шушындый зур үзгәрешләр булуга да карамастан, татар теле дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелүдән шактый ерак тора әле. Моның, әлбәттә, һәм объектив, һәм субъектив сәбәпләре бардыр. Дөресен әйтергә кирәк, бүгенге көндә татар телен гамәлгә кертүнең, гомумән, икетеллелекнең фәнни концепциясе бездә әле бөтенләй эшләнмәгән. Программабыз да бүгенге көн күзлегеннән караганда гади эш планын гына хәтерләтә. Фәлән әйберне фәлән вакытка эшләргә генә диелгән анда. Ә менә ул бурычларны ничек итеп тормышка ашырырга? Ул хакта ләм-мим. Әйтик, Финляндиядә яисә Бельгиядә ике-өч тел дәүләт теле. Беларусьта белорус һәм рус телләре икесе дә дәүләт теле. Казахстанда казах теле дәүләт теле, ә рус теле аралашу теле генә. Аларның эш тәҗрибәләре белән беребез дә таныш түгел. Тырыша-тырыша, велосипед уйлап табарга җыенабыз. Үзара татарча сөйләшеп йөрү ул әле бер хәл. Анысына акрынлап булса да күнегербез, өйрәнербез. Әмма дәүләт оешмаларында, бөтен эшне дә ике телдә дә алып бармый торып, татар теле чын мәгънәсендә дәүләт теле була алмаячак. Мәсәлән, шул ук Финляндиядә рәсми документлар фин телендә генә языламы, әллә инде ике телдәме? Рәсми җыелышлар нинди телдә бара? Ике телдәме, түгелме? Швед белән фин үзара нинди телдә сөйләшә? Анда ике телне белү мәҗбүриме? Боларның барысын да белергә кирәк бит безгә. Башкаларның тәҗрибәсен өйрәнергә, эшебездә файдаланырга кирәк. Ә иң мөһиме, татар теленә ихтыяҗ тудырырга тиешбез һәм тудырырбыз дигән ышанычым бар. «Башлаган эш беткән эш», ди бит халкыбыз.
1996Федерализм и языки национальных меньшинств состояние и перспективы на примере Республики Татарстан
(Выступление на Российско-канадской конференции «Проблемы федерализма: опыт и перспективы»)
Когда мы говорим о федерализме, о федеративном устройстве Российской державы, как правило, забываем о языковом факторе. Между тем опыт различных регионов России и СНГ показывает, что языковая проблема в любой момент может стать мощным катализатором межнациональных противоречий. Об этом говорит, в частности, горький опыт Прибалтики и Молдовы. Языковые проблемы обострили взаимоотношения коренного населения Средней Азии с русскоязычным населением.
Понимая и учитывая всё это, Верховный Совет нашей республики в Декларацию о государственном суверенитете, которая была принята 30 августа 1990 года, записал следующие слова: «В Татарской ССР гарантируется равноправное функционирование татарского и русского языков в качестве государственных, сохранение и развитие языков других национальностей». Затем мы приняли Закон «О языках народов Республики Татарстан», в котором сказано, что на территории Республики Татарстан государством создаются условия каждому народу и каждому человеку для сохранения и всестороннего развития родного языка, обеспечивается свобода выбора в использовании языка общения.
Два года назад Верховный Совет принял Государственную программу по сохранению и развитию языков народов республики, и этим мы, с одной стороны, сняли возможность обострения межнациональных отношений, с другой предъявили особые требования к развитию двуязычия. Всё это определённым образом сняло напряжение в обществе вокруг татарского языка, создав возможности для перехода в практическое русло решение проблем повышения его статуса как государственного.
Обучение в школах сегодня ведётся у нас на шести языках: татарском, русском, чувашском, марийском, удмуртском, мордовском. Есть школы с двумя-тремя языками обучения. В ряде городов открыты воскресные чувашские, еврейские, азербайджанские, армянские, украинские школы и классы. В 143 школах Татарстана 21 процент детей чувашей обучаются на чувашском языке и 44 процента изучают родной язык; в 39 школах 23 процента детей удмуртов обучаются на удмуртском языке и 63 процента изучают родной язык; в 19 школах 22 процента марийских детей обучаются на марийском языке и 42 процента изучают родной язык.
В Татарстане во всех школах, начиная с 1-го класса, введено обязательное изучение татарского языка. Если сравнивать с прошедшими годами, это очень большое достижение. Но это только начало.
Все благодарны великому русскому языку за то, что он открыл татарскому народу путь к европейской цивилизации, к мировой культуре. Но мой народ хочет, чтобы и татарский язык был полноценным государственным языком. К великому сожалению, до последнего времени он являлся чисто бытовым языком. Определённая часть татар перестала говорить на родном языке.
За несколько лет сделано немало. Но реализация закона и программы идёт очень медленно и болезненно. Законотворческий процесс, делопроизводство, судопроизводство осуществляются только на русском языке.
Неравноправное положение русского и татарского языков видно на каждом шагу. Если без знания русского языка полнокровной жизнью жить в Татарстане невозможно, то без знания татарского языка можно жить и здравствовать без особых проблем.